Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.
методическая разработка (8 класс) по теме

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбәгендәге Ола Кариле һәм Кама Тамагы авылларында хисапчы булып эшли. Казанда бухгалтерлар әзерләү курсларын тәмамлагач, комсомол юлламасы белән чирәм җирләргә китеп, Казакъстанның Кустанай өлкәсендәге бер совхоз кооперациясендә баш бухгалтер булып эшли. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге Театр училищесында укый. Училищены тәмамлап кайткач, берникадәр вакыт Минзәлә драма театрында, аннары Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер була. 1964-1967 елларда Казан телестудиясендә өлкән мөхәррир һәм “Чаян” журналы редакциясендә бүлек мөхәррире вазифаларын башкара. 1968 елдан ул профессионал язучылык хезмәтенә күчә. 1975-1977 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайта. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

“РФ Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Республикакүләм “ Гамил Афзал укулары -2012” фәнни-эзләнү конференциясе.

Фәнни хезмәт.

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

 Фәнни эшне башкаручы: 

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шафикова Гүзәлия Рәхимша кызы.

                                                2011-2012  уку елы.

Тезис:

Тема: Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

           

          Фәнни хезмәтне башкаручы: Шафикова Гүзәлия Рәхимша кызы

Теманың актуальлеге:  Татар халкының тарихын әдәбиятны тарихи яктан өйрәнмичә нигезле итеп белеп булмый. Телне саклау- татар милләтенең киләчәген саклау ул. Татар милләте үзенең татар теле аркасында көчле. Шуңа күрә татар халкы үзенең туган телен саклауга бөтен көчен, акылын бирергә тиеш.Телне саклаучы, аның үсешен тәэмин итүчеләр булып татар әдипләре тора. Татар халкында татар әдәби  теленең үсешенә, татар милләтенең рухи-әхлакый яктан үсешенә чиксез өлеш керткән  Туфан Миңнуллинның иҗатын өйрәнү теманың актуальлеген тәшкил итә.    

Фәнни эшнең максаты:  Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын өйрәнү, татар әдәбияты тарихындагы  эшчәнлеген ачыклау.                            

Бурычлар:

1. Туфан Миңнуллинның тормыш юлын ачыклау.        

2. Әдәби иҗатына күзәтү ясау.        

3. Татар милләтен рухи-әхлакый яктан үстерүгә керткән өлешен бәяләү.

            Өйрәнү материалы: “Әдипләребез”. Библиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты – 2009;

Туфан Миңнуллин. Сайланма әсәрләр. 10 томда, 1 том, Пьесалар. Казан, Татарстан китап нәшрияты– 2002

“Мәйдан” әдәби-нәфис, иҗтимагый журналы, 8 нче сан, 2010 нчы ел, Әлфәт Закирҗанов“ Туфан Миңнуллинның иҗат дөньясы” мәкаләсе.

Эш планы: фәнни хезмәт өч өлештән тора: кереш, төп һәм йомгаклау өлешләре.

Кереш өлештә татар халкының тарихын әдәбиятны тарихи яктан өйрәнмичә нигезле итеп белеп булмавы,  телне саклау- татар милләтенең киләчәген саклау икәнлеге турында сүз алып барыла. Татар милләте үзенең татар теле аркасында көчле. Шуңа күрә татар халкы үзенең туган телен саклауга бөтен көчен, акылын бирергә тиеш. Телне саклаучы, аның үсешен тәэмин итүчеләр булып татар әдипләре тора. Татар халкында татар әдәби  теленең үсешенә, татар милләтенең рухи-әхлакый яктан үсешенә чиксез өлеш керткән  Туфан Миңнуллинның иҗатын өйрәнү теманың актуальлеген тәшкил итә.  Татар халкының илгә, дөньяга танылган шәхесләре бик күп. Мондый шәхесләр арасында сәнгать осталары да, спортчылар да, сәясәтчеләр дә, уйлап табучылар да бар. Алар- үзләренең фидакарь хезмәтләре, тырышлыклары белән татар халкын халыкара мәйданда танытучылар. Шундый шәхесләр арасында күренекле татар әдибе Туфан Миңнуллин да бар.

Төп өлештә Туфан Миңнуллинның тормыш юлына кыскача күзәтү ясала. Иҗади эшчәнлеге дә төп өлештә өйрәнелә.

     Йомгаклау өлешендә Туфан Миңнуллин турында күренекле кешеләрнең әйткән фикерләре, аның татар әдәбияты үсешенә керткән өлеше турында сөйләнелә.

