Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф рус төркеме
рабочая программа (6 класс) на тему

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

6 нчы сыйныфның рус төркемнәре  өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:

- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елның 5 нче мартында 1089 нче номеры белән расланган “Гомуми башлангыч, төп гомуми, урта(тулы) гомуми белем стандартының федераль компонентын раслау турындагы”  боерыгы 

- “ Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”(рус телендә сөйләшүче балалар өчен ): 1-11 нче сыйныфлар. -   Казан: Мәгариф, 2010

- Рус телендә урта (тулы) белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1 – 11нче с-лар (басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы) – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 239 бит.

- 2015 - 2016 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге

- Казан шәһәре Совет районының муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  “175 нче урта гомуми белем мәктәбенең” 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

- Казан шәһәре Совет районының муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  “175 нче урта гомуми белем мәктәбенең” 2015-2016 нчы уку елына төп гомуми белем бирү программасы.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6kl_rus_torkeme_tatar_tele.doc262.5 КБ

Предварительный просмотр:

6 нчы сыйныф (рус төркеме)

Аңлатма язуы

Аңлатма язуы.

6 нчы сыйныфның рус төркемнәре  өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:

- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елның 5 нче мартында 1089 нче номеры белән расланган “Гомуми башлангыч, төп гомуми, урта(тулы) гомуми белем стандартының федераль компонентын раслау турындагы”  боерыгы  

- “ Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”(рус телендә сөйләшүче балалар өчен ): 1-11 нче сыйныфлар. -   Казан: Мәгариф, 2010

- Рус телендә урта (тулы) белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1 – 11нче с-лар (басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы) – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 239 бит.

- 2015 - 2016 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге

- Казан шәһәре Совет районының муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  “175 нче урта гомуми белем мәктәбенең” 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

- Казан шәһәре Совет районының муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  “175 нче урта гомуми белем мәктәбенең” 2015-2016 нчы уку елына төп гомуми белем бирү программасы.

Эш програмасы Федераль Дәүләт стандартларына, «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11нче сыйныф,  Казан, «Мәгариф», 2010 ел.,Р.Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел”: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 6 нчы кл. өчен татар теле, 2014, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

 Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының  төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш,  ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез  барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле  укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

Билгеле  булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарс Республикасында белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле,ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

        Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддәсендә һәм “Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы” Законда күрсәтелгәнчә, Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле, дәүләт теле буларак, барлык  урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп уку предметларының берсе булып тора.

         Тәкъдим ителгән программа татар теле укытуда бердәм белем бирү киңлеген тәэмин итү максатын күздә тота.  Әлеге программа рус телле балаларга татар телен укыту буенча эш программасын төзү өчен нигез булып тора: ул укыту предметының мәҗбүри өлешен билгели. Эш программасына, мәктәпнең эш үзенчәлеген, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып, уку материалын өйрәнүгә сәгатьләр саны бүленешен һәм  материалны өйрәнү эзлеклелеген билгеләүдә, эчтәлекне киңәйтүдә, шулай ук укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру юлларын ачыклауда укытучылар  үзгәрешләр кертә алалар.  Бу үзгәрешләр эш программаларының аңлатма язуында чагылыш табарга тиеш.

Дәреслек авторлары Программа җирлегендә укыту–методик системаның эчтәлеген билгелиләр. Укучыларның кабул итү мөмкинлекләрен исәпкә алып, аралашу-сөйләшү проблемаларына туры килгән әдәби әсәрләрдән төрле өзекләр сайлауны дәреслек авторлары карамагына калдыру – вариативлыкны саклауның берюлы.

Программа дәүләт контроле һәм белем сыйфатын билгеләү системасы  өчен нигез булып тора.

Татар телен  укыту максатлары

           Урта баскычта рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып  белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

                  Программа   Федераль Дәүләт стандартларының методологик нигезе булган системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган коммуникатив технологияне төп укыту ысулы буларак билгели. Укыту процессы, гомуми  дидактик принциплардан тыш, коммуникатив технологиянең  төп принципларын исәпкә алып оештырыла: аралашуга аралашу аша өйрәтү принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру);шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль куллануын тәэмин итү); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (лексик-грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында  сөйләм эшчәнлеге төрләренә үзара бәйләнештә өйрәтү  принцибы да зур әһәмияткә ия.  

 Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең  программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • “Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп  белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле  яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Укыту предметының төп эчтәлеге

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

 1.  Сагындык сине, мəктəп!  7 сәгать

Белем бəйрəме.  Җəйге ял. Уку əсбаплары. Яңа фəннəр. Кѳзге һава торышы. Кѳзге тѳслəр.

1 нче сентябрь (һава торышы,бəйрəм  линейкасы) турында сѳйли белү. Классташларыңның җəйге ялы турында сораша һəм  үзеңнең ялың турында сѳйли  белү. Яңа уку елындагы фəннəр һəм кирəкле уку əсбаплары турында сѳйли белү. Кѳзнең тѳрле чорында (башында, уртасында, ахырында) табигатьтəге үзгəрешлəр турында сѳйли белү.

2. Вакытның кадерен белəм   10 сәгать

Вакыт. Кѳн режимы. Сəгатьлəр. Вакытны дѳрес бүлү.

Буш вакыт. Яраткан шѳгыль. Телевизор карау.

Вакытны əйтə белү. Кѳн режимы турында сѳйли һəм сораша белү. Гаилə əгъзаларының кѳн режимы турында чагыштырып сѳйли белү.  Фатирда, гаилəдə ничə һəм нинди  сəгатьлəр  барлыгын, сəгатьлəрнең дѳрес йѳрү-йѳрмəве турында əйтə белү.

 Уку һəм  ял кѳннəрендə  кѳн режимындагы аерма турында сѳйли белү. Вакытны дѳрес бүлү ѳчен киңəшлəр бирə белү.   Үзеңнең һəм гаилə əгъзəларының буш вакыты турында сѳйли белү. Классташларыңның буш вакытны ничек үткəрүлəре турында сораша белү. Телевизорның файдасы һəм зарары турында əйтə белү, киңəшлəр бирə белү. Яраткан тапшыру турында мəгълүмат бирə белү.

3. Информация заманында яшибез 11 сәгать

ТНВ каналы. Атналык тапшырулар программасы. Компьютерда эшлəү. Китап уку. Файдалы киңəшлəр.

ТНВ каналы турында тѳп мəгълүматны əйтə белү.  Тѳрле каналлардагы тапшыруларның исемнəрен əйтə белү. Программага карап, тапшыруларның  эфирга чыгу вакытын, дəвамлылыгын əйтə белү. Үзеңнең һəм туганнарыңның яраткан тапшырулары турында сѳйли белү. Компьютерның файдасы һəм зарары турында сѳйли белү. Китап укуның кирəклеге турында фикереңне əйтə белү. Эчтəлеге буенча китап тѳрлəрен атый белү. Яраткан китабың турында  тѳп мəгълүматны бирə белү. Телевизор карау, компьютерда эшлəү, китап уку буенча киңəшлəр бирə белү.

4. Туган кѳнем бəйрəменə килегез!  10 сәгать

 Туган кѳнгə чакыру. Туган кѳнгə əзерлек. Кунаклар.  Котлаулар. Бүлəклəр.

 Туган кѳн белəн котлый  һəм телəклəр тели белү. Туган кѳн бəйрəменə чакыра белү һəм чакыруга җавап бирə белү. Туган кѳнгə əзерлек (табын əзерлəү, ѳйне җыештыру) турында  сѳйли белү. Туган кѳннең ничек узуы  турында (кемнəр килгəн, туган кѳн ничек үткəн, нинди уеннар уйнаганнар) сѳйли белү. Бүлəк сайлау турында киңəшлəр бирə белү.

 5. Əдəпле булу җиңелме  10  сәгать

Кунакка бару. Табын янында утыру. Гаилə традициялəре. Халык традициялəре.

Кунакка баруның  вакытын, шартларын əйтə белү. Хуҗалар һəм кунаклар белəн үзеңне ничек тоту,  табын артында дѳрес утыру турында сѳйли белү. Табындагы ризыклар һəм савыт-сабаның исемнəрен əйтə белү. Əдəпле кунакларны мактый белү. Əдəплелек кагыйдəлəрен белмəүчелəргə киңəшлəр бирə белү. Милли ризыклар, гаилə традициялəре турында сорый  һəм җавап бирə белү.

6. Əдəп башы- матур гадəт 12 сәгать

 Транспортта йѳрү кагыйдəлəре.  Ѳлкəннəргə һəм кечкенəлəргə ярдəм итү. Ягымлы сѳйлəшү.

Транспортта йѳрү кагыйдəлəре турында сѳйли белү.  Ѳлкəннəргə,  кечкенə балалы пассажирларга урын бирергə кирəклеге турында сѳйли белү.  Гаилəдə əби- бабайларга хѳрмəт белəн карау, аларга булышу кирəклеге турында əйтə белү.  Аралашу кагыйдəлəре, сѳйлəмдə  нинди ягымлы сүзлəр кулланырга кирəклеге турында əйтə белү.

 7. Аралашырга ѳйрəнəбез  12 сәгать

Аралашу кагыйдəлəре. Əдəпле булу. Телефоннан сѳйлəшү.

 Ѳйдə, мəктəптə  һəм башка урыннарда үз-үзеңне əдəпле тоту кагыйдəлəрен əйтə белү. Тəрбиясез һəм əдəпсез балаларга  ялгышларын аңлату, киңəшлəр бирү, башкаларга комачауламаска кирəклеге  турында əйтə белү. Телефоннан аралашу кагыйдəлəрен белүнең кирəклеге турында сѳйли белү. Кемгə, кайчан, нинди сəбəп белəн шылтыратырга мѳмкинлеге, телефоннан дѳрес һəм əдəпле итеп  сѳйлəшү турында сѳйли белү.

8. Ялгыша белдең – тѳзəтə дə бел  17 сәгать

Кешелəрдəге уңай һəм тискəре гадəтлəр.

Уңай һəм тискəре гадəтлəр турында сѳйли белү. Мактану, гайбəт сѳйлəү, əлəклəү, ялганлау, саран булуның нинди нəтиҗəгə китерүе турында əйтə белү. Мондый гадəтлəре булган балаларга киңəш бирə белү. Тыйнак, юмарт, ярдəмчел балаларны мактый белү.

Үзеңнең уңай һəм тискəре гадəтлəрең турында əйтə белү, нəтиҗə ясау.

9. Яз килə, яз кѳлə!  16 сәгать

Язгы табигать. Язның дүрт чоры.

Барлыгы  -105 сәгать

 Язгы табигатьтəге үзгəрешлəр турында сѳйлəү. Безнең яктагы кышлаучы һəм күчмə кошларның исемнəрен əйтə белү, аларны тасвирлый белү.  Язның тѳп дүрт чоры  барлыгын һəм аларның исемнəрен əйтə белү. Су язы, Яктылык язы, Яшеллек язы, Җəй алды язларының ѳчен шулай аталуларын аңлата белү.  Язның бу чорларындагы табигатьтə булган үзгəрешлəр турында сѳйли белү.

                                                                     

     Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре

Укучының төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге нәтиҗәләргә ия булуы планлаштырыла:

                                                                                      Диалогик сөйләм

Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог – сораштыру, диалог – тәкъдим, диалог – фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: һәр катнашучы ягыннан кимендә 6 – 8 реплика (5–7 нче сыйныфлар).

                                                                                     Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр  итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8 – 10 фраза (5–7 нче сыйныфлар).

                                                                                        Тыңлап аңлау

Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә  төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу.

                                                                                               Уку

       Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

       Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.

       Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

       Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү.

     Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.

                                                                                                         

Язу

Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә  актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү, прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми  хатлар, котлаулар һ.б) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Татар теленнән укучыларның арадаш аттестациясе ______ майда, контроль эш формасында үткәрелә.

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11нче сыйныфлар”(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)  2010

 Дәреслек:

Р.Р.Нигъмәтуллина.Ф.С.Фәизова“Татарча да яхшы бел”, 6 нчы кл., Казан, Татарстан китап нәшрияты,2014

1.  А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов «Рус телле балаларга татар телен укыту ме-тодикасы нигезләре»  Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2008

2. Р.Р.Нигматуллина «Сборник правил и упражнений для изучающих татарский язык». Морфология. В 2-х частях Яр Чаллы, 2009.

1.Р.Р.Нигъматуллина. «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1, 2 кисәк»  Яр Чаллы, 2008

2.Ф.С.Сафиуллина. «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань, ТаРИХ, 2010

                                                                                               

                         


Татар теленнән тематик план

Сыйныф: 6б

Укытучы: Ахтямова Гөлназ Мингали кызы

Сәгатьләр саны: 105

Барлыгы: 105 сәг., атнага 3 сәг.

Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11нче сыйныфлар”(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)  2013

 

Дәреслек: Р.Р.Нигматуллина: “Татарча да яхшы бел”: Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен / 6 нчы сыйныф. – Казан: “Татарстан китап нәшрияты”, 2014

Өстәмә әдәбият:

1.Вакытлы матбугат басмалары.

2.Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле.

3.Н.Гыймәдиева, Р.Н.Нуруллина “Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы”, Казан, 2003 ел.

4. Р.С.Нурмухаметова “Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся”. Казан, “гыйлем”, 2007 ел.

5. Р.Р.Нигматуллина “Татар теле өйрәнүчеләргә кагыйдәләр һәм күнегүләр” (рус телендә белем бирүче мәктәпләр өчен уку ярдәмлеге). – Казан:  “Татар.кит.нәшр”, 2012. – 205 б.

6. Р.Ф.Фәттахова “Практический татарский язык = Гамәли татар теле: татар телен өйрәнүчеләр өчен методик кулланма”. – Казан: “Татар.кит.нәшр”, 2012. – 176 с

7.  А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре»  Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2008

8. Р.Р.Нигматуллина «Сборник правил и упражнений для изучающих татарский язык». Морфология. В 2-х частях Яр Чаллы, 2009.


Календарь – тематик план

Дәрес

темасы

Сәгатәләр саны

  Дәрес төрләре

Укучылар эшчәнлегенә характеристика яки уку эшчәнлеге төрләре

Көтелгән

нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

план

факт

                                                                                       1 тема: “Сагындык сине, мәктәп!” –7 сәгать

                          1 чирек- 27 сәгать                                                                                  

Быел бик шәп ял иттем

1

2

Кереш дәрес. 5 сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

 “Яңа уку елы котлы булсын!”. Хәзерге заман хикәя  фигыль.

1

Белемнәрне го мумиләштерү

“Яңа уку елы белән” бәйле сүзләрне кулланып, сөйләм телен үстерү. Котлаулар язарга өйрәнү. Элек алган белемнәр белән яңа белемнәр бәйләнешен булдыру, белем бәйрәме көне турында сөйләшү. Диалог уку, сорауларга җавап бирү, парлап эшләү.

Яңа уку елы турында үз фикереңне әйтә белү. Белем бәйрәме турында әңгәмә кора белү, үрнәк буенча диалог төзи белү. 5 нче сыйныфта өйрәнгән “саен” һәм “тапкыр” сүзләрен куллануны ныгыту.

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль һәм аның 1, 2 зат берлек саны.  “Быел бик шәп ял иттем”.

1

Яңа материалны аңлату

Сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү, индивидуаль тикшерү.

Рәсем буенча сөйләү, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү, парлап һәм төркемнәрдә эшләү.  Камилләшкән сөйләм үстерү

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльнең формаларын сөйләмдә камил куллану күнекмәләрен үстерү.

3.

Портфелемдә кирәк-

ле әйбер-

ләр генә

Инфинитивның барлык, юклык  формасы.

1.

катнаш

Өйрәнелә торган төшенчәнең асылын ачу. Кунакка йөрү кагыйдәләрен искә төшерү.

Кунакка йөргәндә үз – үзеңне тота белү кагыйдәләрен белү, инфинитив формаларын сөйләмдә куллануны үзләштерү.

4

Сыйфат. Ясалма сыйфатлар. (-лы/ -ле).

1

Белемнәрне го мумиләштерү

Тест материалы белән эшләү.Өйрәнгән грамматик структураларны куллануны тикшерү.

Үзләштерелгән белемнәрне куллана белү.

5.

Мәктәп-тә кайчанрәхәт?

Исем һәм тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемләшкән сыйфатлар. “Мәктәптә кайчан рәхәт?”

1

катнаш

Сорауларга җавап бирү, парлап эшләү, тәрҗемә итү, рәсемнәр буенча көн режимы турында сөйләү.

  Уку материалының эмоциональлеген күтәрү, күңел биреп эшләү атмосферасын тудыру.

6,7

Тамчы-лар каян килгән

Исем һәм тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

2

Яңа материалны аңлату

Сорауларга җавап бирү, парлап эшләү, тәрҗемә итү, рәсемнәр буенча көн режимы турында сөйләү

Кѳзнең тѳрле чорында (башында, уртасында, ахырында) табигатьтəге үзгəрешлəр турында сѳйли белү.

        2 тема: “Вакытның кадерен беләм” –10 сәгать

1,2 Әйтегез әле, вакыт күпме?

Сан төркемчәләре Вакытны белдерү.

Кереш язма эш.

2

Яңа материалны аңлату

Белем күнекмәләрне тикшерү

Сорауларга җавап бирү, парлап эшләү, тәрҗемә итү, рәсемнәр буенча көн режимы турында сөйләү, сүзлек диктанты язу

“Сәгать ничә?” , “Сәгать ничәдә?” сорауларын дөрес аңлап җавап бирү, үзеңнең көн режимың турында сөйли алу

3.

Мәктәп-кә соңга калма

Исемләшкән саннар.(Ю.к.)

1

Яңа материалны аңлату

Рәсем буенча фикерләр әйтү,тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, үрнәк буенча җөмләләр төзү,җырлау,чагыштырып сөйләү

“Сәгать ничәгә?” “Сәгать ничәгә кадәр?” сорауларына юнәлеш килеше формасын кулланып җавап бирү, актив сөйләмдә куллану. Фронталь әңгәмә, сорауларга җавап бирү

4.

Әнием бары-быздан да иртәрәк тора

Исемләшкән саннар.(Ч.к.)

1

катнаш

Үрнәк буенча җөмләләр төзү,

Сорауларга җавап бирү.парлап сөйләшү,гаилә турында сөйләү, таблица ярдәмендә җөмләләр төзү

Сәгать ничәдән?” “Сәгать ничәдән соң?” сорауларына чыгыш  килеше формасын кулланып, актив сөйләмгә чыгу. Сорауларга таянып, үзең турында сөйли алуны һәм диалогка чыгуны бәяләү

5,6 Мәктәп-кә сәгать ничәгә барасың?

Сан +ярдәмче

фигыльләр(тулырга, тулып)  

2

катнаш

Макет ярдәмендә вакытны күрсәтү, таныш формалар аша вакытны белдерү, парлап һәм төркемнәрдә эшләү.

Тулырга”, “тулып” фигыльләрен кулланып, вакытны дөрес әйтүгә ирешү, укучыларның сүзлек запасын баету,парлап эшләү күнекмәләре булдыру

7,8

Вакыт-ны дөрес әйтегез

Инфинитив (тартык авазга тәмамланган фигыльләр).

2

катнаш

Сүзлек өстендә эш, рәсем буенча эш, уку, сорауларга җавап бирү

Сингармонизм законына таянып, фигыльләрдән инфинитив формасын ясау, инфинитив+ хәбәрлек сүзләр конструкциясен сөйләмдә куллану, үз фикереңне белдерә алу

9.

Сәгатең төгәл йөриме?

Инфинитив (тартык авазга тәмамланган 1 иҗекле фигыльләр).

1

Яңа материалны аңлату

Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, язма тикшерү.Сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, телдән сөйләү, гомуми нәтиҗә чыгару.

Вакытны белдерү чаралары белән танышу, сөйләмдә гаҗәпләнү сүзләрен куллана алуга ирешү

10.

Кызга-ныч, бүген вакытым юк..

Инфинитив

1

Белемнәрне го мумиләштерү

Сорауларга җавап алу, парларда сөйләшү Сүзлек өстендә эш, рәсем буенча эш, уку, сорауларга җавап бирү

Инфинитив+ хәбәрлек сүзләр конструкциясен сөйләмдә куллану, үз фикереңне белдерә алу. Иң мөһим мәгълүматны сайлап алып , үзләштергән белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү, вакытның кадерен белергә өйрәтү

   3 тема: “ Информация заманында яшибез” – 11 сәгать

1,2 Иртәгә бит ял көне!

Инфинитив (сузык авазга тәмамланган фигыльләр).

Шарт фигыль(3 затта)

2

Белемнәрне го мумиләштерү

Яңа белемнәр үзләштерү төрләренә өйрәнү, сорауларга җавап бирү, рәсем буенча үз фикереңне белдерү,диалог уку, рәсемнәргә таянып, гаилә турында сөйләм оештыру

Инфинитив формасын үзләштерүгә һәм сөйләмдә куллана алуга ия булу.  Үзеңнең һəм гаилə əгъзəларының буш вакыты турында сѳйли белү

3.

Бушны бушка бушат-ма!

Инфинитив (1 иҗектән торган фигыльләр).

1

кактнаш

. Алдагы дәресләрдә үтелгән инфинитивка хас      үзенчәлекләрне искә төшерү,  рәсемнәр буенча эш, сорауларга җавап бирү, диалог тыңлау, парлап эшләү,рәсемнәр ярдәмендә буш вакыт турында сөйләргә өйрәнү

Өйрәнелгән грамматик чараларны кулланып, үз фикереңне белдерә белү. Класс-ташларыңның буш вакытны ничек үткəрүлəре турында сораша белү

4,5 Телеви-зор безгә дусмы?

Инфинитив (й,и авазларына тәмамланган фигыльләр).

Хәл фигыль(3 төре)

2

катнаш

Сингармонизм законына таянып, фигыльләрдән инфинитив формасын ясау күнекмәләрен камилләштерү.  Сүзлек өстендә эш, рәсем буенча эш, уку, сорауларга җавап бирү. Телевизорның файдасы һəм зарары турында əйтə белү, киңəшлəр бирə белү.Яраткан артистлар турында сөйләү

Инфинитив+ хәбәрлек сүзләр конструкциясен сөйләмдә куллану, үз фикереңне белдерә алу, сүз байлыгын үстерү.Хәл фигыльне тексттан табып, дөрес тәрҗемә итүгә ирешү

6,7

Атналык прог-раммада кызыклы тапшы-рулар күп

8,9

 

Сан төркемчәләре.Вакытны дөрес белдерү.

Язма эш.Сан төркемчәләре

Хаталар өстендә эш. Сан төркемчәләре.Вакытны дөрес белдерү.

2

2

Белемнәрне го мумиләштерү

Белем күнекмәләрне тикшерү

Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, язма тикшерү.Дәфтәрдә күнегүләр эшләү.Сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, телдән сөйләү, гомуми нәтиҗә чыгару.Иң мөһим мәгълүматны сайлап алып , үзләштергән белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү

ТНВ каналы турында тѳп мəгълүматны əйтə белү.  Тѳрле каналлардагы тапшыруларның исемнəрен əйтə белү. Программага карап, тапшыруларның  эфирга чыгу вакытын, дəвамлылыгын əйтə белү. Татар сәнгать тарихына кергән һәм бүгенге көндә иҗат итүче  сәнгать эшлеклеләре турында кыскача белешмә бирә белү.   Вакытның кадерен белергә өйрәтү.  

10. Бүген компь-ютерсыз мөмкин түгел

Инфинитив.  Йомгаклау дәресе.

1

. Белемнәрне го мумиләштерү

Алдагы дәресләрдә үтелгән инфинитивка хас      үзенчәлекләрне искә төшерү, сөйләмдә куллану, компьютерда эшләү кагыйдәләрен үзләштерү.Сүзлек эше.Сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, телдән сөйләү. Фронталь тикшерү, тыңлап аңлауны тикшерү.

Өйрәнелгән грамматик чараларны кулланып, компьютерның файдасы һəм зарары турында сѳйли белү. Сүз байлыгын үстерү

11

Компь-ютер чире буламы

2 чирек-21 сәгать Инфинитив.

1

Белемнәрне го мумиләштерү

Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, язма тикшерү.Дәфтәрдә күнегүләр эшләү Рәсемнәр буенча эш, сорауларга җавап бирү, диалог тыңлау, парлап эшләү.Уку, шигырьнең эчтәлеген сөйләү

Телевизор карау, компьютерда эшлəү, китап уку буенча фикерләр әйтү, киңəшлəр бирə белү.

4 тема: “Туган көнемә килегез!” – 10 сәгать

1

Мин ни өчен шат, беләсезме

Шарт фигыль.Барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

 “Туган көн дуслар белән күңелле”

1

Яңа материалны аңлату

Шарт фигыльнең  формаларын сөйләмдә куллануны формалаштыру, сүз байлыгын арттыру.

Шарт фигыльнең  формаларын сөйләмдә куллануны формалаштыру, сүз байлыгын арттыру.

2

Боерык фигыльнең 3 зат берлек һәм күплек сан формасы.

1

 Яңа материалны аңлату

Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, язма тикшерү.Дәфтәрдә күнегүләр эшләү. Рәсемнәр буенча эш, сорауларга җавап бирү, диалог тыңлау, парлап эшләү.Уку,  үрнәккә карап җөмләләр төзү, кагыйдә чыгару, нәтиҗә ясау.Сөйләү

Туган кѳн белəн котлый  һəм телəклəр тели белү. Туган кѳн бəйрəменə чакыра белү һəм чакыруга җавап бирə белү. 3 зат берлек һәм күплек сан боерык фигыльнең барлык формасын сөйләм-дә куллануны камилләштерү .

3,4

Туган көн дуслар белән күңелле

Билгесез киләчәк  заман  хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

2

Катнаш

Текст белән эш, рәсемнәр буенча эш, сорауларга җавап бирү, диалог тыңлау, парлап эшләү,яңа сүзләр үзләштерү Балаларның белемнәрне үзләштерү сыйфатына һәм практикада куллану осталыгына контроль ясау..

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльне һәм шарт  фигыль формаларын кулланып,  туган кѳнгə əзерлек (табын əзерлəү, ѳйне җыештыру) турында  сѳйли белү

5

Шарт фигыль.

1

Яңа материалны аңлату

Үрнәк  буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, гомуми нәтиҗә чыгару.Төркемнәрдә диалогик сөйләм оештыру.

Шарт фигыльнең  формаларын сөйләмдә куллануны камилләштерү, сүз байлыгын арттыру. Туган кѳннең ничек узуы  турында (кемнəр килгəн, туган кѳн ничек үткəн, нинди уеннар уйнаганнар) сѳйли белү

6,7,8

Кызлар чәчәк ярата

Кабатлау. Затланышлы фигыльләр.

Шарт фигыльнең барлык формасы.

3

катнаш

Үзара һәм үзконтроль, телдән сорауларга җавап бирү, индивидуаль биремнәр,эш дәфтәрендә күнегүләр эшләү. Рәсемнәр буенча эш, сорауларга җавап бирү, диалог тыңлау, парлап эшләү.Уку,  үрнәккә карап җөмләләр төзү, кагыйдә чыгару, нәтиҗә ясау.Сөйләү Гомуми нәтиҗә чыгару, фикер йөртү,чагыштыру, анализлау.

Сөйләмдә затланышлы  фигыльләрне дөрес куллана белүне камилләштерү.

Бүлəк сайлау турында киңəшлəр бирə белү.

9,10

Бүләгем чын күңелдән

Фигыль төркемчәләрен кабатлау.

2

катнаш

Үзара тикшерү, дәреслек һәм эш дәфтәрләре белән эшләү Рәсемнәр буенча эш, сорауларга җавап бирү,  парлап эшләү.Уку,  үрнәккә карап җөмләләр төзү, кагыйдә чыгару, нәтиҗә ясау.Сөйләү. Чагыштыру, анализлау.

Укучыларның белемнәрне һәм күнекмәләрне үзләштерүләрен ныгыту

                                                                      5 тема: “Әдәпле булу җиңелме?” – 10 сәгать

1,2

Син мине кунак ит!

Тезмә фигыльләр.

2

Яңа материалны аңлату

Үрнәк  буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, гомуми нәтиҗә чыга-ру.Төркемнәрдә  диалогик сөйләм оештыру

Кунакка баруның  вакытын, шартларын əйтə белү. Тезмә фигыльләр турында төшенчә бирү, сөйләмдә һәм язуда тезмә  фигыльләрне дөрес куллана белү

3,4

Кунакка йөри беләсең-ме?

Кушма җөмлә төрләре.

2

Яңа материалны аңлату

Тәрҗемә итү, рәсем буенча эш, гомуми нәтиҗә чыгару, әңгәмә, үрнәк буенча сөйләү, эш дәфтәрендә алган белемнәрне ныгыту максатыннан күнегүләр эшләү

Əдəпле кунакларны мактый белү. Əдəплелек кагыйдəлəрен белмəүчелəргə киңəшлəр бирə белү..Алган белемнәрне системага салырга өйрәтү, иярчен урын һәм вакыт җөмләләрне танып белү

5

Кеше холкын күзәт, үзеңне-кен төзәт!

“Үз” билгеләү алмашлыгы.

 

1

Яңа материалны аңлату

Укучыларга билгеләү алмашлыгы турында төшенчә бирү, үз алмашлыгын төрле килешләрдә дөрес куллану максатыннан күнегүләр эшләү.Тәрҗемә итү.

Алган белемнәрне системага салырга өйрәтү,  укучыларның сүзлек запасын баету. Хуҗалар һəм кунаклар белəн үзеңне ничек тоту,  табын артында дѳрес утыру турында сѳйли белү.

6,7

Табын янына рәхим итегез!

Изафәләр. Изафәләрнең төшем килеш формасы.Кабатлау

Язма эш Изафәләр

   

2

Белемнәрне го мумиләштерү

Укучыларга изафәләр турында төшенчә бирү, чыгыш килешендә изафәләрне дөрес куллануга өйрәтү.Үрнәк буенча җөмләләр төзү, сөйләшү, төрле фикерләр әйтү, дәлилли белү.Төркемнәрдә сөйләшү, сорауларга җавап бирү.

Тест биремнәре белән эш. Фронталь     әңгәмә,телдән һәм язма рәвештә сорауларга җавап бирү

Табындагы савыт-сабаның исем-нəрен əйтə белү. Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формасын 2 затта куллану үзенчәлеген аңлау, истә калдыру. табын артында дѳрес утыру турында сѳйли белү

8

Кунак булсаң, тыйнак бул!

 Хаталар өстендә эш Фигыль төркемчәләрен кабатлау

1

катнаш

Сорауларга җавап бирү, эш дәфтәрендә алган белемнәрне тикшерү максатыннан күнегүләр эшләү. Алган белемнәргә таянып, фигыль төркемчәләрен кабатлау. Уку, тәрҗемә итү, таблица ярдәмендә сөйләү, җөмләләрдән таба белү.

Үзлектән уку һәм тәрҗемә итү, нәтиҗә чыгара белү. Кунакта үз – үзеңне тота белү кагыйдәләрен искә төшерү, әдәпле бала булырга омтылу теләге уяту. Алган белемнәрне системага салырга өйрәтү.

9,10

Аяк өсте ашау безнең гадәт түгел

Тезмә  фигыльләр. Йомгаклау дәресе.

2

катнаш

Сорауларга җавап бирү, эш дәфтәрендә алган белемнәрне тикшерү максатыннан күнегүләр эшләү Үрнәк буенча җөмләләр төзү, сөйләшү, төрле фикерләр әйтү, дәлилли белү.Төркемнәрдә сөйләшү,сорауларга җавап бирү

Алган белемнәрне системага салырга өйрәтү. гаилə традициялəре турында сорый  һəм җавап бирə белү.

               3 чирек-30    сәг            6 тема: “Әдәп башы – матур гадәт” – 12 сәгать

1,2

Игелекле бул, балам!

Хәл  фигыль.3 төре

2

  Яңа материалны аңлату

. Рәсем буенча эш, уку, сорауларга җавап бирү, тыңлау, парлап эшләү

Рус теле белән чагыштырып, татар телендә  фигыльнең хәл фигыль формасын, аның сөйләмәге ролен аңлау; өйдəге эшлəрне əйтə белү.  Хәл  фигыльнең –гач/-гәч, -кач/-кәч формасын куллана белүне формалаш-тыру. Транспортта йѳрү кагыйдəлəре турында сөйләшү. Ѳлкəннəргə,  кечкенə балалы пассажирларга урын бирергə кирəклеге турында сѳйли белү

3,4

Ярдәм итәргә һәрвакыт әзер

Антоним һәм синоним сыйфатлар.  

2

  Яңа материалны аңлату.

Рәсем буенча фикерләр әйтү.Сорауларга җавап бтрү, тыңлап аңлау,яңа сүзләр үзләштерү. Сорауларга җавап алу,  индивидуаль  тикшерү, әңгәмә

Аралашу кагыйдəлəре, сѳйлəмдə  нинди ягымлы сүзлəр кулланырга кирəклеге турында əйтə белү.Шарт фигыльнең грамматик йөзен, дөрес язылышын билгеләү. Сөйләмдә грамматик чараларны киңәйтү, системалаштыру.

5,6,7

Хәлең ничек, әбием?

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары.Кабатлау

3

катнаш

Рәсем буенча фикерләр әйтү.Сорауларга җавап бтрү, тыңлап аңлау,яңа сүзләр үзләштерү.Киңәшләр әйтү. Сорауларга җавап алу,  индивидуаль  тикшерү, әңгәмә.  Укучыларның белемнәрне үзләштерү сыйфатына һәм практикада куллану осталыгына контроль ясау

Актив сүзлектәге фигыльләрне киләчәк заманның тиешле формаларында җөмләнең мәгънәсенә карап кулланырга өйрәнү. Укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен үстерү Гаилəдə əби- бабайларга хѳрмəт белəн карау, аларга булышу кирəклеге турында əйтə белү..

8,9

Тәмле телле булыгыз!

 Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы.

2

Яңа материалны аңлату

Укучыларның белемнәрне үзләштерү сыйфатына һәм практикада куллану осталыгына контроль ясау Укучыларның белемнәрен тикшерү. Сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, телдән сөйләү, гомуми нәтиҗә чыгару

Үзеңә, иптәшеңә ярдәм итүне итагатьле сорый, ярдәмеңне тәкъдим итә белү. Укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен үстерү

10.

Рәхмәтең өчен рәхмәт!

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы.

1

катнаш

Үрнәк буенча җөмләләр төзү, сөйләшү, төрле фикерләр әйтү, дәлилли белү.Төркемнәрдә сөйләшү,сорауларга җавап бирү.Яңа сүзләр үзләштерү.

Аралашу кагыйдəлəре, сѳйлəмдə  нинди ягымлы сүзлəр кулланырга кирəклеге турында əйтə белү.

11

Әдәп башы – матур гадәт”

1

катнаш

Сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, телдән сөйләү, гомуми нәтиҗә чыгару

Алынган белемнәрне гамәли куллану.

12

Үткәннәрне ныгыту.

1

Белемнәрне го мумиләштерү

Үрнәк буенча җөмләләр төзү, сөйләшү, төрле фикерләр әйтү, дәлилли белү.Төркемнәрдә сөйләшү,сорауларга җавап бирү.

Аралашу кагыйдəлəре, сѳйлəмдə  нинди ягымлы сүзлəр кулланырга кирəклеге турында əйтə белү.

7 тема: “Аралашырга өйрәнәбез” – 12 сәгать

1,2

Шаула-магыз, әти йоклый

Инфинитиф.Юклык формасы

Язма эш.  Инфинитиф.

2

Катнаш. Белемнәрне тикшерү

Лексик минимумны телдән тикшерү, фронталь әңгәмә.  Сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, Җөмләләр төзү, телдән сөйләү, Үрнәк буенча җөмләләр төзү, сөйләшү, төрле фикерләр әйтү, дәлилли белү. Гомуми нәтиҗә чыгару.Тест эшләү.

Бәйлек сүзләрнең тартым һәм килеш белән төрләнү формасын үзләштерү, аларны үрнәк нигезендә сөйләмдә   куллану күнекмәләре формалаштыру. Ѳйдə, мəктəптə  һəм башка урыннарда үз-үзеңне əдəпле тоту кагыйдəлəрен əйтə белү. Тəрбиясез һəм əдəпсез балаларга  ялгышларын аңлату, киңəшлəр бирү, башкаларга комачауламаска кирəклеге  турында əйтə белү. Элек алынган белемнәр белән яңа белемнәр бәйләнешен булдыру.

3

Юклык алмашлыклары.

1

Яңа материалны аңлату

Юклык алмашлыклары турында төшенчә Фронталь әңгәмә, индивидуаль  тикшерү, сорауларга җавап бирү.

Дусларың, өлкәннәр белән аралашу, үзеңне тәрбияле бала итеп күрсәтү әһәмиятенәтөшенү.Юклык алмашлыкларын  практик куллана белүгә ирешү

4

Алло! Мин сезне тың-лыйм..-

 

5.

Затланышсыз фигыльләр. Исем фигыль. Инфинитив-ның юклык формасы.

1

катнаш

Фронталь әңгәмә, индивидуаль  тикшерү, сорауларга җавап бирү. Танып белү активлыгын үстерү. Үрнәк буенча җөмләләр төзү, сөйләшү, төрле фикерләр әйтү, дәлилли белү.Төркемнәрдә сөйләшү,сорауларга җавап бирү.Яңа сүзләр үзләштерү.

Инфинитив фигыльнең юклык формасын сөйләмдә куллана белү. Телефоннан аралашу кагый-дəлəрен белүнең кирəклеге турында сѳйли белү.

Хәбәрлек сүзләр.

1

Яңа материалны аңлату

Рәсемгә карап фикерләр әйтү, нәтиҗә чыгару.Сүзләр үзләштерү.Бирелгән ситуацияләр буенча сөйләшү

Хәбәрлек сүзләрне таный белү, сөйләмдә үз фикереңне раслый белү. Кемгə, кайчан, нинди сəбəп белəн шылтыратырга мѳмкинлеге, телефоннан дѳрес һəм əдəпле итеп  сѳйлəшү турында сѳйли белү.Сөйләм телен үстерү

6

Телефон уенчык түгел

7

Рәвешнең чагыштыру дәрәҗәсе.

1

катнаш

. Тәрҗемә итү, рәсем буенча эш, гомуми нәтиҗә чыгару, әңгәмә, үрнәк буенча сөйләү, эш дәфтәрендә алган белемнәрне ныгыту максатыннан күнегүләр эшләү. Телдән сөйләү, гомуми нәтиҗә чыгару.

Рәвешнең чагыштыру дәрәҗәсен ып белү. Телефоннан аралашу кагый-дəлəрен белүнең кирəклеге турында сѳйли белү

Тартымлы исемнәрнең килешләр белән төрләнеше.

1

катнаш

Үрнәк  буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, гомуми нәтиҗә чыгару.Төркемнәрдә диалогик сөйләм оештыру.

Яңа материалны үзләштерүгә ия булу. Тартымлы исемнәрне килешләрдә куллануга ирешү.  Телефоннан дөрес һәм матур итеп сѳйли белү.

8,9

Син – суперба-ла!

10

Шарт фигыль һәм кире шарт фигыль.

2

Яңа материалны аңлату

Тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, шарт фигыльне төрләндерү таблицасы белән танышу, гомуми нәтиҗә чыгару. Үзлектән уку, кирәкле мәгълүматны сайлап алу. Шарт фигыль һәм кире шарт фигыль турында төшенчә бирү

Шарт һәм кире шарт фигыль-ләрнең барлык һәм юклык формасын 3 затта да  куллану үзенчәлеген аңлау, истә калдыру. Шарт фигыль һәм кире шарт фигыльне тексттан таба белү.

Боерык фигыльнең 2 зат берлек сан формасы.

1

катнаш

Тәрҗемә итү, рәсем буенча эш, гомуми нәтиҗә чыгару, әңгәмә, үрнәк буенча сөйләү, эш дәфтәрендә алган белемнәрне ныгыту максатыннан күнегүләр эшләү.

Актив сүзлектәге боерык фигыль-ләрне практик куллана белү.

11,12

Кирле-мәнгә киңәшем бар

Билгесез киләчәк заманның барлык – юклык формасы.

2

катнаш

Тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү,җөмләләр төзү,әңгәмә, таблица белән эш, парлап эшләү.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрне кулланып, җәйге ял турындагы сөйләшүләр оештыру, аерым фикерләрне исбатлый  яки кире кага белү. Билгесез киләчәк заман формаларын сөйләмдә дөрес куллана белүгә ирешү.

8 тема: “Ялгыша белдеңме – төзәтә дә бел” – 17 сәгать

1,2

Иң тыйнагы – мин үзем...

3.

Исем фигыль. Язма эшкә әзерлек.

Язма эш. Исем фигыль

2

1

Катнаш

Белемнәрне тикшерү

Сорауларга җавап бирү. Диалог уку. Җөмләләр төзү. Рәсем буенча әңгәмә,  парларда эшләү.

Тест эшләү

Исем  фигыльне дөрес куллану үзенчәлекләренә төшенү.  Уңай һəм тискəре гадəтлəр турында сѳйли белү. Мактану, гайбəт сѳйлəү, əлəклəү, ялганлау, саран булуның нинди нəтиҗəгə китерүе турында əйтə белү. Мондый гадəтлəре булган балаларга киңəш бирə белү. Тыйнак, юмарт, ярдəмчел балаларны мактый белү.

4

Хаталар өстендә эш. Ясалма исемнәр( -лык / -лек)

1

Яңа материалны аңлату

Тәрҗемә итү,рәсем буенча эш, әңгәмә, үрнәк буенча әйтү, текст тыңлау, уку, сорауларга җавап бирү, гомуми нәтиҗә чыгару, сүз байлыгын арттыру.

Анализ ясарга, охшашлыклар табарга өйрәнү, ясалма исемнәрне таба белү, кушымчаларны дөрес куллана алу.

5,6

Саран булсаң...

Тартым төшенчәсен белдерүче -ныкы, -неке кушымчалы исемнәр.

4 чирек- 27 сәг

2

катнаш

Әңгәмә кору. Алган белемнәрне системалаштыру, тирәнәйтү. Диалог тыңлау Фронталь әңгәмә,телдән сорауларга җавап бирү.

-ныкы, -неке кушымчалы тартым төшенчәсен белдерүче исемнәрне сөйләмдә куллана белү. Үзеңнең уңай һəм тискəре гадəтлəрең турында əйтə белү, нəтиҗə ясау..

7,8,9,10

Гафу ит, миңа бик оят

Киләчәк заман хикәя фигыль

4

Яңа материалны аңлату

Тәрҗемә итү, рәсем буенча эш, гомуми нәтиҗә чыгару, әңгәмә, үрнәк буенча сөйләшү, тыңлау, парлап эшләү. Сөйләм эчтәлеге, аның эзлеклелеге өстендә эш.

Киләчәк заман хикәя фигыль турында белемнәрне киңәйтү, системалаштыру.

Мактану, гайбəт сѳйлəү, əлəклəү, ялганлау, саран булуның нинди нəтиҗəгə китерүе турында əйтə белү. Мондый гадəтлəре булган балаларга киңəш бирə белү

11,12,13,14

Әйбәт гайбәт буламы?

Кире шарт фигыльнең  барлык һәм юклык формасы. Кабатлау

 

4

Яңа материалны аңлату

Үзлектән һәм парлар-да,төркемнәрдә  эш, тыңлау, тәрҗемә итү, рәсем буенча сөйләү. Кире шарт фигыльнең  барлык һәм юклык формасы төшенчәсен бирү, язма сөйләмдә куллануны оештыру.

Эзләнү таләп итә торган мәсьә-ләләрне чишү юлларын үзләштерү.Кире шарт фигыльнең  барлык һәм юклык формасын тексттан таба белү. Шарт һәм кире шарт фигыльләрне язма сөйләмдә кулланырга өйрәтү, җөмләдә урынын билгеләү

15,16,17

Әләкче-не акылга өйрәт-тек

Иярчен шарт җөмлә.

3

катнаш

Тәрҗемә итү, рәсем буенча эш, гомуми нәтиҗә чыгару, әңгәмә, үрнәк буенча сөйләшү, тыңлау, парлап эшләү.

Иярчен шарт җөмләләрне тексттан табарга өйрәнү,аны үрнәк нигезендә сөй-ләмдә   куллану күнекмәләре формалаштыру

9 тема: “Яз килә, яз көлә” – 16 сәгать

1,2

Яз тәрәзә-дән керә

Кисәкчәләр (әле, инде).

 

2

Яңа материалны аңлату

Тәрҗемә итү, рәсем буенча эш, гомуми нәтиҗә чыгару, әңгәмә, үрнәк буенча сөйләшү, тыңлау, парлап эшләү.

Кисәкчәләрне  тексттан таба, дөрес тәрҗемә итә белү. Язгы табигатьтəге үзгəрешлəр турында сѳйлəү. Безнең яктагы кышлаучы һəм күчмə кошларның исемнəрен əйтə белү, аларны тасвирлый белү

3,4

Иярчен күләм җөмлә.

2

катнаш

.  Иярчен күләм җөмлә турында төшенчә бирү. Үзлектән һәм парлар-да, төркемнәрдә  эш, тыңлау, тәрҗемә итү, Күнегүләр эшләү

Иярчен күләм җөмләләрне тексттан таба белү.Сүз балыгын үстерү

5,6

Җил каян чыга?

Фигыльнең йөкләтү һәм кайтым юнәлешләре.

2

Яңа материалны аңлату

Тәрҗемә итү, рәсем буенча эш, гомуми нәтиҗә чыгару, әңгәмә, үрнәк буенча сөйләшү, тыңлау, парлап эшләү.

Фигыльнең йөкләтү һәм кайтым юнәлеше формаларын аеру, дөрес тәрҗемә итү. Җөмләләрнең иясен – хәбәрен табу. Иясез җөмләләрне рус теле белән чагыштыру.Фи-гыльнең йөкләтү һәм кайтым юнәлешләрен тексттан таба белү

7

Иярчен сәбәп җөмлә.  “Яз билгеләре”

1

катнаш

Үзлектән һәм парлар-да,төркемнәрдә  эш, тыңлау, тәрҗемә итү, рәсем буенча сөйләү. Иярчен сәбәп җөмлә турында төшенчә бирү

Иярчен сәбәп җөмләне таба белү

8

Язлар ничәү була?

Шарт фигыльнең юклык формасы. Кабатлау.

1

катнаш

Шарт фигыльнең юклык формасын таблица ярдәмендә кабатлау.Нәтиҗә чыгару. Уку, тәрҗемә итү. Үрнәк буенча сөйләшү

Шарт фигыль һәм аның грамматик йөзен, дөрес язылышын билгеләү. Шарт фигыльнең юклык формасын сөйләмдә куллана белү. Язның тѳп дүрт чоры  барлыгын һəм аларның исемнəрен əйтə белү. Язның бу чорларындагы табигатьтə булган үзгəрешлəр турында сѳйли белү.

9

Шарт, боерык, теләк фигыльләрне кабатлау.

1

Белемнәрне го мумиләштерү

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзлегеңнән һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү

Шарт, боерык, теләк фигыльләрне тексттан таба белү,тәрҗемә итү

10

Су язында су күпме?

Инфинитив Кабатлау.

1

катнаш

Тәрҗемә итү, рәсем буенча эш, гомуми нәтиҗә чыгару, әңгәмә, үрнәк буенча сөйләшү, тыңлау, парлап эшләү. Кунакка йөрү кагыйдәләрен искә төшерү

Фигыль форма-ларын танып белү, сөйләмдә практик куллануга ире-шү.Алган белем-нәрне системага салу.

11

Урам-нарны чистар-тырга вакыт

Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау. Төс белдерүче сыйфатлар.

1

катнаш

Үзлектән һәм парлар-да,төркемнәрдә  эш, тыңлау, тәрҗемә итү, рәсем буенча сөйләү. Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсенең дөрес язылышын аңлату

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен кулланып җөмләләр төзи белү

12

Ямьле җәй көтә безне

 Еллык йомгаклау язма эш –тест “Яз килә, яз көлә”

1

Белемнәрне тикшерү

Рәсем буенча фикерләр әйтү, җөмләләр төзү, шигырьне сәнгатьле уку,яңа сүзләр үзләштерү.Нәтиҗә ясау. Тест биремнәрен язмача үтәү.

Алган белемнәрне практик куллана белү. Тел турында белемнәрне системалаштыру.Сүз байлыгын үстерү.

13

Кабатлау

1

Катнаш

Укучыларның белемен, дөрес язу күнекмәләрен

УУГен мөстәкыйль рәвештә куллана белү

14

Хаталар өстендә эш Үткәннәрне кабатлау

1

катнаш

Алган белемнәрне системалаштыру максатыннан күнегүләр эшләү, тел турында белемнәрне киңәйтү

Сөйләмдә грамматик чараларны иркен куллану

15

Кабатлау.

1

катнаш

Укучыларның белемен, дөрес язу күнекмәләрен тикшерү

УУГен мөстәкыйль рәвештә куллана белү.

16

Үткәннәрне ныгыту.  Еллык гомумиләштереп кабатлау Резерв дәрес

1

Язма тикшерү.

Хаталарны булдырмау өстендә эшләү

Дөрес матур сөйләшергә омтылу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче класска эш программасы татар төркеме

Бу эш программасында Аңлатма язуы, тематик план бар....

Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф татар төркеме

6нчы сыйныфның татар  төркемнәре  өчен татар теленнән  эш прораммасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 н...

Эш программасы татар әдәбияты 6 нчы сыйныф татар төркеме

Эш программасы «Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V‒IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа» (Ф.X. Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова. Казан, 2013) һәм «...

Эш программасы татар теле 8 нче сыйныф татар төркеме

8нче сыйныфның татар  төркемнәре  өчен татар теленнән  эш прораммасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 н...

Эш программасы татар әдәбияты 8 нче сыйныф татар төркеме

8нче сыйныфның татар  төркемнәре  өчен татар әдәбиятыннан  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2...

5 сыйныфка татар теленнән эш программасы (татар мәктәбе)

Татар мәктәпләре өчен 5нче сыйныфка Р.Г. Хәсәншина дәреслеге буенча татар теленнән эш программасы....

Эш программасы татар теле 2 нче сыйныф татар төркеме

Эш программасы түбәндәге документларга һәм укыту-методик комплектларга нигезләнеп төзелде.I. Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы норматив-хокукый документлар, ф...