" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш
методическая разработка по музыке на тему

Алтунова Лилия Фануровна

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon " Күл буена килсәгез"43.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Баулы муниципаль районы

4 нче санлы балалар бакчасы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү гомуми үсеш төре муниципаль учреждениесе

“Күл буена килсәгез”

              Г.Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

    (Г. Гильманованың сценарий эшкәртмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү)

Дәүләтбаева Рәмзия Рәшәт кызы -

2 категорияле татар теле тәрбиячәсе;

Алтунова Лилия Фәнүр кызы -

музыка тәрбиячесе

                                                        Баулы шәһәре

2011 ел

 «Күл буена килсәгез»

Габдулла Тукай  әкиятләре буенча төзелгән  күренеш.

Катнашалар:  

            Су анасы, Шүрәле, Шәвәли, Айсылу.

             Күбәләкләр, чәчәкләр, кошлар,  җәнлекләр - мәктәпкәчә әзерлек төркем

             балалары.

           

БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

 Көй яңгырый. Камышлы күл. Су өсте, яр буе чүп-чар белән тулган, консерв банкалары, кәгазь кисәкләре, таш, агач калдыклары чәчелеп ята. Якында гына урман күренеп тора. Урман ягыннан күлгә сукмак- юл төшә. Ул суга кереп торган басмага кадәр килә. Басмада, кайгылы башын тезе өстенә куеп, Су анасы утыра. Аның чәче тузган, йөзе, тәне пычранып беткән. Салмак көй яңгырый. Шушы моңсу көй ритмына Су анасы башын күтәрә, моңлы-зарлы тавыш белән җырлый башлый.

Су анасы (кайгылы кыяфәт белән җырлый башлый).

Күл буена килсәгез лә,                        Кая гына карасам да,

Хәлләремне белсәгез лә,                          Яр буйларын чүп-чар күмгән,

Болай авыр булмас иде                        Бөтен тереклеге бәлән

Бәгыремне телсәгез дә...                          Минем газиз күлем үлгән...

Су анасы тагын тынып кала, башын тезе өстенә куеп моңлана. Сукмак буйлап Шәвәли белен Айсылу килә. Шәвәли бик арган.

Шәвәли: (хәлсез тавыш белән). Айсылу... Ә, Айсылу?.. Туктыйк инде, хәл алыйк бераз... Тамагым да кипте... Су эчәсем килә...

Айсылу: (тынычландырырга тырышып). Йә инде, Шәвәли, малайларга бер дә килешми. Елама. Әнә - кошлар күреп калырлар да көлерләр үзеңнән... Күлдәге бакалар да көлерләр...

Шәвәли:  Көлсә ни... Көлсеннәр... Бик арыдым шул, эчәсем килә...

Айсылу:  Үзең бит, дөнья күреп, күл  буйларын карап, урман-кырларга сәяхәт кылып кайтыйк дидең...

Шәвәли: Дидем дә соң,... Хәзер димим инде... (Еламсырап.) Өйгә кайтасым килә минем...

Айсылу: Әле күп тә килмәдек бит. Менә күл буена гына җиттек. (Күлгә карап күрсәтә. Басмада утырган Су анасын күреп кала. Куркып, Шәвәлине кочагына ала.) Абау! Нәрсә бу? Кем бу? Нинди җен карчыгы?

Шәвәли: (Айсылуга сыенып). Мин курка-а-ам... Әнә - күл дә әллә нишләгән. Чүп-чар белән тулган…

фәте үзгәрә, ул матурая, күркәмләнә.)Су анасы  (Айсылу белән Шәвәлине күрми. Җырлый).

                                                       Кая гына барыйм икән?

                                                      Кемгә генә сыенасы?

                                                       Өнсез яши яр буйлары,

                                                      Сусыз яши Су анасы...

(Башын күтәрә. Күлгә якынлашып килүче Айсылу белән Шәвәлине күреп ала.)          Аһ! Харап булдым! Кеше күзеннән шәрә тәнемне капларлык та су калмады бит күлемдә. (Җентекләп карый.) Сез кемнәр?    Нишләп йөрисез  ?

Айсылу: (һушын җыеп, алгарак чыгып). Мин... Мин Айсылу булам. Ә менә бу малай - Шәвәли...

Су анасы :  Кем-кем?..

Айсылу:  Шәвәли... Шәвәли исемле малай ул...

Су анасы:  Каян киләсез, кая барасыз?

Айсылу: Ерак авылдан киләбез без. Күлләргә, урманнарга, кырларга сәяхәт кылмакчы булган идек... Ә үзең кем соң син?

Су анасы:  Су анасы мин..Су кызы.

Шәвәли:  (батыраеп); Су анасы булгач, юынып йөриләр, аны...

Су анасы: Әй, бар иде заманалар! Суы да тонык, саф, чиста иде. Балыклар да, бакалар да күпләп үрчи иде...   Ә хәзер... Кара инде... (Күлгә ишарәли.) Нәрсә генә юк монда...  

Айсылу:  Кемнәр болай кыланды соң, апа?

Су анасы: Кемнәр булсын, кешеләр инде, кешеләр...  

Шәвәли: (Айсылуга). Әйдә, Айсылу, Су анасына булышабыз, күлен  чистартабыз.  

Айсылу:  Әйе шул, без бит - кешеләр, ә кеше - аңлы зат, кеше - хезмәт иясе. Әйдә, бу күлне кирәкмәгән әйберләрдән, чүп-чардан чистартыйк.  

Су анасы: И-и, зур рәхмәт сезгә, нәни дусларым! Менә бит ничек акыллы балалар да үсә икән хәзер авылда.

( Көй яңгырый. Шәвәли белән Айсылу чүп-чар җыялар, күлне чистарталар. Күлне чистартып бөтергәч, Су анасының чәчен тарыйлар. Бераздан тирә-юнь яктырып, матураеп кала, көн дә балкып китә. Су анасының да кыяфәте үзгәрә, ул матурая, күркәмләнә.)

.Су анасы:  И - и,  рәхмәт төшкөрләре!.. Менә бит ничек ялт итеп китте дөньясы!.. Әнә кулемнең бакаларына да җан керде...

Күл буендагы камышлар арасыннан бакалар (бака булып киенгән балалар) рәте килеп чыга. Алар, җырлый-җырлый, бакалар биюен башкара…

Бакалар җыры: 

1   Бак-бак килеп, бакалар

     Яр буенда яталар,

     Бак-бак килеп ятканда

     Аларга таш аталар.

 2  Аларга таш аталар

     Абыйлар һәм апалар.

     Бак-бак килеп, бакалар

    Ярдәм сорап яталар...

 3 Ярдәм сорап  яталар

    Яр буенда бакалар.

    Күлнең суын чистарткач,

    Шундый чиста, пакь алар!..

  Барысы бергә тезелешеп, кулга-кул тотынышып бииләр. Су анасы Айсылу белән Шәвәлигә су эчереп йөри. Бакалар кычкыра, кошлар сайрый...

                           

               

ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

 Күл читендәге урман буе. Кошлар сайрый .Урман эче дә чүп-чар белән тулган. Агачлар егылган, сынган, яндырылган. Урта бер җирдә, олы, киң төп өстендә бөкресен чыгарып Шүрәле утыра. Ул сәләмә  киемнәрдән, башына кәләпүш кигән, маңгаенда сыңар мөгезе шәйләнә...

Шурале (борчылып җырлый).

Шүрәле, диләр миңа,                         Шүрәле, диләр миңа,

Күр әле, диләр миңа.                                  Күр әле, диләр миңа.

Кырдагы атларның ялын                          Агачларга җылы сулыш

Үр әле, диләр миңа;                        Өр әле, диләр миңа.

Аның янына Айсылу белән Шәвәли якынлаша. Су анасы да ияргән.

Шәвали:  Карагыз әле, әнә анда бер карт җырлап утыра... (Шүрәлегә табан төртеп күрсәтә.) Куркыныч үзе...

Су анасы: (танып). Бигрәк моңлы инде бу Шүрәле...

Шәвәли:  Шүрәле?..

Айсылу: Моңлы булырсың шул... Туган җиреңне, газиз урманыңны юкка чыгарсыннар да...

Су анасы: Исәнме, Шүрәле дус! Нигә болай балтаң суга төшкән кебек утырасың?

Шүрәле:  (кәефсез генә). Ә-ә, синмени әле бу... Балтам гына түгел, күңелем төште минем.  . Кеше дигән явыз затлар урманымны туздырдылар, чүпләп-пычратып бетерделәр. Кошларым, җәнлекләрем качып бетте, үлән дә үсми хәзер аланнарымда... Их!..

Айсылу:  (Су анасына). Әллә булышабызмы ?

Шәвәли: (Шүрәлегә якын ук барып). Борчылма, бабакай, без хәзер, җыелып, урманыңны чүп-чардан  арындырачакбыз , ә дигәнче матурлап куярбыз!

Шүрәле:  Бик рәхмәт, балалар. Сиңа да рәхмәт, Су анасы!  Изге затлардыр сез, изге җаннардыр...

(Барысы бергә җыелып, төрле якка таралып, урман эченнән чүп-чар җыялар. Алар артыннан урман чистарынып кала. Агачлар яшәрә (яшел чүпрәкләр ябыла). Кошлар сайрый. Шүрәле дә, сынын турайтып, аягына торып баса. Өс-киемнәрен рәтли, йөз-битен сыпыра...)

Шүрәле:  Бу изгелекләрегезне ничек кенә кире кайтарырмын икән үзегезгә?

Шәвәли:  Без юкта урманны саклап тор, бабай. Явыз- пычрак малайларны,  балаларны кети-кети уйнап куркытсаң да ярый...

Айсылу: (Шәвәлигә). Ярармы соң? Кытыклап үтерсә?

Шүрәле:  (кулын селтәп). И-и юктан курыккансыз икән. Әкияттә генә Шүрәлеләр кешеләрне кытыклап үтерә ул. Чынлыкта алар - кешеләр кебек үк - чын, ихлас, изге җан ияләре. (Хәйләкәр елмаеп.) Шулай да, кайчакта    бармаклар кычытып

ала. (Бармакларын уйнаткалый. Бераздан биеп, җырлап китә , аңа Су анасы да кушыла )                      

Шүрәле                                       Шүрәле диләр миңа,

                                                      Күр әле диләр миңа

                                                      Кешеләрне кети итеп

                                                      Йөр әле, диләр миңа

  Су анасы                                         Урман  матур,  урман  матур.

                                                              Шүрәле  йөрсә  генә ,

                                                              Җиләккә  килгән  кызларның

                                                              Чәчләрен  үрсә  генә

Шүрәле  Су анасы белән бергә  Урман  матур ,урман  матур,  

                                                               Җәнлекләр  булса  гына.

                                                               Урман  эче   сандугачның  

                                                               Моңына  тулса  гына...                                            

( Шүрәле  белән Су анасы җырлап, биеп йөргән  арада,  аның  янына, урманнан  чыгып  , төрле  киек,  җәнлекләр  җыела. Алар биюгә  кушылып  китәләр  .Айсылу,  Шәвәли,  Су анасы , Шүрәле  түгәрәк  эчендә  калалар, җыр, бию тәмамлана)

Айсылу:  Менә  дусларым, урманнар да, күлләр дә  матурланып  китте, чәчәкләр

 дә  үсеп  чыкты (чәчәк булып киенгән балалар чыга), төрле  күбәләкләр  дә  оча  башлады (күбәләкләр очып чыгып җыр- җырлап китәләр. Аларга Айсылу, Шәвәли, Су анасы, Шүрәле  hәм барлык җәнлекләр кушыла...)

  Күмәк җыр:

Басу - кырларда очабыз,

Гөл - чәчәккә кунабыз.

      Дусларыбыз һәрчак янда,

 Бик бәхетле шуңа без.

         Әйлән-бәйлән уйнап йөри

                                                    Табигать балалары.

           Бөтен җирдә дә кирәк шул

   

  Шәфкатьлек йолалары.

(Иң соңгы куплетны башкарганда, барысы бергә сәхнә алдына киләләр, залга

 карап җырлыйлар)

         Табигатькә бар да кирәк -

  Кыры да, урманы да.

Су анасы тарагы да,

  Шүрәле бармагы да...

(Су анасы - тарагын, Шүрәле бармагын күрсәтә.)

         Табигатьтә бар да кирәк -

Тавы да, күлләре дә.

     Дусларыңа бирер өчен,

     Кирәк кыр гөлләре дә...

Тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы сыйныфның рус төркеменә татар теле һәм әдәбиятыннан Р.Хәйдарова дәреслеге буенча төзелгән эш программалары

Татар теле һәм әдәбиятын аерып укыту сәбәпле, татар теле һәм татар әдәбиятына эш программасын аерым төзедем. Һәр программа титул битеннән, аңлатма язуыннан, календарь-тематик планнан тора. Планла...

В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән татар теленнән дәрес конспекты.Исемнең тартым белән төрләнеше.5 нче сыйныф. Рус төркеме.

Иемнәрнең тартым  белән  төрләнешен аңлату; исемнәрнең зат-сан белән төрләнешен, кемнеке?соравына җавап булып килгән алмашлыкларны кабатлау.  Логик фикер йөртүне үстерү;  тар...

7нче сыйныф рус төркеме "Мәктәптә беренче көн" тексты. ФГОС буенча төзелгән дәрес планы

“Татар теле” 7нче сыйныф, 7-9нчы дәресләр Лексик күнекмәләр камилләштерү (ЛКК) дәресе Тема: “Мәктәптә беренче көн” текстында лексик-грамматик материал.Дәрес тибы: ЛККМаксат:1....

5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә ФДББС буенча төзелгән "Көндәлек режим" дәресенең технологик картасы

5 сыйныфларның рус төркемнәре өчен ФДББС буенча төзелгән дәреснең технологик картасы...

5 нче сыйныф өчен ФДББС буенча төзелгән татар әдәбиятыннан эш программасы

5 нче сыйныф өчен Ә.Р.Мотыйгуллина әдәбияты буенча ФДББС таләпләренә туры килгән эш программасы...

Татар теленнән ФГОС буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе, 5 сыйныф Тема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.

Татар теле    5 сыйныфТема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.Максат. Белем бирү максаты (укытучы өчен): [w] а...