Нәтиҗә:

      1. Татар халкының күренекле драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның        иҗат мирасы гаять бай һәм күпкырлы;

     2.  Туфан Миңнуллинның иҗат мирасы татар халкын рухи-әхлакый яктан тәрбияли        

     3. Туфан Миңнуллин - үз халкының күренекле вәкиле.

I .Кереш өлеш.

Киләчәге бар милләт без,

Шәхесләргә бай милләт без.

1. Татар халкының тарихын әдәбиятны тарихи яктан өйрәнмичә нигезле итеп белеп булмый. Телне саклау- татар милләтенең киләчәген саклау ул. Татар милләте үзенең татар теле аркасында көчле. Шуңа күрә татар халкы үзенең туган телен саклауга бөтен көчен, акылын бирергә тиеш. Телне саклаучы, аның үсешен тәэмин итүчеләр булып татар әдипләре тора. Татар халкында татар әдәби  теленең үсешенә, татар милләтенең рухи-әхлакый яктан үсешенә чиксез өлеш керткән  Туфан Миңнуллинның иҗатын өйрәнү теманың актуальлеген тәшкил итә.  Татар халкының илгә, дөньяга танылган шәхесләре бик күп. Мондый шәхесләр арасында сәнгать осталары да, спортчылар да, сәясәтчеләр дә, уйлап табучылар да бар. Алар - үзләренең фидакарь хезмәтләре, тырышлыклары белән татар халкын халыкара мәйданда танытучылар. Шундый шәхесләр арасында күренекле татар әдибе Туфан Миңнуллин да бар.

II. Төп өлеш.

1. Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбәгендәге Ола Кариле һәм Кама Тамагы авылларында хисапчы булып эшли. Казанда бухгалтерлар әзерләү курсларын тәмамлагач, комсомол юлламасы белән чирәм җирләргә китеп, Казакъстанның Кустанай өлкәсендәге бер совхоз кооперациясендә баш бухгалтер булып эшли. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге Театр училищесында укый. Училищены тәмамлап кайткач, берникадәр вакыт Минзәлә драма театрында, аннары Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер була. 1964-1967 елларда Казан телестудиясендә өлкән мөхәррир һәм “Чаян” журналы редакциясендә бүлек мөхәррире вазифаларын башкара. 1968 елдан ул профессионал язучылык хезмәтенә күчә. 1975-1977 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайта.

2.Туфан аганың тормыш юлын күздән кичереп чыккач, минем бу шәхестәге яшәү көченең никадәр ургылып торуына исем китте. Бер кеше нинди генә өлкәләрдә үзен эзләмәгән... Шул бер авыл баласы хисапчы да, актер да, мөхәррир дә, язучы да. Кемдер нинди дә булса бер һөнәрне ала да, ошыймы аңа бу өлкәдә эшләү – ошамыймы, яши, эшли. Язмышына буйсына. Ә Туфан ага... Ул үзенең бу дөньяга гади хисапчы булып тумаганын аңлый, әле тагын да катлаулырак тормыш сикәлтәләреннән узарга тиешлеген ул күңеле белән тоя, үзенә тынгылык тапмый, үзен эзли. Аның бит исеме дә -Туфан! Бу сүздә ниндидер шом да, гарасат та, олылык һәм олпатлык та бар. Бу сүз, бу исем тарих чоңгылларында бата-чума мең бәлаләр кичеп бүгенге көнгә килеп җиткән татар язмышына бик тә аваздаш. Туфан Миңнуллин татар милләте өчен чын йөрәгеннән кайгыручы, аны тәрбияләргә җаны-тәне белән омтылучы бөек шәхес ул. Ул бу тәрбия эшен җиренә җиткереп башкара. Нинди юл беләнме? Ходай  тарафыннан бирелгән язучылык сәләтен түкми-чәчми, соңгы тамчысына кадәр милләтенә үзенең әсәрләре аша җиткереп. Милләт язмышы өчен кайгырып, ил борчуы белән борчылып яшәүче һәм иҗат итүче олуг зат, фидакарь шәхеснең иҗади мирасын барлый башлыйм...Аның иҗаты – зур бер дөнья. Әсәрләре тематик төрлелеге, жанр байлыгы белән соклану уята. Әдип иҗатының үзенчәлеге кеше шәхесен өйрәнү, аның яңа сыйфат-төсмерләрен, каршылыклы рухи дөньясын ачу белән бәйле. Шуңа да аның геройлары тормышчан, үзгә холыклы булулары белән аерылып тора.  

3. Туфан Миңнуллин әдәбиятка алтмышынчы еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. Аның “Бәхетле кияү” әсәре генә дә ни тора! Укучы күңеленә үтеп кереп, аны уйландыра алуы, тормышның үзеннән алып язылган булуы, авыл табигате, кешеләренең самимилеге бу әсәрдә бик матур итеп бирелгән. Авыл кешесенең психологиясен бик яхшы белгән шәхес кенә иҗат итә ала мондый әсәрне. Бүгенге көн кадагында торган корылык , шул вакытта авылга кайтып төшкән кияү белән кызның халәтен мин бик яхшы күзаллыйм, чөнки әле үзебез бу корылык михнәтен бер ел элек кенә кичердек. Андый борчулы вакытта ата казың сөйләшә башласа да игътибар итмисең. Ә инде яңгыр явып үткәннән соң карагыз сез авыл кешеләренә! Менә Туфан ага монда инде татар халкының кунакчыллыгын, эчкерсез күңелен ничек оста ачып бирә. Туфан ага бу әсәрендә халыкның үз җиренә тугрылыгы, намуслылыгы, әхлакый сафлыгы турында яза.

Язучы тормыштагы барлык кимчелекләргә кимсенә, болай эшләргә ярамаганлыгын үзенең әсәрләре аша халыкка аңлатырга тырыша. Ул- ил агасы. Милләтебезнең телен, менталитетын, яшәү рәвешен ничек саклап калырга – боларга җавап итеп ул үзенең драма әсәрләрен язды. Мисал итеп мин аның бүгенге көндә татар милләтенең ассимиляцияләнүен тизләткән катнаш никах мәсьәләсен байрак итеп күтәргән драмасы – “Илгизәр плюс Вера” әсәрен китерер идем. Язучы бу әсәре белән җан авазы салды: “Җәмәгать, туктагыз! Уйланыгыз! Катнаш никах ул – милләт тамырына балта чабу!” Әлеге четерекле мәсьәләгә автор гаять сак килә, сәнгать чаралары ярдәмендә аларны үтемле, тәэсирле итеп сүрәтли. Чыннан да, катнаш никахлар милләтнең юкка чыгуына китерә . барыбызның да күз алдында бит, ерак барасы түгел, асыл татар егетләре рус милләтеннән булган кызга өйләнеп, рус милләтен баета. Чәчәктәй татар кызларыбыз да башка милләтнең ишәюенә булыша. Туфан ага ике милләт вәкиле булган Илгизәр белән Вераның өйләнешүенә бәйләп, үткәнебез һәм бүгенгебез турында, яшәешебезгә заман алып килгән яман гадәтләр, әдәпсез-әхлаксызлык өчен борчыла. Укучы-тамашачы күз алдыннан ике халыкның өч буын язмышы, аларның үзара мөнәсәбәте, тормыш-яшәешкә, өйләнешүгә караш-фикере үткәрелә. Яшь буын вәкилләре Илгизәр белән Вераның тормышны бөтенләй аңламаулары, үзләренең хисләренә генә буйсынулары, татар һәм рус халкының милли үзенчәлекләрен, дини аерымлыклар булу турында уйламаулары аянычлы нәтиҗәгә китерә. Бала тугач балага Иван дип исем кушыла. “Бөек” рус милләтенең иң яраткан исемен дә язучы уйламыйча гына сайламаган бу әсәре өчен. Иван- димәк рус, бу бала мәңге үзен татар дип әйтмәячәк. Әсәр яшь ирнең ауган карт өянке янында калуы белән укучы күңеленә уйланырлык фикер сала: милләтләр төрлелеге ярык тагарак янында калуга китерүче факторларның берсе дип әйтә монда әдип. Әйе, һәр милләт үз кануннарына, гореф-гадәтләренә, дини карашларына нигезләнеп яшәргә тиеш. Аларның бозылуы юньлегә илтми, киресенчә, төрле каршылыклар, хәтта фаҗигаләр туарга мөмкин.  

