“Тукай һәм туган тел”
план-конспект на тему

Шарифуллина Энджекай Юнусовна

(Шагыйрьнең туган көненә багышлап авыл халкы, ата-аналар белән үткәрелгән әдәби-музыкаль шигърият бәйрәме).

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay_hm_tugan_tel.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

“Тукай һәм туган тел”

(Шагыйрьнең туган көненә багышлап авыл халкы, ата-аналар белән үткәрелгән әдәби-музыкаль шигърият бәйрәме).

Көй астында ике алып баручы чыга.

1АБ: Апрель булып җиргә шатлык килә,

        Яз уяна һәрбер күңелдә

         Күзен ача агач бөреләре

         Чәчәкләргә илем күмелә.

         

Апрель булып җиргә Тукай килә

Мәңгелек яз җиргә китерә,

Шул язларны йөрәкләргә салып

Киләчәккә безгә илтергә

                   (Р.Вәлиев.”Мәңгелек яз”).

        2 АБ. Поэта жизнь, короткая такая

                 Была –как солнца вплеск, была-великий труд

                 Недаром день рождения Тукая

                 Народным праздником зовут.

1 АБ. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, балалар! Бүген без сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен искә алу тантанасына җыелдык. Бу бәйрәмне шигърият белән генә чикләмичә, аңа киң мәйдан бирү сорала һәм без бу көнне “Туган тел” бәйрәме итеп үткәрүне мәслихәт күрәбез.

2 АБ. 111 лет со дня рождения Тукая- это несколько поколений людей кто в сердце своем, в своей душе хранит строки любимого поэта.

Пусть блещут в сердце и радость и грусть-

Блещут в сердце надежда и свет

Это нам посвятил он свой путь,

Для народа рожден был поэт.

1 АБ.Котлы булсын, ил рухланып

Бәйрәм иткән Тукай көне

Күңелләрне дәртләндергән

Туган телнең, шигъриятнең туган көне.

Хәзер сезнең каршыгызда иң нәни дусларыбыз чыгыш ясый.

(балалар бакчасы).

1АБ.

И.туган җир!

Күпме гизсәм дә мин

Чит җирләрне, ятлар төбәген,

Күңел кыйблам минем- туган туфрак,

“Иделем” дип тибә йөрәгем.

Гүзәл Гафурова башкаруында “Туган авыл” җырын тыңларсыз.

2АБ.

Күбәләкләр оча гөлгә куна

Ямьле язны алар сагынган

Кояш нурларында уйнаклыйлар

Бәйрәм җиле ахры кагылган.

Сәхнәдә бәйрәмнең күбәләкләре- 1 сыйныф укучылары Гадеева Гөлнара белән Галиева Альбина “Бала белән күбәләк” шигырен укыйлар.

АБ.

Үксез тормыш читкә типкән чакта,

Иркәләде сине киң Кырлай,

Моңлы Кырлай урманнары ничек,

Шигъриятең синең шулай бай.

Җыр кешенең эчке дөньясын, аның хис һәм кичерешләрен чагылдыра. Г.Тукай “Җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле” җырларга , халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу бер төрле сихри көзгедер, дип югары бәя биргән.

Курайда – Рәмзил Хисмәтуллин.

АБ.

Г Тукай үзенең әсәрләре аша балаларны хезмәтне, табигатьне , хайваннарны яратырга өнди. Шулай итеп, ул укучыда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә тырыша.

“Фатыйма һәм Сандугач” шигырен Г.Гүзәл һәм Җ.Гөлфинә укый.

АБ.

Газиз телем гасыр диңгезләрен

Кичә-кичә килгән ерактан.

Шушы телдә, бәхет теләп илгә,

Җырларымны илгә яңгыратам.

2-3 сыйныф укучылары башкаруында “Туган телдә җырыбыз” җырын ишетерсез.

АБ.

Җыр сузалар Тукай бүлмәсендә,

Моңлы сазны бердәм чиртәләр.

Ачык тәрәзәдән агыла көй-

Канатлы җыр белми киртәләр.

Элҗмира Шәрифуллина “Милли моңнар” шигырен укый.

АБ.

Нигә бу шундый көнемдер:

Җырлыйсы килә бүген.

Җырлыйсы килә дә түгел,

Тыңлыйсы килә бүген.

Тын гына, акрын гына бер

Тукайны тыңлар идем,-

Минем дә бераз моңым бар,-

Кушылып җырлар идем.

Укытучы Альмира Шәрифуллина башкаруында “Авылым күгәрчене” җырын тыңларсыз.

АБ.

Шагыйрьнең балачагы ятимлектә үтә. Шуңа күрә ул балаларны матур, мул тормышта яшәүләрен күрергә тели.

2 сыйныф укучылары “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигырен сәхнәләштерәләр.

АБ.

