Шарифуллина Энджекай Юнусовна

Сайт учителя татарского языка

Светить всегда! Светить везде!

Профессия: учитель татарского языка и татарской литературы

Профессиональные интересы: методика обучения,воспитание

Увлечения: автомобиль,рукоделие,цветоводство

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: п.Юлдуз Чистопольского района

Место работы: МБОУ "Юлдузская СОШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/endzhekay-yunusovna
«Единственное счастье в жизни – это постоянное стремление вперёд…»
Э.Золя

Сайт будет полезен всем коллегам,добро пожаловать!

О себе

Мин күп балалы гаиләдә бишенче бала  булып туганмын.  Мин бик бәхетле. Апаларым да, абыем да,сеңелем дә бар минем. Бу күренеш без үскән вакытта бик гадәти хәл иде. Авыл җирендә Һәр гаиләдә диярлек алты-җиде бала.  Көндезләрен урамга чыксаң,бар тирә-як балаларның чыр-чу тавышыннан гөр килеп тора. Мәктәптә укыганда,укытучыларның һәр өйрәткән әйберләрен йотлыгып тыңлап бара идем.  Рус теле укытучыбыз-Нургаяз абый Гайсинның безне аңлы-белемле итәргә теләп тырышуларын, үзем укуытучы булып эшли башлагач, тирәнрәк төшендем, Математика укытучыбыз Әминә апа  Салахованың аңлатканнарын  өйгә кайтып, курчакларым белән уйный-уйный, шифоньерның(ул такта ролендә иде)  яннарын, артларын акбур белән язып тутыра идем. Биергә, җырларга яратуым әнидән күчкәндер.Ял көннәрендә  тирә-күрше апаларны,әбиләрне җыеп ,йортта концертлар оештыра идек. Әти белән әни алмаш-тилмәш  гармунда уйный,без биибез, җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез. Өч апам да укытучы һөнәрен сайлады,ә мин алардан калышаммы соң? Безнең татар теле укытучыбыз-бүгенге көндә танылган шагыйрә Нәҗибә апа Сафинаның шигъри  күңеле, кызыклы итеп дәресне оештыруы да мине татар теле укытучысы булырга этәргәндер дип уйлыйм. Бүгенге  көндә  укучыларның мең сорау тулы күзләрен күрү, алар белән бергә мәш килеп эшләп йөрү минем өчен чиксез бәхет.  

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Китапка бер кеше дә битараф түгелдер, минемчә. Әдәбиятка мөнәсәбәтем,мәхәббәтем димме, кечкенә чактан ук. Үземне белә башлап, әдәбиятны аңлап укуым “Азат-хатын” (хәзер “Сөембикә”)журналыннан башланды,бугай. Бу журналны ай саен гаиләбез белән көтеп ала идек.Кичләрен җыелып шундагы кызыклы мәкаләләрне уку оештырыла иде.Ниһаять, авылыбызда китапханә ачылды. Китапханәдә  булган, яңа кайткан бер генә китап та безнең игътибардан читтә калмагандыр. Ул китаплар, билгеле, санаулы гына. Шуңа күрә дә без ул китапларны рәттән укып бара идек. Дөньяның без белмәгән бөтен серләре шул китапларда иде. Дөнья күрмәгән, әмма ул дөньяны бик тә күрәсе килгән авыл балалары өчен кулга килеп эләккән теләсә нинди китап олы хәзинәгә тиң булды. Һәр әсәр миңа бик нык тәэсир итә иде. Андагы вакыйгалар, кеше язмышы минем күнелдән айлар буе китми иде.Алар минем күңелемә онытылмаслык булып сеңеп калганнар.Сигезенче сыйныфта укыганда, М.Әмирнең”Саф күңелләр” романын укып чыктым. Бу әсәрне укыгач, минем кичергән хисләремне белсәгез икән?! Әле булса да хәтеремдә, олаучы малайның изгелек эшләргә тырышулыгы аркасында  күкрәк баласының туңып үлүе мине тетрәндерде. Мәскәү сәгать заводының безнең Чистай шәһәренә күчеп дан алганчы, күпме кеше сугыш вакытында  фидакарь хезмәт куйган. Монысы өчен горурландым. Бервакыт  минем кулга Аяз Гыйләҗевның "Зәй энҗеләре" китабы килеп керде. Укый башлагач,туктап булмый гына бит. Дәрес вакытында да парта астыннан качырып кына укып утырам.География дәресендә шуның кадәр онытылып киткәнмен, кычкырып көлеп җибәрүемне сизми дә калдым. Шул көннән башлап андый гадәтне туктаттым. Ә укый башлаган әсәрне туктамыйча укып бетерү гадәте гомерлеккә калды.Нурихан Фәттахның "Сызгыра торган утлар" романын укыгач, Аппак образына сокландым. Әгәр кызым туса, исемен Аппак кушам дип уйлап йөрдем.Соңгы вакытларда Зифа Кадыйрованың китапларын укып,  геройларның тормышында нинди генә михнәтләр күрсә дә, егылмыйча-сыгылмыйча алга омтылуларын күрү,  яшәүгә дәрт өсти. Безнең татар теле укытучыбыз-бүгенге көндә танылган шагыйрә Нәҗибә апа Сафинаның шигырьләрен укып күнелемә тәм алам. 

