Кайсыгызның кулы җылы? Хәсән Туфан шигыре.
план-конспект урока (9 класс) на тему

Шарифуллина Энджекай Юнусовна

шигырьнең идея    эчтәлеген  автор тормышы белән бәйләп ачыклау;

Х.Туфан иҗатына , туган телебезгә ихтирам тәрбияләүне дәвам итү;

күзаллауны һәм фикерләү сәләтен үстерүгә йогынты ясау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kaysygyznyn_kuly_zhyly.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА: Кайсыгызның кулы җылы? 

                                 Хәсән Туфан шигыре.

МАКСАТ:   шигырьнең идея    эчтәлеген  автор тормышы белән бәйләп ачыклау;

Х.Туфан иҗатына , туган телебезгә ихтирам тәрбияләүне дәвам итү;

күзаллауны һәм фикерләү сәләтен үстерүгә йогынты ясау.

МАТЕРИАЛ: дәреслек,

                  С.Исмагыйлова. Мәктәптә әдәби әсәргә анализ ясау алымнары,

                  “Ак чәчәк атар    идем” (истәлекләр),

                  вакытлы матбугат мәкаләләре.

ҖИҺАЗЛАУ: язучы портреты,

                   китап күргәзмәсе,

                   һәр шигырьгә музыкаль өзек- С.Сәйдәшев, Ф.Яруллин көйләре,

                   “Ялгыз көтүче” әсәре, тест сораулары.

ДӘРЕС БАРЫШЫ.

                   Укытучы сүзе.

Хәсән Туфанның “Агыла да болыт агыла” шигырен  музыка астында  укытучы укый.

Шигырь күкләрдән иңә дисәк тә, менә мондыйлары, юк, һич юк, күкләр катыннан яумый, андый шигырьләр, хисләрең аяк астына салып тапталганда, рухың кыйналганда, кыерсытылганда, адәм баласының ачы җан авазы булып дөньяга туа.

Үткән дәрестә Х.Туфанның тормыш юлын өйрәнә башлаган идек. Бүген “Кайсыгызның кулы җылы” шигыре белән танышырбыз. Ә хәзер тест сорауларына җавап бирәбез, дөрес җавапны тулыландырып сөйлибез.

Тестлар белән эш.

 Х.Туфанның иҗаты һәм тормыш юлы буенча тест сораулары.

  1. Х.Туфан кайда туган?

А) Казанда.

Б) Аксубай районының Яңа Кармәт авылында.

В) Аксубай районының Иске Кармәт авылында.

               

  1. Бала чактагы фамилиясе.

А)Туфанов

Б) Гөлзизин

В) Кусинов

  1. Аның әтисе кем була?

А) ярым эшче, ярым крестьян

Б) крестьян

В) эшче

  1. Дөньяның, табигатьнең матурлыгын күрергә иң элек кем өйрәтә?

А) апасы

Б) әнисе

В) беркем дә өйрәтми

               

  1. Ул кайчан читкә китә?

А)1914 елда

Б) 1918 елда

В) 1920 елда

  1. Атаклы мәдрәсәдә укый.

А) “Галия” мәдрәсәсе

Б) “Иң-Бубый” мәдрәсәсе

В) “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе

  1. Әдәбият укытучысының исеме?

А) Шәехзадә Бабич

Б) Г.Ибраһимов

В) Сәгыйть Рәмиев

  1. Урал һәм Себер мәктәпләрендә балалар укыта.

А) 1918 –1924 еллар

Б) 1930 – 1936 еллар

В) 1936 – 1942 еллар.

         

  1. Кулга алалар

А) 1940 елны

В) 1950 елны

В) 1960 елны

  1. Төрмәдә, сөргендә иҗат итәме?

А) язмый

Б) аз яза

В) бик күп яза

  1. Беренче басылган поэмасы.

А) “Урал эскизлары” (1926)

Б) “Ике чор арасында” (1924)

В) “Бибиевлар” (1927)

  1. Кайчан вафат була?

А) 1970 елны

Б) 1980 елны

В) 1981 елны

              13. Аның шигырьләрен санап чыгыгыз.

-Х.Туфанга багышлап бик күп кенә вакытлы матбугат битләрендә материаллар басылды. Сез дә танышып бардыгыз ул истәлекләр белән. Өйдә шуларны барлап килергә иде. Ул нинди кеше булган, аңа хас сыйфатларны искә төшереп китик . “Мәдәни җомга”, “Таһир Зөһрә”, “Ватаным Татарстан” газета битләреннән өзекләр уку, нәтиҗә ясау.

  • Х.Туфанга багышланган, аның иҗаты буенча китап күргәзмәсе белән таныштыру.
  • сүзлек эше.

     “Кайсыгызның кулы җылы” шигырен укытучы укый..

  • Укучылар эчтән генә шигырьне укыйлар.
  • 1 укучы кычкырып укый.

СОРАУ ҺӘМ БИРЕМНӘРНЕ ҮТӘҮ.

  1. Шигырьдә вакыйгалар өстенлек итәме, әллә кичерешләрме? (Лирик геройның кичерешләре сурәтләнә.Лирик герой бик озак еллар авырлыклар күргән, сагышлы кеше.

  1. Шигырьне укыгач, нинди хисләр уянды?(сагышлы, моңлы хисләр)

  1. Лирик герой белән автиорның үз язмышында уртаклык бармы?(Әйе, лирик герой- бу урында үзе, )Автор күңелендә авыр хатирәләр саклана.

  1. Бу яшь Хәсән шигыреме, әллә моңлы Туфан язганмы? (Бу шигырьдә моңлы Туфанның  тойгы-кичерешләренең тирәнлеге күрсәтелә.)

-   Дөнья мине үзгәртте, Шундый ук сүзләр юкмы? (... бирде кирәкне). Нигә шулай әйтә автор? (16 ел буе бик күп авырлыклар күрә. Эшеннән куып чыгаралар. Шигырьләрен бастырмыйлар. Кулга алып төрмәгә утырталар. Рецидивистлар белән бер камерада  була. Бертуктаусыз сорау алу, йоклатмыйча интектерәләр. Корыч кою заводы. Язарга мөмкинлек юк. Язганын ипи сухариеына тыгып ябыштырып куя. Төнлә ике кат лупалы күзлек киеп папирус кәгазенә яза. Урман кисәргә озаталар. Шешенә, авырый.)

-    Еламаска өйрәтте. Ник, ир-та та елый мени? Еламый башлаган, әллә хәсрәте беткәнме? (16 ел буе хәсрәтләнгән кеше, көндә сагыш, хәсрәт. Елый-елый күз яше беткән, менә шуңа борчыла герой. Сагышы нәрсәгә әйләнгән? Хәсрәткә.)

-    Күлмәк җиңен ертасымы? Ник ерта?
(Бүтән бит бернәрсәсе дә юк шагыйрьнең).

    -    Сугышлардан замана...                     (музыка   астында укытучы сөйли)

Сугыш. Халыкка бәхетсезлек, газап алып килде. Баланы да, олыны да аямады. Сугыш меңнәрчә балага ятимлек алып килде. Күпме гаилә, авыл, шәһәрләр җимерелде.Газаплардан чәчләре чаларды, йөрәк җәрәхәтләнде. Туган җирен, илен сакларга Татарстаннан 560 мең кеше күтәрелде. Ә герой далада нигә?(Төрмәдә утырганда берничә мәртәбә гариза яза, әмма аны кире кагалар. Әйе, хәтта сугышка, илен сакларга барырга да мәхрүм иткәннәр кешене)

-  Кайт дип хатлар килделәр. Хатлар кемнәрдән? Хатыныннан.

 Хатлардан өзек укыйм. (музыка астында)

Кайттым......Алкалары – кабере. Алка  нәрсә билгесе? (матурлык, дөрләп торган яшәү дәртен күрсәтүче билге. Хатын- кыз кайчан кия? Матур булып күренергә, алка ул электән бизәнү әйбере булган.

   Кабер- салкынлык. Капма-каршы куела ,матурлык – кабер эчендә. Геройның тирән хәсрәтен күрсәтү. Матурлык үлде – кульминация.

Йөрәк яна – йөрәк яралы.

-  Ул исән дисәләр, вулканнарга керер идем. Нигә өзгәләнә герой? Аны бер күрер өчен вулканга керергә нәрсә этәрә? (хатыны турында искә төшерү. Чәчләрен кисеп посылкалар җибәрә, канын сатып ашамлыклар җибәрә, реч. портта капчыклар ташый, эшеннән куып чыгаралар, квартирасын алалар, улы үлә.)

Риваятьләрдә, әкиятләрдә сөйләнмәгән хәл – канын-җанын биреп – сөйгәнен төрелтә. Луизаның мәхәббәте таулар, урманнар аша үтеп, халкыбызныҗ Х.Туфан дигән бөек шагыйрен милләтебезгә саклап калган. Хатынын күрү өчен вулканга да керергә риза.

-   Кайсыгызның кулы җылы? Ә нәрсә салкын кул белән бәйләп булмыймы? Бу очракта җылы кул нинди мәгънәдә? (Күчерелмә мәгънәдә,ягъни жылы карашлы, иманлы, намуслы, кешелекле кеше генә ярдәм итә ала.)

 -   Х.Туфан кешенең  рухи халәтендәге өзелергә җиткән, ләкин күпме генә тартылса да өзелмәгән киеренкелекне сурәтли. Бу бит Х. Туфанның гына әрнүе түгел, теге еллардагы меңәрләгән сыкрау авазы.

  • Бу шигыре белән нәрсә әйтергә тели? Арабызда тилмерүче кешеләр юкмы? Без бер-беребезгә игътибарлымы без?
  1. Шигырьнең төзелешенә һәм сурәтләү чараларына игътибарны юнәлтәбез.

  -   Шагыйрь строфаларны ничә тезмәдән төзегән?

(1 строфа 6 юл, 2 строфа 5 юл.)

- Әгәр беренче юлларны соңгысы кебек үзгәртсәк? Алдагылары кебек дүртьюллык итеп төзеп буламы? (мәгънәсе үзгәрер иде).

       -   Нинди сурәтләү чаралары таптыгыз, дәфтәрләргә язабыз.

          А) синоним (гел бер сүзне кабатлаудан арынырга ярдәм итә, күренешне ачыграк, нечкәрәк әйтеп бирү максаты белән)

            Дөнья үзгәртте, дөнья бирде кирәкне.                                              

          Б) антоним (каршылыклы халәт – күренешне белдерү өчен)

            Алка – кабер.

          В) метафора (күчерелмә сөйләм геройның халәтен тирәнтен әйтеп бирүгә сәләтле).

             Җылы кул, бәйлисе бар йөрәкне).

          Г) Сүз төшереп калдыру (өзек -өзек сөйләм геройның психологик халәтен аңлата)

          Д) Кабатлау (фикерне көчәйтү өчен)

              Еламаска өйрәтте , бәйлисе бар йөрәкне.

      2 укучы шигырьне сәнгатьле укый .

         Шагыйрьнең тавышын тыңлап китик әле, үзе дә биредә кебек, безне дә ишетәдер кебек хис итик.

         

               Укытучының йомгаклау сүзе.

               Х.Туфан үзенең иҗатында ил эчендәге гыйбрәтле язмышны сурәтли. Лирик геройның  язмышын ил язмышы белән бәйләп күрсәтә. Ничек сынмаган, сыгылмаган Х.Туфан. Ул бу көчне туган туфрагыннан, туган халкыннан, сөйгәненнән алган. Х.Туфан нинди генә хәлләргә очрамасын, бервакыттада ышанычын югалтмый. Аның иҗаты үзенә бер дөнья булып формалашты.

                   

             

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Х.Туфан "Кайсыгызның кулы җылы"

Х.Туфан "Кайсыгызның кулы җылы" шигыренә анализ...

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

9 нчы сыйныф (татар төркеме) әдәбияттән Хәсән Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

9 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен әдәбияттан Х .Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Хәсән Туфан. “Кайсыгызның кулы жылы?” шигыре. 9 класс

Бу дәрестә  укучыларның логик фикерләве, үз фикерләрен әйтә белүләре, сөйләм телен үстерүенә өстенлек бирелә....