“Пар ат”ында “Туган тел”ен сөйләп,

Тукай килә еллар аркылы,

Олы җырлар өчен киртәләр юк,

Кабер ала алмый акылны.

Курку салып йөри бүреләргә

“Кәҗә белән Сарык” сәхрәдә,

Былтыр кыскач акылланды инде-

“Шүрәлесе” уйный сәхнәдә.

Язлар киләмени ташкыннарсыз,

Язлар буламени тургайсыз,

Мөлдерәмә безнең лирикабыз,

Яшәгән юк безнең Тукайсыз.

6 сыйныф укучылары “Су анасы” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтәләр.

АБ.

Апрель, апрель – бөек шагыйрь,

Шигырь синең һәр сулышың.

Гөрләвекләр белән җиргә

Шигьрият һәм җыр юллыйсың.

Аңлашыла синең иҗат

Дөньядагы һәр нәрсәгә.

Мәңгегә үз итәр өчен

Ишетү җитә бер мәртәбә.

“Яздан аерып булмый Тукайны”. Равил Фәйзуллин шигыре. Укый Гөлназ Хәкимова.

АБ.

Гөл тамыры җирдә булса,

Җырда була халык җаны.

Син бит аның өзгәләнеп

Упкыннардан калыкканы.

Илсезләргә ил булдың син,

Телсезләрнең теле булдың,

Илдә гөлләр беткән чакта

Йөрәкләрнең гөле булдың.

Шушындадыр бу дөньяның

Бәрәкәтләр ятар җире:

Уятадыр, уйлатадыр,

Юатадыр татар җыры...

Җырлый Гөлсинә Җамалетдинова “Карауҗа авлы көе”.

АБ.

Чал Иделдә бозлар ташкан чакта

Килгән чакта җиргә җылы май,

Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез,

Яшәтәбез сине яшь Тукай.

6 Б сыйныф уккучылары үзләре яратып өйрәнгән шигырьләрен укыйлар.

(“Эшкә өндәү”-Г.Гафурова, “Бәхетле бала” –Х.Рәмзил, “Кыйтча” Җ.Гөлфинә.)

АБ.   “Мин кечкенәдән үк җырчы идем,- ди Тукай,-кайда гына ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем...”

3 сыйныф укучылары башкаруында “Без биибез” җырын ишетерсез.

АБ.

Халкым күңеленә ак нур сиптең,

Кара төндә булдың якты ай,

Шаулы язның сүнмәс тургаедай,

Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!

8 сыйныф кызлары әзерләгән бию тәкъдим итәбез. Җырлый Әлфинә Шәрифуллина “Җиләкле җәйләр”.

АБ.

Иң матур җир кайда дисез?

Билгеле Кырлай җире

Барча әкият геройлары

Кырлайда Туган инде.

Ишетәсезме тояк тавышлары

Кәҗә белән сарык атлавы

Су анасы, шүрәлеләр

Безгә бәйрәмгә киләләр.

3 сыйныф укучылары башкаруында әкиятләрне сәхнәләштерү.

АБ.

Урам ташларыннан эзләмәгез

Тукай баскан утлы эзләрне

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез

Йөрәкләрдә Тукай сүзләре.

“Тукай тавышын эзләгәндә” Ш.Әлфинә чыгыш ясый.

“Аккошлар” җырын Ш.Элмира башкара.

АБ.

Төп нигезем минем, Татарстан,

Синең язмыш 0-безнең гомерләр.

Төп нигезем, аерма син мине

Әткәм-әнкәм биргән телемнән.

6 Б сыйныф укучылары “Татарстан” җырын башкара.

АБ.

Һәр тарафтан Тукай җырын тоям

Сукмагымда Тукай эзләрен

Күңелемдә балкый маяк булып

Тукай моңы, Тукай сүзләре.

Халык моңы – синең моңың булды

Халык күңеле – синең күңелең

Ил гомере, халык гомере кебек

Озын булыр шагыйрь гомерең.

Шагыйрь халык иҗатына, халык теленә- туган телгә тирән мәхәббәт белән карады һәм аның бөеклегенә дан җырлады. Шуңа күрә аны халкым үз җырчысы, үз шагыйре итеп кабул итте.

“туган тел” җыры белән кичәне тәмамлыйбыз.

Киң сахрада бүген җыр сузалар,

Көйгә салып Тукай сүзләрен.

Халкым саклый тирән мәхәббәтен,

Йөрәгендә саклый сүзләрен.

                             

                                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Туган телем- Тукай теле

Башлангыч сыйныф укучылары очен КВН...

Тукай һәм туган тел (агитбригада чыгышы)

Бу материалны Халыкара туган телләр көненә  багышланган бәйрәмдә кулланырга мөмкин....

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

"Тукай абый туган көн."-укучы иҗаты.

Стихотворение,сочиненное ученицей 3 го класса Зияутдиновой Адели....