4. Бүгенге көндә иң күңелне борчыган тагын бер проблема – ятимнәр проблемасы Туфан аганың иҗатында да чагылмый калмады. Аның “Әниләр һәм бәбиләр” драмасын укымаган кеше татар милләтендә юктыр. Бүгенге җәмгыятебездә иң яман күренешләрнең берсе - татар кызларының үз балаларыннан ваз кичүе. Тарихыбызга борылып карасак, татар милләте бала җанлы булган, бала тәрбияләп үстерүне үзенең изге бурычы итеп санаган. Күренекле әдипләребез Габдулла Тукай, Фатих Әмирханнар үзләренең әсәрләрендә татар хатын-кызларына ирек таләп иткәннәр. Ярар, ирек бирелде, тик нәтиҗәсе көтелгәнчә булмады шул. Туфан ага да шуңа сыкрана, рәнҗи. Әсәрдәге дүрт хатын – дүрт язмыш: унөченче баласын шәһәрдә тудырырга дип килгән эчкерсез, олы җанлы Гөлфинә, җиде ел буена көтеп алган баласын тапкан чибәр Валентина, бала назын атып карыйсы, бала тәрбиялисе килгән, үзен ямьсез дип санаса да, эчке дөньясы бик матур булган Алтынчәч һәм рухи яктан гарип, таш бәгырьле Дилемма. Хатыннар балаларын әле генә тапканнар, йөрәк парәләренә карап туймыйлар, бик кадерләп тотып имезәләр, кулларында иркәләп йоклаталар. Ә менә баласын табып та, алырга теләмәгән Дилемманы күңел һич тә кабул итми, аңа карата нәфрәт уяна. Ана булу бәхетенең һәркемгә бирелмәвен, үзенең картлык көнендә кадерсез бер ямьсез карчык хәлендә каласын әле Дилемма аңламый. Яшьлек, яшьлек матурлыгы – мизгел эчендә узып китә торган әйбер ул. Ә ана булу, бала тәрбияләү, аны чын кеше итеп, изге күңелле, тәүфыйкълы итеп үстерү – һәр хатын-кызның изге бурычы. Бүгенге көн кадагына сугып тора бу проблема. Чүплектә табылган яңа туган сабыйлар, тапкач та имезеп тә карамыйча ташлап калдырылган балалар белән җәмгыятебез тулган. Милләтебезнең рухи-әхлакый яктан иң түбәнгә тәгәрәгәнен күрсәткән мисаллар инде болар. Ярар, бу очракларны без әти-әниләрнең балаларына тәрбия бирә алмавы дип карыйбыз. Үзенең баласыннан гына түгел, картайган әти-әнисен тәрбияләүне авырыксынучылар да күбәеп бара бит әле безнең арабызда. Картлар йортына  балалары кайтып тәрбияләүдән өмет өзгән әби-бабайларны озатып кына торалар. Хәтта авылларда да бар бу яман күренеш. Ә бит җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк ул. Гомер буена әни синең янда йөридер кебек, ул янәшәңдә булмаса да, аның белән киңәшләшәсе килә, Роберт Миңнуллин язганча, һәр башлаган эшкә әнидән хәер-фатиха аласы килә:

 Ташлама, әнкәй, ташлама, 
Мине изге догаңнан, 
Ташласаң изге догаңнан, 
Мин бәхетле булалмам.

       Һәр ана баласына бәхет, уңышлар тели. Ләкин кайберәүләр үсеп җитеп начар юлга басалар. Аларның аналары җилкәсенә нинди авыр йөк төшүен аңлавы кыен түгел. Тормышта Дилемма кебек баласыннан ваз кичкән аналарны да, хәмер эчү белән мавыгып, аналык хокукыннан мәхрүм ителгәннәрен дә, шул ук вакытта ана булу бәхетен татый алмаган, ә үзенең изге күңел җылысын ятимнәрне тәрбияләүгә багышлаганнарын да очратабыз. "Әйтелмәгән васыять”тәге Акъәби, "Әни килде”дәге Ана, "Әниләр һәм бәбиләр”дәге Гөлфинә, Валентина, Алтынчәч кебекләр дә юк түгел тормышыбызда. Андый аналарны, һич икеләнүсез, бөек затлар дияргә була. Һәркем ана хакын хаклап, аларны хөрмәтләп яшәсен иде.

III. Йомгаклау өлеше.

Татар милләте өчен янып-көеп торучы шәхеснең иҗатын да бәялиләр. 2005 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев указы белән Туфан Миңнуллин “Татарстан Республикасының халык язучысы” дигән шәрәфле исемгә лаек була һәм шул ук елда “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” дигән орден белән бүләкләнә. Туфан ага – ил агасы дидек. Көндәлек тормышта һәммә нәрсә - яхшысы да, яманы да җитәрлек. Кем нәрсә эзли – шуны таба. Туфан Миңнуллин кеше күңеленнән, тормыштан яхшылык эзләп, матурлык эзләп яши. Тапса – сабый баладай сөенә, тапмаса – бөтен җаны-тәне белән борчыла . Һәм үзенең кичерешләрен кәгазъгә төшерә, нинди өлкәдә милләтнең тәрбиясе аксый – шул өлкәне яктырткан әсәрен иҗат итә. Туфан Миңнуллинның һәр әсәрендә, әсәрнең үзәгендә ихласлылык һәм халык язмышы өчен борчылу ята.

