Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романы буенча сценарий. «Кечкенә Апуш».
методическая разработка (6 класс) по теме

якупова раушания галимулловна

күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның балачагына багышланган

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл apush.docx15.91 КБ

Предварительный просмотр:

 

Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романы буенча                            

         сценарий.   «Кечкенә  Апуш».

 Бу сценарий халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның катлаулы тормышын өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан язылды.  

Җиһазлау.

«Тукай» романы, «Кечкенә Апуш» әсәре, Тукай портреты, шагыйрь яшәгән авыл һәм шәһәр күренешләре, «Апуш йөргән юллар» карта-схемасы, сыйныф  бүлмәсе Апуш булган урыннарны күздә тотып   җиһазландырыла.

Алып баручы:

Баралар...Баралар.

Бар да бер якка, калага таба.

Җәяүлеләр, атлылар.

Алар арасында, өр-яңа чыпталар өелгән  арбада, киез  эшләпәле  агай  да  бар.Аңа аркасы белән терәлеп, дүрт-биш яшьлек малай йокымсырый. Чыпта өстендә оеп баручы малай Габдулла иде.Ул күзләрен ачып җибәрде, ат калага кереп килә икән.

Бер укучы Габдулла Тукайның “Казан вә Казан арты” шигырен сөйли.

(Сыйныфның бер почмагы базар кебек җиһазландырылган)

Алып баручы:

Киез эшләпәле агай бай йортына кереп чыкты. Ләкин байбичә аларны кабул итмәде. Шуннан соң алар Печән базарына юнәлделәр. Базарга килеп җиткәч, агай кычкыра башлады.

Ямщик агай:

-Асрамага бала бирәм. Теләүчеләр  юкмы?

Кешеләр:

-Нәрсә ди? Ни дип кычкыра?

-Бала бирәм диме?        

-Әйе, асрарга бала бирәм ди.

-Әй, суык аяк, көнең шуңа калдымыни инде?

-Чыптаң белән бергә бала сата башладыңмыни?

-Кил әле, кил бире.

Ямщик агай:

-Соң бит минекемени? Миңа амәнәт итеп тапшырган бала ич. Байга алып килгән идем, өйдә юк, бикә якын да җибәрми. Кире алып кайтырга әйтмәде -ләр.

Алып баручы:

Шул вакыт халык арасыннан читекче Вәли абзый чыкты һәм Габдулланы үз йортына чакырды.

Вәли:

-Әйдә улым, минем улым булырсың, мин сине үзебезгә алып кайтам.

(Вәли һәм Газизә йорты).                                  

 Алып баручы:

Габдулланы күптән көтелгән кунак кебек иттеп, ачык чырай белән каршы алдылар. Шунда ук аны табын янына утырттылар.                                     Газизә:                                                                          -Әйдә улым, әйдә түрдән уз. Юлда килә-килә ачыккансыңдыр инде син. Аша, туйганчы аша, сорап ал, үз өең кебек итеп утыр, яме.

Вәли:

Минем улым буласың килсә, тазарырга тырыш. Беләкләрең тоткан җирдән сындырырлык булсын, баскан җирдән ут чыксын.

(Урам күренеше)

Алып баручы:

Икенче көнне Габдулла урамга чыкты. Шунда аны бер малай чакырып алды.

Әптелбәр:

-Әнә, карагыз әле, кара, сала малае. Му-у-у-у! Сөзәм, му-у-у-у. Нигә кычкыр-мыйсың?

Габдулла:

Сыер синнән көчлерәк. Безнең авылда мөәзин малаен сөзеп екты.

Әптелбәр:

-Ә син ат кебек тибенә беләсеңме?

Габдулла:

Беләм.

Әптелбәр:

-Ә синең тоякларың юк.

Габдулла:

-Синең дә мөгезләрең юк.(Әптелбәр Габдулланың  кәләпүшен  алып ыргыта).

-Син тимә минем кәләпүшкә.

Аннушка:

Как не стыдно, Аптельбар, нигә син кунак малайга тиясең? Грубиян. Кунак малай, әйдә мин сиңа кечкенә тавыклар күрсәтәм.

Алып баручы:

Шул  көннән  соң  Габдулла  Әптелбәр  һәм  Аннушка белән дуслашып китте.

Ләкин Казандагы тыныч, рәхәт тормыш озакка сузылмады. Ачлык кечкенә Апушны  монда  да  эзләп  тапты.  Вәли  абзый  белән  Газизә апаның хәлләре авырая башлый һәм алар Габдулланы кире авылга, Зиннәтулла бабайларына озаталар.

Бер укучы Тукайның “Туган авыл” шигырен сөйли.

Алып баручы:

Өйдәгеләр Габдулла  кайтуга сөенмәделәр. Үги әбисе пыр тузды.

Үги әби:

-Артык тамак , алты күгәрчен арасында бер карга. Сораучы булса, бүген үк тотып биреп җибәрер идем, булдыксыз әрәм тамак кемгә кирәк.

Алып баручы:

Бу хәбәрне ишетеп, Габдулланы уллыкка алырга дип, күрше Кырлай авы- лыннан Сәгъди абзый килеп төште.

Сәгъди абзый:

-Әссәламәгаләйкүм! Исән-имин торасызмы?

-Әйдә, әйдә, Сәгъди туган. Түрдән уз, табын янына утыр.

Сәгъди абзый:

Рөхсәт итсәгез, мин Габдулла оланны алып китәр идем. Юл кешесенең юлда булуы яхшы. әйдә улым, минем улым булырсың, бездә торырсың. Менә хәзер кайтып җитәрбез, әниең ипи, катык белән сыйлар.

(Бер почмакта авылча йорт җиһазландырылган)

Алып баручы:

Кырлайда Габдулланы Нәфисә апа елмаеп каршылады.

Үги әнисе:

-Әйдүк, төкле аягың, мул ризыгың белән кил!

Бер укучы Тукайның “Шүрәле” поэмасыннан өзек сөйли.

(Кырлайдагы йорт күренеше).

Алып баручы:                                                                                

Кырлай – Габдулланың  “дөньяга беренче күзе ачылган урын”. Аның Сәгъди  

абзый  йортында  тамагы  тук булды.  Монда  ул кызлар укытучы абыстайдан беренче  сабагын  алды. Тормыш әйбәтләнеп киткән төсле булды. Ләкин кара хәсрәт  монда да  үзен  озак көттермәде. Сәгъди абзыйның хатыны аңа кырын карый башлады.

Үги әнисе:

-Менә  “ үксез бала асрасаң, авызың – борының кан итәр; үгез бозау асрасаң, авызың – борының  май  итәр”.  Шул  инде  ул, мөгаен, шуның аркасындадыр безнең бөтен бәхетсезлекләребез.

Сәгъди абзый:

- Әнисе.  Габдулланың өсте – башы бик тузган. Үлгән улыбызның киемнәрен киендерик.

Үги әнисе:

-Мин  үз  улымның  төсе  итеп саклаган әйберләремне кешегә кигертер хәлем юк.

Сәгъди абзый:

-Йә, хатынланма әле юкка, үзеңнән тумаган бала дип әллә аны ялангач йөр- тергәме?

Алып баручы:

Ләкин Габдулланың яшисе җирләре моның белән генә бетмәгән әле.Бервакыт аларга Җаек шәhәреннән бер кеше  килеп  төште. Ул кеше  Габдулланың бер- туган  апасы бар икәнен хәбәр  итә  hәм  аны  апасы янына алып китәсен әйтә.

         Җаекта тормыш яхшы иде. Габдулла туганнары  белән танышты .Укуын дәвам итү өчен, мәдрәсәгә йөри башлады.Монда укуның үз кагыйдәләре бар иде.

(Бер укучы Тукайның “ Таз ” шигырен сөйли).

(Җаектагы  мәдрәсә  эче   күренеше)

Шәпеш хәлфә:

-Кичә дәресен белмәгән Якуб белән Шакир,чыгып басыгыз .  Якуб,  ялтырат Шакирның яңагына берне, күзләреннән утлар күренсен,(Якуб суга) кызганып суктың. Шакир! Яле син ничек сугарга кирәклеге күрсәтеп бир! Менә шулай! Йомшак  суккан  өчен  тагын  берне!  Якуб,  белдеңме  инде ничек сугарга ки- рәклекне! Менә шулай! Менә шулай! Ай, рәхмәт! Якуб,  хәзер  син җавап бир.

Шәпеш хәлфә:

-Укырга  беренче  килүчеләр,  кулларыгызны  күтәрегез!

( Габдулла кулын күтәрә ) Исемең,  фамилияң  ничек?

Габдулла:

-Габдулла

Шәпеш хәлфә:

-Ә фамилияң. Атаңның  исеме  ничек?

Габдулла:

-Өчесенең  дә  исемен  әйтергәме?

Алып баручы:

Габдулла кайсы әтисенең дә исемен әйтергә белмәде.

                Җаек шәһәрендә Габдулла урысча укырга-язарга өйрәнде.  Шагыйрьләр-язучылар белән танышты, үзе дә шигырь дөньясына аяк басты, иҗат итә башлады.

Шулай   итеп,   кечкенә   Апуш,  тормыш   каршылыкларын  җиңә-җиңә, Тукай булып җитеште.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

Гариф Ахуновның "Идел кызы" романы буенча дәрес диспут

Якташ язучыбыз Гариф Ахуновның "Идел кызы" әсәрендәге образлар белән танышу ,халкыбызның үткәненә ,тарихына хөрмәт тәрбияләү,идея-эчтәлеген ачыклау; темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телен һәм и...

Тукай ижаты буенча чыгыш

"Тукай укулы" очен эзерлэнгэн чыгыш...

М. Хәертдиновның «Тукай» портреты буенча сочинение язу

М. Хәертдиновның «Тукай» портреты буенча сочинение язу. 10 нчы рус сыйныфының татар төркеме....

Шәфкатьлелек бизи кешене. (М.Маликованың «Шәфкать» романы буенча)

М.Маликованың "Шәфкать" романын өйрәнгәннән соң уздырылган дәрес планын тәкъдим итәм. Биредә авторга ихтирам, әдәбиятка мәхәббәт һәм тәрбияви моментлар исәпкә алынды....

Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены.

Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены....

Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр" романы буенча дәрес

Г. Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча йомгаклау дәресе (әдәбият һәм информатика фәне белән интеграль дәрес)...