"Туфан Миңнуллин - татар халкының сөекле улы"исемле презентация
презентация к уроку на тему

Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы  (Ханипова Гулуза Гарифовна)

Әдәбият дәресләрендә яки дәрестән тыш чараларда кулланырга мөмкин

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Туфан М иңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе Туфан Ми ңнуллин – татар халкының сөекле язучысы Башкарды: Тукай муни ципаль районы Сәмәкәй төп белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сәгыйтова Алсу Сәдит кызы Фәнни җитәкче: татар теле, әдәбияты укытучысы Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы 2014

Слайд 2

Эчтәлек Кереш “Аны милләт дистә еллар буе сагыначак әле” (В.И.) Төп өлеш 1. Т.Миңнуллин беренче әсәрләре белән үк замандашының юлдашына әверелә 2. Әдипнең иҗат активлыгы елдан-ел арта 3. Иң элек кыска хикәяләре белән таныла ул 4. Т.Миңнуллин әдәби иҗатта тиз арада үз урынын таба 5. “Әниләр һәм бәбиләр” – ана булу бәхетен чагылдыручы әсәр 6. “Әлдермештән Әлмәндәр” - иң уңышлы әсәрләренең берсе Йомгаклау “Әйтерсең ул үз халкы белән һәрдаим янәшә булырга тели ” (Р.В.)

Слайд 3

“...Их, Туфан абый шулай көтмәгәндә китеп барыр дип кем уйлаган!? Дәүләт Советында Туфан абый белән янәшә куярдай кыю депутат юк. Татар театрына Туфан абый кебек гашыйк иттерердәй сәхнә остасы, каләм остасы күренми. Барча татар халкының һәм татар әдәбиятының яклаучысы һәм вөҗдан мөнбәре булган кыя-маягы юкка чыкты сыман... Туфан абый җитми безгә, бөек Туфан җитми. Аны милләт дистә еллар буе сагыначак әле.” Вахит Имамов

Слайд 4

Язучылар укучы һәм тамашачы аңына төрлечә үтеп керә. Берәүләр өчен бу дистә еллар белән исәпләнә. Икенчеләре исә беренче әсәрләре белән үк замандашының кирәкле юлдашына әверелә. Туфан Миңнуллин белән нәк ъ шулай булды . “Миләүшәнең туган көне”, “Нигез ташлары”, “Бәхетле кияү” п ьесаларын тамашачылар җылы каршылады, татар әдәбиятында үзенчәлекле драматург тууын таныды.

Слайд 5

Беренче әсәрләрендә үк Туфан Миңнуллин персона жларын табигый итеп сурәтләде. Сәхнәгә яраклы материалны тормышның төрле өлкәсеннән тапты, яңадан-яңа фикерләр күтәрде. Чынбарлыкны сурәтләүдә күп ьяклы характерлар иҗат итте .

Слайд 6

Туфан Миңнуллин, елдан-ел иҗат активлыгын арттыра барып, 60 лап п ьеса , 20 ләп кыска күләмле сәхнә әсәре һәм повест ь , күпсанлы хикәяләр һәм юморескалар , публицистик әсәрләр һәм мәкаләләр яза, әдәбият һәм сәнгать турында чыгыш ясый .

Слайд 7

“Кем нәрсә эзли – шуны таба. Туфан Миңнуллин кеше күңеленнән, тормыштан яхшылык эзләп, матурлык эзләп яши; тапса – сөенә, тапмаса – бөтен җаны-тәне белән борчыла. Шуңа күрә аның әсәрләрен укыгач, пьесаларын карагач, арыган күңелләргә дәрт өстәлә, бу дөньяда изге эшләр эшлисе, онытылып яратасы һәм яшисе килә башлый,” – дип яза Разил Вәлиев “Уйлый торган йөрәк” исемле мәкаләсендә. Әйе, Туфан Миңнуллин – татар халкының сөекле язучысы, танылган шәхесе. Күренекле драматург булса да, иң элек кыска хикәяләре белән таныла ул. Иркен холыклы, изге җанлы авыл кешеләрен яратып, олылап, чеметеп тә тасвирлый әдип. Туфан Миңнуллинның һәр әсәрендә ихласлык һәм халык язмышы өчен борчылу ята. Минемчә, аның әсәрләренең сере, тылсымлы көче кешеләрне, табигатьне, тормышны ярата һәм гаделлекне, изгелекне, яхшылыкны яклый белүендә.

