Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.
учебно-методический материал (9 класс) на тему

Сибгатуллина Рузиля Сагиловна

9 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен әдәбияттан Х .Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khesen_tufan_kirek_ruzilya_sagilovna.docx30.17 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты.

Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

Максат: 

     1. Укучыларны Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты белән тулырак таныштыру

     2. “Кайсыгызның кулы җылы?”шигыренә анализ ясау аша укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү

  1.  Балаларда тугрылык,әхлаклылык,ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү

Җиһазлау:

    Интерактив тактада Х. Туфан иҗатына презентация.

    Х.Туфан шигырьенә һәм аның сүзләренә язылган җырга  аудиоязма..

    Экран ,проектор,компьютер

         Дәрес планы.

  1. Оештыру .

Исәнмесез! Хәерле көн!Әдәбият дәресебезне башлыйбыз.Бүген без дәрестә Х. Туфанның биографиясен искә төшерербез, шагыйрь тормышы турында яңа мәгълүматлар алырбыз. Аның “Кайсыгызның кулы җылы?”шигыре белән танышып, анализ ясарбыз.

  1. Алдагы дәрестә без сезнең белән Х.Туфанның биографиясен өйрәнә башлап, хронологик таблица төзегән идек. Өй эшенә мин сезгә шагыйрьнең тормыш юлы турында өстәмә матераллар әзерләп килергә кушкан идем.
  • Х.Туфанның балачагы , үсмер чоры, гаиләсе турында нәрсәләр әйтә алабыз?
  • Хәсән Туфан Казан губернасының Кармәт авылында, әнисенең соңгы – унынчы баласы булып, 1900 елның 9 декабрендә дөньяга килә. Хәсән укырга – язарга әтисеннән һәм үзлегеннән өйрәнә, күрше чуваш авылындагы мәктәптә бер ел русча да укый. 1905 нче елгы революциядән соң , авылда мәктәп ачыла.

Фәхрулла агай үзенең балаларын һөнәргә өйрәтүгә аеруча игътибар биргән. күрше авылларга мич чыгарып, тәрәзә куеп йөрергә киткәләгәндә, ул төпчек улы Хисбулланы да бик яшьли үзе белән бергә алып йөри – һөнәргә өйрәтә башлый. Авыл малае, билгеле, җир эшләренә дә иртә катнашып китә: печәнен чаба, урагын ура, терлекләрен карый. Шундый тулы тормыш белән яшәгән сабый чак, туган як табигате булачак шагыйрь күңелендә якты истәлек булып мәңгелеккә уелып кала.

  • 1914 елның язында Уралга, бакыр казый торган абыйлар янына китә.  Бакыр чыгару “баеп” була торган эш булмаганын Хәсәннең абыйлары яхшы аңлыйлар һәм үзара киңәшкәннән соң кече энеләрен – укуга җибәрергә карар кылалар. Шулай итеп, Туфан Уфага, “Галия” мәдрәсәсенә, хыялындагы яңа дөньяга китеп бара. Галия”дә укуның икенче елында Туфан киләчәгендә юнәлеш бирәчәк остазы Галимҗан Ибраһимов белән очраша. “Галия”дә Туфан ике ел укый. Аны тәмамларга дүрт ел кирәк була. Укуын дәвам иттерү өчен, акча табарга кирәк булганга күрә, ул Уралдагы Лысьва заводларына эшкә керә.
  • Ә иҗат эшенә кайчан кереп китә?

1һһһһһһһһһ

  • Иҗат эшенә ул 1924 елда гына керешеп китә.. Монда ул беренче шигырен “Эшче хәбәрләре”газетасына  яза. 1926-27 елларда Х.Туфан танылган шагыйрь булып җитешә
  • Әдип чор яңалыкларын, яңа җәмгыять белән рухланып яшәвен, киләчәккә ышанычын үзе яхшы белгән тормыш материалына нигезләнеп сурәтли. Шагыйрь, беренчеләрдән булып, җәмгыятьчелекнең игътибарын ятим балаларны тәрбияләү мәсьәләсенә юнәлтә. “Зәңгәр бүре” поэмасында (1925) урам шайкасының башлыгы булган малайга әдипнең лирик герое тормышта үз урынын табарга булыша. Урал эшчеләре томышыннан алынып язылган “Урал эскизлары” (1926), “Башлана башлады” (1927), “Ике чор арасында”, “Бибиевләр” (1927) кебек поэмалары поэзиягә үзенчәлекле шагыйрь килүен белдерделәр. Х. Туфан үзенең бунтарь характерлы геройларын тормышчан шартларда сурәтли. Алар искегә киртә куеп, яңа тормыш төзүче чорның яңа геройлары, киләчәк кешеләре булып алга килеп басалар.

               -Х.Туфан  шәхес культының бөтен дәһшәтен үз иңендә татыган кеше.               Тоткынлык чоры турында нәрсәләр әйтә аласыз?

1937 ел. Илебез, халкыбыз тарихында “каһәрләнгән ел”. Бу ел Хәсән Туфанны читләтеп узмый. Аны Язучылар Созыннан чыгаралар. Әсәрләре басылмый, китаплары тоткарлана. Бик күп якын дуслары: Кави Нәҗми, Фәтхи Бурнаш, Фатих Кәрим, һ.б.лар  кулга алына. Ул да көн саен, аннан да бигрәк төн саен алып китүләрен көтә. Туфанны 1940 елның 18 ноябрендә кулга алалар. Ул башта үлемгә, аннан гомерлек сөргенгә хөкем ителә. . Нахакка ягылган гаеп аны 16 елга җиреннән, туган  теленнән аера. Колония шартларында ничек шигырь язмак кирәк? Ә бит Туфан иҗатының иң актив чоры, иң югары ноктасы нәкъ шул тоткынлык елларына туры килә. Хәсән абый шигырьләрен башта фәкать күңеленә беркетеп, исендә тота. Хәсән абый, иптәшләренең күзлекләрен җыя да, өч-дүрт кат итеп киеп, каты карандашны кыл очы сыман очлап, шигырьләрен папирос кәгазенә яза. Бармак яссуындагы кәгазь кисәгенә Хәсән абый 300 юллык шигырь сыйдырган.

Тоткынлык елларында аның поэзиясе яңа югарылыкка күтәрелә. Бу елларда язган шигырьләрендә ("Алга барышлый", "Иртәләр җитте исә", "Гөлләр инде яфрак яралар", "Үзеңә бүләк итәсе иде", "Чәчәк сибелә җилдә", "Агыла да болыт агыла", "Сиңа", "Ромашкалар", "Тамчылар ни диләр", "Тургай нигә дәшми", "Әйткән идең", "Кая шулай ашыгасың, йөрәк", "Сүз кушасы килә талларга" һ. б.) аның иҗаты тирән лирик моң һәм киң фәлсәфи аһәң белән байый.

Сугыш чыккач Х.Туфанның хәле бераз җиңеләя төшә. Аны допроска йөртми башлыйлар. Ул хатлар ,передачалар ала башлый. Үзенә хат язарга ирек бирәләр.Хатыны азык –төлек җибәреп тора. Дөрес ,яртысын сакчылар алып кала. Ләкин калган өлеше дә Туфанга бераз хәл алырга, тернәкләнеп китәргә мөмкинлек бирә. Сөякләренә азрак ит куна,ул яңадан үз хәленә кайта. Туфанның хатыны –ул чорның атаклы артисткасы Луиза Салигаскарова бу азык- төлекнең нинди бәягә төшүен үзе генә белә. Шагыйрьнең хатыны турында  да сөйләп китик әле.

. Туфан шактый соң – 34 яшендә өйләнә. Яшь аермасы зур булуга карамастан, алар бик тату яшиләр. Туфанны кулга алганда аның 4 яшьлек кызчыгы, һәм 4 айлык нәни улы кала. Ире “халык дошманы” дип игълан ителгәч, Луизаны театрдан чыгаралар, кечкенә балалары белән квартирыннан куалар. Ул акчасыз гына түгел, ипи карточкасыз да кала. Ә ул чорда карточкадан тыш, акчаң булса да, беркаян бер грамм ипи табып булмый. Ачлы-туклы, кешедән кешегә йөргәндә Луизаның нәни улы каты авырый башлый. Кирәкле дару да, тиешле ризык та булмаганлыктан, 1942 ел башында үлә. Луиза,  әлбәттә, боларның берсе турында да иренә язмый. Киресенчә, аны мөмкин кадәр юатырга, күңелен күтәрергә тырыша. Казанда ул вакытта мәктәп саен госпиталь була. Яралыларга бик күп кан кирәк. Кан тапшырган кешеләргә он, май, ит, башка шуның ише азык-төлек биргәннәр. Күпләп түгел, әлбәттә, берничә көнлек кенә, тапшырылган канын яңадан торгызырлык кына.  Ә Луиза кан тапшырып , үзе ашамыйча, шул ризыкларны иренә җибәреп торган. Аларның  мәхәббәте ачы фаҗига белән тәмамлана: күрешү таңы атып килгәндә 1955 елда Луиза Салигаскарова вафат була.

Х.Туфанның сөекле хатынына багышлап язылган  “Әйткән идең...”шигыре бар. Аңа                      көй язган. Х Бигичев башкаруында җыр тыңлыйк.(

“Әйткән идең...”тыңлана)

Һәр шагыйрьнең визит карточкасы булган бер  шигыре була. Тукайны – “Туган тел”дән башка, Такташны – “Мокамай”дан тыш, Дәрдмәндне – “Кораб”сыз күз алдына китерүе кыен. Ә Туфанны  “Кайсыгызның кулы җылы?”дан башка күз алдына китереп булмый.  - X. Туфанны без үзенең фаҗигале язмышын, фаҗигале мәхәббәтен чагылдырган лирикасы белән кабул итәбез. Шул ягы белән ул үзенең генә түгел, ә чорның да, халкыбызның да язмышын ачты. Бу шигырен ул үзенең тормыш иптәше Луиза Салиасгаровага багышлап язган. Бүген без шушы лирик шигырьне анализлап үтәрбез (шигырь 1956 нчы елда язылган).

- Укучылар, лирик шигырьгә нинди үзенчәлекләр хас ?

- Лирик шигырь кешенең уй-хисләрен, кичерешләрен чагылдыра.

- Шигырьдә үзенең кичерешләре турында кем сөйли ?

- Лирик герой сөйли.

- Лирик шигырьләрне ничек тикшерәбез?

- Хис, аның сәбәбен, дәрәҗәсен һәм юануын табабыз.

Лирик герой         хис

-сәбәпләре

-дәрәҗәсе

-юану

2.Яңа белемнәрне үзләштерү.

  1. Сүзлек өстендә эш.

Дала – степь

Ямаштыру – савыктыру, дәвалау

Аудиоязмада А.Арсланов башкаруында шигырь тыңлап үтик.

  1. А. Арысланов шигырьне магнитофон язмасында башкара.
  2.  а) Укучылар үзләре ишетелерлек итеп бер кат укып чыгалар.
  3. V.  Ә хәзер шигырьне бергәләп тикшереп карыйк әле. Шигырьдә нәрсә турында сүз бара соң?

1) Укытучы:1нче җөмләне укыйбыз. Укучылар шигырьнең беренче җөмләсен үз сүзегез белән әйтеп карагыз әле.

 -- Тормыш лирик геройны чыныктырган (җавапның дөрес түгеллеге әйтелми).

2) Укытучы: Ә ни өчен соң Х. Туфан “йөрәкне бәйлисе бар” дип язган? Ул шигырьдә ничек бирелгән? Йөрәкне бәйләп буламы?

 -- Бәйлисе сүзе бәйләнми торган әйбер янында (йөрәк), күчерелмә мәгънәдә килгән, ул метафора.

3) Укытучы: Бәйлисе бар йөрәкне сүзенең үз мәгънәсе нинди? Нинди очракта кешенең йөрәге авырта?

 -- Хәсрәте, кайгысы зур булганда.

4) Укытучы: Ә авырткан җирне нишләтәләр?

 -- Бәйлиләр.

5) Укытучы: Йөрәкне бәйләү ,авыртуны басу, дәвалау нинди мәгънәдә килгән?

 -- Юану мәгънәсендә.

 -- Лирик герой хәсрәте зур булса да, үз-үзен юата алуына ышана.

6) Укытучы: Лирик герой үз-үзен ничек юатмакчы соң?

 --Ертылган күлмәк җиңе белән йәрәген бәйләп үз-үзен юатасы килә

Укытучы:  Күлмәк җиңен ерту, сугышчан термин, күчерелмә мәгънәдәге поэтик символ булып киткән.

7) Укучылар, ә хәзер яңадан әйләнеп кайтып карыйк әле.

Беренче җөмлә белән икенче җөмлә арасында сез нинди каршылыкны күрәсез?

Еламаска өйрәтте – чыныгумы?

 -- Юк. (Кеше үз хисләрен йөрәгенә җыйган, шуны күрсәтә)

8) Бу каян күренә?

 -- Чөнки 2 нче җөмләдә лирик геройның аянычлы хәле турында сүз бара.

9) Ә тормыш лирик геройны ничек, ни сәбәпле үзгәрткән соң?

(җавапны  шигырьнең башка өлешләрен өйрәнеп табабыз).

10) Икенче строфаның  эчтәлеге ничек бирелгән?

 -- Лирик герой сугышта яраланган. Хат алган.

 -- Ләкин солдатны өйгә хат язып кайтармыйлар бит.

11) Бу строфада язучыны юатырлык нинди вакыйга турында сүз бара соң? Әдипнең  тормыш юлын искә төшерәбез.

12) Укытучы. Бу юлларда әдипнең кайдагы вакыты сурәтләнә?

 -- Сөргендәге вакыты.

13) Сугышларның тынып торуы... җөмләсеннән нәрсә аңлашыла?

 -- Сталин үлгәннән соң туган җиңеллек.

14) Яраларны ямаштыру ... юлыннан нәрсәне аңлыйсыз? Монда нинди юануны күрәсез?

  -- Әдип, дөньялар үзгәргәч, бәлки туган илгә кайту мөмкинлеге туар дип юана.

15) Ләкин юану урынына аңа тагын нинди хәсрәтләр өстәлде. (Алдагы строфада).

 -- Аңа яраткан кешесенең үлемен хәбәр итәләр.

16) Кайсы шигъри образ, нинди  сүзләр йөрәкләрегезне телгәләп алды?

 -- Алкалар ... , кабер ...

17)  Бу сүзләр шигырьдә ничек рәттән сыеша алдылар икән?

Алкалар турында нәрсә әйтә аласыз?

Алкалар затлы, һичкайчан күгәрмәс, саф, асыл ташлары җемелдәп тора. Хуҗасы кебек үк нәфис, гүзәл.

Тик бу алкалар, бик кадерле, бик изге булсалар да, салкын, җансыз.

Алкалар – яшьлек, хәтер, сәламәт яшәешне, матурлыкка омтылышны символлаштыра.

Кабер – гомер юлының бетүе, төгәлләнүе. (Алар антонимик мәгънә белдерәләр.)

18) Шигырьдә кайсы строфалар кабатланып килә

 -- 1 нче һәм соңгы строфалар.

19) Язучы анда нинди сүзләрне үзгәртеп биргән?

 -- “Дөнья мине үзгәртте.”

 -- “Бирде дөнья кирәкне”  гә әйләнгән.

20) Сез моны ничек аңлыйсыз?

 -- Лирик геройны дөнья кирәген бирә -- бирә, интектерә-интектерә үзгәрткән.

21) Аның йөрәге ни сәбәпле яраланган соң?

 -- Хәсрәт өстенә хәсрәт килү сәбәпле яраланган, шуңа күрә “ Еламаска өйрәтте ” җөмләсе кешенең чыдамлыгын күрсәтми, бәлки кайгы-хәсрәтнең күп булуын, берсе артыннан икенчесе ялгануын күрсәтә.

22) Кеше, гадәттә, кайгырганда, авыр хәсрәт килгәндә нишли ? Аның кайгысының дәрәҗәсе ничек күрсәтелә ?

 -- Елау аша.

Әйе, күз яше күлләр ясый, - диелә халык җырында.

23) Ә бу шигырьдә, Х. Туфанда ничек бирелгән ?

 -- Лирик герой еламый, бу аның хисләренең югары дәрәҗәсе.

Укытучы. Шигырьдәге кеше рухының авыр фаҗигасен безгә кабатлану алымы  ачып бирде.

24) Моннан безгә нәрсә аңлашыла?

 -- Лирик герой озак еллар дәвамында хәсрәт эчендә яшәгән. Хәсрәт аның гадәти яшәү рәвешенә әверелгән. Герой бу халәтенә, билгеле, күнмәгән. Ул түзгән. Күлмәк җиңен ертып булса да йөрәгенең авыртуын баскан. Ләкин чиксез хәсрәте өстенә тагын бер авыр хәсрәт өстәлгән. Һәм күңелен мөлдерәмә тутырган хис ташып чыккан. Лирик герой бердәнбер терәген, иң якын кешесен югалткан.

25) Кайгы хисенең иң югары ноктасын кайсы юллардан күрәсез?

 -- Вулканнарга керер идем,

    Шундадыр ул ... дисәләр.

 -- Лирик герой үзен юату өчен ярдәм сорарга мәҗбүр була.

26) Янып торган яшь гомерен ачлы-туклы килеш Тайга бозлык –сазлыкларында уздырган кешегә нәрсә кирәк соң?

  -- Җылылык, күңел җылылыгы, дуслар җылылыгы кирәк.

  -- Җылы сүз әйтеп, кайгысын уртаклашучы, “ җылы куллы”, миһербанлы, шәфкатьле кеше ярдәме кирәк аңа.

Җылы куллы кешеләр беренче чиратта кемнәр алар?

-- Туганнар, дуслар.

-- Бу теманың актуальлеге нәрсәдә күренә? Җылы куллы кешеләр бүгенге көндә дә кирәкме?

-- Укучылар, бүгенге көндә дә шәфкатьле, миһербанлы, җылы куллы кешеләр ярдәмен көтүчеләр бик күп.Шуңа күрә, тирә ягыбыздагы кешеләргә игътибарлы булырга кирәк.

Шагыйрь Х. Туфанның иҗаты турында сөйләшкәч, аның басылып чыккан китапларын карап китмәсәк дәресебез тулы булмас. (слайдларда күрсәтелә).

1966 елда Х.Туфанга иң югары бүләк-Г.Тукай исемендәге премия бирелә.

Х.Туфанны халык онытмый. Аның туган авылында музей ачылган. Безнең шәһәребездә  Х.Туфан проспекты бар.

3.Алган белемнәрне тикшерү.

Тест биремнәре өләшенә.

Тикшерелеп билгеләр куела.

4.Өй эше бирү.

Текстлар өләшенә.

5.Йомгаклау .

-Әйдәгез , хәзер дәресебезгә йомгак ясыйк. Бүгенге дәрестә Х.Туфан иҗаты, тормышы турында нәрсәләр белдек?

- Шагыйрьнең тормышы,тоткынлы еллары иҗаты турында яңа мәгълүматлар белдек.

-“Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ ясап, Х.Туфанның фаҗигале язмышын күз алдына китереп тетрәнү кичердек.

-Х.Туфан бик катлаулы тормыш юлы үткән. Шулай да ул шигырьләрен иҗат итүдән туктамаган.

-Мин укучылар сезнең белән килешәм. Ә инде шагыйрьнең үзе турында күп сөйләп булыр иде. Иреккә чыгарылгач та Х.Туфан бик зур дәрт белән иҗат итә, яңадан -яңа әсәрләр яза. Халык алдында чыгышлар ясый. Аның иҗаты бездә Туган җирне ярату, матурлыкны күрә белү, тугрылык, гаделлек хисләре тәрбияли. Татар халкының талантлы шагыйре Хәсән Туфан иҗаты алдында баш иябез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Х.Туфан "Кайсыгызның кулы җылы"

Х.Туфан "Кайсыгызның кулы җылы" шигыренә анализ...

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

9 нчы сыйныф (татар төркеме) әдәбияттән Хәсән Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Кайсыгызның кулы җылы? Хәсән Туфан шигыре.

шигырьнең идея    эчтәлеген  автор тормышы белән бәйләп ачыклау;Х.Туфан иҗатына , туган телебезгә ихтирам тәрбияләүне дәвам итү;күзаллауны һәм фикерләү сәләтен үстерүгә йогынты яса...

Хәсән Туфан. “Кайсыгызның кулы жылы?” шигыре. 9 класс

Бу дәрестә  укучыларның логик фикерләве, үз фикерләрен әйтә белүләре, сөйләм телен үстерүенә өстенлек бирелә....

Х. Туфан "Кайсыгызнын кулы жылы" шигыренә анализ

Дәрес планы Х. Туфан Кайсыгызнын кулы жылы шигыренә анализ...