5 сыйныфка татар теленнән эш программасы (татар мәктәбе)
рабочая программа (5 класс) на тему

Даутова Альфинур Файзулловна

Татар мәктәпләре өчен 5нче сыйныфка Р.Г. Хәсәншина дәреслеге буенча татар теленнән эш программасы. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесы

Ләбиб Айтуганов исемендәге Девятерня төп гомумбелем бирү мәктәбе.

«Каралды»


методик берләшмә утырышында
________/
Муратова  Г.Г../
      
Беркетмә № ___
«__»___________2015 ел

«Килешенде»


укыту -тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары
________/Шарипова  Г. М../
«__»____________2015 ел

«Расланды»


приказ № ___
«__»___________2015 ел
директор
_____________/
Габбасов А.Г./ 
    

Беренче квалификацион категорияле укытучы

Даутова Альфинур Файзулла  кызының

5 нче сыйныф өчен татар теленнән

ЭШ ПРОГРАММАСЫ                                 

                                                                                                        

Педсовет утырышында каралды

Беркетмә №1, 29нчы август, 2015нче ел

2015

Аңлатма язуы

5 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”.

10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы.

11.Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Л.Айтуганов ис.Девятерня төп  гомумбелем бирү  мәктәбе  муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Уставы;  

12.Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Л.Айтуганов ис.Девятерня төп гомумбелем бирү  мәктәбе  муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 2015-2016 нчы уку елына 1-9 нчы класслар өчен төзелгән укыту планы (кабул ителде: беркетмә №1  29.08.2015)

13. 5 нче сыйныф өчен "Татар теле" курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (5 – 9 нчы сыйныфлар), төзүче-авторлары:  Г.Р.Галиуллина, М.М. Шәкүрова – Казан, 2013.

14. Дәреслек: Татар теле: Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек  Р.Г.Хәсәншина – Казан: Татарстан китап нәшрияты 2015.

                  Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр

    Төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында татар теле предметын өйрәтү тел берәмлекләрен таный, аңлый, анализлый белү күнекмәләре белән бергә, сөйләм культурасын үстерүне, төрле типтагы мәгълүматны, сөйләм ситуациясенә карап, дөрес һәм төгәл итеп башкаларга җиткерә алуны, татар теленең әдәби һәм сөйләм этикеты нормаларын үтәүне дә бурыч итеп куя.

    Шәхси нәтиҗәләр:

-баланың акыл, мөстәкыйль фикерләү эшчәнлеген активлаштыру;

-баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү;

-сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлау;

-укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

-җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

            Предметны үзләштерү барышында ирешергә тиешле нәтиҗәләр:

-телдән һәм язма сөйләм, диалог һәм монолог, аралашу ситуациясе, тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;

-төрле стиль һәм жанрдагы текстларны сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру;

-текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача сөйләп бирү, --текст буенча куелган сорауларга төгәл җавап бирү;

-бирелгән темага, куелган максатка ярашлы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, тасвирлау (сыйфатлама) яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;

-текстның планын төзү яки эчтәлеген конспект, тезис рәвешендә язу;

-җөмләгә  синтаксик анализ һәм җөмләдәге сүзләргә фонетик, лексик, морфологик -анализ ясау, сүзләрне төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерү;

-тормыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикерекңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу;

-сөйләү һәм язуда татар әдәби нормаларын (орфографик, орфоэпик, лексик, грамматик, пунктацион) саклау һәм сөйләм этикеты нормаларын үтәү;

-тел белеменең төп тармакларын белү, төп төшенчәләрен үзләштерү; татар теленең төп функцияләрен, татар теленең башка төрки телләр арасында тоткан урынын аңлау;

-телнең сәнгати чараларын аеру, аларның эстетик функцияләрен белү.

                     Предметара нәтиҗәләр:

-татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;

-татар телен әдәбият белән бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләрендәге -тәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдырудагы ролен ачыклау;

-телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү;

-татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә – рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле-ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

 -телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында күзаллау формалаштыру;

-телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итү.

                       Программаның төп эчтәлеге

                    Коммуникатив компетенция

    Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Телдән сөйләм һәм язма сөйләмне аеру, аралашу өлкәсенә һәм сөйләм ситуациясенә бәйле алардан дөрес файдалана белү. Диалогик һәм монологик сөйләм. Иҗтимагый-мәдәни, әхлакый, көнкүреш темаларына бәйле монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү. Тел берәмлекләрен сөйләм ситуациясенә бәйле аера белү.

    Танышу, өйрәнү, эзләнү, карап чыгу максаты беләнуку төрләрен үзләштерү. Китаплар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

    Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә бирү. Аралашу процессында татар әдәби теле нормаларын дөрес куллана белү.

    Сөйләм эшчәнлеге төрләрен ( тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

    Текстның темасы, төзелеше һәм төп фикере. Аларның стиль һәм жанр төрлелеге. Текст эчтәлеген кыскача, тулы, сайлап алып сөйләү. Диктант, изложение, сочинение язу. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, аннотация, хат, ышанычнамә, гариза, тезис, конспект һ.б.

                                     Лингвистик компетенция

                             Тел турында гомуми мәгълүмат

    Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар милли әдәби теле. Татар әдәби теленең нормалары. Хәзерге татар теле лексикасының ачык система булуы.

                    Фонетика. Графика. Орфоэпия. Орфография

    Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчә. Сөйләм органнары, аларның авазларны ясаудагы роле. Аваз. Фонема. Хәреф һәм аваз мөнәсәбәте. Сузык һәм тартык авазлар, аларны белдерә торган хәрефләр. Авазларны төркемләү. Авазларның сөйләмдәге үзгәреше. Дифтонглар турында төшенчә. Татар теленең фонетик закончалыклары. Иҗек. Иҗек калыплары. Басым, аның төрләре. Сүз басымы, аның үзенчәлекләре. Интонация, аның өлешләре. Татар әдәби теленең әйтелеш нормалары.

    Татар теленең төп орфографик һәм орфоэпик нормалары. Татар орфографиясенең кыен очраклары.

     Сүзләргә фонетик анализ ясау.

                                        Лексикология

    Сүз, аның лексик мәгънәсе. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Күп мәгънәлелекнең барлыкка килү юллары. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Синоним, антоним һәм омоним сүзләр, аларның төрләре. Паронимнар.  Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Кулланылыш даирәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Кулланылыш активлыгы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Фразеологик әйтелмәләр. Хәзерге татар әдәби теленең лексик нормалары. Төрле типтагы сүзлекләр, алардан файдалану.

    Сүзләргә лексик анализ ясау.

                           Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

   Морфемика (сүз төзелеше). Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамыр. Кушымчалар, аларның төрләре: сүз ясагыч кушымчалар, мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларның төрләре: бәйләгечләр (исемдә – килеш, тартым, хәбәрлек, фигыльдә – зат-сан); модаль мәгънә белдерүче кушымчалар (фигыльдә – заман, юнәлеш, фигыль төркемчәләре күрсәткечләре, юклык, исемдә – күплек, стилистик, сыйфатта – дәрәҗә, сан төркемчәләре ). Кушымчаларның ялгану тәртибе. Нигез (сүзнең тамыр һәм сүз ясагыч кушымчадан торган өлеше).

    Татар телендә сүз ясалышы ысуллары (кушымчалау ысулы; сүзләр кушылу ысулы; бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү ысулы; сүзләрне кыскарту ысулы; фонетик ысул; сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү ысулы).

    Сүзләрне сүз ясалышы һәм төзелеше ягыннан анализлау.

                                             Морфология

   Татар теленең сүз төркемнәре системасы. Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, сан, алмашлык, рәвеш, фигыль, аваз ияртемнәре. Бәйләгеч сүз төркемнәре: бәйлек, теркәгеч. Модаль сүз төркемнәре: ымлык, кисәкчә, модаль сүзләр.

    Исем. Исемнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнең сан, килеш, тартым белән төрләнеше. Исем ясалышы.

    Сыйфат. Сыйфатның лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Асыл һәм нисби сыйфатлар. Сыйфат дәрәҗәләре, аларның дөрес язылышы һәм кулланылышы. Сыйфатның исемләшүе. Сыйфат ясалышы.

    Сан. Санның лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Сан төркемчәләре. Санның исемләшүе. Сан һәм саналмыш мөнәсәбәте. Сан ясалышы һәм дөрес язылышы.

    Алмашлык. Мәгънәви төркемчәләре. Аларның кулланылыш үзенчәлекләре. Алмашлыкларның сөйләмдәге роле. Алмашлык ясалышы.

    Фигыль. Фигыльнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр, аларга хас грамматик категорияләр. Ярдәмче фигыльләр. Аналитик нигезле фигыльләр ( барып чык, яктырып кит), аларның белдергән мәгънәләре. Фигыльнең сөйләмдә кулланылышы. Фигыль ясалышы.

    Рәвеш. Рәвешнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Рәвеш төркемсәләре. Рәвешләрнең дәрәҗә формасы алуы. Рәвешнең җөмләдә кулланылышы. Рәвеш ясалышы. Рәвешләрдә басым төшү үзенчәлеге.

    Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. Бәйлекнең грамматик мәгънәсе һәм синтаксик функциясе. Сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләре. Бәйлек сүзләр.

    Теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр. Төркемчәләре. Аларның сөйләмдә кулланылышы. Теркәгечләрнең дөрес язылышы.

    Ымлык. Төркемчәләре. Сөйләмдә кулланылыш үзенчәлеге.

    Кисәкчә. Төркемчәләре. Сөйләмдә кулланылышы. Дөрес язылышы.

    Модаль сүзләр. Мәгънәсе. Сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләре.

    Морфологик анализ ясау.

                                  Синтаксис. Пунктуация

    Синтаксис буенча гомуми мәгълүмат. Сүзтезмә һәм җөмлә. Сүзләр һәм җөмләләр арасында бәйләнеш төрләре. Җөмләләрнең әйтү максаты ягыннан төрләре, аларны барлыкка китерә торган чаралардан интонация, логик басым һәм сүз тәртибе. Җөмләнең грамматик нигезе. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр. Гади җөмлә  һәм  аның төрләре. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Раслау һәм инкарь җөмләләр. Тулы һәм ким җөмләләр. Ике составлы һәм бер составлы җөмләләр, аларның төрләре. Кушма җөмлә, аның төрләре. Тезмә кушма җөмләләр.Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр. Иярченле кушма җөмләләр. Синтетик иярченле кушма җөмләләр. Аналитик иярченле кушма җөмләләр. Иярчен җөмлә, аның мәгънә ягыннан төрләре. Катлаулы кушма җөмләләр. Күп тезмәле катлаулы кушма җөмләләр. Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр. Катнаш кушма җөмләләр. Тезем. Эндәш һәм кереш сүзләр. Кереш җөмләләр. Туры һәм кыек сөйләм. Текст, аның төзелеше. Хәзерге татар әдәби теленең синтаксик нормалары.

    Җөмлә ахырында, тиңдәш кисәкләр янында, гади һәм кушма җөмләләрдә, диалог һәм монологларда, цитаталарда тыныш билгеләренең куелышы. Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары.

    Синтаксик анализ ясау.

                              Стилистика һәм сөйләм культурасы

    Стиль төшенчәсе. Язма сөйләмнең функциональ төрләре. Аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре. Сөйләм культурасы. Әдәби сөйләмгә хас төп билгеләр. Сөйләмдә лексик чараларның (синонимнар, антонимнар, калькалар, фразеологизмнар, мәкаль һәм әйтемнәр) кулланылыш мөмкинлекләре.

                        Этнокультура өлкәсенә караган компетенция

    Татар теленең башка телләр арасында тоткан урыны.Телебездә халык мәдәнияте, тарихы чагылышы.

    Халык авыз иҗаты җәүһәрләре. Халык авыз иҗаты, матур әдәбият әсәрләрендә, тарихи вакыйгаларны чагылдырган текстларда милли-мәдәни кыйммәткә ия булган берәмлекләр, аларның мәгънәләре аңлатмалы, этимологик, тәрҗемәи һәм башка сүзлекләрдә бирелеше.

    Төрле өлкәгә караган татар сөйләм этикеты нормалары, халкыбызның аралашу культурасы үзенчәлекләре.

    Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбе өчен татар теленнән программа

                                                      (Тематик планлаштыру)

                                 (2 нче баскыч – 5-9 нчы сыйныфлар)

                       

          5  нче сыйныф (105 сәгать)

                              Лингвистик һәм этномәдәни компетенция – 85 сәгать

Тел – аралашу чарасы. Тел турындагы фән, аның төп тармаклары турында төшенчә – 1 сәгать.

Хикәяләү тексты язуның төп үзенчәлекләре – 1сәгать

Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау – 3 сәгать ( фонетика, сүз төзелеше һәм ясалышы, лексикология)

                                                    Морфология (22 сәгать)

Татар телендәге сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә, сүзләрнең аерым төркемнәргә берләшү үзенчәлекләре һәм сөйләм оештырудагы роле – 1 сәгать.

                                                Исем (4 сәгать)

Предметларны һәм затларны белдерә торган сүзләр. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр – 1 сәгать.

 Конкрет һәм абстракт мәгънәле исемнәр – 1сәгать.

Исемнәрнең берлек һәм күплек формасы – 1сәгать.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Килеш кушымчаларының исемнәргә ялгану үзенчәлеге – 1сәгать.

                                              Алмашлык (2 сәгать) 

Сөйләмдә исемнәрне алмаштыра ала торган сүзләр.

Исем алмашлыклары: мин, син, ул; без, сез, алар; кем? нәрсә? кемдер, нәрсәдер, әллә кем, әллә нәрсә, һичкем, һичнәрсә  – 1сәгать. Исем алмашлыкларының ( зат һәм сорау алмашлыкларының) килешләрдә төрләнеше – 1сәгать.

                                                    Сан (2 сәгать)

Төрләнми торган сүз төркеме. Предметларның исәбен белдерә торган сүзләр. Саннарның төзелеш ягыннан төрләре. Берәмлекләрне һәм дистәләрне белдергән саннар. Саналмыш төшенчәсе – 1сәгать.  Сөйләмдә сан алмашлыклары: ничә? ничәнче? ничәшәр?күпме? – 1сәгать.

                                                 Сыйфат (2 сәгать) 

Төрләнми торган сүз төркеме. Предметларның билгесен (кешенең уңай һәм тискәре сыйфатларын, азык-төлекнең тәмен, предметларның төсен, формасын һ.б.) белдерә торган сүзләр. Сыйфатланмыш төшенчәсе.

Сөйләмдә сыйфат алмашлыклары: нинди? кайсы? кайбер, һәр, бөтен, андый, мондый, бу, шул – 1сәгать.

Синоним һәм антоним сыйфатлар – 1сәгать.

                                              Фигыль (6 сәгать)

Фигыль сүз төркеме турында гомуми төшенчә. Мәгънә ягыннан төрләре: физик эшне (сөртү, чәчү, төзү); акыл эшчәнлеген (уйлау, исәпләү, фикерләү); хәрәкәтне (йөгерү,йөзү, очу); сөйләм эшчәнлеген (әйтү, аңлату, сөйләү); хәл-торышны (хәлсезләнү, сөенү, кызару) белдергән сүзләр. Фигыльнең башлангыч формасы турында төшенчә – 1сәгать. Фигыльләрнең барлык-юклык формасы – 1сәгать.  

Боерык фигыль, аның барлык-юклык формасы – 1сәгать.

Шарт фигыль, аның барлык-юклык төре – 1сәгать.

Хикәя фигыль, аның заман формалары, барлык-юклык формасы  – 1сәгать.

Боерык, шарт, хикәя фигыльләргә басым төшү үзенчәлеге – 1сәгать.

                                           Рәвеш (3 сәгать)

 Төрләнми торган сүз төркеме. Эшнең үтәлү вакытын, урынын, сәбәбен, максатын белдерә торган сүзләр – 1сәгать.

Антоним рәвешләр – 1сәгать.

 Сөйләмдә рәвеш алмашлыклары: кая? беркая; кайда? беркайда, һичкайда, монда, анда, тегендә;кайчан? - 1сәгать.

Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау – 2 сәгать.

                                Синтаксис һәм пунктуация (17 сәгать)

Синтаксис һәм пунктуация турында төшенчә. Җөмлә - фикерне, уйны, теләкне телдән яки язмача белдерү чарасы - 1сәгать.

 Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә – 1сәгать.

Сорау җөмлә һәм аны белдерүче чаралар – 1сәгать.

 Боерык җөмлә – 1сәгать.

Тойгылы җөмлә. Тойгыны белдерүче иң әһәмиятле чара – тойгы интонациясе – 1сәгать.

 Интонация, аның өлешләре һәм тыныш билгеләре – 1 сәгать.

Җөмләнең баш кисәкләре. Җыйнак җөмлә – 2сәгать.

 Гади һәм кушма җөмлә – 1сәгать.

Иярчен кисәкләр. Җәенке җөмлә – 1сәгать.

Аергыч – 1сәгать.

Тәмамлык – 1сәгать.

 Хәл – 1сәгать.

Сүзтезмә – 2сәгать.

 Җөмләнең тиңдәш кисәкләре – 1сәгать. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре – 1сәгать.

                            Фонетика, орфоэпия, орфография (19 сәгать)

Фонетика, орфоэпия,орфография турында төшенчә. Сөйләм органнары – 1сәгать.

Сузык һәм тартык авазлар – 1 сәгать.

Сузык һәм тартык авазлар таблицасы – 1сәгать.

Иҗек һәм басым – 1сәгать.

Дифтонглар – 1сәгать.

Сингармонизм законы турында төшенчә – 1сәгать. Рәт һәм ирен гармониясе – 2 сәгать.

 [к], [г] һәм [қ], [ғ] тартыклары – 1сәгать.

 [қ],  [ғ] авазларыныӊ язуда бирелеше – 1сәгать. 

[һ], [х] тартыклары – 1сәгать.

[н] һәм [ӊ] тартыклары – 1сәгать.

[w] һәм [в] тартыклары – 1сәгать. 

Сөйләмдә авазлар үзгәреше – 2 сәгать.

Е, ё, ю, я хәрефләренеӊ дөрес язылышы – 1сәгать. 

Ь һәм ъ хәрефләренеӊ дөрес язылышы – 1сәгать. 

Фонетика, орфоэпия, орфография бүлекләрен кабатлау – 1сәгать. Сүзләргә фонетик анализ – 1сәгать.

                       Лексикология һәм сөйләм культурасы (18 сәгать)

Лексикология һәм сөйләм культурасы турында гомуми мәгълүмат. Сүзнең мәгънәсе – 1сәгать.

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр – 1сәгать.

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе – 1сәгать.

Омонимнар – 1сәгать.

Синонимнар – 1сәгать.

 Антонимнар – 1сәгать.

Фразеологик әйтелмәләр - 2 сәгать.

Татар теленең сүзлек составы. Төрки-татар сүзләре  һәм алынмалар – 2 сәгать.

Татар теленеӊ кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы. Гомумхалык сүзләре, диалекталь сүзләр, профессиональ сүзләр, атамалар (терминнар) – 2 сәгать. 

Татар теленеӊ кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы.Тарихи сүзләр һәм архаизмнар, неологизмнар - 2 сәгать.

Сүзлекләр. Алардан файдалану күнегүләре – 2 сәгать.

Лексикология бүлеген кабатлау – 1сәгать. Сүзләргә лексик анализ – 1сәгать.

Ел буена үткәннәрне кабатлау – 4 сәгать

                  Коммуникатив компетенция – 20 сәгать

Сөйләм төрләре: сыйфатлама, хикәяләү һәм фикер йөртү турында башлангыч төшенчә. Хикәяләү төрендәге сочинение язу – 1сәгать.

Сөйләм формалары: монологик һәм диалогик сөйләм. Текстта бирелгән эчтәлекне план нигезендә яки ирекле рәвештә кыскартып яки тулы итеп сөйләү, төп уйны аңлау. 4 изложение язу – 6 сәгать.

Язма эшләрне (берничә диктантны, изложениене яки сочинениене) укучылар белән бергәләп тикшерү: теманы ачу, тыңланган яисә укылган текстның эчтәлеген дөрес, төгәл җиткерү, язмадагы орфографик, пунктуацион, грамматик хаталарны, сөйләм һәм стиль хаталарын табу, төзәтү күнекмәләре, аерым эшләрне тулыландыру һәм редакцияләү күнегүләре – 5 сәгать.

Эш кәгазьләреннән мәкалә, хат, белешмә язу күнегүләре – 3 сәгать.

Төрле төрдәге диктантлар (контроль, сайланма, сүзлек, күрмә) язу – 5 сәгать.

6 нчы сыйныф ( 105 сәгать)

                   Лингвистик һәм этномәдәни компетенция –  78 сәгать

Татар әдәби теле һәм сөйләм культурасы турында әңгәмә – 1сәгать.

Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре , аларның белдерелүе – 2 сәгать.

Ясалышы ягыннан сүз төрләре – 1сәгать.

                                       Морфология (  74 сәгать)

 Татар телендәге сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә, сүзләрнең аерым төркемнәргә берләшү үзенчәлекләре һәм сөйләм оештырудагы роле – 1 сәгать. 

                                 Мөстәкыйль сүз төркемнәре ( 63 сәгать)

                                               Исем (11 сәгать)

 Исем сүз төркеме. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр – 1 сәгать.

Исемнәрнең ясалышы һәм язылышы: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма исемнәр – 2 сәгать.

Баш килештәге исемнәр, аларның белдерелүе, җөмләдәге функциясе – 1сәгать. Иялек килешендәге исемнәр, аларның тартымлы исемнәр белән мөнәсәбәте, җөмләдәге функциясе – 1сәгать. Төшем килешендәге исемнәр, аларның җөмләдәге функциясе – 1сәгать. Юнәлеш һәм чыгыш, урын-вакыт килешендәге исемнәр, аларның җөмләдәге функциясе – 1сәгать.

Исемнәрнең тартым белән белән төрләнеше – 1сәгать. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше – 1 сәгать.

Антоним һәм синоним исемнәр – 1сәгать.

Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау. Исемнәргә морфологик анализ ясау – 1сәгать.

                                       Сыйфат (8 сәгать)

 Сыйфат турында гомуми төшенчә – 1сәгать.

Сыйфатларның ясалышы һәм язылышы: тамыр, ясалма,кушма, парлы, тезмә сыйфатлар – 1сәгать. Сыйфат ясагыч кушымчалар – 1сәгать.

Сыйфат дәрәҗәләре – 1сәгать.

Антоним һәм синоним сыйфатлар – 1 сәгать.

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы – 1сәгать.

Сыйфатларга морфологик анализ – 1сәгать. Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау – 1сәгать.

                                         Сан (8 сәгать)

 Сан сүз төркеме турында гомуми төшенчә. Берәмлекләрне һәм дистәләрне белдерүче саннар, саннарның язуда цифр яки сүз белән белдерелүе, гарәп һәм рим цифрларының язылышы – 1 сәгать.

Саннарның ясалышы һәм язылышы: тамыр, кушма, парлы, тезмә саннар – 1сәгать.

Сан төркемчәләре. Микъдар саннары – 1сәгать. Тәртип һәм бүлем саннары – 1сәгать. Чама һәм җыю саннары – 1сәгать.

Саннарның җөмләдә кулланылышы – 1сәгать. Саннарга морфологик анализ – 1сәгать. Саннарны гомумиләштереп кабатлау – 1сәгать.

                                        Рәвеш (8 сәгать)

Рәвеш турында төшенчә – 1сәгать. Рәвешләрнең ясалышы һәм язылышы:тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә рәвешләр – 1сәгать. Рәвеш төркемчәләре. Саф рәвешләр, аларның җөмләдәге функциясе – 1сәгать. Охшату-чагыштыру рәвешләре, аларның җөмләдәге функциясе – 1сәгать. Күләм-чама рәвешләре, аларның җөмләдәге функциясе – 1сәгать. Вакыт һәм урын рәвешләре, аларның җөмләдәге функциясе – 1сәгать. Сәбәп һәм максат рәвешләре, аларның җөмләдәге функциясе – 1сәгать. Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау. Рәвешкә морфологик анализ -1сәгать.

                                         Алмашлык (9 сәгать)

 Алмашлык сүз төркеме турында гомуми төшенчә – 1сәгать. Алмашлыкларның мәгънәләре буенча төркемчәләре – 1сәгать. Зат (исем) алмашлыклары, аларның җөмләдәге функциясе – 1сәгать. Күрсәтү (сыйфат һәм рәвеш) алмашлыклары: тамыр һәм ясалма төрләре, аларның җөмләдәге функциясе – 1сәгать. Сорау һәм тартым алмашлыклары, аларның җөмләдәге функциясе – 1 сәгать. Билгеләү һәм билгесезлек алмашлыклары, аларның җөмләдәге функциясе – 1 сәгать. Юклык алмашлыклары, язылышы, басым төшү үзенчәлеге, җөмләдәге функцияләре - 1 сәгать.

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы - 1 сәгать.

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау. Алмашлыкларга морфологик анализ – 1сәгать.

                                          Фигыль (18 сәгать)

 Фигыль сүз төркеме турында гомуми төшенчә. Фигыльләрнең сөйләмдәге роле. Омоним, синоним һәм антоним фигыльләр - 1сәгать. Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре – 1сәгать. Фигыльнең башлангыч формасы (нигезе), барлык-юклык төре, басым төшү үзенчәлеге. – 1 сәгать. Фигыль юнәлешләре – 1сәгать.

Затланышлы фигыльләр: боерык, теләк, шарт, хикәя фигыльләр, аларның ясалышы, барлык һәм юклык төре, зат-сан белән төрләнеше, язылышы, басым төшү үзенчәлеге, җөмләдә кулланылышы – 2 сәгать. Хикәя фигыльләрнең заман белән төрләнеше – 1сәгать.

Затланышсыз фигыльләр: сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив. Сыйфат фигыльнең ясалышы, барлык һәм юклык төре, язылышы, җөмләдә кулланылышы – 1 сәгать. Сыйфат фигыльнең заман формалары – 1 сәгать. Хәл фигыльнең ясалышы, барлык һәм юклык төре, язылышы, җөмләдә кулланылышы – 1сәгать. Исем фигыльнең ясалышы, барлык һәм юклык төре, язылышы, җөмләдә кулланылышы – 1сәгать. Исем фигыльнең исемгә әйләнүе – 1сәгать. Инфинитивның ясалышы, барлык һәм юклык төре, язылышы, җөмләдә кулланылышы – 1сәгать.

Фигыльләрдә дәрәҗә категориясе – 1 сәгать.

Ярдәмче фигыльләр – 1сәгать. Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә килүе – 1сәгать.

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау – 1 сәгать. Фигыльгә морфологик анализ – 1 сәгать.

                                          Ияртемнәр (1 сәгать)

Ияртемнәр турында гомуми төшенчә, аларның сөйләмдәге роле. Ияртемнәр нигезендә ясалган исемнәр һәм фигыльләр – 1сәгать.

                                        Хәбәрлек сүзләр (1 сәгать)

Хәбәрлек сүзләр турында гомуми төшенчә, аларның сөйләмдәге роле, төп үзенчәлекләре – 1сәгать.

                                      Бәйләгеч (ярдәмлек) сүз төркемнәре (4 сәгать)

                                        Бәйлек һәм бәйлек сүзләр (2сәгать)

Бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең телдән һәм язма сөйләмдә сүзләр, җөмләләр арасындагы бәйләнешне һәм мәгънә мөнәсәбәтен оештырудагы роле. Кайсы килешне таләп итүләреннән чыгып, бәйлекләрнең төркемчәләре, мәгънәләре, язылышы. Синоним бәйлекләр. Бәйлекләргә морфологик анализ – 2 сәгать.

                                         Теркәгеч (2 сәгать)

 Теркәгечләр турында гомуми төшенчә. Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр, аларның сөйләм оештырудагы роле. Синоним теркәгечләр – 1сәгать. Теркәгечләрнең язылышы. Теркәгечләргә морфологик анализ – 1сәгать.

                                Модаль сүз төркемнәре (3 сәгать)

                                      Кисәкчә (1 сәгать)

Кисәкчәләр турында гомуми төшенчә. Кисәкчәләрнең төркемчәләре – 1 сәгать.  

                                     Ымлыклар (1 сәгать)

 Ымлыклар турында гомуми төшенчә. Ымлыкларның мәгънәсе һәм төзелеше буенча төркемчәләре, сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләре һәм дөрес язылышы. Ымлыкларга морфологик анализ – 1сәгать

                                     Модаль сүзләр (1 сәгать)

 Модаль сүзләр турында гомуми төшенчә. Модаль сүзләрнең мәгънә буенча төркемчәләре, сөйләмдәге роле һәм дөрес язылышы – 1сәгать.

Морфология бүлеге буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау – 2 сәгать.

                     Коммуникатив компетенция – 27 сәгать

Сөйләм төрләре: сыйфатлама, хикәяләү һәм фикер йөртү турында гомуми төшенчә.Сыйфатлама, хикәяләү һәм фикер йөртү төрендәге сочинение язу – 3 сәгать.

Сөйләм формалары: монологик һәм диалогик сөйләм – 1сәгать.

 Текстта бирелгән эчтәлекне план нигезендә яки ирекле рәвештә кыскартып яки тулы итеп сөйләү, төп уйны аңлау. 5 изложение язу – 6 сәгать.

Язма эшләрне (берничә диктантны, изложениене яки сочинениене) укучылар белән бергәләп тикшерү: теманы ачу, тыңланган яисә укылган текстның эчтәлеген дөрес, төгәл җиткерү, язмадагы орфографик, пунктуацион, грамматик хаталарны, сөйләм һәм стиль хаталарын табу, төзәтү күнекмәләре, аерым эшләрне тулыландыру һәм редакцияләү күнегүләре – 2 сәгать.

Эш кәгазьләреннән акт, расписка язу күнегүләре – 2 сәгать.

Төрле төрдәге диктантлар (контроль, сайланма, сүзлек, хәтер, ижади) язу – 11 сәгать.

Демоверсияләр эшләү – 2 сәгать.

7 нче сыйныф (105 сәгать)

                   Лингвистик һәм этномәдәни компетенция – 77 сәгать

Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Кардәш һәм кардәш булмаган телләр. Татарлар яши торган төбәкләр – 1сәгать.

Морфология буенча үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау -  2 сәгать.

Морфемика (сүз төзелеше) һәм ясалышы (5 сәгать)

Сүз төзелеше һәм ясалышы турында гомуми төшенчә. Сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымча. Тамырдаш сүзләр. Кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясалу Аларның сүз төркемнәрен ясаудагы роле  – 1сәгать. Кушымчалар һәм аларның төрләре: сүз ясагыч, мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар – 1сәгать. Тамыр һәм ясалма нигез. Ясалышы буенча тамыр һәм ясалма сүзләр. Кушма сүзләр һәм аларның төрләре: саф кушма, тезмә, парлы сүзләр – 1 сәгать. Татар һәм рус телләрендәге сүз төзелешенең аермалы яклары. Этимология турында төшенчә. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерү – 1сәгать.

Татар телендә сүз ясалышы ысуллары – 1сәгать.

Гади җөмлә синтаксисы ( 69 сәгать)

Синтаксиска кереш. Төп синтаксик берәмлекләр – 1сәгать.

Сүзтезмә турында гомуми төшенчә. Кайсы сүзнең ияртүче булуына карап, сүзтезмәләрнең төрләре . Алардагы бәйләүче чаралар. Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе – 2 сәгать.

Җөмлә турында гомуми төшенчә – 1сәгать. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә  - 1 сәгать. Сорау җөмлә – 1сәгать. Боерык җөмлә – 1сәгать. Тойгылы җөмлә: тойгылы хикәя җөмлә, тойгылы сорау җөмлә, тойгылы боерык җөмлә – 1сәгать.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле бәйләнеш: тиңдәш кисәкләр арасындагы теркәгечле һәм теркәгечсез бәйләнеш – 1сәгать.

Ияртүле бәйләнеш: иярүче һәм ияртүче сүз, аларның шартлы билгесе; ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт – 1сәгать.

Җөмләдә сүз тәртибе турында гомуми төшенчә. Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе – 2 сәгать.

Логик басым – 1 сәгать.

Ике составлы җөмләләр (31 сәгать)

Ике составлы җөмлә турында гомуми төшенчә. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр – 1сәгать. Җөмләнең баш кисәкләре (искә төшерү) – 1сәгать. Ия һәм аның белдерелүе. Гади ия һәм тезмә ия  – 1сәгать. Хәбәр һәм аның белдерелүе. Гади һәм кушма хәбәр – 2сәгать.

Ия белән хәбәрнең җөмләдәге урыннары – 1сәгать.

Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары – 1сәгать.

Җөмләнең иярчен кисәкләре – 1сәгать.

Аергыч һәм аның белдерелүе – 1сәгать. Аергычның аерылмышы белән бәйләнеше – 1сәгать.

Тәмамлык һәм аның белдерелүе – 1сәгать. Туры һәм кыек тәмамлыклар – 1сәгать.

Аныклагыч турында гомуми төшенчә – 1сәгать. Аныклагычлар янында тыныш билгеләре – 1 сәгать.

Хәл һәм аның төрләре турында гомуми төшенчә – 1сәгать. Урын, вакыт, сәбәп, максат, рәвеш, күләм, шарт һәм кире хәлләр, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыннары  – 8 сәгать.

Иярчен кисәкләрне гомумиләштереп кабатлау – 1сәгать.

Аерымланган хәлләр турында гомуми төшенчә – 1сәгать.  Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре – 1сәгать. Аерымланган вакыт һәм аерымланган рәвеш хәлләре – 1сәгать. Аерымланган сәбәп һәм аерымланган максат хәлләре – 1сәгать. Аерымланган шарт һәм аерымланган кире хәлләр – 1сәгать.

Аныклагычларның аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре – 1сәгать.

Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау – 1сәгать.

                        Җөмләнең модаль кисәкләре ( 6 сәгать)

Эндәш сүзләр. Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре – 2 сәгать.

Кереш сүзләр. Кереш сүзләр янында тыныш билгеләре – 2 сәгать. Кереш җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре – 1сәгать.

Җөмлә башында әйе, юк сүзләре һәм алар янында тыныш билгеләре – 1сәгать.

                       Җөмләнең тиңдәш кисәкләре ( 6 сәгать)

Тиңдәш кисәкләр турында гомуми төшенчә – 1сәгать.

Тиңдәш кисәкләрне бәйләүче чаралар – 1сәгать.

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре – 2 сәгать.

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр – 1 сәгать.

Тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп кабатлау – 1сәгать.

                      Тулы һәм ким, раслау һәм инкарь җөмләләр (3 сәгать)

Тулы һәм ким җөмләләр турында төшенчә – 1 сәгать. Ким җөмләләрнең сөйләмдә кулланылышы – 1 сәгать.

Раслау һәм инкарь җөмләләр – 1 сәгать.

                      Бер составлы җөмләләр ( 3 сәгать)

Бер составлы җөмләләр турында төшенчә – 1 сәгать. Бер составлы исем җөмлә – 1сәгать. Бер составлы фигыль җөмлә, аның төрләре: билгеле үтәүчеле, билгесез үтәүчеле, гомуми үтәүчеле, үтәүчесез фигыль җөмләләр. Сөйләмдә бер составлы җөмләләрнең кулланылыш  үзенчәлекләре – 1 сәгать.

Җөмләнең төрле урыннарында килгән ымлыклар һәм ияртемнәр – 1сәгать. Ымлыклар янында килгән тыныш билгеләре – 1 сәгать. Ияртемнәр янында тыныш билгеләре – 1сәгать.

Гади җөмлә синтаксисын гомумиләштереп кабатлау. Җөмләләргә синтаксик анализ ясау- 4 сәгать.

               Коммуникатив компетенция (28 сәгать)

Сөйләм төрләре: сыйфатлама, хикәяләү һәм фикер йөртү турында гомуми төшенчә. Хикәяләү һәм фикер йөртү төрендәге сочинение язу – 2 сәгать.

Сөйләм формалары: монологик һәм диалогик сөйләм. Текстта бирелгән эчтәлекне план нигезендә яки ирекле рәвештә кыскартып яки тулы итеп сөйләү, төп уйны аңлау. 5 изложение язу – 9 сәгать.

Язма эшләрне (берничә диктантны, изложениене яки сочинениене) укучылар белән бергәләп тикшерү: теманы ачу, тыңланган яисә укылган текстның эчтәлеген дөрес, төгәл җиткерү, язмадагы орфографик, пунктуацион, грамматик хаталарны, сөйләм һәм стиль хаталарын табу, төзәтү күнекмәләре, аерым эшләрне тулыландыру һәм редакцияләү күнегүләре – 5 сәгать.

Эш кәгазьләреннән гариза, мәкалә язу күнегүләре – 2 сәгать.

Төрле төрдәге диктантлар (контроль, искәртмәле, сайланма, ижади сүзлек) язу – 8 сәгать.

Демоверсияләр эшләү – 2 сәгать.

8 нче сыйныф (105 сәгать)

                   Лингвистик һәм этномәдәни компетенция – 81 сәгать

                               Тел һәм тел белеме

Тел һәм тел белеме – 1 сәгать.

                Үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау ( 6 сәгать)

Фонетика һәм орфоэпия бүлекләрен кабатлау: транскрипция, тартык һәм сузык авазлар, тартык һәм сузык авазлар өлкәсендә үзгәрешләр. Фонетик анализ – 1сәгать.

 Графика һәм орфография бүлекләрен кабатлау: татар алфавиты, тартык һәм сузык аваз хәрефләренең, икешәр аваз кушылмасын белдергән хәрефләрнең, ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы   - 1 сәгать.

Сүз төркемнәрен кабатлау – 1 сәгать.

Лексикология бүлеген кабатлау – 1 сәгать.

Сүз ясалышы ысулларын кабатлау – 1 сәгать.

Гади җөмлә синтаксисын кабатлау – 1 сәгать.

                   Туры һәм кыек сөйләм  ( 7 сәгать)

Туры һәм кыек сөйләм турында гомуми мәгълүмат – 1сәгать.

Туры сөйләм янында тыныш билгеләре – 2 сәгать.

Диалог, аның язылышы, тыныш билгеләре – 2сәгать.

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү – 2 сәгать.

                   Кушма җөмлә ( 36 сәгать)

Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә – 1 сәгать.

             Тезмә кушма җөмлә ( 6 сәгать)

Тезмә кушма җөмлә турында гомуми төшенчә – 1 сәгать.

Теркәгечле тезмә кушма җөмлә. Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре – 2 сәгать.

Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре – 2 сәгать.

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау – 1 сәгать.

               Иярченле кушма җөмлә ( 28 сәгать)

Иярченле кушма җөмлә турында гомуми төшенчә – 1 сәгать.

        Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләре ( 6 сәгать)

Синтетик иярченле кушма җөмләләр. Синтетик иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләре – 2 сәгать.

Аналитик иярченле кушма җөмләләр. Аналитик иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләре – 2 сәгать.

Иярченле кушма җөмләләрнең синонимлыгы – 1 сәгать.

Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше буенча төрләрен кабатлау – 1 сәгать.

        Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре ( 19 сәгать)

Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрләре – 1сәгать.

Иярчен ия җөмлә – 1сәгать. Иярчен хәбәр җөмлә – 1сәгать. Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне кабатлау – 1 сәгать.

Иярчен тәмамлык җөмлә – 1сәгать. Иярчен аергыч җөмлә – 1сәгать. Иярчен тәмамлык һәм иярчен аергыч җөмләләрне кабатлау – 1 сәгать.

Иярчен вакыт җөмлә – 1сәгать. Иярчен урын җөмлә – 1сәгать. Иярчен вакыт һәм иярчен урын җөмләләрне кабатлау – 1 сәгать.

Иярчен рәвеш җөмлә – 1сәгать. Иярчен күләм җөмлә – 1сәгать. Иярчен рәвеш һәм иярчен күләм җөмләләрне кабатлау – 1 сәгать.

Иярчен сәбәп җөмлә – 1сәгать. Иярчен максат җөмлә – 1сәгать. Иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләләрне кабатлау – 1 сәгать.

Иярчен шарт җөмлә – 1сәгать. Иярчен кире җөмлә – 1сәгать. Иярчен шарт һәм иярчен кире җөмләләрне кабатлау – 1 сәгать.

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау – 1 сәгать.

Иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ – 1 сәгать.

Кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау: тезмә кушма җөмләләр, иярченле кушма җөмләләр – 1 сәгать.

                   Катлаулы төзелмәләр ( 16 сәгать)

Катлаулы төзелмәләр турында гомуми төшенчә – 1 сәгать.

Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә. Күп тезмәле катлаулы кушма җөмләдә тыныш билгеләре – 2 сәгать.

Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, аның янында тыныш билгеләре, синтаксик анализ – 2 сәгать.

Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, аның янында тыныш билгеләре, синтаксик анализ – 2 сәгать.

Бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, аның янында тыныш билгеләре, синтаксик анализ – 2 сәгать.

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, аның янында тыныш билгеләре, синтаксик анализ – 2 сәгать.

Катнаш кушма җөмлә, аның янында тыныш билгеләре, синтаксик анализ – 2 сәгать.

Тезем – 1 сәгать.

Катлаулы төзелмәләрне гомумиләштереп кабатлау: синтаксик анализ – 2 сәгать.

Текст синтаксисы турында гомуми төшенчә: сөйләмә һәм язма текстлар, текстның мәгънәви һәм композицион бөтенлеге; текстның темасы, төп мәгънәсе; текстның ваграк кисәкләргә бүленеше, микротема – 1 сәгать.

                              Пунктуация ( 9 сәгать)

Җөмләнең мәгънәсе, төзелеше, интонация һәм тыныш билгеләре – 1 сәгать.

Нокта, сорау, өндәү билгеләре куелу очраклары – 1 сәгать.

Күп нокталар, куштырнаклар куела торган очраклар – 1 сәгать.

Өтер куелу очраклары – 1 сәгать.

Ике нокта куелу очраклары – 1 сәгать.

Сызык куелу очраклары – 1 сәгать.

Җәяләр куелу очраклары – 1 сәгать.

Тыныш билгеләрен гомумиләштереп кабатлау – 1сәгать.

             Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау ( 5 сәгать)

Туры һәм кыек сөйләмне кабатлау – 1 сәгать.

Тезмә кушма җөмләне кабатлау – 1 сәгать.

Иярченле кушма җөмләнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлау – 1 сәгать.

Иярченле кушма җөмләнең мәгънә ягыннан төрләрен кабатлау – 1 сәгать.

Катлаулы кушма җөмләләрне кабатлау – 1 сәгать.

           

                    Коммуникатив компетенция (24 сәгать)

Сөйләм төрләре: сыйфатлама, хикәяләү һәм фикер йөртү. Сыйфатлама төрендәге сочинение язу – 1 сәгать.

Сөйләм формалары: монологик һәм диалогик сөйләм. Текстта бирелгән эчтәлекне план нигезендә яки ирекле рәвештә кыскартып яки тулы итеп сөйләү, төп уйны аңлау. 4 изложение язу – 8 сәгать.

Язма эшләрне (берничә диктантны, изложениене яки сочинениене) укучылар белән бергәләп тикшерү: теманы ачу, тыңланган яисә укылган текстның эчтәлеген дөрес, төгәл җиткерү, язмадагы орфографик, пунктуацион, грамматик хаталарны, сөйләм һәм стиль хаталарын табу, төзәтү күнекмәләре, аерым эшләрне тулыландыру һәм редакцияләү күнегүләре – 4 сәгать.

Эш кәгазьләреннән беркетмә язу күнегүләре – 1 сәгать.

Төрле төрдәге диктантлар (контроль, сайланма, грамматик биремле) язу – 8 сәгать.

Демоверсияләр эшләү – 2 сәгать.

9 нчы сыйныф (68 сәгать)

                   Лингвистик һәм этномәдәни компетенция –  53 сәгать

                       Фонетика ( 4 сәгать)

Сөйләм авазлары һәм аларның кулланылышы – 1 сәгать.

Сөйләмдә аваз үзгәрешләре, транскрипция  – 1 сәгать.

Сүзләргә фонетик анализ ясау. Сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы. Татар орфографиясенең кыен очраклары  – 1 сәгать.

Татар орфографиясенең төп принциплары – 1 сәгать.

                     Лексикология (6 сәгать)

Татар әдәби теленең сүз байлыгы – 1 сәгать.

Синонимнар – 1 сәгать.

Антонимнар, аларның төрләре – 1 сәгать.

Омонимнар, аларның төрләре. Паронимнар – 1 сәгать.

Фразеологик әйтелмәләр – 1 сәгать.

Татар теленең сүзлек составы – 1 сәгать.

                     Морфология һәм сүз ясалышы (4 сәгать)

Сүз төркемнәре . Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Хәбәрлек сүзләр – 1 сәгать.

Модаль һәм бәйләгеч сүз төркемнәре – 1 сәгать.

Сүз ясалышы ысуллары – 1 сәгать.

Сүзләрнең ясалыш буенча төрләре – 1 сәгать.

                       Гади җөмлә синтаксисы ( 8 сәгать)

Сүзләр һәм җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш – 1сәгать. Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында мөнәсәбәтләр – 1сәгать.

Җөмләдә кушымча, теркәгес һәм кисәкчәләрнең язылышы – 1 сәгать

Җөмләдә бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы – 1сәгать.

Аерымланган хәлләре булган җөмләдә тыныш билгеләре – 1сәгать.

Аныклагычлар янында тыныш билгеләре - 1 сәгать.

Тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүзләре булган җөмләләрдә тыныш билгеләре – 1 сәгать.

Кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган җөмләләрдә тыныш билгеләре – 1 сәгать.

                           Кушма җөмлә синтаксисы ( 7 сәгать )

Җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш – 1 сәгать.

Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре – 2 сәгать.

Иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.  Синтетик иярчен җөмләле кушма җөмләдә тыныш билгеләре. Аналитик иярчен җөмләле кушма җөмләдә тыныш билгеләре – 3 сәгать.

Кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау – 1 сәгать.

                     Стилистика һәм сөйләм культурасы (18 сәгать)

Стиль төшенчәсе. Әдәби сөйләм  һәм аның стильләре – 1 сәгать.

Әдәби стиль: матур әдәбият әсәрләре. Публицистик стиль: газета-журнал мәкаләләре, тәнкыйть материаллары. Фәнни стиль: фәнни хезмәтләр, белешмә, дәреслекләр. Рәсми стиль: эш кәгазьләре, рәсми хатлар. Сөйләмә стиль: көндәлек аралашу, шәхси хатлар – 5 сәгать.

Стилистиканың нигезе буларак синонимия – 1 сәгать.

Синтаксик синонимнар. Сүзтезмәләр, җөмлә кисәкләре синонимлыгы – 1 сәгать.

Бер һәм ике составлы җөмләләр синонимлыгы – 1 сәгать.

Туры һәм кыек сөйләм синонимлыгы – 1 сәгать.

Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләр синонимлыгы – 1 сәгать.

Тезмә кушма җөмләләр синонимлыгы – 1 сәгать.

Татар телендә калькалар – 1 сәгать.

Сөйләм культурасы. Сөйләм төгәл булсын. Сөйләм аңлаешлы булсын. Сөйләм саф булсын. Сөйләм җыйнак булсын. Сөйләм аһәңле булсын – 5 сәгать.

                       Тел турында гомуми мәгълүмат (5 сәгать)

Телнең иҗтимагый әһәмияте. Тел һәм тарих. Хәзерге татар милли әдәби теленең тамырлары – 1 сәгать.

Татар милли әдәби теленең формалашуы – 1 сәгать.

Татар сөйләмә теленең төп диалектлары – 1 сәгать.

Икетеллелек. ТР Законы – 1 сәгать.

Тел белеменең әһәмияте, төп бүлекләре – 1 сәгать.

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау – 1 сәгать.

                    Коммуникатив компетенция (15 сәгать)

Сөйләм төрләре: сыйфатлама, хикәяләү һәм фикер йөртү. Сыйфатлама, хикәяләү һәм фикер йөртү төрендәге сочинение язу – ( 4 сочинение - демоверсияләрнең С2 өлеше)

Сөйләм формалары: монологик һәм диалогик сөйләм. Текстта бирелгән эчтәлекне план нигезендә яки ирекле рәвештә кыскартып яки тулы итеп сөйләү, төп уйны аңлау. 1 изложение язу – 1 сәгать һәм ( 4 изложение – демоверсияләрнең С1 өлеше)

Язма эшләрне (берничә изложениене яки сочинениене) укучылар белән бергәләп тикшерү: теманы ачу, тыңланган яисә укылган текстның эчтәлеген дөрес, төгәл җиткерү, язмадагы орфографик, пунктуацион, грамматик хаталарны, сөйләм һәм стиль хаталарын табу, төзәтү күнекмәләре, аерым эшләрне тулыландыру һәм редакцияләү күнегүләре – (дәрес башында 15-20 минут)

Эш кәгазьләреннән ышанычнамә язу күнегүләре – 1 сәгать.

Төрле төрдәге диктантлар (контроль, грамматик биремле) язу, тезис, конспектлар төзү – 5 сәгать.

Демоверсияләр эшләү – 8 сәгать.

 Укыту процессын матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү

Татар телендә белем бирүче төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар теле предметын укыту процессын матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итүнең нигезенә түбәндәгеләр салынган:

-белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры китереп төзелгән мәктәп бинасы һәм мәктәп яны территориясе;

-татар теле предметын өйрәнү өчен җитәрлек күләмдә дәреслекләр һәм өстәмә методик ярдәмлекләр белән тәэмин ителгән китапханә;

-электрон китапханә, башка электрон ресурслар, татарча сайтлардан файдалану мөмкинлеге булган компьютер классы;

-лингафон кабинеты;

-электрон һәм басма күрсәтмә әсбаплар, дәреслекләр;

-мультимедиа укыту программалары;

-компьютер программалары;

-5-9 нчы сыйныф укучыларының белемнәрен тикшерү программалары;

-төрле типтагы сүзлекләр, энциклопедияләр;

-белешмә материаллар;

-балалар өчен чыгарылган газета һәм журнал басмалары;        

5 нче сыйныфта татар теленнән белем бирүнең төп максаты:

Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә, укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәни) компетенцияләр булдыру. Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.

Бурычлары:

- Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.

- Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.

- Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.

- Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.

- Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.

- Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.

- Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

- Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.

- Сөйләм культурасы булдыру.

Белем дәрәҗәсенә таләпләр:

- Исем, фигыль, зат алмашлыкларын таба белү, аларның морфологик үзенчәлекләрен билгели алу.

- Сүзтезмәләрне, аларның төрләрен аера белү.

- Морфологик анализ ясау үзенчәлекләрен үзләштерү.

- Синтаксик анализ ясау элементларын үзләштерү.

- Фонетик, сүз ясалышы һәм лексик закончалыкларны күрә белү.

- Сүзне катлаулы тел берәмлеге буларак бәяләүгә ирешү.

- Төрле тип сүзлекләрнең төзелү принципларын үзләштерү.

- Укылган текстның эчтәлеген аңлау, үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

- Укылган бәйле рәвештә телдән һәм язмача фикер белдерү.

- Сыйныфташлары һәм укытучы белән фикер алышу, үз фикерен дәлилли белү.

- Тәкъдим ителгән темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү.

- Телдән һәм язма сөйләм үзенчәлекләрен аера белү һәм урынлы куллану.

Күнекмәләргә таләпләр: (уку елы башында):

- татар графикасы үзенчәлекләрен, татар алфавитын белү;

- татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;

- сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү;

- сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү;

- өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен

аңлата белү;

- сүзтезмә һәм җөмләне аеру, җөмләнең әйтү максаты буенча төрләрен аеру;

- җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аеру;

- авазларга, сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә, сүз төркемнәренә һәм җөмләгә өйрәнгән күләмдә характеристика бирү;

- бирелгән җөмләләрне аңлап һәм дөрес итеп укый белү;

- 35-40 сүздән торган 9-11 җөмләле текстны дөрес итеп күчереп язу;

- фонетик, лексик, грамматик биремле күнегүләрне башкару;

- укылган (тыңланган) текстка карата сораулар куя белү, текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә алу;

- зур булмаган текстның эчтәлеген сөйләү;

- диалогик һәм монологик формада аралашу күнекмәләрнә ия булу;

- төрле төрдәге диктант, изложение, сочинение язу;

- көндәлек аралашуга бәйле татар сөйләм этикеты формаларын дөрес куллану;

- татар теленең орфоэпик нормалары нигезендә аралаша алу;

- тел чараларының төрле жанрдагы әсәрләрдә кулланылу үзенчәлекләрен күрә белү;

- татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белү, сөйләм барышында ике тел чараларын бутамау;

- татар теленнән алган белемне башка фәннәрне үзләштерүдә файдалана белү.

Бер минутка 85-95 сүздән торган текстны дөрес итеп укый, эчтәлеген аңлый һәм сөйли алу; чиста һәм матур итеп 60 билге (хәреф) яза белү.

- татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белү, сөйләм барышында ике тел чараларын бутамау;

Күнекмәләргә таләпләр (уку елы ахырына)

- сузык һәм тартык авазлар арасындагы аерманы аңлату; о, ы, ә, я, ю, е, ё, в, к, г хәрефләре белдергән авазларга аңлатма бирү; ул хәрефләрне һәм ь, ъ хәрефләренең язылышын аңлату; сузык һәм тартык авазларга хас булган фонетик законнар күзәтелгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу;

- өйрәнелгән темаларга бәйле рәвештә сүзләргә фонетик һәм лексик анализ ясау, аларга төзелеше һәм ясалышы ягыннан характеристика бирү; гади җөмләләргә синтаксик анализ ясау; бирелгән үрнәкләргә нигезләнеп, гади һәм кушма җөмләләр төзи белү;

- бирелгән таныш сүзләрнең мәгънәләрен аңлату; башлангыч сыйныфта өйрәнгәннәрне истә тотып, өйрәнелгән орфограммаларны табу; җөмләдәге сүзләрнең язылышын аңлату, җөмлә ахырында һәм кушма җөмләдә тиешле тыныш билгеләрен кую;

- татар теленең үз сүзләрен һәм алынма сүзләрне аеру, мәгънәләрен аңлау; төрле сүзлекләрдән файдалана белү; фрезеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлау;

- сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен табу һәм аларга аңлатма бирү, аларны шартлы билгеләр белән күрсәтү; ясалышы ягыннан төрләрен билгеләү;

- текстның темасын һәм төп фикерен аңлау, гади план төзеп, эчтәлеген сөйләү; сочинение һәм изложение язу; телдән һәм язма сөйләмдә фикерләрне тәэсирлерәк итеп белдерү өчен, синонимнарны файдалана белү;

- эш кәгазьләре төрләреннән хат, мәкалә, белешмә яза белү.

- Бер минутка 16-17 сүз (90-95 хәреф) язу, 70-110 сүз (160-250 иҗек, 415-650 хәреф) уку.

Уку фәненең уку планында тоткан урыны

Мәктәптә татар теле предметы әһәмиятле предметларның берсе. Татар мәктәпләрендә татар балаларына татар телен өйрәтү үз телләрен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уятуга, мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный.

Укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән елга 105 сәгатькә төзелде.

Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

- шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү:

- милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;

- әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү;

- күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү;

- уңышларыңа яки уңышсызлыкларыңа, аларның сәбәпләренә дөрес бәя бирү;

- индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру:

- төрле мәгълүмат чараларын (сүзлекләр, Интернет ресурслар һ.б.) танып-белү һәм аралашу вакытында куллану;

- активлыкка, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртергә, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген башкару, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

- үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү гамәлләре:

- танып-белү юнәлешендәге максатларны билгеләү;

- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра  белүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;

- мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү;

- уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләү;

- фикерләүдә логик чылбыр төзү;

- тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;

Коммуникатив УУГ

- тыңлый белү;

- диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу;

- сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

- төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

- үз фикерен дәлилли белү, тормыштан мисаллар китерү;

- төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;

- үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

- күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;

- мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек итүдә инициативасы күрсәтү;

- укылган текстлар буенча сораулар бирә алу;

- бирелгән текстларның дәвамын үзлектән сөйләп карау, фикер әйтү автор фикере белән чагыштыру;

- үз эшен контрольдә тоту, сыйныфташларына ярдәм итү;

- коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

- үз фикерләрен телдән һәм язмача җиткерә белү;

- башкаларны тыңлый, киңәш бирә белү;

- сыйныфташлары каршында төрле темаларга, башкарылган проектлар буенча чыгыш ясау;

- иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Регулятив УУГ:

- дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын мөстәкыйль формалаштыру;

- проблеманы аңлап гипотеза чыгару, үз фикереңне дәлилләр китереп раслый белү, телдән (диалогик, монологик) һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру;

- максатка ирешү юлларын билгеләү;

- үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;

- укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

- кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу;

- эшләнгән эшкә бәя бирү, сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Предмет нәтиҗәләр:

- фонетик, сүз төзелеше һәм лексик берәмлекләр белән эш итүне ныгыту;

- орфоэпик һәм орфографик кагыйдәрне үзләштерү, гамәли куллана белү;

- сүзнең лексик мәгънәсен билгели һәм сөйләмдә урынлы куллана белү;

- тел материалы белән логик фикерләүне сорый торган эш төрләрен башкару;

- исем, фигыль, зат алмашлыкларын табарга өйрәтү, аларның морфологик үзенчәлекләрен һәм җөмләдә кулланылышын аңлау;

- сүз төркемнәрен дөрес язу, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү;

- сүзтезмәләрне аера белү, алардагы ияртүче һәм иярүче сүзне билгеләп, бәйләүче чараларны күрсәтү;

- әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне аера белү, аларны дөрес интонация белән әйтү, алардан соң тиешле тыныш билгеләре кую осталыгы һәм күнекмәләре булдыру;

- сүзләрдән – җөмләләр, җөмләләрдән бәйләнешле текст төзү осталыгы булдыру;

- морфологик, синтаксик анализ ясау элементларын үзләштерү;

- телдән һәм язма сөйләмне синонимнар, фразеологизмнар белән баету, бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрдән дөрес файдалана белү, сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен урынлы куллану;

- төрле телләрдән кергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлап куллану һәм дөрес әйтү күнекмәләре булдыру;

- сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыруны дәвам итү;

- телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;

- укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру.

Әдәбият исемлеге

1.Укыту фәннәре буенча эш программалары: татар теле: методик тәкъдимнәр. Төп гомуми белем мәктәбе. – Казан: ДБО “Белем сыйфаты мониторингының республика үзәге, 2013. – 116 б.

2. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2006.

3. Хәбибуллина З.Н., Нәбиуллина Г.Ш. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 – 11 сыйныфлары өчен:Укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф нәшр., 2006.

4. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2005. – 160 б.

5. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1977, 1979, 1981.

6. Р.Н. Фатыйхова. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. – Казан, “Гыйлем” нәшрияты, 2009.

7. Н.В. Максимов. “Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология.”Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

8. “Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.

Мәгълүмат чыганаклары

http://www.ed.gov.ru

Белем бирү буенча федераль агентлык

http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү

һәм профессиональ әзерләү академиясе

http://www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства

http://. tatar.ru ТР рәсми серверы

http://. Tat. Tatar-inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

http://. intertat.ru ТР электрон газетасы

http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте

http://. suzlek.ru on-line русча сүзлек

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

http://. tataroved.ru Татар тарихы: төрки- татар дөньясы

http://. selet.ru “Сәләт” яшьләр

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

Электрон ресурслар: “Бала” китапханәсе, “Татар мультфильмнары”, мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com). http://. tatar.ru ТР рәсми серверы

Төп гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:

Язма эшләрне бәяләү.        Контроль диктантларны бәяләү        

                                  Таләпләр

Билге

1.

Орфографик һәм пунктуацион хаталар булмаган эшкә

Искәрмә. Орфографик ( яки пунктуацион) хаталы пөхтә башкарылган эшкә яки бер үк хата бер үк сүзләрдә кабатланса һәм пунктуацион бер хаталы эшкә

«5» ле куела

«5» куела ала

2.

1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә

 

Искәрмә. 1орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә яки орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик һәм бер пунктуацион хаталы эшкә

«4» ле куела

«4» ле куела ала

3.

2 орфографик, 1-3 пунктуацион хаталы эшкә. 2 төзәтүле эшкә

Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион эшкә

«3» ле куела

«3» ле куела

4.

5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы . 4 төзәтүле эшкә

«2» ле куела

                   

                 

                                  Изложениеләрне бәяләү

Текстның бирелеше

Грамоталылыгы

Билге

1

Текст, планга нигезләнеп (яки плансыз), эзлекле бирелгән; стиль бердәмлеге сакланган; фактик һәм техник хаталар юк.

1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар.

«5»ле билгесе куела.

2

Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлегендә хилафлык сизелә; язмада 1 фактик, 2 техник хата җибәрелгән.

2 орфографик, 1 пунктуацион (яки грамматик) хата бар.

«4»ле билгесе куела.

3

Текст язмада эзлекле бирелмәгән, стиль бердәмлеге сакланмаган. Сүзләр бәйләнешендәге төгәлсез- лекләр җөмләнең мәгънәсен бозуга китергән. язмада 1 фактик, 2 тех- ник хата җибәрелгән.

3 орфографик, 2 пунктуацион, 1 грамматик хата бар.

«3»ле билгесе куела.

4

Тексттагы эзлеклелек язмада сак- ланмаган; стиль бердәмлеге юк; сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә хаталар бар; фактик һәм техник хаталар күп.

Орфографик хата- ларның саны өч- тән, пунктуацион хаталарның саны икедән, грамматик хаталарның саны өчтән артык.

«2»ле билгесе куела.

                                               

                                         Сочинениеләрне бәяләү

       Эшнең эчтәлеге һәм теле

   Грамоталылыгы

       Билге

1.

Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк; план буенча (я плансыз) эзлекле язылган; теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган.

1 орфографик (пунктуацион яисә грамматик) ялгыш бар

«5»ле  билгесе  куела

2.

Язманың эчтәлеге темага нигездә туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклегендә артык әһәмиятле булмаган бозу сизелә; теле бай, образлы; стиль, бердәмлеге сакланган.

2 орфографик, 2 пунктуацион  һәм 2 грамматик ялгыш бар

«4»ле билгесе куела

3.

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; теленең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз кулана; бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән

   

    3 орфографик, 3

пунктуацион һәм 3

грамматик ялгыш                          бар

«3»ле билгесе куела

4.

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп; планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

   7орфографик, 7пунктуацион һәм

грамматик ялгыш  бар

«2»ле билгесе куела

                       

    Тестлы биремнәрне бәяләү критерийлары

    Тестлы биремнәрне үтәү өчен 45 минут вакыт бирелә. Биремнәр 3 өлешкә бүленгән. Беренче өлеш – А, икенче өлеш – В, өченчесе С өлешеннән тора.

   Беренче өлештәге биремнәрнең һәрберсенә җаваплар бирелгән, шулар арасында берсе генә дөрес - шуны сайлап язарга кирәк.

   Мәсәлән, А1 – а. Һәр дөрес җавапка 1 балл куела.

   Икенче өлештәге биремнәргә җавапны үзегезгә уйлап язарга кирәк. Дөрес эшләнгән һәр биремгә 2 шәр балл куела.

   Өченче өлештәге биремдә иҗади эш башкарыла. Дөрес язылган җавапка 3 балл куела.

    Гомуми билге барлык балларны кушып чыгарыла.

                                  Балларны билгегә күчерү:

“5” ле – 95 – 100%

“4” ле – 80 – 94%

“3” ле – 51 – 79%

“2” ле – 51% тан кимрәк булса

Мәсәлән,  26 – 27 балл – “5” ле

                  22 – 25 балл – “4” ле

                  18 – 21 балл – “3” ле

                  17 балл һәм түбәнрәк – “2” ле

  1. Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:

5 нче сыйныф – 100 – 110 сүз

                                Мәсәлән, “5” - 100 сүз һәм аннан югары (I яртыеллык)

                                                “4” -  99 – 90 сүз                      

                                                      “3” – 89 – 80 сүз

                                                      “2” – 79 сүз һәм түбән  

6 нчы сыйныф – 110 – 120 сүз

7 нче сыйныф – 130 – 140 сүз

8,9 нчы сыйныфлар – 140 – 150 сүз  


Календарь-тематик план

Атнага – 3 сәгать (елына – 105 сәгать).

Диктант язу – 8 сәгать (саны - 8);

Изложение язу – 4 сәгать (барысы – 4 изложение, икесе – контроль изложение);

Сочинение язу – 4 сәгать (барысы – 4 сочинение, 2– контроль сочинение) + өй сочинениеләре.

Дә-рес №

Дәрес темасы

Дә-рес

саны

Дәрес

тибы

Планлаштырылган нәтиҗә

Укучы-

лар эшчәнлеге

Контроль эш төрләре

Якынча өй эше

Үткәрү вакыты

метапредмет

предмет

шәхескә кагылыш-

лы

План

Факт

1

Тел ул – халыкларның иң әһәмиятле аралашу чарасы.

1

Белемнәрне гомумиләштерү дәресе

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштырырга өйрәнү.

аралашу чарасы булуын аңлата алу, тел гыйлеменең Телнең тармакларын белү.

Укучыда укуга, ана теленә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

Телнең аралашу чарасы булуын аңлата алу, тел гыйлеменең тармакла-

рын белү.

Укучыда укуга, ана теленә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

Кереш сүз, әңгәмә. Сораулар буенча төркемнәрдә эш. Терәк схема ясау.

6-8нче күнегү

2

БСҮ  Хикәяләү төрендәге сочинение “Җәйнең бер көне”

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләш-

терү дәресе.

Бирелгән репликалардан текст төзү.

Башлангыч сыйныф-

ларда өйрәнелгән орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдә-

ләрне дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнек-мәләре булу.

Хатирәләрне барлау, иҗади фикерләү

Хикәяләү төрендәге сочинение язу

Сочинение

төгәлләргә

3

Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

Фонетика бүлеген кабатлау.

1

Катнаш дәрес.

Сорау куя, әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый, кире кага, раслый белү. Парларда эшли белү

Тел гыйлеменең морфо-логия һәм орфография бүлекләре турында

гомуми мәгълүматларга ия булу.

Тел дәресләрендә өйрәнгән белемне гамәлгә күчерү теләге булдыру.

Күнегүләр эшләү.Фонетиканы кабатлау.

Сүзлек диктанты

19 – 21 нче күнегүләр.

4

Ясалышы буенча сүз төрләрен кабатлау.

1

Белемнәрне гомумиләштерү дәресе

Сүзләрнең ясалу үзенчәлекләрен һәм төзелешләре буенча төрләрен искә төшерү.

Ясалышы буенча сүз төрләрен тану ысулын камилләштерү.

Үзләштерелгән белемнәрне күчерә һәм куллана белү күнекмәсен камилләштерү.

Ясалышы буенча сүз төрләрен кабатлау.

26-28нче күнегү

5

Лексикология бүлеген кабатлау

1

Белемнәрне гомумиләштерү дәресе

Сүзнең лексик мәгънәсе белән бәйле төшенчәләрне искә төшерү, аларны сөйләмдә дөрес файдалана белү күнекмәләрен камилләштерү.

Сүзнең лексик мәгънәсе белән бәйле төшенчәләрне сөйләмдә дөрес файдалана белү күнекмәләрен камилләштерү.

Белемнәрне куша белү, гомумиләштерү күнекмәсен үстерү.

Күнегүләр эшләү.

33-35нче күнегү

6

Сүз төркемнәрен кабатлау

1

Башлангыч сыйныфлар буенча таныш булган сүз төркемнәрен искә төшерү, морфология төшенчәсен бирү.

Таныш сүз төркемнәренеӊ кайбер морфологик билгеләрен әйтә белү күнекмәсен камилләштерү,

Фәнни сөйләм культурасын үстерү.

Мөстәкыйль һәм ярдәмче сүз төркемәрен кабатлау

Индив.

бирем

7

Грамматик биремле контроль  диктант «Татарстан»

1

Укучыларның үсешен контрольдә тоту һәм тикшерү дәресе

Үз-үзеңә контроль ясау

Кагыйдәләрне дөрес кулланып, мөстәкыйль язу күнекмәләре булу

үзанализга омтылыш

Контроль

8

Хаталар өстендә эш. Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә.

1

Белемнәрне системалаш-

тыру дәресе

Биремне үтәүнең дөреслеген тик-шерү.

Сүз төркемнәрен аера белү.

Татар теле дәресләрен

дә яңа белемгә ия булу теләге булдыру.

Мөстәкыйль һәм ярдәмче сүз төркемәрен искә төшерү.

40 - 42 нче күнегүләр.

9

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

БСҮ

Исем сүз төркеме турында белгәннәрне искә төшерү һәм тирәнәйтү.

Ялгызлык исемнәрнеӊ язылышын үзләштерү.

Әдәби әсәрләрдән темага туры килгән материалны сайлап ала белү күнекмәсен камилләштерү.

Ялгызлык һәм уртаклык исем-нәрне аера белү өчен күнегүләр эшләү.

47 – 49 нчы күнегүләр.

10

Конкрет һәм абстракт  мәгънәле исемнәр.

1

Конкрет һәм абстракт мәгънәле исемнәр турында төшенчә формалаштыру.

Конкрет һәм абстракт мәгънәле исемнәрне аера белү күнекмәсе булдыру.

Төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәсен камилләштерү.

Конкрет һәм абстракт  мәгънәле исемнәрне аера белү өчен күнегүләр эшләү.

54 – 56 нчы күнегүләр.

11

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләш-

терү

Исемнәрнеӊ берлек һәм күплек төре турында белгәннәрне тирәнәйтү.

Күплек кушымчасыныӊ ике төрен дә дөрес һәм урынлы куллана белү күнекмәсе булдыру.

Эзлекле фикер йөртү, үз фикереӊне дәлилләп бирә белү.

Исемнең терәк схемасын ясау. Күнегүләр эшләү.

61 – 63 нче күнегүләр.

12

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Исемнәрнеӊ килеш белән төрләнү үзенчәлекләрен аӊларга ярдәм итү.

Исемнәрнең килешләр белән төрләнешен, җөмләдә кулланылышын аңлау. Килеш кушымчаларын дөрес язу һәм аларны җөмләдә дөрес куллана белү

Мөһим нәтиҗәләрне истә калдыру теләген үстерү.

Килеш сораулар-

ын һәм кушымчаларын дөрес билгеләргә өйрәнү.

Килешләр буенча карточкалар белән эш

67 – 69 нчы күнегүләр.

13

Үткәннәрне кабатлау буенча контроль эш

1

Укучыларнын үсешен конт-рольдә тоту һәм тикшеру дәресе

Алган белемнәрне төрле тел күренешләрен аңлатуда куллану.

Исемнәрне килеш белән төрләнеш кагыйдәләрен камилләштеру

Үз- үзеңне бәяләү, үзанализга омтылыш булдыру

өйрәнгән кагыйдә-ләргә күнегүләр эшләү

контроль эш

14

Алмашлык. Исем алмашлыклары.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Исем алмашлыклары, аларның мәгънәләре, килешләр белән төрлә-нешендәге үзенчәлекләрне белү. Алмашлыкка морфо-логик анализ ясау элементлары белән таныш булу.

Телнең фикер үсешендә әһәмиятен аңлау.

Язма эштә җибәрел-гән хата-лар өстен-дә эшләү. Күнегүләр эшләү.

73 – 75 нче күнегүләр.

15

Исем алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Исем алмашлыклары, аларның мәгънәләре, килешләр белән төрлә-нешендәге үзенчәлекләрне белү. Алмашлыкка морфо-логик анализ ясау элементлары белән таныш булу.

Телнең фикер үсешендә әһәмиятен аңлау.

Килеш сораулар-

ын һәм кушымчаларын дөрес билгеләргә өйрәнү.

79 – 81 нче күнегүләр.

16

БСҮ Изложение “Песнәк белән Әнисә”

1

Укучыларның үсешен контрольдә тоту һәм тикшерү дәресе

Логик фикер йөртү

Гади план буенча текст эчтәлеген төгәл итеп яза белү.

Матур әдәби сөйләм күнекмәләренә ия булырга омтылыш тәрбияләү.

Хикәянең эчтәлеге буенча план төзү. Изложение язу.

Изложение

17

Сан. Саннарның төзелеш ягыннан төрләре.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Сан сүз төркеме турында белгәннәрне актуальләштерү, саннарныӊ төзелеше турында төшенчә формалаштыру.

Төзелеше буенча төрле булган саннарны дөрес язу күнекмәсен камилләштерү.

Грамматик нормаларны саклап язу күнекмәсен камилләштерү.

Күнегүләр эшләү.

86 – 88 нче күнегүләр.

18

Сан алмашлыклары.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Сан алмашлыклары турында төшенчә формалаштыру, аларныӊ нәрсәгә ишарә итүләрен ачыкларга ярдәм итү.

Сан (сорау) алмашлыкларын атый белү.

Фәнни сөйләм культурасын үстерү.

Күнегүләр эшләү

86-87нче күнегү

19

Сыйфат һәм сыйфат алмашлыклары.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Сыйфат сүз төркеме турында белгәннәрне актуальләштерү, сыйфат алмашлыклары турында төшенчә формалаштыру, аларныӊ нәрсәгә ишарә итүләрен ачыкларга ярдәм итү.

Сыйфат алмашлыкларын

таный һәм аера белү күнекмәсе формалаштыру.

Үз-үзеңә контроль ясау-

ның төрле формаларын куллана белү .

“Сүз төркемнәре” таблицасы буенча эш. Тактада эшләү.

Тест

100 – 102 нче күнегүләр.

20

Синоним һәм антоним сыйфатлар.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Синоним һәм антоним сыйфатлар  турында төшенчә формалаштыру, аларны аера белергә ярдәм итү.

Синоним һәм антоним сыйфатларны аера белү, сөйләмдә дөрес куллану күнекмәсе булдыру.

Иптәшеңнең җавабын тыңлый һәм бәяли белү күнекмәсен үстерү.

Лексика бүлеген искә төшерү: антоним, синоним, искергән сүзләр

107 – 109 нчы күнегүләр.

21

Контроль диктант “Көмеш елга”

1

Укучыларның үсешен конт-рольдә тоту һәм тикшеру дәресе

Алган белемнәрне куллана белү

сыйфатларны дөрес билгели белү.

Әйтеп торганны грамоталы итеп яза белү күнекмәсен үстерү

Үз- үзеңне бәяләү, үзанализга омтылыш булдыру

Контроль диктант

22

Хаталар өстендә эш.Сыйфатны кабатлау.

1

Белемнәрне гомумиләштерү дәресе

Алган белемнәрне куллана белү

Кагыйдәләрне искә төшерү

Үз- үзеңне тикшерү һәм хаталарны төзәтә белү күнекмәсен үстерү

Әдәби әсәрләрдән катлаулы булмаган 2-3 җөмлә сайлап язарга сүз төркемнәрен билгеләргә.

23

Фигыль һәм аның мәгънәләре

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Фигыль сүз төркеме турында белгәннәрне актуальләштерү, фигыльнеӊ мәгънәләре турында төшенчә формалаштыру.

Мәгънәләре буенча фигыльләрне төркемнәргә аера белү.

Модельләштерү күнекмәсен үстерү.

“Сүз төркемнәре” таблицасы буенча эш. Тактада эшләү.

115 – 117 нче күнегүләр.

24

Фигыльнең барлык-юклык төре.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Фигыль сүз төркеме турында белгәннәрне актуальләштерү, фигыльнеӊ мәгънәләре турында төшенчә формалаштыру.

Мәгънәләре буенча фигыльләрне төркемнәргә аера белү.

Модельләштерү күнекмәсен үстерү.

Тест. Карточкалар буенча индивидуаль эш.

122 – 124 нче күнегүләр.

25

Боерык фигыль.

1

Белемнәрне гомумиләштерү дәресе.

Боерык фигыль турында төшенчә формалаштыру, аныӊ фигыльнеӊ башлангыч формасы белән тышкы охшашлыгын искәртү.

Боерык фигыльләрдә дөрес итеп басым куярга өйрәнү.

Мөһим нәтиҗәләрне истә калдыру теләген үстерү.

План буенча хикәянең эчтәлеген сөйләү.

129 – 131 нче күнегүләр.

26

Шарт фигыль

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Шарт фигыль турында төшенчә формалаштыру, аныӊ ясалу үзенчәлеген үзләштерергә ярдәм итү.

Мәгънәсенә һәм кушымчасына карап, шарт фигыльне тану.

Үз-үзеңне бәяләү

Күнегүләр эшләү

137 – 139 нчы күнегүләр.

27

 Хикәя фигыль аның заман формалары

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Хикәя фигыль турында белгәннәрне актуальләштерү һәм тирәнәйтү, аныӊ заман формаларыныӊ ясалу үзенчәлеген үзләштерергә ярдәм итү.

Хикәя фигыльнең төрле заман формаларын куллана белү.

Мөһим нәтиҗәләрне истә калдыру теләген үстерү.

«Казан – спорт шәһәре” дигән темага кечкенә хикәя язу.

144 – 146 нчы күнегүләр.

28

  Фигыльләрдә басым

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Боерык, шарт һәм хикәя фигыльләрдә басым куюныӊ аерым кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итү.

Фигыльләрдә сүз басымын дөрес куя белү.

Чагыштырып нәтиҗәләр ясау.

Күнегүләр эшләү.

151 – 153 нче күнегүләр.

29

 Рәвеш

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Алган белемнәрне төрле тел күренешләрен аңлатуда куллану.

Рәвеш турында мәгълүматлы булу.

Һәр татар теле дәресләрендә яңа белемгә ия булу теләге булдыру.

Күнегүләр эшләү. Диалог төзетү.

157 – 159 нчы күнегүләр.

30

 Антоним рәвешләр

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Чагыштырып өйрәнү

Антоним рәвешләрен билгели алуларына ирешү. Рәвешләрнеӊ антонимнарын тиз һәм дөрес таба белү, сөйләмдә алардан оста файдалана белү күнекмәсен үстерү.

Язма һәм телдән сөйләмне ныгыту өстендә эшләүгә омтылыш булдыру.

Урын һәм вакыт хәлләрен кулланып хикәя төзү.

164 – 166 нчы күнегүләр.

31

 

 Рәвеш алмашлыклары

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Рәвеш алмашлыклары турында төшенчә формалаштыру.

Рәвеш алмашлыкларын атый белү.

Дәреслек белән эшләү күнекмәсен  үстерү.

Мөһим нәтиҗәләрне истә калдыру теләген үстерү.

170 – 172 нче күнегүләр.

32-33

 Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау

2

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Сүз төркемнәрен тану һәм аеру, аларга хас грамматик билгеләрне белү

Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау

Укучыларда грамоталы булу теләге уяту.

Күнегүләр эшләү. Авыр очракларны аңлату.

Тест

177 – 179 нчы күнегүләр.

34

 Синтаксис һәм пунктуация

  Синтаксис һәм пунктуация турында төшенчә. Җөмлә

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Алган белемнәрне төрле тел күренешләрен аңлатуда куллану.

Җөмләнең грамматик нигезен таба, тиңдәш хәбәрле гади җөмләләрне кушма җөмләдән аера белү. Бирелгән сүзләрдән – җөмләләр, җөмләләрдән бәйләнешле текст төзү осталыгы булу.

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру: җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү

Күнегүләр эшләү

Фәнни сөйләм культурасын үстерү

184 – 186 нчы күнегүләр.

35

  Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре

Хикәя җөмлә.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Дөрес итеп сөйләм төзи белү.

Әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне (хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы) аера белү, аларны дөрес интонация белән әйтү, алардан соң тиешле тыныш билгеләре кую осталыгы һәм күнекмәләре булу

Сүз байлыгын, әһәмиятен аңлы куллану күнекмәсе булдыру.

Җыйнак җөмләләр, җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү. Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

Кечкенә күләмле диктант язу.

199 – 201 нче күнегүләр.

36

Сорау җөмлә

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Алган белемнәрне төрле тел күренешләрен аңлатуда куллану.

Сорау җөмләләрне төзи һәм дөрес интонация белән укый алуларына ирешү.

Сүз байлыгын, әһәмиятен аңлы куллану күнекмәсе булдыру.

Дәреслек белән эшләү күнекмәсен  үстерү.

205 – 207 нче күнегүләр.

37

 

Боерык җөмлә

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Дөрес итеп сөйләм төзи белү.

Боерык җөмләләрне төзи һәм дөрес интонация белән укый алуларына ирешү.

Фикерне куелган сорау логикасында үстерә белү күнекмәсен үстерү.

Аңлату, әңгәмә. Күнегүләр эшләү

212 – 214 нче күнегүләр.

38

Тойгылы җөмлә

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Дөрес итеп сөйләм төзи белү.

Тойгылы җөмләләрне төзи һәм дөрес интонация белән укый алуларына ирешү.

Гомумиләштерү күнекмәсен үстерү.

Аңлату, әңгәмә. Күнегүләр эшләү

219 – 221 нче күнегүләр.

39

 Интонация һәм тыныш билгеләре

1

УМ кую һәм чишү

Интонация һәм тыныш билгеләре турында төшенчә бирү

Интонациянең төп өлешләрен текста билгели белү

Укучыларда грамоталы булу теләге уяту.

Карточкалар буенча мөстәкыйль эш.

226 – 228 нче күнегүләр.

40-41

  Җөмләнең баш кисәкләре. Җыйнак җөмлә.

2

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Җөмләнеӊ баш кисәкләре турында белгәннәрне тирәнәйтү, җыйнак җөмлә турында төшенчә формалаштыру.

Баш кисәкләрнеӊ билгеләмәләрен әйтә белү. Җыйнак җөмләгә мисаллар китерә алу. Баш кисәкләрнеӊ нинди сүз төркемнәре белән белдерелүләрен үзләштерү.

Алдагы белемнәргә таянып, фикерне үстерү.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

234 – 236 нчы күнегүләр.

42

  Гади һәм кушма җөмлә

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Гади һәм кушма җөмләләр турында төшенчә формалаштыру, аларны аеру ысулын билгеләү.

Тексттан гади һәм кушма җөмләләрне аерып әйтә белү, гади җөмләләрдән кушма җөмлә ясый алу күнекмәсен формалаштыру.

Бирелгән тема буенча фикерләү ысуллары булдыру.

Күнегүләр эшләү.

241 – 243 нче күнегүләр.

43

Контроль диктант “Тукран баласын коткару”

1

Укучыларның үсешен контрольдә тоту һәм тикшерү дәресе

Биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Дәресләрдә алган белемнәрне куллана белү, башка ситуациягә күчерә алу күнекмәсен үстерү.

Ишеткәнне грамоталы итеп, хатасыз язу күнекмәсен үстерү.

Ишеткәнне грамоталы итеп,хатасыз язу күнекмәсен үстерү

Индив.

бирем

44

Хаталар өстендә эш

1

Катнаш дәрес

Диктантта җибәрелгән хаталар белән бәйле орфограммаларны искә төшерү.

Кагыйдәләрне мисаллар өстендә ныгыту.

Үз эшеңне тикшерү һәм хаталарны төзәтә белү күнекмәсен үстерү.

Үз- үзеңне тикшерү һәм хаталарны төзәтә белү күнекмәсен үстерү

а) м Хата җибәрелгән сүзләр белән 3-4 җөмлә төзеп язарга,я 4-5 җыйнак җөмлә  сайлап язарга.

45

Иярчен кисәкләр. Җәенке җөмлә.

1

Катнаш дәрес

 Җөмләнеӊ иярчен кисәкләре турында белгәннәрне актуальләштерү һәм тирәнәйтү, җәенке җөмлә турында төшенчә форм-ру.

Җөмләдә иярчен кисәкләрне тану һәм җәенке җөмләнеӊ төп билгесен әйтә алу.

Төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәсен үстерү.

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

255 – 257 нче күнегүләр.

46

Аергыч

 

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Аергыч турында төшенчә формалаштыру, сорауларын билгеләү.

Җөмләдә аергычны тану һәм белдерелү үзенчәлеген әйтә алу.

Эзлекле фикер йөртү, үз фикереӊне дәлилләп бирә белү.

Эзлекле фикер йөртү, күнегүләр эшләү.

262 – 264 нче күнегүләр.

47

Тәмамлык

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Тәмамлык турында төшенчә форм-ру.

Җөмләдә тәмамлыкны тану һәм белдерелү үзенчәлеген әйтә алу.

Тема буенча фикерләү ысулын арып ала белү.

Үз- үзеңне тикшерү һәм хаталарны төзәтә белү

269 – 271 нче күнегүләр.

48

 Хәл

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Хәл турында төшенчә формалаштыру.

 Җөмләдә хәлне тану һәм белдерелү үзенчәлеген әйтә алу.

Модельне укый белү.

Тест. Карточкалар

276 – 278 нче күнегүләр.

49

  Сүзтезмә

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Сүзтезмә барлыкка килү шартын, аның төрләрен әйтә алу

Сүзтезмәдә исемне ачыклап килгән кисәкләрне билгели алу.

Мөстәкыйль рәвештә дәрескә УМ кую

Тест.

282 – 284 нче күнегүләр.

50

  Сүзтезмә

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Сүзтезмә турында төшенчә формалаштыру.

Сүзтезмә барлыкка килү шартын, аныӊ төрләрен әйтә алу.

Дәрескә УМ мөстәкыйль билгеләү.

Күнегүләр эшләү.

289 – 291 нче күнегүләр.

51

  Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Үз-үзеңә җөмләдән бәйләнешкә кергән сүзләрне аерып чыгару.

Барлык җөмлә кисәкләренең дә тиңдәшләнеп килә алуын аңлау.

Төркемдәшләреңә хөрмәт хисе булдыру.

Күнегүләр эшләү.

Карточкалар буенча мөстәкыйль эш

52

  Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре

1

Тиӊдәш кисәкләр янындагы тыныш билгеләре һәм аларны кую кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итү.

Тиӊдәш кисәкләр янында өтер һәм сызык кую очракларын аӊлатып бирә белү.

Тиңдәш кисәкләр арасында тыныш билгеләрен кую очракларын аңлата белү

Күнегүләр эшләү

302 – 304 нче күнегүләр.

53

 Фонетика. Орфоэпия. Орфография.

Сөйләм органнары.

Фонетика. Орфоэпия. Орфография.

Сөйләм органнары.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Дөрес итеп сөйләм төзи белү.

Авазлар һәм хәрефләрне аера белү. Сөйләм барлыкка китерүче органнар турында мәгълүматлы булу.

Һәр татар теле дәресләрендә яңа белемгә ия булу теләге булдыру.

Фәнни сөйләм культурасын үстерү

309 – 311 нче күнегүләр.

54

 Сузык һәм тартык авазлар

1

Катнаш дәрес

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү.

Төрле авазларның ясалу урынын белү.

Таблицалар белән эшләү күнекмәләре барлыкка китерү.

Сузык авазларга характеристика (терәк схема ясау). Күнегүләр эшләү.

Телдән белемнәрне тикшерү

317 – 319 нчы күнегүләр.

55

 Сузык һәм тартык авазлар таблицасы

1

Катнаш дәрес

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү.

Таблицага нигезләнеп, авзларга бәя бирү

Үз эшеңне бәяли белү күнекмәсен үстерү.

Сузык авазларга характеристика (терәк схема ясау). Күнегүләр эшләү.

Телдән белемнәрне тикшерү

325 − 327 нче күнегүләр.

56

  Иҗек һәм басым

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Ачык һәм ябык иҗекләр, иҗек калыплары турында төшенчә бирү, сүздә басым кую үзенчәлекләрен аӊларга ярдәм итү.

Ачык һәм ябык иҗек                    төшенчәләрен аеру.

Басымныӊ урынын дөрес билгели белү.

Мөстәкыйль эшчәнлеккә уку мәсьәләсен куя белү күнекмәсен үстерү.

Күнегүләр эшләү.

332 – 334 нче күнегүләр.

57

 Дифтонглар

1

Катнаш дәрес

Дифтонглар турында төшенчә формалаштыру, дифтонгка сузыктан башланган кушымча ялгау үзенчәлекләрен аӊларга ярдәм итү.

Дифтонгка сузыктан башланган кушымча ялгау үзенчәлеген үзләштерү.

Үз мөмкинлекләреңне бәяли белү күнекмәсен үстерү

Күнегүләр эшләү.

338 – 340 нчы күнегүләр.

58

БСҮ Миниатюр изложение “Нинди әйбәт!”

1

Укучыларның үсешен контрольдә тоту һәм тикшерү дәресе

Логик фикер йөртү

Гади план буенча текст эчтәлеген төгәл итеп яза белү.

Матур әдәби сөйләм күнекмәләренә ия булырга омтылыш тәрбияләү.

Хикәянең эчтәлеге буенча план төзү. Изложение язу.

Изложение

59

Сингармонизм законы турында төшенчә

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Алган белемнәрне төрле тел күренешләрен аңлатуда куллану.

Татар телендәге сингармонизм күренешенең асылына төшенү: рәт гармониясе һәм ирен

гармониясе турында мәгълүматлы булу. Редукция күренешенен белү. Сузыкларга хас фонетик закончалыкларны өлешчә фонетик анализда күрсәтә

алу

Һәр татар теле дәресләрендә яңа белемгә ия булу теләге булдыру.

Күнегүләр эшләү.

346 – 348 нче күнегүләр.

60

 Рәт гармониясе

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Сингармонизм законыныӊ I төре – рәт гармониясе турында төшенчә формалаштыру, аныӊ төп үзенчәлеген аӊларга ярдәм итү.

Сингармонизмныӊ  

I төрен аӊлатып бирә белү.

Тема буенча төп фикерне аерып бирә белү.

Күнегүләр эшләү.

352 – 354 нче күнегүләр.

61

  Ирен гармониясе

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Сингармонизм законыныӊ II төре – ирен гармониясе турында төшенчә формалаштыру, аныӊ төп үзенчәлеген аӊларга ярдәм итү.

Сингармонизмныӊ  

II төрен аӊлатып бирә белү.

Үзеңне бәяләү күнекмәсен камилләштерү.

Күнегүләр эшләү.

358– 360 нчы күнегүләр.

62

 [К]],  [[г]]  тартыклары

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Язуда бер үк хәрефләр    

 белән белдерелә              Әлеге тартык авазларны

торган [к], [қ] һәм           аера һәм дөрес әйтә белү.

 [г],  [ғ] тартыклары

 турында төшенчә

формалаштыру.

Дәреслектән мәгълүмат алу техникасын камилләштерү.

Модельне укый белү.

Күнегүләр эшләү.

365 – 367 нче күнегүләр.

63

[къ]],  [[гъ]]  авазларының язуда белдерелүе.

1

УМ кую

[қ] һәм  [ғ] тартыкларыныӊ язуда бирелеше  турында төшенчә формалаштыру.

[қ] һәм [ғ] авазларын язуда дөрес белдерү күнекмәсен камилләштерү.

 Модельне укый белү.

(терәк схема ясау). Күнегүләр эшләү.

: 372 – 374 нче күнегүләр.

64

 

Х һәм һ тартыклары

1

 [һ] һәм [х] тартыклары    [ һ] һәм [х] авазларыныӊ

арасындагы охшашлык   төп үзенчәлекләрен атый һәм аерманы ачыкларга,  алу.

 аларныӊ үзенчәлеген

 аӊларга ярдәм итү.

Чагыштырып нәтиҗәләр ясау.

(терәк схема ясау). Күнегүләр эшләү.

378 – 380 нче күнегүләр.

65-66

БСҮ Иҗади биремле изложение “Яз билгеләре”

2

Укучыларның үсешен контрольдә тоту һәм тикшерү дәресе

Логик фикер йөртү

Тыӊланган текстны эзлекле рәвештә, бәйләнешле итеп һәм иҗади якын килеп язу күнекмәсен камилләштерү.

Иҗади фикерләү күнекмәсен үстерү.

изложение

Индив.

бирем

67

[Н] һәм [ң] тартыклары

1

[н] һәм [ӊ] тартыклары арасындагы охшашлык һәм аерманы ачыкларга, аларныӊ үзенчәлеген аӊларга ярдәм итү          

н] һәм [ӊ]   авазларыныӊ  төп үзенчәлекләрен  атый белү.

Белемне системалаштыру

(терәк схема ясау). Күнегүләр эшләү.

385 − 387 нче күнегүләр.

68

 [W]   һәм [ в] тартыклары

1

 [w] һәм [в] тартыклары арасындагы охшашлык һәм аерманы ачыкларга, аларныӊ үзенчәлеген аӊларга ярдәм итү.

[w] һәм [в] авазларыныӊ төп үзенчәлекләрен атый алу.

Белемне системалаштыру өчен схемалардан файдалана белү күнекмәсен үстерү.

Күнегүләр эшләү.

392 – 394 нче күнегүләр.

69

 Эш кәгазьләре : мәкалә язу

1

Мәкалә турында төшенчә формалаштыру.

Мәкаләгә хас билгеләрне әйтеп бирә белү.

Иҗади фикерләү күнекмәсен үстерү.

398 нче күнегү.  Сыйныфта башлаган эшне тәмамларга.

70-71

Сөйләмдә авазлар үзгәреше

2

Авазларныӊ үзара  йогынтысы тәэсирендә  туган үзгәрешләр     турында төшенчә      формалаштыру.                          

Редукция, аккомодация,

ассимиляция, диссимиляция, чиратлашу күренешләрен аӊлату.

Төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәсен камилләштерү.

Күнегүләр эшләү.

403 – 405 нче күнегүләр.

410 – 412 нче күнегү

72

 Е, ё,ю,я хәрефләре

1

е, ё, ю, я хәрефләренеӊ

нинди авазларга билге

булып йөрүләрен үзләштерергә ярдәм итү.  

е, ё, ю, я хәрефләрен дөрес  язу күнекмәсен камилләштерү.

Гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәсен үстерү.

Күнегүләр эшләү.

417 – 419 нчы күнегүләр.

73

 Ъ,ь хәрефләренең дөрес язылышы

1

ь һәм ъ хәрефләренеӊ кулланылу үзенчәлекләре хакында төшенчә бирү.

 ь, ъ хәрефләрен дөрес  язу күнекмәсен камилләштерү.

Төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәсен камилләш-рү

Күнегүләр эшләү.

423 – 425 нче күнегүләр.

74

 Фонетика бүлеген кабатлау

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Әлеге бүлекләр буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Әлеге бүлекләр буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Үзеңне бәяләү күнекмәсен камилләштерү.

Тест төзү

431 – 433 нче күнегүләр.

75

  Сүзләргә фонетик анализ

1

Сүзләргә фонетик анализ төшенчәсен формалаштыру.

Сүзләргә фонетик  анализ ясау күнекмәсе булдыру.

Төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәсен камилләштерү.

Сүзләргә фонетик анализ

ясау

437 – 439 нчы күнегүләр.

76

Контроль  диктант “Урман чишмәсе”

1

Укучыларның үсешен контрольдә тоту һәм тикшерү дәресе

Биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

Дәресләрдә алган белемне куллана белү

Белемнәрн системалаштыру күнекмәсен үстерү

Ишеткәнне грамоталы итеп,хатасыз язу күнекмәсен үстерү

Индив

бирем

77

Хаталар өстендә эш  

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Әлеге бүлекләр буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Әлеге бүлекләр буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Үзеңне бәяләү күнекмәсен камилләштерү.

хатасыз язу күнекмәсен үстерү

Хәреф һәм аваз саны туры килмәгән 7-8 сүз сайлап язарга, транскрипциядә күрсәтергә.

78

Лексикология һәм сөләм культурасы

 Сүзнең мәгънәсе

1

Лексикология һәм сөйләм культурасы турында аӊлатма бирү, сүзнеӊ лексик мәгънәсе төшенчәсен формалаштыру.

Сөйләм культурасы төшенчәсен аӊлата белү.

Мөстәкыйль фикерләү сәләтен активлаштыру.

Күнегүләр эшләү

444 – 446 нчы күнегүләр.

79

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр турында гомуми төшенчә  формалаштыру.

Полисемия төшенчәсен аӊлата белү.

Танып белү активлыгын камилләштерү.

450 – 452 нче күнегүләр.

80

 Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе

1

Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр турында гомуми төшенчә  формалаштыру.

Күчерелмә мәгънәнеӊ әдәби сурәт чарасы булуын аӊлата белү.

Тексттан мәгълүмат  алу техникасын камилләштерү.

456 – 458 нче күнегүләр.

81

 Омонимнар

1

Омонимнар  турында гомуми төшенчә  формалаштыру, төрләрен аеру ысулын билгеләү.

Омоним төрләрен аера һәм атый белү.

Тема кысасындагы материалны гомумиләштерү күнекмәсен үстерү.

462 – 464 нче күнегүләр.

82

 Синонимнар

1

Синоним төшенчәсен актуальләштерү, төп сүз (доминанта) төшенчәсен формалаштыру.

Синонимик рәттән доминанта сүзне аерып ала белү.

Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

468 – 470 нче күнегүләр.

83

 Антонимнар

1

Антоним төшенчәсен актуальләштерү, аныӊ төрләрен һәм сөйләмдәге әһәмиятен ачыкларга ярдәм итү.

Сүзләрнеӊ антоним парларын тиз һәм дөрес таба белү.

Үзконтроль һәм үзбәя кую күнекмәсен камилләштерү.

475 – 477 нче күнегүләр.

84

 Фразеологик әйтелмәләр

.

1

Фразеологик әйтелмәләр турында төшенчә формалаштыру.

Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә урынлы куллана белү.

Дәреслек һәм төрле чыганаклар б-н  эш итә белү күнекмәсен  үстерү.

481 – 483 нче күнегүләр.

85

 Фразеологик әйтелмәләр

.

1

Фразеологик әйтелмәләр турында төшенчә формалаштыру.

Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә урынлы куллана белү.

Дәреслек һәм төрле чыганаклар б-н  эш итә белү күнекмәсен  үстерү.

487 – 489 нчы күнегүләр.

86

 Татар теленең сүзлек составы

1

Гомумхалык, диалекталь, профессиональ (һөнәри) сүзләр һәм атамалар (терминнар) турында төшенчә формалаштыру, аларныӊ кулланылу үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү.

Һәр төргә караган сүзләрнеӊ кулланылу үзенчәлекләрен аерып әйтә белү.

Белемне системалаштыру өчен схемалардан файдалана белү күнекмәсен үстерү.

494-496

нчы күнегү

87

БСҮ Изложение “Мәхәббәт”

1

Укучыларның үсешен контрольдә тоту һәм тикшерү дәресе

Логик фикер йөртү

План буенча текст эчтәлеген төгәл итеп яза белү.

Иҗади фикерләү күнекмәләрен үстерү.

Хикәянең эчтәлеге буенча план төзү. Изложение язу.

Изложение

88

 

Алынмалар

1

Алынмалар турында  төшенчә формалаштыру, аларныӊ телебездә кулланылу үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү.

Алынмаларныӊ кулланылу үзенчәлекләрен атый белү.

Логик фикерләү сәләтен активлаштыру.

500 – 502 нче күнегүләр.

89-90

 Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы

2

Гомумхалык, диалекталь, профессиональ (һөнәри) сүзләр һәм атамалар (терминнар) турында төшенчә формалаштыру, аларныӊ кулланылу үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү.

Һәр төргә караган сүзләрнеӊ кулланылу үзенчәлекләрен аерып әйтә белү.

Белемне системалаштыру өчен схемалардан файдалана белү күнекмәсен үстерү.

506 – 508 нче күнегүләр.

91-92

Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы

2

Яӊа һәм искергән сүзләр турында белешмә бирү, искергән сүзләрнеӊ ике төре турында төшенчә формалаштыру.

Искергән сүзләрнеӊ ике төрен аера белү.

Тема буенча төп фикерне

аерып алу.

519 – 521 нче күнегүләр.

525 – 527 нче күнегүләр.

93

БСҮ.Эш кәгазьләре. Хат  язу

1

Эш кәгазьләре белән танышуны дәвам итү, хат турында төшенчә формалаштыру.

Хат язу тәртибен үзләштерү.

Иҗади фикерләү күнекмәсен

үстерү.

531 нче күнегү.

94-95

  Сүзлекләр һәм алардан файдалану

2

Сүзлекләр һәм аларныӊ төрләре турында белешмә бирү.

Сүзлекләрдән дөрес һәм              тиз файдалана белү.

Логик фикерләү сәләтен камилләштерү

536 − 538 нче күнегү.

543 – 545 нче күнегүләр.

96

 Эш кәгазьләре : белешмә язу

1

Эш кәгазьләре белән танышуны дәвам итү, белешмә турында төшенчә формалаштыру.

Белешмә язу тәртибен үзләштерү.

Иҗади фикерләү күнекмәсен

үстерү.

Эстетик зәвык тәрбияләү

548 − 550 нче күнегүләр.

97

  Лексикология бүлеген кабатлау

1

Лексикология  бүлеген гомумиләштереп кабатлау, белемнәрне системалаштыруга ярдәм итү.

Бу бүлеккә караган төшенчәләрне аерып әйтә белү.

Гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәсен үстерү.

555 − 557 нче күнегүләр.

98

Сүзгә лексик анализ

1

Сүзләргә лексик анализ төшенчәсен формалаштыру.

Сүзләргә лексик анализ ясау күнекмәсе булдыру.

Төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәсен камилләштерү.

561 −563 нче күнегүләр.

99

Ел буена үтелгәннәр буенча контроль диктант.”Керпе һәм аның балалары.”

1

Дәресләрдә алган белемнәрне куллана белү, башка ситуациягә күчерә алу күнекмәсен үстерү.

Дәресләрдә алган белемнәрне куллана белү, башка ситуациягә күчерә алу күнекмәсен үстерү.

Ишеткәнне грамоталы итеп, хатасыз язу күнекмәсен үстерү.

Индив.

бирем

100

Контроль диктант хаталары өстендә эшләү.

1

Диктантта җибәрелгән хаталарны төзәтү, алар белән бәйле кагыйдәләрне искә төшерү.

Үз эшеңне тикшерү һәм хаталарны төзәтә белү күнекмәсен үстерү.

Үзегез теләгән темага иҗат эше башкарырга.

101

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау.

гомумиләштерү, нәтиҗә

 ясау күнекмәләрен камилләштерү

күнегүләр эшләү,

568 −570 нче күнегүләр.

102

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

Фонетика, орфоэпия , орфография бүлекләрен гомумиләштереп кабатлау.

Белемнәрне системалаштыру күнекмәсен үстерү.

иҗади эшләр башкару.

575 −577 нче күнегүләр.

103

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

Тел белеменеӊ лексикология бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә

 ясау күнекмәләрен камилләштерү. 

Белемеӊне үзлегеӊнән тикшерү өчен күнегүләр эшләү, гомумиләштереп кабатлау өчен тестлар төзү,

Иҗади индив

бирем

104-105

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау һәм йомгаклау.

2

Тел белеменеӊ синтаксис бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

Белемне системалаштыру өчен схемалардан файдалана белү күнекмәсен үстерү.

Иҗади фикерләү күнекмәсен

үстерү.

индив

бирем


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктә...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...