Туфан аганы илебезнең барлык кешесе хөрмәт итә, аны беләләр, укыйлар, аның иҗаты белән тәрбияләнәләр. Аның турында Минтимер Шәрип улы Шәймиев болай ди: “ Туфан Миңнуллин – гаҗәеп талант иясе. Берсеннән берсе оста, талантлы сәхнә әсәрләрен коеп кына куя, коеп кына тора...” Коеп кына куймый, йөрәгеннән үткәрә, уе-фикере белән милләтенә хезмәт итә бу шәхес. Ә Фәрит Мөхәммәтшин : “ Туфан Миңнуллин – үзенең тотышы, тормышы белән үрнәк шәхес” ди. Үрнәк булмый чарасы юк, халыкны тәрбияләү эшенә алынган кеше, гомеренең һәр мизгелен “милләтем!” дип үткәрүче шәхес бит ул! Татар милләтенә рухи-әхлакый тәрбияне ул бигрәк тә драма әсәрләре аша бирүгә өстенлек бирә. Чөнки драма әсәрләре сәхнәләрдә уйнала. Ул әлегә кадәр Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә театр биналары булмауга борчыла, бу турыда хөкүмәт трибуналарында да еш кабатлый: “Хоккей уйнар өчен биналар төзелә, аңа акча да табыла. Ә халыкка театр карарга килер өчен биналар юк. Хоккей ярышларыннан соң тамашачылар җыелышып сугышалар, ә театрдан чыгып бер генә тамашачының да сугышканы юк һәм сугышмас та! “ –диде ул бер чыгышында. Мин Туфан аганың сүзләрен сүзен-сүзгә яза алмадым, ләкин мәгънәсе шундый иде. Гомумән, нәтиҗә ясап шуны әйтәм: нык ихтыяр көченә ия булган Туфан Миңнуллин күпкырлы талантка ия шәхес, аның иҗатына фәлсәфи тирәнлек, халыкчан моң хас. Ул үзенең әсәрләре аша укучысын хезмәтне яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, буыннар арасындагы рухи бәйләнешне сакларга, яшәүгә дәртне сүрелдермәскә, әхлакый кануннарга тугры булырга өйрәтә. Милләт өчен янып-көеп яшәүче әдипне олылыйк, аңа тагын да иҗади уңышлар телик!


Нәтиҗә: 

     1.Татар халкының күренекле драматургы, прозаик Туфан                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                            Миңнуллинның иҗат мирасы гаять бай.

    2. Әдипнең иҗат мирасы татар халкын рухи-әхлакый яктан тәрбияли.

    3. Туфан Миңнуллин – үз халкының күренекле вәкиле.

 

 

Кулланылган әдәбият:

1. “Әдипләребез”. Библиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты – 2009.

2. Әлфәт Закирҗанов “Туфан Миңнуллинның иҗат дөньясы”. “Мәйдан” әдәби-нәфис, иҗтимагый журналы, 8 сан, 2010 ел.

3. Туфан Миңнуллин. Сайланма әсәрләр. 10 томда, 1 том. Пьесалар. Казан, Татарстан китап нәшрияты – 2002.

Фәнни эшнең эчтәлеге:

I. Кереш:

1. Татар теленең үсешен тәэмин итүче язучылар турында.           4 бит

II. Төп өлеш:

1. Туфан Миңнуллинның тормыш юлына кыскача күзәтү.           4 бит

2. Туфан – милләтенең тәрбиячесе.                                                  5 бит

3. Катнаш никахлар – милләтебезнең киләчәгенә балта белән  чабу                                                                                                   ул.                                                                                                                   6 бит

4. Җәмгыятебездәге хатын-кызларның әхлакый тәрбиясе турында. 7-8                                                          бит

III. Йомгаклау.                                                                                   8-10 бит

IV. Кулланылган әдәбият.                                                                 11 бит


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәлфиннарның татар халкы үсешенә керткән өлеше

Хәлфиннарның татар халкы үсешенә керткән өлеше...

Милли үзаң һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану

Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша...

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру.

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру....

"Туфан Миңнуллин - татар халкының сөекле улы"исемле презентация

Әдәбият дәресләрендә яки дәрестән тыш чараларда кулланырга мөмкин...

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЭКОЛОГИК ҺӘМ РУХИ-ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯ БИРҮ

quot;Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур ...

Р.Миңнуллин иҗатында милли, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең чагылышы.

Р.Миңнуллин иҗатында милли, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең чагылышы....

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру.

Милли йолаларга нигезләнеп,  укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру....