Эш программасы Татар әдәбияты 8нче сыйныф, рус төркеме
рабочая программа (8 класс) на тему

Галиева Зөлфия Шамил кызы

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ

РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА

БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbiyat_8_syynyf_rus_torkeme.doc215.5 КБ

Предварительный просмотр:

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ

РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТ БУЕНЧА

БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ.

ЭШ ПРОГРАММАСЫНЫҢ СТАТУСЫ                

 8 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып  төзелде:

1."Россия Федерациясендә мәгариф турында" 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законы 

2.Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013нче  ел.

3.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (1.07.2004 ).

4.“2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы  Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).

5. Программа Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар телен һәм әдәбиятыннан үрнәк программалары: 1-11 нче сыйныфлар / [басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы]. –Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2011. . (Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-IХ сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан авторлык программасы. Төзүче-авторлары:  Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйззәтуллина, Г.Г. Мулласалихова, Казан-2014)

6.“52 нче гимназия”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы.

 ЭШ   ПРОГРАММАСЫ СТРУКТУРАСЫ

        Татар әдәбиятының эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

 УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ УКЫТУ ПЛАНЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ

Гимназиянең 2016 - 2017 нче уку елына төзелгән уку- укыту планында   8 нче  сыйныфта  татар әдәбиятыннан атнага 1 сәгать исәбеннән елга 35 сәгать  каралган.

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУНЫҢ  МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ:

  Татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты: туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

− татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

 − татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

   

 УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ӘЗЕРЛЕК ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР:

− әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

− авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

− әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;

− татар әдәбиятының һәм тарихи мәгълүматларның дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

− авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

− 11—12 татар, рус, чит ил язучы-шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

− 5—6 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

− Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, тыюлык, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;

− төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

−  7 мәкаль, 7 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

− төрле авторларның 3—4 шигырен яттан сөйли белү;

− сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

− төрле темаларга проект эше яклау;

− әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА  ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН  НӘТИҖӘЛӘРЕ

 Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү

ПРОГРАММА МАТЕРИАЛЫНЫҢ   ЭЧТӘЛЕГЕ

Эчтәлек

Сәгать саны

1. Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана

4 сәгать

 2. Без тарихта эзлебез

5 сәгать

3. Онытылмас еллар

6 сәгать

4. Әтинең зур бүреге иртә киелде

1 сәгать

5. Ана — изге, Ана — бөек, аңа — дан!

Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын,

Туу кирәк кайчак безгә яңадан!

7 сәгать

6. Көлсәң – көл, еласаң – ела!

6 сәгать

7. Даһи гомере – халкы хәтерендә!

4 сәгать

8. Табигатьнең дә җаны бар

1 сәгать

9. Кабатлау

1 сәгать

Барысы:

35 сәгать

УКУЧЫ ҮЗЛӘШТЕРЕРГӘ ТИЕШЛЕ ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘР МИНИМУМЫ

Дәреслеккә салынган әдәби әсәрләрнең нигезен “Үрнәк программа»га (төзүчеләре К.С.Фәтхуллова,Ф.Х.Җәүхәрова)кертелгән әдәби әсәрләр минимумы тәшкил итә        

1) Г.Тукайның “Пар ат” шигыре;

2) Ш.Камалның “Буранда” новелласы;

3) С.Хәкимнең “Җырларымда телим” шигыре;

4) Г.Афзалның “Юл газабы” хикәясе;

5) Ф.Садриевның “Таң җиле” романыннан өзек;

6) Р.Харисның “Ике гөл” шигыре;

7) Т.Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” драмасыннан өзек.

ЯТЛАУ ӨЧЕН ӘСӘРЛӘР

Г.Тукайның “Пар ат” шигыреннән өзек.

Ф.Кәримнең “Ант” шигыре.

С.Хәкимнең “Җырларымда телим” шигыре.

Р.Харисның “Ике гөл” шигыре.

ДӘРЕСТӘН ТЫШ (ӨСТӘМӘ) УКУ ӨЧЕН ТӘКЪДИМ ИТЕЛГӘН ӘСӘРЛӘР (УКЫТУЧЫ САЙЛАВЫ БУЕЧА)

“Зөһрә кыз” (Татар халкы легендасы).

Габдулла Кариев. Нурлат районы Күлбай Мораса авылында  Габдулла Кариев музее.

Нәкый Исәнбәт. “Хуҗа Насретдин”.

ПРОГРАММА МАТЕРИАЛЫНЫҢ БҮЛЕНЕШЕ

1нче  чирек

2нче чирек

3нче чирек

4нче чирек

        Еллык    

Сәгать саны

Дәрес

9

7

10

9

35

Теманы өйрәнү

7

5

8

6

26

СТУ

1

 

1

1

3

БСҮ

1

1

1

1

4

Контроль тест

1

1

2

Дәреснең берничә минутында үткәрелгән эшләр

Тест

2

1

3

Яттан

1

1

1

1

4

УКЫТУ МЕТОДИК КОМПЛЕКТЫ

  1. Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Р.Һ.Вәлиуллина. Татар әдәбияты. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 8 нче сыйныф. 2 кисәктә. Казан, “Мәгариф-вакыт” нәшрияты, 2015 ел.
  2. Укытучылар өчен методик әсбап “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче

                  укытучылар өчен, 8нче сыйныф, Казан, “Мәгариф - Казан” нәшрияты, 2015

            3.  «Мәгариф»  журналлары, “Ачык дәрес” газеталары

           4 . Электрон ресурслар: http://pedsovet.su, belem.ru: https://edu.tatar.ru, http://nsportal.ru/, http://matbugat.ru/, http://mon.tatarstan.ru/.

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Дә-

рес

Дәрес

темасы

Дәрес тибы

Дәрес саны

Үткәрү  вакыты

Төп  төшенчәләр

Планлаштырыла торган    нәтиҗәләр

Контроль эш төрләре

П/Ф

Тарих китабында безнең өчен бик күп хәтирәләр саклана...

1

Халык авыз иҗаты.

”Сихерче кыз” риваяте.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

1.09

 

Халык авыз иҗаты, риваять жанрына гомуми күзаллау булдыру. “Сихерче кыз” риваятен уку. Риваять  жанры турында  теоретик төшенчәне бирү, халкыбыз тарихы  белән бәйләү

Халык авыз иҗаты турындагы белемнәрне гомумиләштерү, риваять турында белешмә бирү, татар халкының “Сихерче кыз” риваяте белән танышу.Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү.

2

“Гали тугае”, “Моргана”риваятьләре.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

8.09

 

“Гали тугае”, “Моргана” риваятьләрен уку. Укучыларга халкыбызның тарихы турында белем бирү.

Риваять турында алган белемнәрне ныгыту, татар халык риваятьләре белән танышуны дәвам итү.

Балаларда татар халык һәм башка халык риваятьләренә, халыкларның үткәненә карата кызыксыну тәрбияләү.

3

 СТУ ”Зөһрә кыз" легендасы.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

15.09

 

Легенда жанрына гомуми күзаллау булдыру. Легенда жанры турында теоретик төшенчәне бирү.

Татар халык авыз иҗаты жанрлары белән танышуны дәвам итү, легенда жанрын өйрәнү, “Зөһрә кыз” легендасын уку.

Балаларда татар халык легендаына, башка халык легендаларына, халыкларның үткәне б-н  кызыксыну тәрбияләү.

4

Музыка уен кораллары, аларның халык тормышындагы роле.  "Тарих китабында безнең өчен бик күп хәтирәләр саклана..." бүлеген  кабатлау, йомгаклау  дәресе.

 

Белем һ. күнекмәләрне актуальләштерү

1

22.09

 

Милли уен кораллары белән танышу. Эстетик тәрбия бирү.

Халык авыз иҗаты турындагы белемнәрне гомумиләштерү, халык музыка уен кораллары турында белешмә бирү, танышу.Балаларда татар халык музыка уен коралларына, халыкларның үткәне белән кызыксыну тәрбияләү.

ТЕСТ

Без тарихта эзлебез.

5

Фатих Кәрими иҗаты.

“Аурупа сәяхәтнамәсе”

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

29.09

 

Фатих Кәрими иҗаты.

“Аурупа сәяхәтнамәсе” белән танышу.  Мәдәният учакларына тарихи күзәтү.

Фатих Кәриминең тормыш юлы һәм иҗатын, “Аурупа сәяхәтнамәсе”н  өйрәнү.

  Сәнгать җәүһәрләренә, халкыбыз мирасына, белем алуга омтылыш тәрбияләү.

6

Миргазиян Юныс иҗаты. “Су” хикәясе.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

6.10

 

Миргазиян Юныс иҗаты, “Су” хикәясен уку.

Язучы яшәгән чорга бәя бирү, тарихны аңлау.

Миргазиянның Юныс тормыш юлы һәм иҗатын, “Су” хикәясен өйрәнү.

Туган илне сагыну, Ватанга, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

7

Г. Тукай иҗаты. “Пар ат” шигыре.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

13.10

 

Габдулла Тукай яшәгән чор турында тарихи белешмә бирү. Г. Тукай иҗаты. “Пар ат” шигырен өйрәнү.

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын, “Пар ат” шигырен уку.

Татар халкының бөек әдипләре иҗатын өйрәнү аша тормышка караш тәрбияләү.

ЯТТАН

8

БСҮ Милли мәдәниятебезне үстерүдә Бакый Урманче иҗаты. 

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

20.10

 

Бакый Урманче иҗаты белән танышу. Рәсем сәнгатенә карата кызыксыну  уяту. Триптих төшенчәсен аңлату.

 Бакый  Урманченың  тормыш  юлы һәм иҗатын өйрәнү. Татар  халкының  бөек  шәхесләре,  аларның  иҗатына     кызыксыну   уяту; сирәк  очрый  торган талантка  ия  булган сынчы иҗаты  белән горурлану   хисләре  тәрбияләү.  Әхлак   тәрбиясе  бирү.

9

 Наҗар Нәҗми  - Тукай шәкерте. " Без тарихта эзлебез" бүлеген  кабатлау, йомгаклау  дәресе.

Белем һ. күнекмәләрне актуальләштерү

1

27.10

 

 Наҗар Нәҗминең иҗаты, “Агыйделдә ак пароход” әсәре.

 Наҗар Нәҗминең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Агыйделдә ак пароход” әсәрен өйрәнү. Милли үзаң тәрбияләү, туган телгә, милли тарихка ихтирам хисе уяту.

ТЕСТ

     I чирек  :        9  сәг              

Онытылмас еллар

1

Фатих Кәрим - патриот-шагыйрь.

  “Ант”шигыре.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

10.11

 

Фатих Кәрим иҗаты. “Ант” шигырен өйрәнү. Бөек Ватан сугышында катнашкан әдипләр турында тарихи мәгълүматлар бирү.

Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, шигырьләре турында фикер йөртә белергә өйрәтү, аның туган иленә тугрылыклы, патриот-шагыйрь булуына басым ясау.

Кыюлык, батырлык, туган илгә бирелгәнлек, аны саклый белү сыйфатлары тәрбияләү.

ЯТТАН

2

Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гарун” поэмасы.

Белем һ. күнекмәләрне актуальләштерү

1

17.11

 

Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гарун” поэмасын уку.

Сәнгатебезгә – халык уен коралларына мәхәббәт тәрбияләү.

“Кыңгыраулы яшел гармун”  поэмасының төп фикерен ачыклый һәм аңлата белергә  өйрәтү; образлар системасы төшенчәсен аңлату.

Кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү.

3

 Туфан Миңнуллин иҗаты.

Яңа белемнәрне үзләштерү

 24.11

Туфан Миңнуллин иҗаты. “Моңлы бер җыр” драмасы. Бөек Ватан сугышында катнашкан  геройлар тарихы.

Туфан Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, “Моңлы бер җыр” драмасын уку һәм нәтиҗә ясау.

Туган ил өчен көрәшү, туган илне яклау изге бурыч булуына төшендерү, көчле рухлы булырга өндәү.

4

 Т.Миңнуллин. “Моңлы бер җыр” драмасы.

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресе

1

 1.12

Бөек Ватан сугышында катнашкан  геройлар тарихы.

Туфан Миңнуллин иҗаты. “Моңлы бер җыр” драмасы.

Туфан Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, “Моңлы бер җыр” драмасын уку һәм нәтиҗә ясау.

Туган ил өчен көрәшү, туган илне яклау изге бурыч булуына төшендерү, көчле рухлы булырга өндәү.

5

БСҮ Казанда Муса Җәлил һәйкәле һәм җәлилчеләр.  I яртыеллык материалы буенча контроль тестка әзерлек.

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресе

1

 8.12

Мәркәзебезнең истәлекле урыннары  белән танышу.

Казанда Муса Җәлил һәйкәле һәм җәлилчеләргә куелган барельефлар.  

Барельеф төшенчәсен аңлауга ирешү.

Шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш  юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне ныгыту; Марсель Cәлимҗанов һәм Ринат Таҗетдинов эшчәнлеге белән танышу.

Ихтыяр көче, рухи ныклык сыйфатлары тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм теле үстерү.

6

I яртыеллык материалы буенча  

контроль тест. (Ә.Р.Мотыйгуллина,  Р.Г.Ханнанов, Татар әдәбияты, 8 сыйныф. Методик әсбап)

Белем һ.күнекмәләрне контрольләштерү

1

 15.12

Фатих Кәрими, Габдулла Тукай ,Фатих Кәрим ,Туфан Миңнуллин ,Муса Җәлил иҗатлары.

Белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, тестка җавап бирә белү.

Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру. Туган җирне ярату, туган як кадере, иң якын кешеләребезнең кадере турында аңлап калу.

КОНТРОЛЬ ТЕСТ

Әтинең зур бүреге иртә киелде...

7

Хаталар өстендә эш.  Разил Вәлиевның тормыш юлы һәм иҗаты.

Белем һ. күнекмәләрне актуальләштерү

1

 22.12

Сугыш, аның гади халык, балалар җилкәсенә алып килгән авырлыгын аңлау

Разил Вәлиевның тормыш юлы һәм иҗатын, «Ватаным» шигырен өйрәнү.

Туган илнең матурлыгына соклану, аның тарихы белңн кызыксыну, туган җиргә  мәхәббәт  хисе тәрбияләү.

        II  чирек :     7 сәг.      

 

16

23

Ана – изге, Ана – бөек, аңа – дан! Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын, туу кирәк кайчак безгә яңадан!

1

  Шәриф Камал иҗаты.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

 12.01

Тарихи вакыйгаларга нигезләнеп, әсәр геройлары яшәгән чорга характеристика бирү.

Шәриф Камал иҗаты. “Буранда” хикәясен уку.

Шәриф Камалның тормышы һәм  иҗаты белән танышу, “Буранда” хикәясен  уку.

Геройларның яшәү кыйбласы аша нәтиҗәләр ясау һәм укучыларда әниләргә карата шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

2

 Шәриф Камалның “Буранда” хикәясе.

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресе

1

 19.01

Шәриф Камалның “Буранда” хикәясен өйрәнү.

Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү. Әдәби деталь турында  теоретик төшенчә бирү.

Укучыларда өлкән буынга, әниләргә  кече яшьтән шәфкатьлелек, миһербанлылык  хисләре тәрбияләү.

3

Сибгат Хәким иҗаты, “Әнкәй” шигыре.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

 26.01

Сибгат Хәким иҗаты, “Әнкәй” шигырен  өйрәнү.

Укыганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану. Сибгат Хәкимнең тормышы һәм иҗатын, “Әнкәй”, шигырен өйрәнү.

Өлкән буынга мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

4

Сибгат Хәким "Җырларымда телим" шигыре.

Белем һ. күнекмәләрне актуальләштерү

1

 2.02

Сибгат Хәкимнең “Җырларымда телим” шигыре.

Сибгат Хәкимнең “Җырларымда телим” шигырен уку.

Туган якка, табигатькә ихтирам тәрбияләү, өлкән буын кешеләренең фикерләрен тыңларга өйрәнү.

ЯТТАН

5

Роберт Миңнуллин иҗаты.  

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

 9.02

Гаилә кыйммәте төшенчәсен формалаштыру.

Роберт Миңнуллин иҗаты, “Әнкәй” шигыре.

Роберт Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты, “Әнкәй” шигырен өйрәнү.

Гаилә, кеше кадере, әти-әни кадерен белергә өйрәтү.

6

Фоат Садриев иҗаты.  “Таң җиле” әсәре.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

 16.02

Медицина терминнары турында мәгълүмат бирү.

Фоат Садриев иҗаты. “Таң җиле” әсәре.

Фоат Садриевның тормышын һәм иҗатын, “Таң җиле” әсәрен өйрәнү.

Балаларда бәхетнең кадерен белеп яшәү хисләрен тәрбияләү.

7

Фоат Садриев  “Таң җиле”. "Ана – изге, Ана – бөек, аңа – дан!" бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

Белем һ. күнекмәләрне актуальләштерү

1

 16.02

«Ана – бөек исем!

Нәрсә җитә ана булуга...» бүлеген гомумиләштереп кабатлау, бәйләнешле сөйләм үстерү.

Укыганны гомумиләштереп кабатлау. Роберт Миңнуллинның дәреслектә өстәмә уку өчен бирелгән  “Әнкәйнең ак чәчләре” шигырен уку.

Ата-анага җәбер-золым иткән имансыз балаларның дөньяда игелек күрмәүләре, ата-ана каргышы төшү турында тормыштан мисаллар китереп сөйләү.

ТЕСТ

Көлсәң – көл, еласаң – ела!

8

 БСҮ Сатирик журналлар. Галиәсгар Камал иҗаты.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

2.03

 

Сатира жанры  турында теоретик төшенчә бирү.

Сатирик журналлар, Галиәсгар Камал иҗаты.

Беренче сатирик  журналлар турында мәгълүмат бирү. Галиәсгар Камалның тормышын, иҗатын өйрәнү.

Әхлак (кешелеклелек,

юмартлык) хисләре тәрбияләү.

9

 Г. Камалның “Банкрот” комедиясе.

Белем һ. күнекмәләрне актуальләштерү

1

9.03

 

Галиәсгар Камалның “Банкрот” комедиясен өйрәнү.

Театр сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү.

Галиәсгар Камалның “Банкрот” комедиясен  өйрәнү. Сарказм турында теоретик төшенчәне аңлату.

  Хезмәткә  мәхәббәт, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү. Акча артыннан куу юлындагы кешелексезлек һәм түбәнлек сыйфатларын аңлату.

10

СТУ Габдулла Кариев. Нурлат районы Күлбай

Мораса авылында  Габдулла Кариев музее.

 

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

16.03

 

Габдулла Кариев иҗаты.

Язучы яшәгән чорга бәя бирү, тарихны аңлау.

Габдулла Кариевның тормышын, өйрәнү.

Китап укуга, белем алуга омтылыш тәрбияләү. Язучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү.

        III  чирек  10 сәг.    

1

СТУ Н.Исәнбәт. “Хуҗа Насретдин”

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

30.03

 

Сатирик әсәр, ирония турында теоретик төшенчә бирү.Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”

Юмор остасын  өйрәнү, “Хуҗа Насретдин” әсәрен аңлап уку, юмор аша язучы теләгән фикерне табарга өйрәнү

Әхлак тәрбиясе бирү

2

Гамил Афзал иҗаты. “Юл газабы” хикәясе.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

6.04

 

Гамил Афзал иҗаты. “Юл газабы” хикәясен өйрәнү.

Язучы яшәгән чорга бәя бирү, тарихны аңлау.

Гамил Афзалның тормышын, иҗатын һәм “Юл газабы” хикәясен өйрәнү.

Китап укуга, белем алуга омтылыш тәрбияләү. Язучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү.

3

Гамил Афзал “Юл газабы” хикәясе. “Көлсәң — көл, еласаң — ела” бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

Белем һ. күнекмәләрне актуальләштерү

1

13.04

 

“Көлсәң — көл, еласаң — ела” бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

“Көлсәң — көл, еласаң — ела” бүлегендә

өйрәнгән  материалны кабатлау, үзләштерү

дәрәҗәсен билгеләү. Әйләнә-тирәдәге  вакыйгалардан, кешеләрнең гамәлләреннән гыйбрәт ала белүнең табигате, тәртибе турында фикер алышу.

ТЕСТ

Даһи гомере – халкы хәтерендә!

4

 Ренат Харис

“Ике гөл”  

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

20.04

 

Ренат Харисның

“Ике гөл” шигырен өйрәнү.

Укучыларга экологик тәрбия бирү.

Ренат Харисның “Ике гөл” шигырен  уку.

Табигатькә карата күзәтүчәнлек тәрбияләү.

ЯТТАН

5

 БСҮ Галия Кайбицкая.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

27.04

 

Галия Кайбицкая иҗатын өйрәнү.

Опера сәнгате аша эстетик  тәрбия бирү.

Музыкаль әсәрләр аша туган илгә, туган җиргә мәхәббәт һәм ихтирам уяту.

6

 Рабит Батулла иҗаты. «Бию» хикәясе. Еллык арадаш аттестация эшенә   әзерлек.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

4.05

 

Рабит Батулла иҗатын, «Бию» хикәясен өйрәнү.

Бию сәнгате аша  эстетик  тәрбия бирү.

Рабит Батулланың тормышы  һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Бию» әсәрен уку.

Сәхнә кешесенә ихтирам тәрбияләү.

7

 Еллык арадаш аттестация эше  (контроль тест).(Ә.Р.Мотыйгуллина,  Р.Г.Ханнанов, Татар әдәбияты, 8 сыйныф. Методик әсбап)

Белем һ.күнекмәләрне контрольләштерү

1

11.05

 

Соңгы бүлектә үтелгәннәр + ел дәвамында өйрәнелгән әсәрләр.

Әдәби әсәрләрне, теоретик төшенчәләрне аңлап истә калдыру. Өйрәнгәннәрне гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белү. Әдәбият белән кызыксындыру, тормыш белән бәйләнешне аңлау.

КОНТРОЛЬ ТЕСТ

Табигатьнең дә җаны, рухы бар.

8

Хаталар өстендә эш.

 Камил Каримов иҗаты, “Тимергали бабай хикәяте”.  

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресе

1

18.05

 

Камил Каримов иҗаты, “Тимергали бабай хикәяте” әсәре.

Камил Кәримовның биографиясен, иҗатын һәм “Тимергали бабай хикәяте”н өйрәнү.

Тарихи үткәнебезгә ихтирам, туган җиргә, хезмәткә мәхәббәт  тәрбияләү.

9

Йомгаклау дәресе.

Әдәбият дигән олы диңгез.

Белем һ. күнекмәләрне актуальләштерү

1

25.05

 

Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Өйрәнгән теоретик төшенчәләрне

кабатлау, истә калдыру.

Ел буе өйрәнгәннәрне гомумиләштереп  кабатлау.Әдәбиятның тәрбия бирү, тормышка әзерләү дәресе булуын аңлату.

       IV  чирек :      9  сәг.                            

                 

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:

Уку-ың телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:

тыңлап аңлау (минутларда) – 1

диалогик сөйләм (репликалар саны) – 7-8

монологик сөйләм (фразалар саны) – 8-10

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү – 4 күнегү

Сүзлек диктанты (сүзләр саны) – 15-18

Сочинение (җөмлә саны) – 8-9 җөмлә

Бәяләү критерийлары

“5”ле

“4”ле

“3 ле

“2”ле

1

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү.

Эчтәлекне тулаем аңлап,  барлык сор-га язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфог-к хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы бар.

Эчтәлекне аңлап, сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы бар.

Эчтәлекне өлешчә генә аңлап, сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфог-к, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле  4-5 хатасы бар.

Сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес түгел, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы бар.

2

Диалогик сөйләм

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әмма реплика=ның әйтел-ндә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диал-к сөйләм төзи.

Укучы өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора ала, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмый.

3

Монологик сөйләм

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төз-ше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм төзи.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төзи, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы бар.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төземи, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хата ясый.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмый.

4

Уку

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозып, басымны дөрес куймыйча,) укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укый, уку тизлеге акрын.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар әдәбияты, 9 сыйныф, рус төркеме

Аңлатма язуыЭш программасы статусы. Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми бел...

Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф рус төркеме

6 нчы сыйныфның рус төркемнәре  өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елн...

Эш программасы татар теле 8 нче сыйныф рус төркеме

8 нче сыйныфның рус төркемнәре  өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елн...

Эш программасы Татар әдәбияты 5нче сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус  төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...

Эш программасы Татар әдәбияты 6нчы сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6  НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ   ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ  БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ   ...

Эш программасы Татар әдәбияты 7нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ  ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ  БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...

Эш программасы Татар әдәбияты 9нчы сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең   рус  төркемендәге 9 нчы сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча  белем бирү программасына аңлатма язуы...