Тукай һәм туган тел (агитбригада чыгышы)
методическая разработка на тему

Бу материалны Халыкара туган телләр көненә  багышланган бәйрәмдә кулланырга мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_hm_tugan_tel_agitbrigada_chygyshy.docx23.86 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай  һәм  туган  тел

(агитбригада  чыгышы)

Укучыларда Татарстан флагы сурәтләнгән  эмблема.

1 укучы.

Бер горурлык хисе яна миндә,
Эчтән бәреп яна битләрдә.
Сөйләр идем аны дөньядагы
Барлык-барлык парламентларда.

Карындыклы иде тәрәзәсе,
Яба, яга иде саламын.
Хәзер аңа дөнья базарында
Зур дәүләтләр бирә сәламен.

2 укучы.

1990 нчы ел.30 нчы август.

Татарстан Республикасының суверенлыгы турында  Декларациягә кул куелды. Татарстан Республикасында татар һәм рус телләре  тигез  хокуклы дәүләт телләре,  дип игълан ителде.

 

3 укучы.

 Заман миңа :”Югарыга мен!” – дип

 Ике канат биреп үстерде.

Канатымның берсе татар теле

Икенчесе – бөек рус теле.

4 укучы.

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар Туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

(әкрен генә “Туган тел”  көе яңгырый)

5 укучы.

 Ишеттем мин читтә “Туган телне”

Халкым, нинди моңлы көең бар.

Тукаемны йотылып тыңлаганда

Тамагымда кайнар төер бар.

Кем ничектер, әмма мин бу җырны

Тыңлыйм гына тыңлыйм туялмыйм.

Әсәрләнәм сабый бала кебек,

Ир  булсам да яшем тыялмыйм

6 укучы.

 Телсез идек, Тукай безне телле итте.

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.

Күгебезгә балкып торган йолдыз булып

Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

 7 укучы.

Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт —
иле өчен, халкы өчен
яшәгәндә җан атып;

замананың авырлыгын
җилкәсенә алганда;
олы данга ирешеп тә,
кече булып калганда.

8 укучы.

1999 нчы елда ЮНЕСКО  тарафыннан 21 нче февраль Халыкара туган телләр көне дип игълан ителде. “Халыкара туган телләр көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә. Һәркайсы табигый мирас булып тора...”- ди  ЮНЕСКОның  генераль директоры.

9 укучы.

Туган тел ул була бер генә,

Туган телнең кадерен бел генә.

( шарлар,чәчәкләр тоткан башлангыч сыйныф  укучылары чыга)

10 укучы.

Рәхмәт сиңа, җылы кояш,

 Якты нурлар сибәсең.

 11 укучы.

Рәхмәт сиңа ,кара туфрак,

Безгә байлык бирәсең.

12 укучы.

Рәхмәт сезгә, әти-әни,

Иркәлисз,сөясез

13 укучы.

 Рәхмәт сезгә,туган телдә

Улым-кызым, диясез

14. «Балам!» - диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

«Әнием!» - дип әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

15 укучы.

Рәхмәт сезгә, укытучым,

Өйрәтәсез туган телнең

Матурлыгын тоярга.

Өйрәтәсез саф татарча

Дөрес  итеп сөйләргә.

(“Туган телем”  җыры башкарыла)

16 укучы.

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул – минем туган илем!

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул-минем татар телем.

17 укучы.

 Һавада-кояш, җирдә туган тел

Булмаса әгәр- зураймас идек.

18 укучы:

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

«Туган ил» дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

19 укучы.

Иң  изге  хисләремне мин

Туган телдә  аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

20 укучы.

Халкым теле миңа – хаклык теле.

Аннан башка минем телем юк.

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

21 укучы.

Күзләремне ачты минем,

  Иркәләде үз телем.

  Үз телем яктыртты юлны,

  Үз телем бирде белем.

22 укучы.

И минем җандай кадерлем,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм

23 укучы.

 Оран салмыйм, кычкырмыйм мин,

Масаймыйм мин синең белән.

...Киләчәккә барасың син

Туган тел минем белән!

24 укучы.

Без татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

25 укучы.

Без татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья, бар халык.

26 укучы:

Без татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

27 укучы.Без татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән берләшеп.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Тукай ижаты буенча чыгыш

"Тукай укулы" очен эзерлэнгэн чыгыш...

“Тукай һәм туган тел”

(Шагыйрьнең туган көненә багышлап авыл халкы, ата-аналар белән үткәрелгән әдәби-музыкаль шигърият бәйрәме)....

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

"Тукай абый туган көн."-укучы иҗаты.

Стихотворение,сочиненное ученицей 3 го класса Зияутдиновой Адели....