Туфан Миңнуллинның "Бәхетле кияү" комедиясенә анализ
методическая разработка (8 класс) по теме

Матвеева Резеда Нурулловна

Туфан Миңнуллинның "Бәхетле кияү" комедиясенә анализ тәкъдим итәм

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tufan_minnullin_8.docx34.79 КБ

Предварительный просмотр:

   8нче сыйныф Әдәбият

Тема: Туфан Миңнуллинның “Бәхетле кияү” комедиясенә анализ.

Максат: драматургия буенча алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау һәм укучыларда  әдәбиятның бу төре белән кызыксынуны көчәйтү, иҗади фикерләү осталыгын һәм сөйләм телен үстерү, театр сәнгатенә мәхәббәт, эстетик зәвык тәрбияләү.

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Дәрес формасы: телдән журнал.

Материал һәм җиһаз: театр тарихына кагылышлы плакат, телдән журналның сәхифәләрен күрсәтүче плакат,слайдлар, карточкалар.

Метод һәм алымнар: эвристик әңгәмә, дәреслек белән, күрсәтмәлелек белән эш.

Дәрес барышы:

1.Оештыру.

2.Актуальләштерү.

Укучылар, сезнең барыгызның да газета чыгару эшендә катнашканы бардыр. Мәсәлән, сез стена газеталары еш чыгарасыз. Ә журнал чыгаруда, мөгаен, катнашканыгыз юктыр әле. Без бүген “Туфан Миңнуллин-драматург” дигән темага әңгәмә корып, телдән журнал иҗат итәрбез. Без бүген сезнең белән Туфан Миңнуллиның иҗаты буенча алган белемнәрне искә төшерербез, ныгытырбыз. Журналыбызның беренче сәхифәсен ачып җибәрәбез.

3. Тема буенча эш.

1нче сәхифә – “Юл башы” (слайд)

Г.Тукайның “Театр” исемле шигыре 20нче йөз башында татар театры барлыкка килү белән бәйле язылган. Театр барлыкка килү драматургия үсешенә дә, аның жанрлары төрлелегенә дә йогынты ясый.

Искә төшерик әле, драматургиянең төп жанрлары ниндиләр? (Укучылар атыйлар, үзенчәлекләре белән аңлаталар)

Сәхнә әсәрләре язып, татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырган әдипләр бик күп. Без журналыбызның икенче сәхифәсен шуларга багышлыйбыз.

2нче сәхифә – “Исемнәре ил  күңлендә,

                         Әсәрләре – сәхнә түрендә”.

Һәр өстәлгә карточкалар бирелә. Аларда беренче баганада драма исеме, икенче баганада  драматургның исем-фамилиясе күрсәтелгән. Сез шуларны туры китереп, тоташтырып чыгарсыз. (Соңыннан бер укучы укый, калганнары тикшерә)

Карточка.

“Беренче театр”

Т.Миңнуллин

“Беренче мәхәббәт”

К.Тинчурин

“Галиябану”

Хәй Вахит

“Әлдермештән Әлмәндәр”

Н.Исәнбәт

“Сүнгән йолдызлар”

Г.Камал

“Хуҗа Насретдин”

М.Фәйзи

Шушы әсәрләр арасында кайсылары комедия жанрында язылган? Кайсылары драма?

3 нче сәхифәне  “Саннар һәм фактлар” дип атадык.  Татар дарматургиясенең үсешенә зур өлеш керткән Туфан Миңнуллин иҗатын саннар һәм фактлар белән ныгытабыз. Даталар тактага язылган, мин фактларны әйтә барам, сез шул фактка туры килгән датаны атыйсыз.

  1. “Нигез ташлары” комедиясе кайчан язылган? (1967)
  2. “Әниләр һәм бәбиләр” драмасы язылган ел (1984)
  3. “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясенең төп героена ничә яшь? (91)
  4. Бу комедия кайчан язылган? (1976)
  5. “Бәхетле кияү” комедиясе ничә  пәрдәдән тора? (1)

Нәтиҗә ясап, Т.Миңнуллинның сүзләрен китерәм.

...Әгәр дә мин язучы дигән исемне йөртәм икән, ул сәләт миңа шигъри җанлы, йомшак күңелле әтидән бирелгән; әгәр дә мине җәмәгать эшлеклесе дип атыйлар икән, анысы тормышта тырмашып яшәгән, тынгысыз җанлы әниемнән

4. Ә хәзер журналыбызның алдагы хәсифәсен ачабыз. Ул “Укыдым да уйландым” дип атала. Сезгә өйдә Т.Миңнуллинның “Бәхетле кияү”комедиясен  укып бетереп, эчтәлеген үзләштерергә кушылган иде. Әсәр буенча фикер алышабыз.

Сораулар. Комедиядә нинди проблемалар күтәрелә?

Теләсә кайсы драма әсәренең нигезендә  конфликт була. Бу  әсәрдә нинди конфликтлар күрдегез?

  Авыл кешеләрен нинди  сыйфатлар берләштерә?

Мөнирә образына бәяләмә бирегез.

Әсәр исеменә салынган мәгънәне  аңлатыгыз.

5. “Бәхетле кияү” комедиясендә дә,  без өйрәнгән  башка драма  әсәрләрендә дә күп кенә кызыклы геройлар бар. Әгәр сезгә шундый мөмкинлек бирелсә, бу геройларның кайсы белән очрашырга һәм нәрсә турында сөйләшергә теләр идегез? Журналыбызның “Бер очрашу –бер гомер” сәхифәсе сездән сораулар, фикерләр көтә. Бу бирем сезгә алдан бирелде, һәм сез аны  өйдә әзерләп килә алдыгыз.(Һәр укучы тыңлана)

6. “Безне яңа эш көтә” сәхифәсе сезгә өй эше бирер. Драматургның сәхнә әсәрләре белән танышып, аның иҗаты турында чыгыш ясарга әзерләнергә.

7. Журналыбызның соңгы битләрен ябабыз, дәрестә актив катнашканнар билгеләр алабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәсән Туфан

Х.Туфан иҗаты буенча презентация...

Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ .

Тема:   Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде  яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ . Максат:  1. Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын...

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

9 нчы сыйныф (татар төркеме) әдәбияттән Хәсән Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

9 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен әдәбияттан Х .Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Х. Туфан "Кайсыгызнын кулы жылы" шигыренә анализ

Дәрес планы Х. Туфан Кайсыгызнын кулы жылы шигыренә анализ...