Слайд 8

“Туфан Миңнуллинның табигый сәләте, тынгысыз характеры, әдәбиятны яратуы, тормышны яхшы белүе, һәр кеше язмышын үзенеке итеп кабул итүе тиз арада әдәби иҗатта үз урынын табуга китерә,” – дип яза Ә. Н.-Зиннәтуллина. “Нигез ташлары” пьесасына игътибар итик. Комедиядә ата-бала мөнәсәбәтләренең үзгәрә башлавы, балаларның үз нигезләренә якын итеп карамаулары һәм әхлакый яктан түбән тәгәрәүләре күрсәтелә. “Үзебез сайлаган язмыш” пьесасы мәктәп тормышын, аның каршылыкларын чагылдыра. Тәрбия һәм белем бирүчеләрнең күңелләре саф, чиста булса, халкыбызның йөз аклыгын саклап калырга мөмкин дигән фикер аңлашыла әлеге әсәрдән.

Слайд 9

“Ир-егетләр”, “Миләүшәнең туган көне”, “Дуслар җыелган җирдә”, “Хушыгыз” драмалары ның төп үзенчәлекләрен болай күрсәтергә мөмкин: -тормышта нинди генә кыенлыклар булса да өметеңне өзмәскә, -үз бәхетең өчен көрәшергә, -дөн ь ядан тәм табып яшәргә, -кеше исеменә тап төшермәскә кирәк.

Слайд 10

“Әниләр һәм бәбиләр” драмасында мәңгелек темаларның берсе – ана булу бәхете чагыла. Бу бәхетнең матурлыгы милли-әхлакый кануннарга барып тоташа. Тәрбия балага ана сөте, бишек җырлары, сабыеңа мәхәббәт, иреңә карата ихтирам кебек гүзәл сыйфатлар белән күчә. Бу сыйфатлар, милли гореф-гадәтләр белән үрелеп, гомумкешелек кыйммәтләренә барып тоташа.

Слайд 11

Туфан Миңнуллин иҗатында һәм татар театры тарихында аерым урын алып торучы, тамашачыны елатучы һәм көлдерүче комедия – “Әлдермештән Әлмәндәр”. Әлмәндәр карт татар халкының рухи байлыгын, физик ныклыгын, тирән акылын, матур гореф-гадәтләрен, намуслы яшәү рәвешен чагылдыра. Күренекле галим И.Нуруллин “...үлем белән үлемсезлек кебек мәңгелек теманы яктырткан...” дип югары бәя бирә.

Слайд 12

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Туфан Миңнуллинның таланты милләт язмышын үз язмышы итеп яшәвендә, мәг ъ нәле әсәрләр иҗат итүендә һәм үз халкының яклаучысы була алуында. “Туфан Миңнуллинны башкалардан аерып торган бик күп сыйфатлар бар... Очрашканда кочагын җәеп, рәхәтләнеп исәнләшсә дә, саубуллашканда беркайчан да кешегә кулын бирми ул. Борынгы йолага яки ырымга ышанумы бу, әллә башка берәр сәбәбе бармы, белмим, әмма мин монда бер киная, олы мәг ъ нә күрәм. Әйтерсең аның безнең белән, кешеләр белән саубуллашасы, кешеләрдән аерыласы килми, әйтерсең ул үзе якын күргән кешеләр белән, үз халкы белән һәрдаим янәшә булырга тели, ” – дип яза Разил Вәлиев.

Слайд 13

Файдаланылган әдәбият: 1. “Мәйдан” журналы, №4, 2013 2. Туфан Миңнуллин. Монда тудык, монда үстек. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1985 – “Үзе сайлаган язмыш” А.Әхмәдуллин 3. Туфан Миңнуллин. Сайланма әсәрләр, I том – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2002 – “Уйлый торган йөрәк” Р.Вәлиев 4. Туфан Миңнуллин. Сайланма әсәрләр, XLIV том – Казан, “Хәтер” нәшрияты, 2008 – “Ил язмышы – ир язмышы” Ә.Н.-Зиннәтуллина


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туфан Миңнуллинның "Бәхетле кияү" комедиясенә анализ

Туфан Миңнуллинның "Бәхетле кияү" комедиясенә анализ тәкъдим итәм...

Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять.

Гамил Афзал укуларына багышланган фәнни-эзләнү  конференциясендә катнашу өчен фәнни эш....

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

Туфан Миңнуллин иҗатына хас үзенчәлекләр.

Бу фәнни эш халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның иҗатына  хас үзенчәлекләрне ачуга багышланган.  Фәнни тикшерүнең объекты. Әдипнең беренче чор прозасы, я...

Презентация "Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять"

Презентация "Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять"...

Туфан Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты буенча презентация

Туфан Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты буенча презентация   "Бәһасез зат"...