         Күңелгә бөек Тукайның шигырь юллары килә. Язмамны аның сүзләре белән тәмамлыйсым килә: 
Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса, 
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә, 
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны 
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә; 
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш, 
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш, 
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса 
Хәзер генә сыглып-сыглып елаган яшь, - 
Шул вакытта мин кулыма китап алам, 
Аның изге сәхифәләрен актарам… 

 

 

Мой взгляд на мир

Оптимизм  всегда!

Мои достижения

Вот только небольшая часть моих грамот и дипломов.

-Обмен опытом на курсах профессиональной  переподготовки учителей татарского языка и литературы общеобразовательных школ Республики Татарстан-2011год; 

--Зональный форум «Старт в науку», конкурс  стихотворений собственного сочинения «Минем туган ягым тарихы»-2012год;

-Республиканский конкурс  «Отрывок из спектакля», посвященный 127-летию со дня рождения великого драматурга, артиста, режиссера К.Тинчурина-2014год;

-Республиканский конкурс  "Мин татарча сөйләшәм"-2014год;

-Муниципальный конкурс чтецов,  посвященный творчеству Г.Тукая-2015год;

униципальный фестиваль  «Шенталинские чтения-2015», посвященный Году Во имя Великой Победы и Году литературы, организованный Управлением образования Чистопольского муниципального района-2015год;

-Республиканский конкурс  «Мин татарча сөйләшәм"-2015год;

-Республиканский конкурс «Татарча   хатасыз »-2015год

 

Моё портфолио

Школа - это самая удивительная страна, где каждый день не похож на предыдущий, где каждый миг – это поиск чего-то нового, интересного, где нет времени скучать, ссориться и тратить время на пустое, где каждый ученик – это строитель будущего, а значит все жители этой страны в ответе за судьбу нашей Родины. Где всё время надо торопиться, торопиться успеть, стараться стать интересным для окружающих тебя людей, оставаться интересным всегда, дарить окружающим свою энергию, знания, умения, торопиться узнать новое, торопиться не опоздать. В этой стране живут только самые стойкие, самые терпеливые, самые мужественные, самые искренние, самые ответственные, самые добрые, самые интересные и самые удивительные люди. И называют их учителями. Да, для меня «учитель» – не профессия, не общественное положение, не хобби, не работа. Для меня  быть учителем – это и значит жить! Я очень хочу научить своих воспитанников счастью человеческого общения, взаимопониманию, счастью творчества, созидательного труда, чтобы проявились индивидуальность, неповторимость, личность каждого из них. В моём понимании, учитель - человек постоянно находящийся в поиске, выявляющий проблемы, ставящий цели, достигающий результата. Когда всё время кажется, что что-то можно изменить, улучшить. И снова поиски, переживания, бессонные ночи.

Предлагаю свои наработки по предмету своим коллегам,буду рада помочь!

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: