Эш программасы Татар әдәбияты 6нчы сыйныф, рус төркеме
рабочая программа (6 класс) на тему

Галиева Зөлфия Шамил кызы

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ

 6  НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ   ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ  БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ

ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ     

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbiyat_6_syynyf_rus_torkeme.doc226 КБ

Предварительный просмотр:

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ

 6  НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ   ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ  БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ

ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ    

    

ЭШ ПРОГРАММАСЫНЫҢ СТАТУСЫ                

 6 нчы сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып  төзелде:

1."Россия Федерациясендә мәгариф турында" 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законы 

2.Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013нче  ел.

3.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (1.07.2004 ).

4.“2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы  Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).

5. Программа Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар телен һәм әдәбиятыннан үрнәк программалары: 1-11 нче сыйныфлар / [басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы]. –Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2011.

(Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-IХ сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан авторлык программасы.

Төзүче-авторлары:  Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов,Э.Х.Гыйзәтуллина. )

6.“52 нче гимназия”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы.

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ УКЫТУ ПЛАНЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ

Гимназиянең 2015 - 2016 нчы уку елына төзелгән уку- укыту планында   6 нчы  сыйныфта  татар әдәбиятыннан атнага 1 сәгать исәбеннән елга 35 сәгать  каралган.

 ЭШ   ПРОГРАММАСЫ СТРУКТУРАСЫ

        Татар әдәбиятының эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУНЫҢ  МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ

  Татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты: туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

− татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

 − татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

    УКУЧЫЛАРНЫҢ ӘЗЕРЛЕК ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР:

 әдәби әсәрләрне, сүзләрен  дөрес әйтеп, йөгерек уку;

– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

– әдәби − теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

– татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

– 6 нчы сыйныф өчен минимумга кергән әсәрләрнең кыскача эчтәлеген, төп геройларын, күтәрелгән проблеманы белү;

–10 −12 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

– 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен  татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

– төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;

– 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән  истә калдыру;

– мәкаль белән әйтем, миф белән әкият, халык җыры белән автор җыры арасындагы аерманы белү;

– төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

– төрле темаларга проект эше яклау;

– әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА  ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН  НӘТИҖӘЛӘРЕ

 Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

  ПРОГРАММА МАТЕРИАЛЫНЫҢ ТЕМАТИК ЭЧТӘЛЕГЕ

ЭЧТӘЛЕК

 

1. Мифлар дөньясыннан — чынбарлыкка.

 Мифлар, мәкальләр, әйтемнәр.

4

2. Халык моңнары: җырлата да, елата да...

Халык җырлары жанрлары. Тукайның «Туган тел», «Туган авыл». Татарстан

Республикасының Дәүләт гимны.

3

3. Кадерле син, кеше-туганым!  

Н.Исәнбәт «Өч матур сүз». Г.Тукай «Шүрәле».  М.Гафури «Ана». М.Җәлил  «Чәчәкләр», «Тик булса иде ирек». Ә.Еники «Туган туфрак» хикәясе. И.Юзеев “Бачачы турында баллада”.

8

4. Энҗе карлар явып үткән...

 Г.Ибраһимов  «Кар ява». Т.Миңнуллин  «Акбай һәм Кыш бабай». Р.Вәлиева «Нәни чыршы».

3

5. Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.

 К. Насыйри  «Әбүгалисина». А.Алиш  

«Әни ялга киткәч». Ф.Яруллин "Кояш-тагы тап». Г.Зәйнашева  «Кем булырга». С.Сәйдәшев иҗаты.

6

6. Ил өстендә илле дустың булсын.

 Дәрдемәнд «Ике туган». Һ.Такташ  «Мокамай». Р.Харис «Серле алан». Э.Шәрифуллина  «Дуслык, чын дуслык». Ш.Галиев «Дуслык балы».

5

7. Көлке көлә килә...

 Шәүкәт Галиев — юмор остасы. Ф.Шәфигуллин «Ике тиен акча». В.Радлов «Шаян кеше».

3

8. Һәр фасылың гүзәл, табигать!

 Г.Бәширов «Язгы сабан туйлары». Г.Морат “Сабан туе”.

2

УКУЧЫ ҮЗЛӘШТЕРЕРГӘ ТИЕШЛЕ ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘР МИНИМУМЫ

         Дәреслеккә салынган әдәби әсәрләрнең нигезен “Үрнәк программа”да күрсәтелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы (7 әсәр) тәшкил итә. Алар түбәндәгеләр:

1. Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасы, «Туган авыл» шигыре;

2. М.Гафуриның «Ана» шигыре;

3. Һ.Такташның «Мокамай» поэмасы;

4. М.Җәлилнең «Чәчәкләр» шигыре;

5. Ә.Еникинең «Туган туфрак» хикәясе;

6. Г.Бәшировның «Туган җирем — яшел бишек» повестеннан «Сабантуй» өзеге.

 ЯТЛАУ ӨЧЕН ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ ТОРГАН ӘСӘРЛӘР:

          Уен җырлары.

Н.Исәнбәт “Өч матур сүз” шигыре.

М.Җәлил “Чәчәкләр” шигыреннән өзек.

Э.Шәрифуллина “Дуслык, чын дуслык!” шигыре.

 ДӘРЕСТӘН ТЫШ (ӨСТӘМӘ) УКУ ӨЧЕН ТӘКЪДИМ ИТЕЛГӘН ӘСӘРЛӘР (УКЫТУЧЫ САЙЛАВЫ БУЕНЧА):

«Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар», “Албасты” мифлары.

  И.Юзеев. Бакчачы турында баллада.

ПРОГРАММА  МАТЕРИАЛЫНЫҢ ТЕМАТИК  БҮЛЕНЕШЕ

1нче  чирек

2нче чирек

3нче чирек

4нче чирек

        Еллык    

Дәрес

 9

7

10

9

35

Теманы өйрәнү

 7

5

9

7

28

БСҮ

1

1

1

3

СТУ

1

1

 

2

Контроль тест

1

1

Дәреснең берничә минутында үткәрелгән эшләр

Тест

1

 

2

1

4

Яттан

2

1

1

4

УКЫТУ – МЕТОДИК КОМПЛЕКТЫ

1.Ә.Р.Мотыйгуллина. «Татар әдәбияты» (2 кис.),  Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 6 нчы сыйныф.  – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014

2. Укытучылар өчен методик әсбап. “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен, 6нчы сыйныф, Казан, “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2014

3.  «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары.

4.  Электрон ресурслар: nsportal.ru,http://pedsovet.su,belem.ru,edu.tatar.ru

   КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

ДӘРЕС ТЕМАСЫ

ДӘ

РЕС ТИБЫ

СӘГ

СА

НЫ

ҮТКӘРҮ ВАКЫТЫ

П/Ф

ТӨП ТӨШЕНЧӘ

ЛӘР

Көтелгән нәтиҗәләр

КОН-ТРОЛЬ  ТӨРЕ

6АВ

П

6АВ

Ф

метапредмет

предмет

Шәхес

МИФЛАР ДӨНЬЯСЫННАН — ЧЫНБАРЛЫККА                                        

 1

Халык авыз иҗаты.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

1.09

Халык авыз иҗаты (әкият, табышмак, мәкаль).

Төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен чагыштырып карау

Халык авыз иҗатын гомуми күзаллау.

 Халык авыз иҗаты әсәрләренә карата кызыксыну уяту, сөйләмне алар ярдәмендә баету мөмкинлеген аңлау.

2

  Мифлар.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

8.09

«Шүрәле», «Шүрәлене ничек алдарга?» мифлары, «миф» төшенчәсе.

Рус, грек һәм татар мифологиясен чагыштыра белү.

Мифлар, мифик геройлар турында төшенчә формалаштыру, миф белән әкиятнең аермасын аңлау.

Халык авыз иҗаты әсәрләренә карата кызыксыну уяту.

3

СТУ «Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар» мифлары.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

15.09

«Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар» мифлары.

Рус, грек һәм татар мифологиясен чагышты-ра белү. аралашу культурасы тәрбияләү.

Мифлар, мифик геройлар турында төшенчә формалаштыру, миф белән әкиятнең аермасын аңлау.

Иптәшең белән сөйләшә, башкаларны тыңлый белү — аралашу культурасы тәрбияләү.

4

БСҮ. Халык зур ул, әдип ул, шагыйрь ул...

   

Сөйләм үстерү

1

22.09

Мифлар, мәкальләр, әйтемнәр.

Татар һәм  рус халык мәкальләрен чагышты-ру. Мәкаль һәм әйтем турында теорияне аңлап истә калдыру, аларның аермасын белү Белгәннәрне кирәк ситуациядә искә төшереп куллана белү.

Сөйләм телен үстерү.Миф, мәкаль, әйтем турында теорияне, аларга үрнәкләрне гомумиләштерү, аермаларын таба белү.

Халык авыз иҗатына карата кызыксыну уяту, аның кешеләрне тәрбияләүдәге әһәмиятен аңлау.

ТЕСТ

ХАЛЫК МОҢНАРЫ: ҖЫРЛАТА ДА, ЕЛАТА ДА...

5

Халык җырлары жанрлары. Уен җырлары.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

29.09

Халык авыз иҗатында җыр жанры Уен җырлары: «Кәрия-Зәкәрия», «Әпипә».

Уен җырлары турында белешмә бирү. «Кә-рия -Зәкәрия» уен җырын өйрәнү. Зәкәрия», «Әпипә».

Халык авыз иҗатында җыр жанры. Уен җырлары: «Кәрия-Зәкәрия», «Әпипә».

Халык авыз иҗатын өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү

ЯТТАН

6

Тукайның «Туган тел», «Туган авыл» шигырьләре. А.Монасыйпов иҗаты.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

6.10.

Тукайның «Туган тел», «Туган авыл» шигырьләре, А.Монасыйпов иҗаты.

Милли үзаңны үстерү, үткәнеңне, тарихны өйрәнү.

Г.Тукайның халык җырлары турындагы хезмәтләре белән танышу, «Туган тел», «Туган авыл» җырларын өйрәнү; А.Монасыйпов турында белү..

Тукайга хөрмәт, милләтеңә, туган җиреңә, туган телеңә мәхәббәт тәрбияләү

7

Татарстан Республикасының Дәүләт гимны. “Халык моңнары: җырлата да, елата да...” бүлеген йомгаклау,  кабатлау.                                

Белем һ. күнекмәләрне тикшерү

1

13.10

Татарстан Республи-

касының Дәүләт

гимны. Халык җырлары, җыр жанрлары, автор җырлары.  

Дәүләт гимнын тыңлау тәртибен белү.

Дәүләт гимны турында теоретик төшенчә бирү һәм гимнның сүзләрен аңлап истә калдыру.

Татарстан Республикасы, аның казанышлары белән горурлану хисләре тәрбияләү. Җыр жанрлары, җыр сәнгате турында белемне ныгыту. Укучыларда җырга, музыкага мәхәббәт тәрбияләү, коллектив башкару, җырлау культурасы үстерү

КАДЕРЛЕ СИН, КЕШЕ ТУГАНЫМ!

8

Н.Исәнбәтнең «Өч матур сүз» шигыре.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

20.10

Н.Исәнбәтнең «Өч матур сүз» шигыре,

«лирик герой» төшенчәсе.

Автор әйтергә теләгән төп фикерне таба, аны тормыш белән бәйли белү.

 Язучы Н.Исәнбәт иҗаты белән танышу, «Өч матур сүз» шигыре-нең эчтәлеген, «лирик герой» төшенчәсен аңлау.

Әти-әнинең, туган илнең кадере турында аңлау, сөйләм телен үстерү.

ЯТТАН

9

М.Гафури иҗаты. М.Гафуриның «Ана» шигыре.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

27.10

М.Гафури иҗаты. М.Гафуриның «Ана» шигыре.

Музыка дәресендә өйрәнгән бишек җырлары яки әниләр турындагы җырларны искә төшереп, әдәбият белән бәйләнешне аңлау

 Язучы М.Гафури иҗаты белән танышуны дәвам итү, «Ана» шигырендә автор фикерен аңлау, сәнгатьле  уку

Әниләргә карата ихтирам тәрбияләү.

I ЧИРЕК – 9 СӘГАТЬ

1

Г.Тукай иҗаты, «Шүрәле» әкият-поэмасы.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

10.11

Г.Тукай иҗаты, «Шүрәле» әкият-поэмасы.

Географик картадан Тукай туган, яшәгән җирләрне, әкият-поэмадагы «Казан арты» дигән урынны таба белү

Шагыйрь Г.Тукай турында 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне искә төшерү  тулыландыру,  «Шүрәле» әкият-поэмасының 1 өлеше белән  танышу.

Әкият-поэмада сурәтләнгән урман матурлыгы, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аша экологик тәрбия бирү.

2

Г.Тукай   «Шүрәле» әкият-поэмасы. Ф.Яруллинның «Шүрәле» балеты.

Белем һ.күнек

мәләрне ком  плекслы куллану дәресе

1

17.11

Г.Тукай   «Шүрәле» әкият-поэмасы. Ф.Яруллинның

«Шүрәле» балеты.

 «Балет», «либретто», «балетмейстер» төшенчәләрен белү.  Г.Тукайның

«Шүрәле» әкият-поэмасына балет язылуы, аның эчтәлеген белү, компо-зитор Ф.Яруллин турында мәгълүматлы булу.

 Эстетик тәрбия бирү.

3

М.Җәлил иҗаты, «Чәчәкләр», «Тик булса иде ирек» шигырьләре.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

24.11

М.Җәлил - иҗаты, «Чәчәкләр», «Тик булса иде ирек»

шигырьләре.

Тарихтан сугыш чоры турында белү.

.

М.Җәлил биографиясен искә төшерү, сугыш чоры иҗаты белән танышу, «Чәчәкләр» шигырен аңлап уку, «сим-вол», «строфа» төшенчәләре белән танышу.

Туган илне ярату, туган илне саклау —мактаулы икәнен аңлау

ЯТТАН

4

Ә.Еники иҗаты,

«Туган туфрак» хикәясе.

 

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

1.12

Ә.Еники иҗаты,

«Туган туфрак» хикәясе, «символик образ» төшенчәсе.

Катлаулы текст  белән эшләү, иң әһәмиятлесен таба белергә өйрәнү.

.

Ә.Еники иҗаты белән танышу, «Туган туфрак» әсәрен укый башлау.

Өлкән буынга карата ихтирам,туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү

5

СТУ И.Юзеев иҗаты, “Бакчачы турында баллада”.

Белем һ.күнек

мәләрне ком  плекслы куллану дәресе

1

8.12

И.Юзеев иҗаты, “Бачачы турында баллада”.

Презентация ярдәмендә шагыйрь тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү.

И.Юзеев иҗаты, “Бачачы турында баллада” әсәрен уку.

Өлкән буынга карата ихтирам, туган җиргә мәхәббәт  тәрбияләү

6

Контроль тест.(1нче яртыеллыкта өйрәнелгән темалар буенча) (Ә.Р.Мотыйгуллина Татар әдәбияты, Методик әсбап, "Мәгариф -Вакыт", 2014)

Белем һ.күнек

мәләрне контрольләштерү

1

15.12

Н.Исәнбәт, М.Гафури, Г.Тукай, М.Җәлил, Ә.Еники иҗатлары.

Белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, тестка җавап бирә белү.

Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру

 Туган җирне ярату, туган як кадере, иң якын кешеләребезнең кадере турында аңлап калу

 КОНТРОЛЬ ТЕСТ

ЭНҖЕ КАРЛАР ЯВА

7

  Хаталар өстендә эш. Г.Ибраһимов

иҗаты, «Кар ява»

хикәясе.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

22.12

 Г.Ибраһимов

иҗаты, «Кар ява»

хикәясе.

Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты турында .

Табигатькә карата күзәтүчәнлек тәрбияләү, һава торышының үзгәрешен аңлау.

 Экологик тәрбия.

 

II ЧИРЕК- 7СӘГАТЬ 

1

Т.Миңнуллин иҗаты, «Акбай һәм Кыш бабай» пьесасы.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

12.01

Т.Миңнуллин иҗаты, «Акбай һәм Кыш бабай» пьесасы.

Укучыларда татарча җыр-бию, рольләргә бүлеп уку сәнгатен үстерү.

.

Т. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Акбай һәм Кыш бабай» әсәрен өйрәнү

Җыр, бию сәнгатенә кызыксыну тудыру.

2

Р.Вәлиева иҗаты, «Нәни чыршы» шигыре.

“Энҗе карлар ява” бүлеген йомгаклау,  кабатлау.                                

Белем һ.күнекмәләрне ком  плекслы куллану дәресе

1

19.01

Р.Вәлиева иҗаты, «Нәни чыршы» шигыре. Г.Ибраһи-

мов,  Т.Миңнуллин  иҗатлары.

Чыршылар турында мәгълүмат бирү.

Р.Вәлиеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Нәни чыршы» шигыре белән танышу. Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру.

Экологик тәрбия бирү.

ТЕСТ

АКЫЛ — ТУЗМАС КИЕМ, БЕЛЕМ — КИПМӘС КОЕ

3

К. Насыйри иҗаты, «Әбүгалисина»

кыйссасы.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

26.01

К.Насыйриның «Әбүгалисина» кыйссасы, «кыйсса» төшенчәсе.

Үзеңә кирәкле белемне дөрес итеп таба белергә, китапларны теләп укырга күнектерү.

К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Әбүгалисина» әсәрен өйрәнү.  Белемнең, акылның тормышта төп рольне уйнавына төшендерү.

Белемгә омтылыш тәрбияләү

4

БСҮ Ни чәч-

сәң — шуны

урырсың К.Насыйриның «Әбүгалисина» кыйссасы. К.Насыйри музейлары.

Сөйләм үстерү

1

26.01

К.Насыйриның «Әбүгалисина» кыйссасы, К.Насыйри музейлары.

Үзеңә кирәкле белемне дөрес итеп таба белергә, китапларны теләп укырга күнектерү

Сөйләм телен үстерү.Укучыларны  К.Насыйриның Казандагы һәм Олы Ачасыр авылындагы музейлары белән таныштыру.

Белем алырга, кешеләргә файда китерергә, игелекле булырга омтылыш тәрбияләү

5

 А.Алиш иҗаты,

«Әни ялга киткәч»

хикәясе.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

2.02

 А.Алиш иҗаты,

«Әни ялга киткәч»

хикәясе, «хикәя-ләүче» төшенчәсе.

 А.Алиш турында белешмә бирү, «Әни ялга киткәч»  хикәясен өйрәнү, «хикәяләүче»  теоретик төшенчәсен истә калдыру. Төрле ситуациядә югалып калмаска кирәклеген аңлау.

Әсәрне укып өйрәнү,автор фикерен аңлау.

Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү.

6

Ф.Яруллин иҗаты,

«Кояштагы тап» хикәясе.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

9.02

Ф.Яруллин иҗаты,

«Кояштагы тап» хикәясе, «притча» төшенчәсе.

Җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

Ф.Яруллин турында белешмә бирү, «Кояштагы тап» хикәясен уку, «притча» төшенчәсен истә калдыру.

Әниләргә карата шәфкатьлелек, хөрмәт хисләрен үстерү.

7

 Г.Зәйнашева

иҗаты, «Кем булыр-га» шигыре.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

16.02

 Г.Зәйнашева

иҗаты.

 Г.Зәйнашева турында белешмә бирү, «Кем булырга?»  шигырен өйрәнү.

Төрле һөнәрләр, аларның үзенчәлекләре турында мәгълүматлы булу.

Тормышта үз урыныңны, һөнәреңне, аңа ирешү юлларын табарга омтылыш тәрбияләү.

8

С.Сәйдәшев иҗаты. “Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое” бүлеген йомгаклау, кабатлау.

Белем һ. күнекмәләрне тикшерү

1

2.03

К.Насыйри,

Ф.Яруллин,

С.Сәйдәшев

 иҗаты

Җыр, музыка сәнгатеннң кеше тормышында зур урын алып торуы.

С.Сәйдәшевның  тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү

Бүлектә өйрәнгән язучы, шагыйрьләр турында иң төп мәгълүматны белү, әсәрләрен хәтердә ныгыту. Һөнәр сайлауга, тормышта урыныңны табуга дөрес караш тәрбияләү.

ТЕСТ

ИЛДӘ ИЛЛЕ ДУСТЫҢ БУЛСЫН

9

Дәрдемәнд иҗаты, «Ике туган» әсәре.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

9.03

 Дәрдемәнд иҗаты, «Ике туган» әсәре.

Дәрдемәнднең тормыш юлы белән таны-шу, әсәрне уку.

Сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирү.

Әхлак тәрбиясе бирү, сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирү

10

Һ.Такташ иҗаты, «Мокамай» поэмасы

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

16.03

Һ.Такташ иҗаты, «Мокамай» поэмасы,

«поэма» төшенчәсе.

Тарихтан Һ.Такташ яшәгән чор турында мәгълүмат бирү. Һ.Такташ турында мәгълүмат бирү.

 Поэма турында  теоретик төшенчә белән танышу, «Мокамай» поэмасын уку, аңлау.

Чын дуслык кадере, ялгыш адым ясамаска кирәклек турында аңлату.

III ЧИРЕК- 10 СӘГАТЬ 

1

Р.Харис иҗаты,

«Серле алан» пьесасы.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

30.03

Р.Харис иҗаты,

«Серле алан» пьесасы, «диалог»,
«монолог»,

«символик
образ» тө-шенчәләре.

Р.Харис иҗаты белән танышу, пьесаны укып, нәтиҗә ясау, «диалог», «монолог» төшенчәләрен әдәби термин буларак истә калдыру.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү

Үзләре өчен, әйләнә-тирә өчен җаваплылык хисләре тәрбияләү.

2

Э.Шәрифуллина иҗаты, «Дуслык,

чын дуслык» шигыре.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

6.04

Э.Шәрифуллина иҗаты, «Дуслык,

чын дуслык» шигыре.

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын өйрәнү.

Э.Шәрифуллина иҗаты турында мәгълүмат бирү, дуслык турында шигырьне уку, сөйләм телен үстерү.

Дуслыкның кеше өчен мөһимлеген аңлату

ЯТТАН

3

Ш.Галиев иҗаты,

«Дуслык балы» шигыре. “Илдә илле дустың булсын” бүлеген кабатлау, йомгаклау.

Белем һ. күнекмәләрне тикшерү

1

13.04

Ш.Галиев иҗаты,

«Дуслык балы» шигыре. Һ.Такташ,

 Р.Харис, Э.Шәри-фуллина әсәрләре.

Ш.Галиевнең иҗатын, тормыш юлын белү, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү. Укыганны искә төшереп, гомумиләштерә белү.  

Бүлектә өйрәнгән язучы, шагыйрьләр турында иң төп мәгълүматны белү, әсәрләрен хәтердә ныгыту.

Туганнар, яшьтәшләр, төрле милләтләр, илләр арасында дуслыкны аңлау, дус яшәүгә омтылыш тәрбияләү.

ТЕСТ

КӨЛКЕ КӨЛӘ КИЛӘ...

4

Шәүкәт Галиев —
юмор остасы.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

20.04

Ш.Галиевнең «Курыкма, тимим!», «Атлап чыктым Иделне» шигырьләре.

Елга башланган җир турында белү.

Ш.Галиевн-ең юмористик шигырьләре белән танышу, шигырьгә анализ ясау, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

 Экологик тәрбия бирү.

5

Ф.Шәфигуллин иҗаты, «Ике тиен

акча» хикәясе.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

27.04

Ф.Шәфигуллин иҗаты, «Ике тиен

акча» хикәясе.

Укылган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Ф.Шәфигуллин тормышы, иҗаты белән танышу, юмор аша язучы әйтергә теләгән фикерне табу.

Әхлак тәрбиясе бирү.

6

В.Радловның «Шаян кеше» хикәясе.  Контроль тестка әзерлек.

Яңа белемнәрне үзләштерү

1

4.05

В.Радлов   әсәре.

Галим В.Радлов турында мәгълүмат бирү.  

В.Радловның «Шаян кеше» хикәясендә автор фикеренаңлау,сәнгатьле уку .  

Күп телләр белергә омтылыш, чит телләргә ихтирам тәрбияләү.

 

ҺӘР ФАСЫЛЫҢ ГҮЗӘЛ, ТАБИГАТЬ!

7

Еллык арадаш аттестация эше. (Ә.Р.Мотыйгуллина Татар әдәбияты, Методик әсбап, "Мәгариф -Вакыт", 2014)

Белем һ. күнекмәләрне тикшерү

1

11.05

Соңгы бүлектә үтелгәннәр + ел дәвамында өйрәнелгән әсәрләр.

Әдәби әсәрләрне, теоретик төшенчәләрне аңлап истә калдыру.

Өйрәнгәннәрне гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белү.

Әдәбият белән кызыксындыру, тормыш белән бәйләнешне аңлау

КОНТРОЛЬ ТЕСТ

8

 Хаталар өстендә эш. Г.Бәшировның «Язгы сабан туйлары» әсәре.

Яңа белемнәрне үзләштерү 

1

18.05

Г.Бәшировның «Язгы сабан туйлары» әсәре.

Төрле бәйрәмнәрнең (бу очракта Сабантуй мисалында) тарихы белән кызыксыну.

Г.Бәширов  турында белү, «Язгы сабан туйлары» өзеген  укып аңлау, сөйләм телен үстерү.

Халыкның гореф-гадәтләре, йолаларына ихтирам тәрбияләү

9

 БСҮ “Сабантуй- татар халкының миллибәйрәме”.Г.Морат “Сабан туе”. Л.Фәттаховның “Сабантуй”картина-сы.

Сөйләм үстерү

1

25.05

Соңгы бүлектә үтелгәннәр + ел дәвамында өйрәнелгән әсәрләр.

Өйрәнгәннәрне гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белү.

Сөйләм телен үстерү. Әдәби әсәрләрне, теоретик төшенчәләрне аңлап истә калдыру.

.

Әдәбият белән кызыксындыру, тормыш белән бәйләнешне аңлау

 

IV чирек -  9 СӘГАТЬ

                                                      УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ

                                                            Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:

тыңлап аңлау (минутларда) – 0,8-0,9                     диалогик сөйләм (репликалар саны) – 6-7

монологик сөйләм (фразалар саны) – 8-10            кычкырып уку (сүзләр саны) – 60-70

Бәяләү критерийлары

“5”ле

“4”ле

“3 ле

“2”ле

1

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү.

Эчтәлекне тулаем аңлап,  барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы бар.

Эчтәлекне аңлап, сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы бар.

Эчтәлекне өлешчә генә аңлап, сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле  4-5 хатасы бар.

Сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес түгел, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы бар.

2

Диалогик сөйләм

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзи.

Укучы өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора ала, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмый.

3

Монологик сөйләм

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм төзи.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төзи, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы бар.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төземи, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хата ясый.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмый.

4

Уку

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозып, басымны дөрес куймыйча, синтагмаларның бүленешендә ялгышып) укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укый, уку тизлеге акрын.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укый.

6 нчы сыйныфларның рус  төркемнәрендә

белем алучы укучылар өчен  татар әдәбиятыннан

контроль бәяләү материаллары

Контроль тест. 6 кл. I яртыеллык.

I вариант.

1. Халык авыз иҗаты әсәрләренең авторы кем?

а) язучы;

ә) халык;

б) шагыйр.

2. Халык авыз иҗаты жанрларын гына билгеләгез.

а) повесть;

ә) мәкаль;

б) миф.

3. Татар мифларындагы  Өй иясе рус мифларындагы нәрсәгә охшаган?

а) водяной;

ә) леший;

б) домовой.

4. "Кем эшләми, шул ашамый" - бу нинди жанр?

а) мәкаль;

ә) әкият;

б) җыр.

5. Халык авыз иҗаты жанры гына булган рәтне (жанры, которые входят в устное народное творчество) билгеләгез.

а) мәкаль, әйтем, әкият;

ә) хикәя, роман, такмак;

б) җыр, хикәя, повесть.

6. Халык җырларына кермәгән рәтне (ряд, который не входит в народные песни)  билгеләгез.

а)  такмаклар, йола җырлары, лирик җырлар;

ә)  йола җырлары; лирик җырлар, романслар;

б)  тарихи җырлар, уен җырлары, йола җырлары.

 

7. "Кәрия-Зәкәрия" җыры ул -

а) тарихи җыр;

ә) уен җыры;

б) йола җыры.

8. "Туган тел" җыры сүзләренең авторы кем?

а) Габдуллла Тукай;

ә) халык;

б) Муса Җәлил.

9. Гимн ул -

а) тантаналы җыр, дәүләт символы;

ә) тарихи җыр;

б) халык җыры.

10. Н.Исәнбәт "Өч матур сүз" шигырендә нинди сүзләр турында әйтә?

а) бәхет, дуслык, шатлык;

ә) әткәем, әнкәем, илкәем;

б) туган авыл, туган ил, туган туфрак.

11. Г.Тукай кем ул?

а) бөек татар язучысы;

ә) бөек татар шагыйре;

б) бөек татар драматургы.

12. Г.Тукай кайчан туа?

а) 1886 нчы елның 26нчы апрелендә;

ә) 1886 нчы елның 2нче апрелендә;

б) 1896нчы елның 26нчы апрелендә.

13. "Шүрәле" балетының авторы:

а) Фәрит Яруллин;

ә) Салих Сәйдәшев;

б) Сара Садыйкова.

4. М.Җәлил кайда туа?

а) Башкорстанда;

ә) Казанда;

б) Оренбург өлкәсендә.

15. "Чәчәкләр" шигырендә кайсы чәчәкләр турында әйтелә:

а) энҗе чәчәк, мәк, роза;

ә) нәркис, сөмбел, мәк;

б) нәркис, сөмбел, кыңгырау чәчәк.

16. Ә. Еники "Туган туфрак" хикәясендә кайсы авыл турында яза?

а) Корысаз;

ә) Каракош;

б) Каркачык.

17. Әсәрләрнең авторларын табыгыз.

а) М.Гафури                  1) "Туган тел";

ә) Г.Тукай                      2) "Чәчәкләр";

б) М.Җәлил                    3) "Ана".

18. Әсәрләрнең жанрларын билгеләгез.

а)"Дедал белән Икар"           1)  шигырь;

ә) "Өч матур сүз"                   2) хикәя;

б) "Әпипә"                              3) миф;

в) "Туган туфрак"                  4) җыр.

19. Үзең белгән язучы яки шагыйрь турында яз.

Еллык контроль тест. 6 кл.  

I вариант.

1. Халык авыз иҗаты әсәрләренең авторы кем?

а) язучы;

ә) халык;

б) шагыйр.

2. Халык авыз иҗаты жанрларын гына билгеләгез.

а) повесть;

ә) мәкаль;

б) миф.

3. "Кем эшләми, шул ашамый" - бу нинди жанр?

а) мәкаль;

ә) әкият;

б) җыр.

4. "Кәрия-Зәкәрия" җыры ул -

а) тарихи җыр;

ә) уен җыры;

б) йола җыры.

 

5. Н.Исәнбәт "Өч матур сүз" шигырендә нинди сүзләр турында әйтә?

а) бәхет, дуслык, шатлык;

ә) әткәем, әнкәем, илкәем;

б) туган авыл, туган ил, туган туфрак.

6. Г.Тукай кем ул?

а) бөек татар язучысы;

ә) бөек татар шагыйре;

б) бөек татар драматургы.

 

7. М.Җәлил кайда туа?

а) Башкорстанда;

ә) Казанда;

б) Оренбург өлкәсендә.

8.”Әбүгалисина” әсәрен кем язган?

а)Абдулла Алиш;  

ә) Каюм Насыйри;

б) Фәнис Яруллин.

9.Кем балалар язучысы.

а)  Каюм Насыйри;

ә) Фәнис Яруллин;  

б)Абдулла Алиш.

10.Әнисен ялганлаган (обманул) малай кайсы әсәрдән?

а) А.Алиш "Әни ялга киткәч";

ә) Г.Зәнашева "Кем былырга?;

б) Ф.Яруллин “Кояштагы тап”.

11. Салих Сәйдәшев кем ул?

а) күренекле шагыйрь;

ә) күренекле татар композиторы;

б)балалар язучысы.

12. Шагыйрь Дәрдемәнднең чын исеме?

а) Сәгыйть Дәрдиев;

ә) Закир Рәмиев;

б) Мәхмүт Шакиров.

13.”Мокамай” поэмасында Мокамай кем ул?

а) автор үзе;

ә )авторның дусты;

б) авторның абыйсы.

14. 2 малайның урмандагы маҗаралары (приключения) турындагы әсәр:

а) "Мокамай";

ә) "Серле алан";

б)  "Ике туган".

15. Әсәрләрнең төп геройларын күрсәтегез.

а) Мөхәммәтҗан               1) "Серле алан"

ә) Әтәч, Тавык                   2)  "Мокамай"

б) Барый, Нарый                3) "Ике туган"

16. Бу юллар кайсы әсәрдән?

"Ә аю бара биргән:

- Шәфкатьле баланы мин

Күрергә килдем! - дигән."

а) Ш.Галиев "Дуслык балы"

ә) Ш.Галиев "Курыкма, тимим!"

б) Ш.Галиев "Атлап чыктым Иделне"

17. Марат кайсы әсәрнең төп герое?

а) "Курыкма, тимим!";

ә) "Урман аланына баргач";

б) "Ике тиен акча".

18. Әсәрләрнең авторларын күрсәтегез:

а) "Курыкма, тимим!"     1. Ф.Шәфигуллин

ә) "Ике тиен акча"           2. В.Радлов

б) "Шаян кеше"               3. Ш.Галиев

19. Хәзер Сабантуй кайчан үткәрелә?

а) яз җиткәч;

ә) чәчү эшләре беткәч;

б) кар эрегәч.

20. Үзең белгән язучы яки шагыйрь турында яз.

Еллык контроль тест. 6 кл.  

II вариант.

1. Халык авыз иҗаты әсәрләрен кая язганнар?

а) китапларга;

ә) телдән сөйләгәннәр;

б) дәфтәргә.

2. Халык авыз иҗаты жанрларын гына билгеләгез.

а) әкият;

ә) роман;

б) әйтем.

 3. "Китап белем чишмәсе" - бу нинди жанр?

а) мәкаль;

ә) әкият;

б) җыр.

 4. "Әпипә" җыры ул -  

а)  уен җыры;

ә) йола җыры;

б) тарихи җыр.

5. Г.Тукайның "Туган тел" җырына кем көй (музыка) язган?

а) Фәрит Яруллин;

ә) Алмаз Монасыйпов;

б) халык.

6. Н.Исәнбәтнең "Өч матур сүз" шигыре нәрсә турында?

а) матур кызлар турында;

ә) әти-әни, туган ил турында;

б) мәктәп турында.

7. Г.Тукай кайда туа?

а) Арча районы Кушлавыч авылында;

ә) Арча районы Өчиле авылында;

б) Арча районы Кырлай авылында.

 

 

8. М.Җәлил кем ул?

а) герой -шагыйрь;

ә) герой -язучы;

б) герой - композитор.

9. К.Насыйриның “Әбүгалисина” әсәре нинди жанрга керә?

а) хикәя;

ә) әкият;

б) кыйсса.

10. ”Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз!" Бу мәкаль кайсы әсәрдән?

а) Ф.Яруллин “Кояштагы тап”

ә) А.Алиш "Әни ялга киткәч"

б) Каюм Насыйри ”Әбүгалисина”

11. Кемнең Казанда һәйкәле, музее бар?

а) А.Алиш;

ә) Г.Зәйшәшева;

б) С.Сәйдәшев.

12. "Ике туган" әсәренең геройлары:

а) Әтәч һәм Үрдәк;

ә) Тавык һәм Каз;

б) Әтәч һәм Тавык.

13. Мокамайның чын исеме

а) Мөхәммәтҗан;

ә) Мөхәммәтшакир;

б) Мөхәммәтһади;

14. "Серле алан" әсәрендә уяулык (бдительность) символы:

а) шарлар;

ә) малайлар;

б) Ябалак.

15. Бу геройлар турында язган авторларны билгеләгез.

а) Барый, Нарый                1)Һ.Такташ

ә) Әтәч, Тавык                    2) Р.Харис

б) Мөхәммәтҗан                 3) Дәрдемәнд

16. Бу юллар кайсы әсәрдән?

"Бергә булыйк, бердәм булыйк -

Дуслыкның көче шунда."

а) Ш.Галиев "Дуслык балы"

ә) Ш.Галиев "Курыкма, тимим!"

б) Э.Шәрифуллина "Дуслык, чын дуслык!"

17. Кайсы әсәрдә аю авлга килгән?

а) "Курыкма, тимим!"

ә) "Ике тиен акча"

б) "Урман аланына баргач"      

18. Әсәрләрнең төп геройларын күрсәтегез:

а) "Курыкма, тимим!"           1. юлчы;

ә) "Шаян кеше"                      2. малай;

б) "Ике тиен акча"                 3. Марат.

19. Сабантуйның төп ярышы:

а) ат чабышы;

ә) көрәш;

б) капчык киеп йөгерү.

20. Үзең белгән язучы яки шагыйрь турында яз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар әдәбияты, 9 сыйныф, рус төркеме

Аңлатма язуыЭш программасы статусы. Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми бел...

Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф рус төркеме

6 нчы сыйныфның рус төркемнәре  өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елн...

Эш программасы татар теле 8 нче сыйныф рус төркеме

8 нче сыйныфның рус төркемнәре  өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елн...

Эш программасы Татар әдәбияты 5нче сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус  төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...

Эш программасы Татар әдәбияты 7нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ  ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ  БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...

Эш программасы Татар әдәбияты 8нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...

Эш программасы Татар әдәбияты 9нчы сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең   рус  төркемендәге 9 нчы сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча  белем бирү программасына аңлатма язуы...