Тукай ижаты буенча чыгыш
методическая разработка по теме

"Тукай укулы" очен эзерлэнгэн чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay_izhaty_buencha_chygysh.doc59 КБ

Предварительный просмотр:

Зәй районы Түбән Биш бюджет муниципаль белеем мәктәбенең татар теле укытучысы Шигабутдинова Гөлнара Риф кызының «Тукай укуларына» әзерләгән чыгышы.

Телене үстерүдә Тукай әсәрләренең роле.

Тукай… Йөз меңнəрчə кешелəр зур горурлык һəм илаһи мəхəббəт белəн телгə алалар бу исемне. Халкыбызның  йөзен, рухи асылын чагылдыручы мактанычлы улларыннан берсе Габдулла Тукай еллар үткəн саен биеккəрəк күтəрелə бара, татар галəмендə халыкка хезмəт итү ягыннан аңарчы тиңдəше булмаган маяк булып балкый. Татар əдəбияты үсешенə Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткəн башка калəм иясен табуы кыен. Алай гына түгел, ул тугандаш төрки һəм Идел-Урал буйларындагы мари, удмурт, чуваш сүз сəнгатьлəренең чəчəк атуына да зур йогынты ясады. Дөресен əйткəндə, Габдулла Тукай элеккеге зур илдəге барлык халыклар өчен дə ят булмады, киресенчə, аның əсəрлəре тəрҗемə ителмəгəн, чын мəгънəсендə югары сəнгатьчə шигырьлəре яңгырамаган теллəрне табуы кыендыр. Г.Тукай татар халкын илебездə һəм дөнья күлəмендə танытуда илче хезмəтен үтəде дисəк тə, ялган булмас. Зур исəптəн караганда, Г.Тукай шагыйрь генə түгел, бəлки халкыбызның теле дə, рухы да, язмышы да. Ул чын мəгънəсендə татар халкының үз улы.Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшəү көче бөркеп, туң катлауларны эретеп, күңеллəрне җылытып торучы мəңгелек кояш кебек үзенə бер илаһи көчкə ия. Әдəбият күгендə нибары җиде-сигез ел ялтырап, үз йолдызлыгын-шигъри мəктəбен булдырган остазның мирасы бай һəм күптармаклы.

Республикабызның беренче президенты Минтимер Шəрип улы Шəймиев : «Без егерменче гасырда Тукай белəн яшəдек, егерме беренче гасырда да аның белəн булырбыз. Тукай мирасы яшəгəндə, миллəтебез дə яшəр!»-диде. Әйе, аның əсəрлəре буыннан – буынга яшəп килə. Бүген дə без мəктəплəрдə аның үлемсез шигырьлəрен, əкият-поэмаларын үтəбез, тирəн уйларга салган көйлəрен, җырларын тыңлыйбыз. Белгəнебезчə, халык җырлары, көйлəре бөек шагыйребез тормышында гаять зур урын тоткан. Тукай кечкенəдəн үк үзе ишеткəн, тыңлаган җырларны, бəетлəрне җыеп, дəфтəренə язып барган. Вафатына күп еллар узгач, Г.Тукайның кулъязмалары табыла, анда 28 халык җыры теркəлгəне ачыклана. «Әллүки», «Тəфтилəү», «Туган тел» кебек җырлары шулкадəр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткəне сизелми дə. «Туган тел» җыры исə соңгы елларда аеруча еш яңгырый.  Тукайның  менə шул күпкырлы талантын искə алып, балаларга аны татар əдəбиятының иң якты йолдызларының берсе буларак таныту омтылышы белəн яшибез.

Халкыбыз тудырган əкиятлəргə нигезлəнеп яңа шигъри əкиятлəр иҗат итүнең матур үрнəклəрен дə безгə Г. Тукай бирде. «Су анасы», «Шүрəле», «Кəҗə белəн сарык» əкиятлəрен  кемнəр генə белми? «Печəн базары, яхуд Яңа Кисекбаш» сатирик поэмасында да əкият алымнары отышлы кулланылган. Бу шигъри əкиятлəр укучыларга əхлак тəрбиясе бирə. Аллаһы Тəгалəгə, ата-анага, туган тел һəм əдəбиятка, миллəткə мəхəббəт уята, дөнья һəм табигать турында мəгълүматлар бирə. Гомумəн, тематик яктан бəялəгəндə Тукайның балалар өчен язган əкиятлəре, шигырьлəре гаять төрле һəм үзенчəлекле. Бүгенге көндə балаларны тəрбиялəүдə игътибар үзəгендə торырга тиешле татар миллəтен, телен, туган җирен, аның гореф-гадəтлəрен, əдəбиятын яратуы турындагылары аеруча əһəмиятле. Шигырьлəрендə ул пейзажга еш мөрəҗəгать итə, əйберлəрне җанландыру, сынландыру, хайваннарны кешелəргə хас аерым билгелəр белəн сурəтлəү алымын куллана. Бу аеруча йорт хайваннары һəм кош-кортларны бирүдə күзгə ташлана. «Кызыклы шəкерт», «Бала белəн күбəлəк» һ.б. шигырьлəре шундыйлардан. Габдулла Тукай – балаларның үз шагыйре, ул аларча сөйлəшə, алар дөньясында яши. Шагыйрь дөньяны нəнилəр күзе белəн күрə белə.Әлбəттə аның мондый табигатьне, кешелəрне яратып иҗат итүендə Кырлайның роле зур булгандыр. Шагыйрь иҗатындагы күп кенә фактлар Кырлай чорын  аерып карарга, хәтта аны беренче чор итеп санарга мөмкинлек бирәләр. Чыннан да, Тукайның балалык елларын аеруча бизәгән hәм аның күңелендә беренче мәртәбә балаларча шатлык тойгыларын дөрләтеп җибәргән урын – Кырлай. Биредә Тукайда Сәгъди хуҗалыгындагы мәшәкатьләрне hәм шатлык-кайгыларны уртаклашу тойгысы уянган. Кырлайда Тукай укырга йөри башлый. Шулай итеп, аның күңелендә тагын бер күзәнәк – белем күзәнәге ачыла. Ниhаять, Кырлай мохите Тукай шигъриятендә күп кенә мотив hәм темалар өчен чыганак булып тора. «Шүрәле» әкияте үзе генә дә Кырлай истәлегең гүзәл бер шигъри hәйкәле итеп санала. «Пар ат» яки «Туган җиремә»  кебек шигырьләрендә дә шагыйрьнең туган якларына hәм халкына кайнар мәхәббәте шул ук Кырлай истәлекләре белән сугарылган. Тукайның әдәби теләкләре hәм хөр фикерләре уяна баруга йогынты ясаган факторларның тагын берсе – рус әдәбияты. Тукай төрек романнарын, Лермонтов hәм Пушкин әсәрләрен бик яратып укый. Аның хәтта Крылов мәсәлләрен чәчмә белән тәрҗемә итеп Камил Мотыйгыйга бастырырга тәкъдим иткәнлеге дә билгеле.

 Рус шагыйре А.С.Пушкин иҗаты белән Тукай Җаек (Уральск) каласындагы мәдрәсә каршында ачылган рус сыйныфында Әхмәтша учительдән дәресләр алганда таныша. Ул аңа багышлап «Пушкинə» исемле шигырен яза. «Пушкинә» (1906) - бөек рус шагыйре А.С.Пушкин образын һәм аның шигъриятен идеаллаштырган, башлангыч иҗат чорына караган романтик шигырь. Шигырьдә ул Пушкинны Нәзыйрсез (тиңдәшсез) шагыйрь дип атый.Аның шәхесенә һәм шигъриятенә ихтирамын һәм мәхәббәтен белдергәндә Шәрык романтик поэзиясе өчен хас «гөлзар» (чәчәклек), «гандәлибан» («сандугачлар») кебек традицион чагыштыру, метафора, символ, гиперболаларга мөрәҗәгать итә, ә аларның каиберләрен яңа мәгънәви төсмерләр белән баета. Мәсәлән, озак гасырлар дәвамында башлыча патшаларның, идарәчеләрнең көч-куәтен тасвирлауда кулланылган «шәме» (кояш) образын Тукай исә Пушкин шигъриятенең бөеклеген, матурлыгын күрсәтү максатларында файдалана, аны җир йөзенә нур сибүче кояшка тиңли («шигърең мисале шәмсе рәхшандыр»). Татар шагыйре күзаллавынча, Пушкин шигърияте аһәңнәреннән агач, ташлар да җанлана, үз-үзен белештермичә бии («сәнең әшгаренә, бәнчә, агач, даш билә рәкъсандыр»). Гүзәл шигърият, музыкаль авазлар тәэсирендә табигатьнең дә экстаз халәтенә җиткерелүе, сынландырылып бирелүе. Шәрык әдәбиятларында еш кулланыла торган традицион алым.

Бакча, чәчәклек, былбыллар, төрле-төрле яктылык сурәтләре ярдәмендә Тукай романтикларча Пушкин поэзиясенең матурлык эстетикасы үрнәге («рәүнәкъ-гүзәллек, нур чәчү») икәнлеген күрсәтергә тырыша. Шуңа күрә дә лирик герой, Пушкинның шигърият бакчасында йөреп, гизеп һәм кош кебек очып, күңелен камиллеккә илтүче нурлар белән яктырта («кәлүр рәүнәкъ колүбә сүзләрендин, җанә еайкалләр»). Пушкинның башка бер мәдәният, башка бер дин, үзгә карашлар вәкиле булу Тукайны әллә ни борчымый («Бәнем шәэнемме тәфтиш мәзһәбеңне, дине мәнсубең?»). Аны иң элек рус шагыйренең сәнгатьчә фикерләүдәге осталыгы, кояштай илаһи гүзәллек тудыручы булуы җәлеп итә. Ә бу матурлык исә Пушкинга, Коръән тәгълиматындагыча, илаһият булышлыгы белән иңдерелгән («әшгар аңа Мәүләдан ихсандыр»). Пушкин кебек зур һәм гүзәл шагыйрь булу теләк-омтылышлары Аллаһе Тәгала фәрманы белән Тукай үзенә дә килеп ирешер дип өмет итә («Вирер дәрмани дә, шаять, җәнабе мән ләхелфәрман»). Бу рәвешчә фикерләү мөселман халыкларының «Алла - бөек иҗатчы», «Алла матурлыкны ярата» дигән әдәби-эстетик һәм дини-этик карашларына да туры килә.

«Пушкинә» жанры буенча касыйдә жанрының мәдхия (ода) дигән төренә туры килә. Гарәп-фарсы сүзләре белән чуарланган иске татар телендә язылган. Хәзерге басмаларда сүзгә-сүз тәрҗемә ителеп, бик үк төгәл булмаган эчтәлектә бирелә. Русчага Д.Бродский, С.Липкин тәрҗемә иткән.

Кулъязмасы сакланмаган. Беренче мәртәбә «Әлгасрелҗәдид», 1906 ел 4 нче санда дөнья күргән.

Бала чактан ук ана мəхəббəтеннəн мəхрүм булып, җылы кул сыйпавын күрмəгəн һəм тамагы ашка туймаган сабыйның кулдан-кулга, кешедəн-кешегə күчеп йөрү еллары аның күңелендə төзəлмəслек яра калдыралар. Шуңа күрə дə Тукай иҗатында бəхеткə, мəхəббəткə сусау, əмма аларны таба алмауга газаплану хислəре, көчле иҗтимагый яңгыраш алып, йөрəк тетрəткеч шигырь юлларына əверелəлəр.

«Күз яшең дə кипмичə егълап вафат булган əни!

Гаилəсенə җиһанның ник китердең ят кеше?!»

                              («Өзелгəн өмид», 1910)

Габдулла Тукай бөек шагыйрь генə түгел, татар əдəби тəнкыйть фикеренең нигез ташларын салуда, аның иҗтимагый тормыш һəм əдəби процесстагы урынын билгелəудə зур урын тоткан фикер иясе дə.Аның тəнкыйди – реализм белəн язылган шигырьлəре дə байтак. Чөнки татар әдәбиятының тәнкыйди-реалистик юнәлеше үсә барды. Реакциянең авыр елларында Тукай тормышы – сәяси hәм рухи караңгылыкка каршы көрәшнең татар әдәбиятында иң көчле ишетелгәне. 1908 ел азагында Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы дөньяга чыга. Бу поэмада әдәби пародия белән иҗтимагый сатира чын мәгънәсендә реалистик бердәмлек hәм яңгыраш ала. Әдәби пародия буларак, бу поэма борынгы, иске «Кисекбаш»ның бөтен дини-фантастик эчтәлеген, аның чынбарлыктан ерак, уйдырма образларын тар-мар итә, яңа заманда реакцион көчләргә хезмәт күрсәтерлек әдәби-идеологик мөмкинлекләрен фаш итә, димәк, дини-кадими карашларның бушлыгыннан, мәгънәсезлегеннән көлә. Татар җәмгыятенә бәреп кергән яңалык дулкыннарын, тәрәккыят hәм азатлык идеяләрен басарга теләгән, әмма бу идеяләр каршында үзенең көчсезлегеннән гаҗиз булган милли кадимчеләрнең hәм мещаннарның хурлыклы көлкесе, комизмы «Яңа Кисекбаш»ның оптимистик пафосын тагы да көчәйтә. Россия өстенә ябырылган иҗтимагый-сәяси явызлыкның татар җәмгыятендәге конкрет бер гәүдәләнешен фаш иткән әсәр буларак, «Яңа Кисекбаш”»поэмасы Тукай реализмына хас критицизмның сәнгатьчә колачы киңәя баруын күрсәтте.

Габдулла Тукайның чын мəгънəсендə мили шагыйрь, татар халкының, туган җиренең бөек патриоты булуы аның  Россия халыкларының берсен күтəреп, башкаларын кимсетеп карауга, алар арасындагы дуслыкка, ихлас хезмəттəшлеккə чөй кагарга, үзара дошманлык хислəре таратырга маташучыларга каршы чыга.

Гомеренең соңгы көннəренə кадəр Тукай азатлык идеялары белəн рухланып иҗат итə.

                        Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

                        Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;

                        “Без китәбез, сез каласыз!” – дип җырлармын,

                        Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә...

(“Шагыйрь”, 1908)

Г.Тукай шагыйрьлекне, аның яшəү рəвешен, күңел дөньясын, җəмгыятьтəге урынын менə шулай аңлый.Бу буш сүзлəр түгел. Ул шушы əйткəн сүзлəренə гомере буе тугрылыклы булып калды. Татар яшəгəндə, аның теле һəм мили җаны исəн булганда, мили шигърияте, мили моңнары яңгыраганда Г.Тукай яшəячəк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романы буенча сценарий. «Кечкенә Апуш».

күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның балачагына багышланган...

Тукай иҗатын өйрәнүдә яңача карашлар. Педагогик киңәшмә чыгышы.

"Тукай иҗатын өйрәнүдә яңача карашлар" дигән темага педагогик киңәшмәдә ясаган чыгыш. Үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклаштым....

М. Хәертдиновның «Тукай» портреты буенча сочинение язу

М. Хәертдиновның «Тукай» портреты буенча сочинение язу. 10 нчы рус сыйныфының татар төркеме....

Тукай һәм туган тел (агитбригада чыгышы)

Бу материалны Халыкара туган телләр көненә  багышланган бәйрәмдә кулланырга мөмкин....

Муса Жәлил ижаты буенча дәрес

Муса Жәлил ижатына багышланган дәрес-конспекты....

Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены.

Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены....