Эш программасы Татар әдәбияты 5нче сыйныф, рус төркеме
рабочая программа (5 класс) на тему

Галиева Зөлфия Шамил кызы

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус  төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча белем бирү программасына аңлатма язуы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbiyat_5_syynyf_rus_torkeme.docx81.54 КБ

Предварительный просмотр:

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең

рус  төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен

татар әдәбияты буенча белем бирү программасына аңлатма язуы

      Эш программасы статусы.

1. 5 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып  төзелде:

"Россия Федерациясендә мәгариф турында" 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законы. 

2. Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013нче  ел.

3.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (2004 нче  ел, 1 нче  июль).

4. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы  Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).

5. Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар / [басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы]. –Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2011. (Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-IХ сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан авторлык программасы. Төзүче-авторлары:  Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова)

6.  “52 нче гимназия”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы

ЭШ   ПРОГРАММАСЫ СТРУКТУРАСЫ

          Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ УКЫТУ ПЛАНЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ

 Гимназиянең 2016-2017нче уку елына төзелгән уку-укыту планында 5нче сыйныфта  татар әдәбиятыннан  атнага 1 сәгать исәбеннән  елга 35 сәгать каралган.

                                                            ТАТАР ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУНЫҢ  МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ

  Татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты: туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

− татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

 − татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

УКУЧЫЛАРНЫҢ ӘЗЕРЛЕК ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР:

– әдәби әсәрләрне сүзләрен  дөрес әйтеп йөгерек уку;

– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

– әдәби − теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

– татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

– 8 − 10 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

– 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗатын турында мәгълүматлы булу;

– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен  татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

– төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;

– 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән  истә калдыру;

– мәкаль белән әйтем, миф белән әкият, халык җыры белән автор җыры арасындагы аерманы белү;

– төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

– төрле темаларга проект эше яклау;

– әдәби әсәргә тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

  УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

 Татар әдәбияты дәреслекләре барлык фәннәрне өйрәнү барышындагы фундаменталь төшкә (фундаментальное ядрога), универсаль уку гамәлләренә нигезләнә, укучыларның яшь һәм әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа. Аерым алганда, уку-укытуга системалы-гамәли якын килү нәтиҗәсендә, укучыларның иҗтимагый үсешенә (халыкның рухи кыйммәтләрен аңлаучы, үстерүче Россия гражданины тәрбияләү); шәхси үсешенә (үзлегеннән белем алырга, иҗади сәләте үскән, компетентлы, үзаңы үскән, үзенең гражданлык карашларын ачыктан-ачык белдерүгә сәләтле, үз-үзенә тәнкыйди карашта торган, тормыш авырлыкларын каршы торырлык шәхес тәрбияләү); танып белү эшчәнлеген үстерүгә (фәнни дөнья сурәтен аңлаучы, үзенең танып-белү һәм интеллектуаль эшчәнлеге белән идарә итә ала торган, уку, белем алу чараларын күзаллый  торган, репрезентатив, символик, логик, иҗади фикерләү сәләте үскән, рефлексиягә сәләтле укучы тәрбияләү); коммуникатив үсешкә (аралашу компетенциясе үскән, тыңларга, диалогта, гомуми сөйләшүдә катнаша алырлык, туган телен, рус телен, чит телне камил белүенә) басым ясалды. Шул ук гамәлләрне тормышка ашыру барышында, яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре дә игътибарга алынды.

  УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА  ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

 Тыңлап аңлау: төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм: сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм: программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку: уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

                                                                  ПРОГРАММА МАТЕРИАЛЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

Эчтәлек

Сәгать саны

Борын-борын заманда...

4

Әкият яздым – укыгыз...

3

Хыял канатларында.

2

Белем баскычлары.

4

Балачак – хәтердә мәңге калачак...

5

Ватаным өчен.

7

Кояшлы ил – бәхет иле.

4

Кеше − табигать баласы.

3

Эш беткәч көләргә ярый.

3

Барысы:

35

УКУЧЫ ҮЗЛӘШТЕРЕРГӘ ТИЕШЛЕ ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘР МИНИМУМЫ

  Дәреслеккә салынган әдәби әсәрләрнең нигезен “Үрнәк программа”да күрсәтелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы (7 әсәр) тәшкил итә. Алар түбәндәгеләр:

К. Насыйри, “Патша белән карт”;

Г. Тукай, “Су анасы”

М. Җәлил, “Алтынчәч” (либреттодан өзек);

Ф. Кәрим, “Кыр казы”;

Ф. Хөсни, “Чыбыркы” (хикәясеннән өзек);

М. Әгъләм, “Матурлык минем белән”;

Н. Дәүли, “Бәхет кайда була?”

Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр:

Дәрдемәнд, “Кил, өйрән...”

Ф.Кәрим, “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”

Р.Фәйзуллин, “Табигать кочагында”

Дәрестән тыш (өстәмә) уку өчен тәкъдим ителгән әсәрләр

(укытучы сайлавы буенча):

Төлке белән Алёнушка (рус халык әкияте)

Тукай-Апуш. Рабит Батулладан

Шәүкәт Галиев . Аталы- уллы солдатлар.

Чәчәк нигә боекты? Габделхәй Сабитовтан

УКЫТУ- МЕТОДИК КОМПЛЕКТЫ

1.Р.Х.Ягъфарова, К.С.Фәтхуллова”Татар теле 5нче сыйныф , Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел, «Татар әдәбияты»,

5 нче с-ф. 2 кисәктә; төзүче–авторлары  Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов, Л.Х.Хисмәтова. – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014 ел.

2.Укытучылар өчен методик әсбап. “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен, 5нче сыйныф, Казан, “Мәгариф - Казан” нәшрияты, 2014

3.«Мәгариф»  журналы

4. Электрон ресурслар: http://pedsovet.su, belem.ru: https://edu.tatar.ru, http://nsportal.ru/, http://matbugat.ru/, http://mon.tatarstan.ru/.

ПРОГРАММА МАТЕРИАЛЫНЫҢ БҮЛЕНЕШЕ

1 нче чирек

2 нче чирек

3 нче чирек

4 нче чирек

Еллык

Дәрес

9

7

10

9

35

Теманы өйрәнү

8

5

9

7

 29

СТУ

1

1

1

1

4

Контроль эш

1

1

2

Дәреснең берничә минутында үткәрелгән эшләр

Тест

2

1

3

Яттан

-

1

1

1

3

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Дә-

рес

Дәрес темасы

Дәрес тибы

Сәг. са-ны

Үткәрү

вакыты

Төп төшенчә

Планлаштырыла торган нәтиҗәләр

Конт. төре

п

ф

п

ф

метапредмет

предмет

шәхси

1

 Халык авыз иҗаты.

Әкият.

 Катнаш дәрес

1

5/09/

 

6/09/

 

Халык авыз иҗаты.Татар һәм рус әкиятләре. Әкият төшенчәсе

Халык авыз иҗа-тын тарих белән бәйләп өйрәнү, әкият турында белем алу.

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау.

Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү.

2

 «Өч кыз» татар халык әкияте

Яңа материалны

өйрәтү

1

5/09

 

13/09

 

«Өч кыз» татар халык әкияте.

Кирәкле мәгълү-матны аерып алып, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

«Өч кыз» татар халык әкиятен өйрәнү, эчтәлеген үзләштерү, кызларга сыйфатнамә бирү.

Балаларда ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

3

СТУ “Төлке белән Аленушка”

Яңа материалны

өйрәтү

1

19/09

 

20/09

 

“Төлке белән Аленушка” әкияте

Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

 “Төлке белән Аленушка”  әкиятен укып үзләштерү, аның кайсы төргә керүен бил-геләү.

Балаларда яхшылыкка карата яхшылык белән җавап бирү сый-фатын тәрбияләү.

4

 Халык әкиятлә-

рен гому-миләште-реп кабатлау

Белем һәм осталыкларны системалаш

тыру

1

26/09

 

27/09

 

Әкиятләрнең төрләргә бүлене

ше.

Халык иҗатының бай мирасын өй

рәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү.

Әкият жанрын кабатлау, аның төрләргә бүленешенең принципларын истә калдыру.

Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

Тест

5

К.Насыйри «Патша белән карт»

Яңа материалны

өйрәтү

1

3/10

 

4/10

 

К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты . «Патша белән карт» әсәре.«автор әкияте», «әдәби герой» төшенчәләре

Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү,  «Патша бе-лән карт» әкиятен өйрәнү; «автор әкияте», «әдәби герой» төшенчәлә-рен  аңлату.

Балаларда кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.

6

 Г.Тукай

«Су анасы»

Яңа матери

алны

өйрәтү

1

10/10

 

11/10

 

Г.Тукайның тормыш

юлы һәм иҗаты

 «Су анасы» әкияте.«шигъри әсәр», «әкият-поэма» төшенчә

ләре.

Рус әдәбияты белән чагыштырып, мифик образлар сурәтләнгән әсәрләрне анализлау.

Г.Тукайның тор-мыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Су анасы» әкиятен өйрәнү;

«шигъри әсәр», «әкият-поэма» төшенчәләрен  аңлату.

Укучыларга, әсәрдән чыгып, кеше әйберен сораусыз алырга ярамаганлыкны аңлату.

7

Т.Миңнул-лин «Гафият турында әкият»

Яңа матери

алны

өйрәтү

1

17/10

 

18/10

 

Т.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты. «Гафият турында әкият» әсәре.

Укучыларда театр сәнгате аша әкиятләр укуга кызыксыну уяту.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Гафият ту-рында әкият» әсәрен өйрәнү, әкият-пьеса», «драма әсәре» төшенчәсен аңлату.

Балаларда үз-үзләренә карата җаваплылык, олыларны хөрмәт итү хисе тәрбияләү.

8

А.Тимергалин «Сәер планетада»

Яңа материалны

өйрәтү

1

24/10

 

25/10

 

А.Тимергалинның тормыш юлы һәм иҗаты.«Сәер планетада» әсәре,

космос, галәм, космик корабль төшенчәсе

Укучыларда галәмне өйрәнүгә, астрономия фәненә кызыксыну уяту.

А.Тимергалинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, «Сәер планетада» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү.

Әсәрдәге вакый-галар аша балалар

да җаваплылык хисләре тәрбияләү.

9

 Әкият һәм фантастика темаларын гомуми-ләштереп кабатлау

Белем һәм оста

лыклар

ны систе

малаш

тыру

1

24/10

 

25/10

 

Әкият һәм фантастика аермасы

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүмат

ны аерып ала

белү.

Әкият жанрын фантастикадан аеру күнекмәләрен булдыру.

Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

Тест

I ЧИРЕК – 9 СӘГАТЬ

10

БСҮ«Мөхәм мәдия» мәдрәсәсе, Казанның Татар укытучылар мәктәбе, Казан уни- верситеты

 Яңа матери

алны

өйрәтү

1

7/11

 

8/11

 

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Казанның Татар укытучылар мәктәбе, Казан университеты

 Укыган текстны аңлап, тарихи күзәтү ясый белү.

Татар халкының белемле булуы турында сөйләшү.

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

11

Г.Исха-кыйның «Мөгал-лим» әсәре

Яңа матери

алны

өйрәтү

1

14/11

 

15/11

 

Г.Исхакыйның «Мөгаллим» әсәре.

Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Г.Исхакыйның  «Мөгаллим» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү.

Балаларда укытучы хезмәтенә ихтирам тәрбияләү.

12

Дәрдемәнд «Кил, өйрән…»

Яңа матери

алны

өйрәтү

1

21/11

 

22/11

 

Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты.  «Кил, өйрән…» шигыре.

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысул-ларын белү.

Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үз-ләштерү, «Кил, өйрән…» шигырен өйрәнү.

Укучыларда телләр өйрәнүгә кызыксыну тудыру.

яттан

13

Мәгъри-фәтчелек чоры әдәбия-

тын кабат-лау.

Белем һәм осталык

ларны система

лашты

ру

1

28/11

 

29/11

 

Мәгърифәтчелек чоры әдәбияты.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүмат

ны аерып ала белү.

Мәгърифәтчелек чоры һәм әдәбияты белән танышуны гомумиләштереп кабатлау.

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Тест

14

Г.Тукайның «Исемдә калганнар»

Контроль эшкә әзерлек.

Яңа матери

алны

өйрәтү

1

5/12

 

 

6/12

 

Г.Тукайның «Исемдә калган

нар» автобиогра

фик әсәре.

Шагыйрьнең авыр тормышта үсүен укучыларга аңлату.

Г.Тукайның «Исемдә калганар» автобиографик әсәре аша укучыларны аның бала чагы  белән таныштыру.

Укучыларда әти-әниләргә карата

ихтирам тәрбияләү.

15

Контроль эш. 1нче яртыеллык материал-лары буенча(Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханна

нов,... Татар әдәбияты.

 5 нче сыйныф. Методик әсбап. Казан. “Мәгариф-вакыт” нәшрияты 2016)

Белем һәм күнекмәләрне тикше

рү

12.12

13.12

Конт эш

( тест)

16

Хаталар өстендә эш. СТУ. Р.Батул ладан “Тукай – Апуш”

Яңа матери

алны

өйрәтү

1

19/12

 

 

20/12

 

 

Р.Батулланың “Тукай – Апуш” әсәре.

Шагыйрьнең авыр тормышта үсүен укучыларга аңлату.

Р.Батулланың “Тукай – Апуш” әсәре аша уку-чыларны Тукайның балачагы белән танышты-ру

Укучыларда Г.Тукай иҗатына карата ихтирам тәрбияләү.

I I  ЧИРЕК -7 СӘГ

17

 Рәссам Х.Казаковның тормыш юлы һәм иҗаты.

Г. Тукайның Кырлайдагы музее

Яңа матери

алны

өйрәтү

1

9/01

 

10/01

 

Рәссам Х.Казаковның тормыш юлы һәм иҗаты.

Г. Тукайның Кырлайдагы музее

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Рәссам Х.Каза-

ковның тормыш

 юлы һәм иҗаты турында,Г.Тукай

ның Кырлайдагы музее белән дәреслектәге бе-лешмә һәм өстәмә мате-риаллар аша танышу

Балаларда Г.Тукайның балачагына, Г.Тукай белән бәйле истәлек-ләргә, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.

18

БСҮ“Ямьле балачак”.Кабатлау.

«Салават

күпере» журналы.

Катнаш

дәрес

16/01

 

17/01

 

Салават  күпере

Укыганны гому-миләштерә, нәти-җә ясый, иң

мөһим мәгълү-матны аерып ала белү. Салават күпере» журналы турында дәрес-лектәге белешмә һәм өстәмә мате-риаллар аша танышу.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау. Салават күпере» журналы белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материал-лар аша танышу.

Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәүне тәрбияләү. Балаларда «Салават күпере» журналына карата кызыксыну уяту.

19

 Г. Кутуй «Рөстәм маҗара-

лары».

 Яңа матери

алны

өйрәтү

1

23/01

 

24/01

 

Гадел Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты. «Рөстәм маҗаралары» әсәре, «чагыштыру» төшенчәсе

Укучыларга әсәрнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аң-лату.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Рөстәм ма-җаралары» әсәрен өйрәнү; «чагышты-ру» төшенчәсен аңлату.

Укучыларны тормышта уяу булырга, әти-әни сүзен тыңларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

20

 Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты.

Яңа матери

алны

өйрәтү

1

30/01

31/01

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты. «Сагыну» шигыре, патриот шагыйрь төшенчәсе

Балаларга язучы-ның патриот ша-гыйрь икәнлеген, каһарман сугыш-чы булуын аңла-ту. Сугышчылар-ның батырлы

гына ихтирам, фашизмга карата нәфрәт хисе тәрбияләү.

Муса Җәлилнең

«Сагыну» шигырен өйрәнү, язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату.

Балаларда азатлык өчен көрәшүче сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү. Бала-ларга язучының үлем куркынычы астында да туган илгә, халкыбызга тугрылык саклап калган шагыйрь икәнлеген аңлату.

 21

М.Җәлил. «Алтын-чәч» әсәре

Яңа матери

алны

өйрәтү

1

6/02

7/02

Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү, «опера», «либретто» төшенчәләре

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү; М.Җәлилнең татар театр сән-гатен үстерүдәге эшчәнлеген аңлату.

Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү.

Укучыларда татар халкының тарихына карата кызыксыну уяту.

22

М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры.

Яңа матери

алны

өйрәтү

1

13/02

14/02

М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры, композитор Н.Җиһановның тормыш юлы һәм иҗаты

Театр, балет, опера сәнгате белән әдәбиятны бәйләп өйрәнү. Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

М. Җәлил исемен-дәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры, композитор Н. Җиһановның тормыш юлы һәм иҗаты  турында дәреслектәге бе-лешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Балаларда татар музыкасына карата кызыксыну, ихтирам уяту.

23

 Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты

Яңа матери

алны

өйрәтү

1

20/02

21/02

Ф. Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты,  «Кыр казы», «Сөйләр сүзләр бик күп алар» шигыре

Сугыш кырла-рында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен укучыларга аңлату. Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын өйрәнү.

Ф. Кәримнең то-рмыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләш-терү, «Кыр казы», «Сөйләр сүзләр бик күп алар» шигырен өйрәнү.

Укучыларда азат-лык өчен көрәшкән сугышчыларга карата ихтирам тәр-бияләү.

яттан

24

СТУ. Ш.Галиев

«Аталы-уллы солдатлар» балладасы

Катнаш дәрес

1

27/02

28/02

Ш.Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты. «Аталы-уллы солдатлар» балладасы, «баллада» төшенчәсе.  

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны

аерып ала

белү.

Ш.Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында бе-лемнәрне үзләштерү, шагыйрьнең «Аталы-уллы сол-датлар» балладасын өйрәнү; «баллада» төшенчәсен аңлау.  

Укучыларда илебез халкының фашистларга каршы го-мерләрен дә кызганмыйча көрәш алып барулары турында фикер алышу, ветераннарга багышланган истәлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

25

Сугыш кайтавазы

Кабатлау дәресе.

Белем һәм осталыкларны системалашты

ру

1

6/03

7/03

Бу бүлектә өйрәнелгән материалны гомумиләштереп кабатлау, белем-нәрне тикшерү.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълү

матны аерып

ала белү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Укучылар белән тынычлык өчен көрәш алып баручылар турын

да фикер алышу, аларга багышлан-ган истәлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Тест

26

Н. Дәүли «Бәхет кайда була?» шигыре

Яңа матери

алны

өйрәтү

1

13/03

14/03

Н. Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты, «Бәхет кайда була?» шигыре.

Укучыларга хезмәтнең, тырышлыкның бәхет чыганагы икәнлеген аңлату.

Шагыйрь Н.Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үз-ләштерү, «Бәхет кайда була?» шигырен өйрәнү.

Балаларда хезмәткә, хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.

I I I ЧИРЕК – 10 СӘГАТЬ

27

 Ф. Хөсни

«Чыбыркы» әсәре

Яңа матери

алны

өйрәтү

1

3/04

4/04

Ф. Хөснинең «Чыбыркы» әсәре, сюжет элементлары;

Укылганнардан нәтиҗә ясап, тор-мышта куллану.

Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү, сюжет элементларын өйрәнү.

Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.

28

Кояшлы ил — бәхет иле. Кабатлау дәресе.

Яңа матери

алны

өйрәтү

1

10/04

11/04

Өйрәнелгән материалны гомумиләштереп кабатлау, белем

нәрне тикшерү. «Кояшлы ил — бәхет иле» җыры

Укыганны гому-миләштерә, нәти-җә ясый, иң мө-

һим мәгълүматны аерып ала белү.

Укыганнарны гомумиләштереп

 кабатлау.

Балаларда бәхетнең кадерен белеп яшәү хисләрен тәрбияләү.

Тест

29

Р. Фәй-зуллин “Табигать кочагында” әсәре

Яңа матери

алны

өйрәтү

1

17/04

18/04

Р. Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты. «Табигать кочагында» әсәре

Укучыларга экологик тәрбия бирү.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Табигать кочагында» әсәрен өйрәнү.

Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту.

яттан

30

М.Әгъләм “Матурлык минем бе-лән” әсәре

Яңа матери

алны

өйрәтү

1

24/04

25/04

М.Әгъләмнең тормыш юлы һәм иҗаты. «Матурлык минем белән» әсәре

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материал

лар аша танышу; «Матурлык минем белән» әсәрен өйрәнү.

Укучыларда табигатьнең матурлыгына соклану, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

31

Рәссам И.И. Шишкинның тормыш юлы һәм иҗаты.

Катнаш дәрес

1

24/04

2/05

Рәссам И.И. Шишкинның тормыш юлы һәм иҗаты

Рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.

Рәссам И.И. Шишкинның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материал

лар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.

Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата

кызыксыну уяту.

32

БСҮ Туган илем-
иркә гөлем.

Кабатлау дәресе.

Контроль тестка

әәзерлек.

Белем һәм осталыкларны системалашты

ру

1

8/05

2/05

Өйрәнелгән материалны гомумиләштереп кабатлау, белемнәрне тикше-рү.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

33

Еллык материал буенча контроль тест. (Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханна

Нов. Татар әдәбияты.

 5 нче сыйныф. Методик әсбап.Казан. “Мәгариф-вакыт” нәшрияты 2016)

Белем һәм кү-некмәләрне тик-шерү

1

15.05

16.05

Конт тест

34

 Хаталар өстендә эш Л.Лерон «Пирами-да».

Катнаш

дәрес

1

22/05

23/05

Л.Леронның тормыш юлы һәм иҗаты, «Пирамида» әсәре

Укучыларда укуга, фәннәргә карата кызыксыну уяту

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Пирамида» әсәрен өйрәнү, «юмор» төшен-чәсен аңлату.

Балаларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, җаваплылык, игътибарлылык хисе тәрбияләү.

35

СТУ. Чәчәк нигә боек ты? әсәре. Габделхәй Сабитов

Яңа матери

алны

өйрәтү

1

29/05

30/05

 Габделхәй Сабитов «Чәчәк нигә боекты» әсәре

Укучыларда  табигатькә, аның матурлыгына карата кызыксыну уяту.

 Габделхәй Сабитов «Чәчәк нигә боекты » әсәрен өйрәнү.

Укучыларның табигатькә карата игътибарларын, күзәтүчәнлекләрен, күзаллауларын үстерү, матур-лыкка омтылыш тәрбияләү.

IV ЧИРЕК – 9 СӘГАТЬ

УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ

Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:

тыңлап аңлау (минутларда) – 2

диалогик сөйләм (репликалар саны) – 7

монологик сөйләм (фразалар саны) – 8

Кычкырып уку (сүзләр саны) – 60-65

Бәяләү критерийлары

“5”ле

“4”ле

“3 ле

“2”ле

1

Тыңлан

ган текст

ның эчтә

леге буен

ча сорау

ларга яз

мача җа

вап бирү.

Эчтәлекне тулаем аңлап,  барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы бар.

Эчтәлекне аңлап, сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы бар.

Эчтәлекне өлешчә генә аңлап, сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле  4-5 хатасы бар.

Сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес түгел, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы бар.

2

Диалогик сөйләм

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзи.

Укучы өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора ала, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмый.

3

Монологик сөйләм

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм төзи.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төзи, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы бар.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төземи, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хата ясый.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмый.

4

Уку

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозып, басымны дөрес куймыйча, синтагмаларның бүленешендә ялгышып) укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укый, уку тизлеге акрын.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укый.

5 нче сыйныфларның рус  төркемнәрендә

 белем алучы укучылар өчен  татар әдәбиятыннан

контроль бәяләү материаллары

                                                                                                     2016-2017 нче уку елы

                             

     Тест № 1                                                                          

1.Халык авыз иҗаты төрләренә  кайсысы керә?                                       

а) әкият                                                                                                

б) хикәя                                                                                                

в) шигырь                                                                                                        

2.Әкиятнең  нинди төрләре бар?                                                                                         

а) музыкаль, кошлар турында, тылсымлы                                                                      

 б) хайваннар, тормыш-күренеш, тылсымлы                                                                          

   в) кешеләр турында, хайваннар, бөҗәкләр турында.                                                                          

  3. “Өч кыз” әкиятендәге кайсы кыз әнисе янына ашыга?                                                       

 а) олы кыз                                                                                                  

 б) уртанчы кыз                                                                                                                    

 в) кече кыз                                                                                                                              

4. Аленушкага очраган җәнлекләрне  күрсәтегез.                                                                         

 а) Куян, төлке, бүре

 б) Аю, төлке, бүре                                                                                          

 в)  Тиен, куян, төлке                                                                      

  5. Бу әсәрләрнең кайсысын Каюм Насыйри язган?                                                             

  а) “Су анасы”                                                                                                                  

 б) “Патша белән карт”                                                                                                        

 в)  “Өч кыз”                                                                                                

 6. Бу өзек кайсы әсәрдән?

     Кычкырадыр: “Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!

     Ник аласың син аны,- улл бит минем алтын тарак!”                                                       

  а) “Су анасы”                                                                                                        

 б)  “Туган тел”                                                                                                                      

в) “Шалкан”                                                                                                      

7.Әкиятләрдә  еш очрый торган герой кем ул?                                                                       

 а) Патша                                                                                                        

б) Биюче кыз                                                                                                                  

  в) Укучы

8. Туфан Миңнуллинның “Гафият турында әкият”әсәренең жанры:

а) Хикәя                                

б)Җыр                                                                                                                                      

   в) Әкият-пьеса        

9.Кайсы әсәр герое төшендә астронавтка әйләнә?

а) “Өч кыз”

б) “Сәер планета”

в) “Патша белән карт”

10. “Сәер планета” әсәренең авторы кем?

а)Габдулла Тукай

б)Адлер Тимергалин

в)Туфан Миңнуллин

11. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе кайчан ачылган?

а) 1850нче елда

б) 1882нче елда

в) 1917нче елда?

12.Мәкальне дәвам ит:

Китап-.....

13. Г.Исхакыйның «Мөгаллим» әсәрендәге геройның исеме ничек?

а) Гафият

б) Каюм

в) Салих

14. “Исемдә калганнар” әсәренең төп герое кем?

а) Габидулла

б) Габдулла

в) Гариф

15. “ Габдулла Тукай – бөек татар шагыйре” дигән темага  5-6 җөмлә языгыз

Тест № 2                                                                          

1.Муса Җәлилнең беренче шигырьләр җыентыгының исеме ничек?                                       

а) “Рөстәм маҗаралары”                                                                                        

б) “Барабыз”                                                                                                

в) “Сагыну”                                                                                                        

2. “Бәхет кайда була?” дигән сорауга Нәби Дәүли ничек җавап бирә?

 а) Бәхет хезмәттә                                                                      

 б) Бәхет урамда

 в) Бәхет урманда.                                                                          

  3. “Рөстәм маҗаралары ” әсәрендәге герой нәрсә эзли?                                                       

 а) чәчәк                                                                                                  

 б) кош                                                                                                                    

 в) хайван                                                                                                                            

 4. “Алтынчәч”әсәренең геройларын  күрсәтегез.                                                                         

  а) Алтынчәч, Җик,Хан

 б) Алтынчәч, Җик,  Сылу                                                                                          

 в)  Алтынчәч, Сандугач,Хан                                                                      

  5. Бу картинаның  кайсысын Хаҗиморат Казаков язган?                                                             

  а) “Су анасы”                                                                                                                  

  б) “Бәләкәй Апуш”                                                                                                        

 в)  “Өч кыз”                                                                                                

 6. Бу өзек кайсы әсәрдән?

     “...Ике сагынуны алып,

       Улы кайтасы.

     Алмашынмас сакта торып

       Кала атасы”                                                       

  а) “Су анасы”                                                                                                        

 б)  “Аталы- уллы солдатлар”                

 в) “Исемдә калганнар”                                                                                                      

7. “Матурлык минем белән” шигыре нәрсә турында?                                                                       

 а) Геройның туган җирен яратуы турында                                                                                        

б) Геройның тырышып укуы турында                        

 в) Сугыш турында

8. Фатих Кәримнең  “Кыр казы”әсәренең жанры:

а) Хикәя                                

б)Әкият        

 в) Шигырь        

9.Кайсы әсәр герое җәен авылда көтү көтә?

а) “Чыбыркы”

б) “Сагыну”

в) “Патша белән карт”

10. “Алтынчәч”  операсының авторы кем?

а) Салих Сәйдәшев

б)Нәҗип Җиһанов

в)Туфан Миңнуллин

11.  М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры кайчан ачылган?

а) 1858нче елда

б) 1939нчы елда

в) 1927нче елда?

12. Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрендәге геройның исеме ничек?

а) Гафият

б) Рәшит

в) Салих

13. “Табигать кочагында” әсәренең геройлары өйгә нәрсә алып кайталар?

а) чәчәкләр

б) шатлык

в) сәламәтлек

14. “Татарстан- туган җирем” дигән темага 5-6 җөмлә языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар әдәбияты, 9 сыйныф, рус төркеме

Аңлатма язуыЭш программасы статусы. Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми бел...

Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф рус төркеме

6 нчы сыйныфның рус төркемнәре  өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елн...

Эш программасы татар теле 8 нче сыйныф рус төркеме

8 нче сыйныфның рус төркемнәре  өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елн...

Эш программасы Татар әдәбияты 6нчы сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6  НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ   ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ  БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ   ...

Эш программасы Татар әдәбияты 7нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ  ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ  БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...

Эш программасы Татар әдәбияты 8нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...

Эш программасы Татар әдәбияты 9нчы сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең   рус  төркемендәге 9 нчы сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча  белем бирү программасына аңлатма язуы...