7нче сыйныф рус төркеме "Мәктәптә беренче көн" тексты. ФГОС буенча төзелгән дәрес планы
план-конспект урока (7 класс) по теме

Никитина Альбина Егоровна

“Татар теле” 7нче сыйныф, 7-9нчы дәресләр

 

Лексик күнекмәләр камилләштерү (ЛКК) дәресе

 

Тема: “Мәктәптә беренче көн” текстында лексик-грамматик материал.

Дәрес тибы: ЛКК

Максат:

1.     А) “Мәктәптә беренче көн” текстындагы яңа сүзләр белән    

таныштыру;

                    Б) Хикәя фигыльнең заман формаларын кабатлау; хәл

                    фигыльләрне кабатлау;

                    В) Хәл фигыльләр кулланып сораулар уйлый белү, үзара  

                    сөйләшүләренә ирешү, сөйләмгә чыгу

2.     Текстны хәл фигыльләр кулланып сөйли белү күнекмәләрен  

үстерү;

3.     Мәктәпкә, укытучыларга хөрмәт, белем алуга омтылыш  

   тәрбияләү.

Җиһазлау:  Р.З.Хәйдарова “Татар теле” дәреслеге (11-12нче битләр),

Методик ярдәмлек (12нче бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар, Р.З.Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany.docx18.85 КБ

Предварительный просмотр:

“Татар теле” 7нче сыйныф, 7-9нчы дәресләр

Текст.

      Бу көнне мин һәрвакыт көтеп алам. Ни өчен? Чөнки мин, җәйге ялдан соң , сыйныфташларым белән очрашам. Шуңа күрә мин бүген иртә тордым. Торгач юындым, тәмләп ашадым һәм яңа формамны кидем. Сумкамны алдым, ләкин ул бик җиңел иде, чөнки әле дәреслекләр юк. Аларны бүген мәктәпкә баргач бирәчәкләр.

      Мәктәпкә бара-бара, мин дусларымны искә төшердем. Әнә алар да, сөйләшә-сөйләшә, мәктәпкә баралар. Без, мәктәпкә барганчы ук, яңа сыйныф җитәкчесе турында белдек. Ә мәктәпкә килгәч, тагын бер хәбәр ишеттек: яңа директор киләчәк.

 Бу текстны өйрәнү өчен циклда 3 сәгать бирелгән:

1нче дәрес – ЛКК

2нче дәрес – ГКК

3нче дәрес – Д/М сөйләм дәресе

Лексик күнекмәләр камилләштерү (ЛКК) дәресе

Тема: “Мәктәптә беренче көн” текстында лексик-грамматик материал.

Дәрес тибы: ЛКК

Максат: 

  1. А) “Мәктәптә беренче көн” текстындагы яңа сүзләр белән    

таныштыру;

                    Б) Хикәя фигыльнең заман формаларын кабатлау; хәл

                    фигыльләрне кабатлау;

                    В) Хәл фигыльләр кулланып сораулар уйлый белү, үзара  

                    сөйләшүләренә ирешү, сөйләмгә чыгу

  1. Текстны хәл фигыльләр кулланып сөйли белү күнекмәләрен  

үстерү;

  1. Мәктәпкә, укытучыларга хөрмәт, белем алуга омтылыш  

   тәрбияләү.

Җиһазлау:  Р.З.Хәйдарова “Татар теле” дәреслеге (11-12нче битләр),

Методик ярдәмлек (12нче бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар, Р.З.Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

1) уңай психологик халәт тудыру;

2) дежур укучы рапорты;

3) укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.

II. Өй эше тикшерү.

1. Беренче уку бурычын хәл итү.

     Хәл фигыль формаларын дөрес әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү.

     Как скажешь о том, что вы:

  • Разговаривая шли в школу;
  • Спеша поели суп;
  • Улыбаясь поздоровались;
  • До прихода гостей убрались дома;

Җаваплар әйтелә, дөрес әйтелмәгәннәре төзәтелә.

2. 9 нчы күнегүдәге текст эчтәлеген бер-берсенә сөйлиләр. Объектив бәяләр куялар. Теләк буенча 1-2 укучы сөйли, дөреслиләр, җавапларны тулыландыралар.

III. Яңа сүзләр белән таныштыру.

Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:

Хәбәр – [хәбәр]

Искә төшердем – [искәтөшөрдөм]

Көтеп алам – [көтөпалам]

Очрашам – [очрашам]

Соң – [соң]

Белән – []

Шуңа күрә – [шуңакүрә]

Һәрвакыт – [һәрwакыт]

Иң – [иң]

Ләкин – [ләкин]

Әле – [әле]

Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү).

2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла):

- яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;

- сүзне кабатлау;

- сүзтезмә әйтү: яхшы хәбәр, бер хәбәр, бүген очрашам, һәрвакыт көтеп алам, иң матур

- 2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү: яхшы хәбәр ишеттем, бүген дустым белән очрашам, әнине искә төшердем, әнине көтеп алам.

Скажите что:

  • Сегодня услышал новость
  • Сегодня вспомнил
  • Сегодня встречусь с друзьями

3. Яңа сүзләрнең язылышы өстендә эш:

- хаталар профилактикасы үткәрү;

- хәтер диктанты язу.

4. Яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән дәфтәргә язу;  метапредмет нәтиҗәләрен үстерү йөзеннән, берничә сүзне татарча-русча сүзлектән карау.

IV. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.

1. “Тәрҗемәче” уены. Балалар парларда бер-берсеннән сүзләрнең тәрҗемәсен сорыйлар.

2. Презентацион материал белән эш. Укучылар дөрес тәрҗемәне тапса, сүз үз урынына баса.

Соң – после

Белән – с

Шуңа күрә – поэтому

Һәрвакыт – всегда

Иң – самый

Ләкин – но

Әле – только

3. Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш.

      1. Прослушайте и укажите слова со звуком [ы] : уяндым, тордым, кидем, бирәчәк, керәчәк, юындым, ашадым, алдым, килдем.

      2. Прослушайте и скажите, как изменятся глаголы, если бы эти действия не происходили: көттем, уяндым, тордым, ясадым, юындым, ашадым, кидем, алдым, бирәчәкләр, керәчәк.

4. Чагыштырма грамматик таблица аша хикәя фигыльнең заман формаларын кабатлау. Р.З. Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”.

5. Текст белән эш.

Текстны уку, аңлау, өлешчә тәрҗемә итү. Текстны кыскача сөйләү. Бирелгән җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштыру. Хикәядәге җөмләләрне эчтәлеге буенча, хәл фигыльләр кулланып, сораулар уйлау, үзара сөйләшү.

  • Мәктәпкә баргач, нәрсәләр бирәчәкләр?
  • Мәктәпкә баргач, дәреслекләр бирәчәкләр.
  • Син иртән торгач нишләдең?
  • ...
  • Мәктәпкә баргач, кемнәрне искә төшердең?
  • ...

6. Хикәянең эчтәлеген бер-берсенә сөйләү.

7. Ситуатив күнегү.

Спроси у друга:

  • Рано ли он встал
  • Умылся ли
  • Одел ли форму
  • Идёт ли в школу

8. Презентацион материал белән эш. Төшеп калган репликаларны язарга.

  • ...?
  • Мин иртән торгач зарядка ясыйм.
  • ...?
  • Иртән сумкамны карыйм, уку әсбапларымны тикшерәм.
  • Алмаз, нигә кире кайттың?
  • Көндәлекне оныттым.
  • ...?
  • Әйе, өстәл өстендә иде.

9. Диалогларны парларда сөйләшү.

10. Иң яхшы диалог сөйләүче парга конкурс.

V. Өй эше.

а)Дәреслек, 5 нче күнегүне язмача эшләү. Хикәядән хикәя фигыльләрне табыгыз, заманнарын билгеләгез, таблицага языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән татар теленнән дәрес конспекты.Исемнең тартым белән төрләнеше.5 нче сыйныф. Рус төркеме.

Иемнәрнең тартым  белән  төрләнешен аңлату; исемнәрнең зат-сан белән төрләнешен, кемнеке?соравына җавап булып килгән алмашлыкларны кабатлау.  Логик фикер йөртүне үстерү;  тар...

Татар теленнән ФГОС буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе, 5 сыйныф Тема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.

Татар теле    5 сыйныфТема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.Максат. Белем бирү максаты (укытучы өчен): [w] а...

Эш программасы Татар әдәбияты 7нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ  ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ  БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...

Эш программасы Татар теле 7нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...

БИС технологиясе буенча төзелгән дәрес планы

БИС технологиясе буенча төзелгән дәрес планы...

2 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы

2нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы...