Эш программасы Татар әдәбияты 7нче сыйныф, рус төркеме
рабочая программа (7 класс) на тему

Галиева Зөлфия Шамил кызы

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ

РУС  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ  ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ  БУЕНЧА

БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_dbiyaty_7_syynyf_rus_torkeme.doc215 КБ

Предварительный просмотр:

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ

РУС  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ  ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ  БУЕНЧА

БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ

ЭШ ПРОГРАММАСЫНЫҢ СТАТУСЫ

 7 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып  төзелде:        

1."Россия Федерациясендә мәгариф турында" 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законы 

2.Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013нче  ел.

3.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (2004 нче  ел, 1 нче  июль).

4.“2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы  Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).

5.. Программа. Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар телен һәм әдәбиятыннан үрнәк программалары: 1-11 нче сыйныфлар / [басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы]. –Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2011.  (Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-IХ сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан авторлык программасы. Төзүче-авторлары:  Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйззәтуллина, Г.Г. Мулласалихова, Казан-2014)

6.  “52 нче гимназия”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы

ЭШ   ПРОГРАММАСЫ СТРУКТУРАСЫ

Татар теленең эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ УКЫТУ ПЛАНЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ

 Гимназиянең 2016 - 2017 нче уку елына төзелгән уку- укыту планында   6 нчы  сыйныфта  татар әдәбиятыннан атнага 1 сәгать исәбеннән елга 35 сәгать  каралган.

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУНЫҢ МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ

Татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты : туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

− татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

 − татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

УКУЧЫЛАРНЫҢ ӘЗЕРЛЕК ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

  • әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;
  • авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;
  • әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;
  • татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;
  • авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;
  • 10—12 татар, рус, чит ил язучы, шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;
  • 4 – 5 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;
  • Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;
  • төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;
  • 6 мәкаль, 6 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;
  • төрле авторларның 3 –  4 шигырен яттан сөйли белү;
  • сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;
  • төрле темаларга проект эше яклау;
  • әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.
  • УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА  ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН  НӘТИҖӘЛӘРЕ
  •  Тыңлап аңлау
  • Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;
  • сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;
  • зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;
  • Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.
  • Диалогик сөйләм
  • Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;
  • аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;
  • парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;
  • терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;
  • татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.
  • Монологик сөйләм
  • Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;
  • конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;
  • монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;
  • өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;
  • өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.
  • Уку
  • Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;
  • текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;
  • таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

ПРОГРАММА МАТЕРИАЛЫНЫҢ   ЭЧТӘЛЕГЕ

 

Эчтәлек

Сәгать саны

1. Халык әйтсә — хак әйтә

4

2. Аталар сүзе — акылның үзе

6

3. Ил язмышы — ир язмышы

6

4. Һәр чорның үз герое

4

5. Туган җир ул була  бер генә,

Туган җирнең кадерен бел генә!

7

6. Актыктан хаклык җиңә

4

7. Табигатькә дә табиб кирәк

5

Барысы:

35

УКУЧЫ ҮЗЛӘШТЕРЕРГӘ ТИЕШЛЕ ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘР МИНИМУМЫ

Дәреслеккә салынган әдәби әсәрләрнең нигезен “Үрнәк программа»га (төзүчеләре К.С.Фәтхуллова,Ф.Х.Җәүхәрова)кертелгән әдәби әсәрләр минимумы тәшкил итә        

 1. Г.Тукай «Милли моңнар»

 2. Г.Ибраһимов «Алмачуар» (хикәядән өзек)

 3. С.Хәким «Бакчачылар»

 4. Һ.Такташ «Алсу»

 5. Г.Кутуй «Сагыну»

 6. М.Мәһдиев «Без — кырык беренче ел балалары» (повестьтан өзек)

7.  М.Галиев «Нигез» (повестьтан өзек)

ЯТЛАУ ӨЧЕН ӘСӘРЛӘР

1.Г.Кутуйның “Сагыну” нәсереннән өзек.

2.М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” повестеннән өзек.

3.Һ.Такташның “Алсу” поэмасыннан өзек.

4.Х.Туфанның “Агыла да болыт агыла” шигыреннән өзек.

ДӘРЕСТӘН ТЫШ (ӨСТӘМӘ) УКУ ӨЧЕН ТӘКЪДИМ ИТЕЛГӘН ӘСӘРЛӘР(УКЫТУЧЫ САЙЛАВЫ БУЕНЧА)

 Гөлшат Зәйнашева. Үз илемдә.

 Гавриил Троепольский. Акбай Караколак.

   ПРОГРАММА МАТЕРИАЛЫНЫҢ ТЕМАТИК БҮЛЕНЕШЕ

1нче  чирек

2нче чирек

3нче чирек

4нче чирек

        Еллык    

Сәгать саны        

Дәрес

9

7

10

9

35

Теманы өйрәнү

8

5

8

6

27

СТУ

 

1

1

2

БСҮ

1

1

1

1

4

Контроль тест

1

1

2

Дәреснең берничә минутында үткәрелгән эшләр

Яттан

 

2

2

4

Тест

1

1

2

1

5

   УКЫТУ-МЕТОДИК КОМПЛЕКТЫ

1.“Татар әдәбияты” (2кис.). Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен,  7 нче сыйныф.  Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов, Л.Х.Хисмәтова. –

 Казан, “Мәгариф-Вакыт”, 2014 ел .

2.   “Татар әдәбияты” Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен  методик  әсбәп, 7нче сыйныф, Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Г.Г. Мулласалихова, Э.Х.Гыйзәтуллина, Казан, “Мәгариф - Казан”  нәшрияты, 2014

3.  «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

4 . Электрон ресурслар: nsportal.ru,  http://pedsovet.su, belem.ru: https://edu.tatar.ru, http://nsportal.ru/, http://matbugat.ru/, http://mon.tatarstan.ru/.

                     

    КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Дә-

рес

Дәрес

темасы

Дәрес тибы

Сәг.

саны

Үткәрү  вакыты

Төп  төшенчәләр

Планлаштырыла торган нәтиҗәләр

Конт

роль  төре

п/ф

п/ф

п/ф

п/ф

ХАЛЫК  ӘЙТСӘ- ХАК ӘЙТӘ

1

Йола

 .фольклоры

Яңа белемнәрне үзләш-терү

1

2.09

 3.09

3.09

1.09

Йола фольклоры. Туй. Бәби туе.

 Йола фольклоры турында теорияне белү.

Халкыбыз йолаларына гомуми күзәтү. Йолалар турындагы әсәрләр белән кызыксыну булдыру, сөйләмне алар ярдәмендә баету мөмкинлеген аңлау.

2

Фәтхи  Бурнашның ,,Яшь  йөрәкләр”  драмасы.

Яңа белемнәрне үзләш-терү

1

9.09

10.09

10.09

8.09

Фәтхи  Бурнаш – татар драматургы.  

,,Яшь  йөрәкләр”  драмасы.

Халкыбыз йолаларына кызыксыну уяту. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү,  «Яшь йөрәкләр» әсәрен өйрәнү; балаларда гореф-гадәт, йолаларга ихтирам тәрбияләү, аларны саклау; җыр-моңнарыбызга мәхәббәт тәрбияләү

3

Бәетләр.

Сак-Сок» бәете. Мөнәҗәтләр.

Яңа белемнәрне үзләш-терү

1

16.09

17.09

17.09

15.09

Бәетләр,  мөнәҗәтләр-халкымның  күңел  бизәкләре.

Халык авыз иҗатын тарих белән бәйләп өйрәтү. Бәетләр, мөнәҗәтләр турында белешмә бирү, «Сак-Сок» бәетен өйрәнү

борынгыдан килгән халык иҗатына хөрмәт һәм халык педагогикасы ярдәмендә ата-анага ихтирам, ярату хисләре тәрбияләү.

4

Г.Тукай иҗаты

«Милли моңнар» шигыре.

"Халык  әйтсә- хак әйтә"  бүлеген йом-гаклау,  кабатлау.

Белем һ. күнекмә-ләрне актуаль-ләштерү

1

23.09

24.09

24.09

22.09

Тукай- татар халкының  яңа   реалистик  әдәбиятына  нигез  салучы.

Шагыйрь яшәгән чор турында белешмә бирү. Шагыйрьнең  тормыш юлы  һәм  иҗаты  турында  өстәмә  мәгълүмат  бирү,  ,,Милли  моңнар  “  әсәрен  өйрәнү

татар халкының бөек әдипләре иҗатын өйрәнү аша тормышка  караш  тәрбияләү.

ТЕСТ

АТАЛАР СҮЗЕ – АКЫЛНЫҢ ҮЗЕ

5

Фатих Әмирхан иҗаты.    “Ай өстендә Зөһрә кыз” әкияте.

Әдәбиятта фольклоризм.

Яңа белемнәрне үзләш-терү

1

30.09

 1.10

1.10

29.09

Фатих Әмирхан иҗаты.   Әдәбиятта фольклоризм.  

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү,  “Ай өстендә Зөһрә кыз ” әсәрен өйрәнү.    Әдәбиятта фольклоризм турында теоретик төшенчә формалаштыру. Якыннарыңа, туганнарыңа ихтирам хисләре, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

 

6

Нәкый Исәнбәт иҗаты. “Җирән чичән белән Карачәч сылу” драмасы.

Яңа белемнәрне үзләш-терү

1

7.10

 8.10

8.10

6.10

Театр сәнгате турында төшенчә формалаштыру.

Театр сәнгате турында төшенчә формалаштыру. Н.Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты, фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге  турында белешмә; “Җирән чичән белән Карачәч сылу ” әсәрен өйрәнү.     Әсәр аша ныклы ихтыяр көче тәрбияләү.

7

Г.Ибраһимовның  иҗаты.  

Яңа белемнәрне үзләш-терү

1

14.10

15.10

15.10

13.10

Г.Ибраһимовның тормыш һәм иҗат  юлы.

Гаделлек барыбер җиңә.

Язучы яшәгән чорга бәя бирү.  Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә; “Алмачуар ” әсәрен өйрәнү. Гаделлек, кешелеклелек  сыйфат-лары, хайваннарга карата  мәхәббәт, миһербанлылык хисләре тәрбияләү

әсәр аша, татар халкы ның милли бәйрәмнәрен, йолаларын саклап калуның һәм дәвам итүнең әһәмиятен аңлату.

 

8

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе.

Белем һ. күнекмә-ләрне актуаль-ләштерү

1

21.10

22.10

22.10

20.10

«Алмачуар» хикәясе .

Атың  яхшы  булса,  тормыш  итү  җиңел.

Революциягә кадәрге  чор турында тарихи мәгълүмат бирү. Г.Ибраһимовның тормышын, иҗатын кабатлау.  Сорауларга җавап, викторина формасында; «Алма-чуар» әсәрен өйрәнү. Хайваннарны яратырга өйрәтү.

9

БСҮ Татар халкының милли киемнәре   һәм бизәнү әйберләре .

Яңа белемнәрне үзләш-терү

1

28.10

29.10

29.10

27.10

Милли  кием,  бизәнү  әйберләре .

Милли сәнгать әсәрләре турында төшенчә бирү. Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. Татар халкының милли киемнәре (түбәтәй, калфак, читек)  һәм бизәнү әйберләре (беләзек, чулпы, изү) белән таныштыру .

 I ЧИРЕК  -  9  СӘГ.          

                                                 

1

Роберт Миңнуллин иҗаты.  «Килен төшкәндә» шигыре.

"Аталар сүзе – акылның үзе" бүлеген  кабатлау, йомгаклау  дәресе.

Белем һ. күнекмә-ләрне контрольләштерү  

1

11.11

12.11

12.11

Шагыйрь  Роберт  Миңнуллин- җырлар  авторы.

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын белү. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү,  «Килен төшкәндә» әсәрен өйрәнү.

Гореф-гадәтләргә, халкыбыз йолаларына ихтирам тәрбияләү өйрәнгәннәрне  гомумиләштереп кабатлау. Язучылары-бызның  фольклорны, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган әсәрләренә кызыксыну уяту.

ТЕСТ

ИЛ  ЯЗМЫШЫ- ИР  ЯЗМЫШЫ

2

Гадел Кутуйның ,,Сагыну”  нәсере.

Яңа белемнәрне үзләш-терү

1

18.11

19.11

19.11

Язучы Гадел  Кутуй.

«Сагыну нәсере.

Нәсер, инверсия.

Бөек Ватан сугышы чоры турында тарихи белешмә  бирү. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү,  «Сагыну» әсәрен өйрәнү; нәсер һәм инверсия күренеше турында төшенчә бирү

балаларда туган илгә, халкыбыз батырлы-гына мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

ЯТТАН

3

 

Сибгат Хәким иҗаты. “Бакчачылар” поэмасы.

Яңа белемнәрне үзләш-терү

1

25.11

26.11

26.11

Язучы  С. Хәким.

,,Бакчачылар  поэмасы”

Ил язмышы ирләр кулында .

Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Бакчачылар» әсәрен өйрәнү. Хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.

4

Мөхәммәт  Мәһдиев иҗаты.  “Без кырык беренче ел балалары” повесте.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

2.12

3.12

3.12

Язучы М.Мәһдиев.

иҗаты. ,,Без –кырык  беренче  ел  балалары”  повесте. Сугыш язган язмышлар.

Бөек Ватан сугышы чоры турында тарихи мәгълүмат бирү. Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү,  «Без — кырык беренче ел балала-ры» повестеннан өзек белән таныша башлау. Сугыш авырлыгын үз җилкәлә-рендә күтәргән яшь буынга, шул чор кешеләренә ихтирам тәрбияләү.

5

Мөхәммәт Мәһдиевнең  “Без-кырык беренче ел балалары” повесте.  Контроль тестка әзерлек.

Белем һәм күнекмә-ләрне актуаль-ләштерү

1

9.12

10.12

10.12

Язучы М.Мәһдиев.

Иҗаты.  ,,Без –кырык

беренче  ел  балалары”  повесте.

 повесте. Сугыш язган

 язмышлар.

Бөек Ватан сугышы чоры турында тарихи мәгълүмат бирү

Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү,

 «Без — кырык беренче ел балалары» повестеннан өзек белән таныша башлау

сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән яшь буынга, шул чор кешеләренә ихтирам тәрбияләү

Бөек Ватан сугышы чоры турында тарихи мәгълүмат бирү. Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү,  «Без — кырык беренче ел балала-ры» повестеннан өзек белән таныша башлау.  Укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү.

ЯТТАН

6

I яртыеллык материалы буенча  

контроль тест. (Ә.Р.Мотыйгуллина Татар әдәбияты, Методик әсбап, "Мәгариф -Вакыт", 2014)

Белем һ.күнекмәләрне контрольләштерү

1

16.12

17.12

17.12

Йола фольклоры.

Н. Исәнбәт,   Г.Ибраһимов,

Р. Миңнуллин,

Г. Кутуй,   С.  Хәким,

М.    Мәһдиев .  

Белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, тестка җавап бирә белү.

Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру. Патриотик тәрбия, туган илне, туган җирне  яратырга өйрәтү.  

КОНТ

РОЛЬ ТЕСТ

ҺӘР  ЧОРНЫҢ  ҮЗ  ГЕРОЕ

7

 Хаталар өстендә эш.

БСҮ Кыш килде.

Нәҗип Думави иҗаты. “Беренче кар” шигыре.

Яңа белемнәрне үзләш

терү

1

23.12

24.12

24.12

  Нәҗип Думави иҗаты.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Беренче кар” шигырен өйрәнү. Табигатькә карата күзәтүчәнлек булдыру, һава торышының үзгәрешен аңларга,  татарча дөрес репликалар белән аңлата белергә өйрәтү. Эстетик тәрбия бирү.  

 

    II  ЧИРЕК - 7 СӘГ.        

                                         

     

1

 и Һади Такташ иҗаты. «Алсу» поэмасы.

Яңа белемнәрне үзләш-терү

1

13.01

14.01

14.01

12.01

Һади  Такташ-давыллы  еллар җырчысы.

 «Алсу» поэмасы .

1920 — 1930 еллар турында тарихи мәгълүмат . бирү Һ.Такташ турында мәгълүмат бирү. «Алсу» поэмасын уку.

.татар шигъриятенә мәхәббәт уяту.

ЯТТАН

2

  Хәсән Туфан иҗаты. “Агыла да болыт агыла” шигыре.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

20.01

21.01

21.01

19.01

Хәсән Туфан иҗаты.

Шигырьләрдә —шагыйрь язмышы

,,Агыла  да  болыт  агыла” шигыре

Репрессия еллары турында төшенчә бирү.

Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Агыла да болыт агыла» шигырен өйрәнү. Хафиз строфасы турында теоретик төшенчә бирү

туган илне сагыну хисләре турында аңларга өйрәтү.

ЯТТАН

3

Гурий Тавлин иҗаты.  "Һәр  чорның  үз  герое" бүлеген кабатлау, йомгаклау.    

Белем һ. күнекмә-ләрне контрольләштерү

1

27.01

28.01

26.01

Нәҗип Думави,

 Һади Такташ,

Хәсән Туфан,

 Гурий Тавлин

Гурий Тавлин иҗаты белән танышу.   Нәҗип Думави, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Гурий Тавлинның тормышлары, иҗатлары турында белгәннәрне ныгыту, әсәрләрен хәтердә калдыру Халкыбызның үткәненә, тарихына аңлы караш булдыру;  шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре  тәрбияләү.

ТЕСТ

ТУГАН ҖИР УЛ БУЛА БЕР ГЕНӘ,

ТУГАН ҖИРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛ ГЕНӘ!

4

  ытаАяз Гыйләҗев иҗ   «Өч аршын җир» повесте.

Яңа белемнәрне үзләш-терү

1

3.02

4.02

4.02

2.02

Аяз Гыйләҗев иҗаты. «Өч аршын җир» повесте .

 

Тарихи вакыйгаларга нигезләнеп, әсәр геройлары яшәгән чорга характеристика бирү. Аяз Гыйләҗев  иҗаты белән танышу,  «Өч аршын җир» повестеннан өзекләр уку, геройларның яшәү кыйбласы аша нәтиҗәләр ясау һәм рухи сәламәтлек тәрбияләү.

5

БСҮ "Туган җир ул була бер генә". Аяз Гыйләҗев

  “ Өч аршын җир”  

Белем һәм күнекмә

ләрне актуаль

ләштерү

1

10.02

11.02

11.02

9.02

Аяз Гыйләҗев иҗаты.

  “ Өч аршын җир” повесте.

Тарихи вакыйгаларга нигезләнеп, әсәр геройлары яшәгән чорга характеристика бирү.    «Өч аршын җир» повестен   уку. Тарих җилләренеӊ кай якка исүенә карамастан, туган җирнеӊ изге төшенчә икәнлеген төшендерү.

6

  Илдар Юзеев иҗаты.  “Ак калфагым төшердем   кулдан... “ драмасы. Ремарка.

Яңа белемнәрне үзләш

терү

1

17.02

18.08

18.02

16.02

Илдар Юзеев иҗаты

,,  Ак  калфагым төшердем  кулдан” драмасы.

Иленнән  аерылган-  канаты  каерылган.

  Әдәбият теориясе –  ремарка турында төшенчә. Илдар Юзеевның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру; “Ак калфагым төшердем кулдан...” драмасы белән танышу.  Туган җирнең изге булуын төшендерү, аның кадерен белергә өйрәтү .  

7

И.Юзееврың "Ак  калфагым төшердем  кулдан”драмасы.  

Белем һәм күнекмә

ләрне актуаль

ләштерү

1

24.02

25.02

25.02

1.03

Илдар Юзеев иҗаты

Драманы уку, нәти-

җәләр ясау.

әдәбият теориясе —
ремарка турында төшенчә бирү

Илдар Юзеевның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, «Ак калфагым төшердем кулдан...» драмасын укып нәтиҗә ясау

туган җирнең изге булуын төшендерү, аның кадерен белү турында тәрбия бирү

  Әдәбият теориясе –  ремарка турында төшенчә. Илдар Юзеевның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру; “Ак калфагым төшердем кулдан...” драмасы белән танышу.  Туган җирнең изге булуын төшендерү, аның кадерен белергә өйрәтү .  

8

Марсель Галиев иҗаты. «Нигез»

Повесте.

Яңа белемнәрне үзләш

терү

1

2.03

3.03

3.03

1.03

 Язучы Марсель Галиев.

«Нигез»  повесте.

Җирдә нигез тамыр кирәк хәтта җансыз ташка да...

Марсель Галиев иҗаты белән танышу.

Катлаулы текст белән эшләү, иң әһәмиятлесен таба белергә өйрәнү, план төзи белү. «Нигез» повестен укый башлау.

Повесть ,турында төшенчә бирү

тарихи үткәнебезгә ихтирам, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

9

М.Галиев.”Нигез” повесте.

Белем һәм күнекмәләрне актуаль

ләштерү

1

10.03

11.03

11.03

9.03

“Нигез”повесте

Повесть.

  Әдәбият теориясе – әсәрне аңларга өйрәнү; план төзи белү.“Нигез ” әсәрен уку, аңлау, автор М.Галиев турында мәгълүматлы булу, әсәрдән өйрәнгән тропларны, символик образларны таба белү. Повесть турында төшенчә.  Туганлыкның кадерен белү, туган җиргә мәхәббәт  тәрбияләү.

10

СТУ

Гөлшат Зәйнашева шигыре. "Үз илемдә" "Туган җир ул була бер генә,

Туган җирнең кадерен бел генә! бүлеген кабатлау, йомгаклау.

 

Белем күнекмәләрне контроль-гә алу

1

17.03

18.03

18.03

16.03

Ватан барыннан да газиз.

А.Гыйләҗев, И.Юзеев,

М.Галиев.

Теоретик төшенчәләрне  истә калдыру,

туган җирне ярату, туган як кадере, милләт язмышы, чит илләрдәге  милләттәшләребез турында аңлап калу.  Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру.

туган җиргә, милләттәшләребезгә ихтирам хисләре тәрбияләү.

ТЕСТ

     III  ЧИРЕК - 10 СӘГ.  

   

   АКТЫКТАН ХАКЛЫК ҖИҢӘ

1

Фатих  Хөсни  иҗаты «Сөйләнмәгән хикәя» әсәре.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

31.03

1.04

1.04

30.03

Язучы  Фатих  Хөсни.

,,Сөйләнмәгән  хикәя”  әсәре.

Тема, Идея

Язучы яшәгән чор турында  тарихи белешмә бирү. Фатих Хөснинең тормышы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү,  «Сөйләнмәгән хикәя» әсәрен өйрәнү, тема, идея турында төшенчә формалаштыру, җаваплылык хисе, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

2

Роза Хафизова иҗаты “Әти кайткан көн” хикәясе.

Яңа белемнәрне үзләш-терү

1

7.04

 8.04

8.04

6.04

Язучы Роза  Хафизова.

,,Әти  кайткан  көн” әсәре.

Бөек Ватан сугышы елларындагы балалар язмышы турында   төшенчә бирү.

«Әти кайткан көн» хикәясен уку, аңлау, автор Р.Хафизова турында мәгълүматлы булу. Сугыш чоры балаларына  ихтирамлы булырга өйрәтү.

3

Фәнис Яруллинның «Ак төнбоек» хикәясе.

Яңа белемнәрне үзләш

терү

1

14.04

15.04

15.04

12304

Язучы  Фәнис  Яруллин.

,,Ак  төнбоек”хикәясе.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү

Фәнис Яруллин иҗаты турында кыскача белешмә, «Ак төнбоек» хикәясен  укып  нәтиҗә ясау. Тәкәбберлекнең, дуслык кадерен белмәүнең нинди куркыныч нәтиҗәләргә китергәнен аңлату, җаваплылык хисләре тәрбияләү.

4

Рафис Корбан иҗаты «Ярдәм итик» шигыре.  "Актыктан хаклык җиңә" бүлеген кабатлау, йомгаклау.

Белем күнекмәләрне контроль-гә алу    

1

21.04

22.04

22.04

20.04

Шагыйрь Рафис  Корбан.

«Ярдәм итик» шигыре.

Тырышлык — зурлык, ялкаулык — хурлык

Бал кортлары һәм үләннәр турында  табигать белеме фәненә бәйләп аңлату.

Рафис Корбанның биографиясе белән танышу; «Ярдәм итик» шигырен уку.

Тырышлык тәрбияләү,  хезмәт яратырга өйрәтү.

ТЕСТ

     ТАБИГАТЬКӘ ДӘ ТАБИБ КИРӘК

5

  Мөдәррис Әгъләмов иҗаты. “Сөйли ак каен...” шигыре.  

Яңа белемнәрне үзләш

терү

1

28.04

29.04

29.04

27.04

Шагыйрь Мөдәррис  Әгъләмов.

,,Сөйли  ак  каен”

шигыре .

Каеннарның  күз  яше

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

М.Әгъләмовның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү,  «Сөйли  ак каен...» шигырен өйрәнү. Экологик тәрбия бирү.

6

БСҮ "Табигаткә сакчыл караш". Хәбир Ибраһим иҗаты. «Карач» хикәясе

Яңа белемнәрне үзләш

терү

1

5.05

 6.05

6.05

4.05

Шагыйрь Хәбир  Ибраһәм.

«Карач» хикәясе

Оясында  ни  күрсә, очканда  шуны  эшләр

Укылган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Хәбир Ибраһимның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү,  «Карач»  хикәясен өйрәнү.Табигатьтәге җан ияләренә мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

7

СТУ

Гавриил Троепольский.

Акбай Караколак.     Еллык арадаш аттестация эшенә  әзерлек.

Яңа белемнәрне үзләш

терү

1

12.05

13.05

13.05

11.05

Рус  язучыларның  әсәрләре  белән  татар  телендә  танышу

Рус  язучысы  Гавриил Троепольскийның  ,,Акбай Караколак” әсәре белән  татар  телендә  танышу. Г.Троепольскийның  ,,Акбай Караколак” әсәреннән  алынган  өзекнең  эчтәлеген   сөйләү. Табигатьтәге җан ияләренә мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

8

  Еллык арадаш аттестация эше   (контроль тест). (Ә.Р.Мотыйгуллина Татар әдәбияты, Методик әсбап, "Мәгариф -Вакыт", 2014)

Белем күнекмә-ләрне контроль-гә алу

1

19.05

20.05

20.05

18.05

Соңгы бүлектә үтелгәннәр + ел дәвамында өйрәнел-гән әсәрләр.

Әдәби әсәрләрне, теоретик төшенчәләрне аңлап истә калдыру. Өйрәнгәннәрне гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белү. Әдәбият белән кызыксындыру, тормыш белән бәйләнешне аңлау.

КОНТРОЛЬ ТЕСТ

9

Хаталар өстендә эш. Йомгаклау дәресе.  Әдәбият  дигән дәрья.

 

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү  

1

26.05

27.05

27.05

25.05

Әдәбият  дигән дәрья

Өйрәнгән теоретик төшенчәләрне  кабатлау, истә калдыру.  Ел буе өйрәнгән-нәрне гомумиләштереп кабатлау. Әдәбиятның тәрбия бирү, тормышка әзерләү дәресе булуын аңлату. 

       IV  ЧИРЕК  -  9  СӘГ.          

       

УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ

Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:

тыңлап аңлау (минутларда) – 3

диалогик сөйләм (репликалар саны) – 9

монологик сөйләм (фразалар саны) – 10

Кычкырып уку (сүзләр саны) – 75-80

Бәяләү критерийлары

“5”ле

“4”ле

“3 ле

“2”ле

1

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү.

Эчтәлекне тулаем аңлап,  барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы бар.

Эчтәлекне аңлап, сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы бар.

Эчтәлекне өлешчә генә аңлап, сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле  4-5 хатасы бар.

Сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес түгел, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы бар.

2

Диалогик сөйләм

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзи.

Укучы өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора ала, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмый.

3

Монологик сөйләм

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм төзи.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төзи, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы бар.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төземи, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хата ясый.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмый.

4

Уку

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозып, басымны дөрес куймыйча, синтагмаларның бүленешендә ялгышып) укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укый, уку тизлеге акрын.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укый.

7 нче сыйныфларның рус  төркемнәрендә

 белем алучы укучылар өчен  татар әдәбиятыннан

контроль бәяләү материаллары

2015-2016 нчы уку елы

7 нче сыйныф ( рус төркеме).Әдәбияттан 1 яртыеллыкка контроль тест

1 вариант

2 вариант

1.Халык йолалары ничә төркемгә бүленә?

А)2

Ә)5

Б)3

2.Бәби тугач, аны кая алып барганнар?

А)уенчыклар кибетенә

Ә)мунчага

Б)туганнарына

3.Бәетләрне кем иҗат иткән?

А)язучылар

Ә)шагыйрьләр

Б)халык

4.Ф.Әмирхан кайда туган?

А)Арча районы Кушлавыч авылында

Ә)Казанда

Б)Оренбургта

5.Г.Кутуйның “Сагыну” әсәре нинди жанрда язылган?

А)хикәя

Ә)повесть

Б)нәсер

6.М.Мәһдиевның “Без-кырык беренче ел балалары” повестендә вакыйгалар кайда бара?

А)сугышта

Ә)мәктәптә

Б)педучилищеда

7.Берәр язучы яки шагыйрь  турында үзегез белгәннәрне языгыз.

1.Бәетләр ничә төркемгә бүленә?

А)3

Ә)4

Б)5

2.Гаилә йолалары кайсылар?

А)каз өмәсе

Ә)туй йоласы

Б)Нәүрүз

3.”Алмачуар” әсәрендәге малайның исеме ничек?.

А)Хафиз

Ә)Сафа

Б)Закир

4.Г.Кутуй “Сагыну” нәсерендә лирик герой кем?

А) сугышчы

Ә)ана

Б)бала

5.Бөек Ватан сугышында катнашкан язучы:

А)Ф.Әмирхан

Ә)С.Хәким

Б)Р.Миңнуллин

6.Кырлай авылы белән кайсы кеше бәйле?

А)Сәгъди

Ә)Мөхәммәтвәли

Б)Зиннәтулла

6.Берәр язучы яки шагыйрь  турында үзегез белгәннәрне языгыз.

7 нче сыйныф ( рус төркеме).Әдәбияттан еллык контроль тест

1 вариант

2 вариант

1.Һ,Такташ ничәнче елда туган?

А)1901

Ә)1902

Б)1903

2.”Ак төнбоек” әсәрен кем язган?

А)Роза Хафизова

Ә)Рафис Корбан

Б)Фәнис Яруллин

3.М.Галиевның “Нигез” әсәре кайсы жанрга керә ?

А)роман

Ә)хикәя

Б)повесть

4.Х.Туфан озак еллар кайда яши?

А)чит илдә

Ә)Себердә

Б)Мәскәүдә

5.М.Әгъләмов кем ул?

А)скульптор

Ә)композитор

Б)шагыйрь

6.Быел яттан өйрәнелгән әсәрне дәфтәрегезгә языгыз

1.Һ.Такташ кайсы авылда туган?

А)Кызылъяр

Ә)Сыркыды

Б)Иске Кармәт

2.Х.Ибраһимның “Карач” әсәрендәге малайның исеме ничек?

А)Фатих

Ә)Айрат

Б)Шәяхмәт

3.”Нигез”повестендә әсирлектә булган геройның исеме: 

А)Давыт

Ә)Хикмәтулла

Б)Байтирәк

4. Гадиләнең әтисе Шөһрәткә нәрсә бүләк итә?

А) велосипед

Ә)фотоаппарат

Б)костюм-чалбар

5.М.Мәһдиев– ул

А)шагыйрь

Ә)язучы

Б)драматург

6.Быел яттан өйрәнелгән әсәрне дәфтәрегезгә языгыз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар әдәбияты, 9 сыйныф, рус төркеме

Аңлатма язуыЭш программасы статусы. Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми бел...

Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф рус төркеме

6 нчы сыйныфның рус төркемнәре  өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елн...

Эш программасы татар теле 8 нче сыйныф рус төркеме

8 нче сыйныфның рус төркемнәре  өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елн...

Эш программасы Татар әдәбияты 5нче сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус  төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...

Эш программасы Татар әдәбияты 6нчы сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6  НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ   ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ  БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ   ...

Эш программасы Татар әдәбияты 8нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...

Эш программасы Татар әдәбияты 9нчы сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең   рус  төркемендәге 9 нчы сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча  белем бирү программасына аңлатма язуы...