Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр" романы буенча дәрес
план-конспект занятия (9 класс)

Шәйхетдинова Гөлия Наил кызы

Г. Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча йомгаклау дәресе (әдәбият һәм информатика фәне белән интеграль дәрес)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g._pslmovnyn_ak_chchklr_romany_buencha_yomgaklau_drese.docx36.7 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре "Советлар Союзы Каһарманы Михаил Егорович Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе" гомуми белем автоном муниципаль учреждениесе

IX сыйныфларда Габдрахман  Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча йомгаклау дәресе

 (әдәбият һәм информатика фәне белән интеграль дәрес)

Шәйхетдинова Гөлия Наил кызы

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре "Советлар Союзы Каһарманы

Михаил Егорович Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе"

гомуми белем автоном муниципаль учреждениесенең

 югары категорияле туган (татар)тел укытучысы;

 Фадькин Алексей Владимирович

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре "Советлар Союзы Каһарманы

Михаил Егорович Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе"

 гомуми белем автоном муниципаль учреждениесенең

 югары категорияле  информатика укытучысы

Нурлат

2022 нче ел

Предмет: әдәбият

Сыйныф: 9

 Дәреснең темасы: Г. Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча йомгаклау дәресе

Дәреснең тибы:  информатика дәресе белән интегрирован дәрес

Дәреснең максаты:

  1. “Ак чәчәкләр” романын аналзлау, герйларга характеристика бирү.
  2. Врачлар,авырулар дөньясы белән танышу аша әсәрнең тормышчан икәнен дәлилләү.
  3.  Информатика  дәресләрендә өйрәнелгән Мовави, җанландыру (озвучка) алымнарын ныгыту, югары технологияләр кулланып югары эш нәтиҗәсе булдыру.
  4. Укучыларда матур әдәбият әсәрләренә, информатика дәресенә мәхәббәт тәрбияләү, кешелеклелек сыйфатларын формалаштыру.

Җиһазлау:

  1. Дәреслек. Татар әдәбияты: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 9нчы сыйныфы өчен дәреслек;
  2. Компьютер, мультимедиа, нетбуклар, карточклар, банер, ак чәчәкләр.

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты.

         1 нче слайд

- Хәерле көн, укучылар! Дәресебезнең уңышлы үтүе безнең күңел халәтебездән тора. Кәефләребезне күтәрү өчен җыр тыңлап алыйк әле.(“Казан егетләре” төркеме “Ак чәчәкләр”)

- Укучылар, җыр ошадымы?

- Җыр нәрсә турында? (ак чәчәкләр)

- Бу җырның исеме ничек икән? (“Ак чәчәкләр”)

- Ә сезгә ак чәчәкләр ошыймы? (Әйе,..)

- Дәрес барышында дөрес җавапларыгыз өчен миннән сезгә – шушы ак чәчәкләрне тапшырырмын.

- “Ак чәчәкләр” исемле тагын нинди әдәби әсәрләр беләсез? (Без Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романын укыдык.)

- Әйе, укучылар, ә бүген йомгаклау дәресе үткәрербез

- Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр? (“Г. Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча йомгаклау дәресе”) 2 нче слайд

- Дәресебезнең максаты ничек булыр икән? (әсәрне анализлау, төп образларга характеристика бирү) 3 нче слайд

-Анализлауга керешкәнче, алдагы дәресләрдә бу әсәрне ни дәрәҗәдә үзләштерүегезне тест сораулары аша ачыклыйк. Гаджетларыбызны  алабыз һәм тест сорауларына җавап бирәбез. (узган информатика дәресендә вариантлап тест сораулары төзергә өйрәнгән идегез)

- Афәрин, укучылар! Тест нәтиҗәләре әсәрне яхшы үзләштерүегезне күрсәтте. Алган “бишле”ләрегезне котлап миннән сезгә – ап-ак чәчәкләр!

4 нче слайд

- Укучылар, мондый чәчәкләр кайларда үсә? (бакчада, болында, су буйларында)

- Бу матур, гүзәл күренешләр җанга рәхәтлек бирә, шулай бит? Кызганычка каршы, без тормышта еш кына менә мондыйрак табигать күренешләренә дә тап булабыз. 5 нче слайд

6 нче слайд

- Укучылар, кайсы күренеш сезгә күбрәк ошый? - Ә без табигатьне матурайту өчен үзебездән өлеш кертә алабызмы? Ничек? (елгаларны чистарту, чүп-чар ташламау, табигатьтә булгач, үз артыңнан җыештыру, агачлар, чәчәкләр утырту, һ.б)

- Ничек уйлыйсыз, болар кемнәр? 7 нче слайд кемнәр алар волонтерлар? Ни белән шөгылләнәләр?  билгеләмә 8 нче слайд

- Сезнең дә волонтер буласыгыз киләме? Бүгенге дәресебездә безгә мондый мөмкинлек булачак. Банерыбызга игътибар итик әле. Нинди ямьсез күренеш! Әйдәгез, бу матур табигать күренешен дәрес барышында чүпләрдән арындырыйк. Моның өчен безгә “Ак чәчәкләр” романы буенча биремнәрне үтәргә кирәк була.

- Ягез, укучылар, кем беренче булып чыгар?

1нче чүп  Әсәрнең жанры. (Роман) 9 нчы слайд

2нче чүп  Язылу  тарихы вакыты. (Г.Әпсәләмов инфаркт кичереп, күп тапкырлар шифаханәдә ята. Шунда ятканда, врачлар, больница тормышын өйрәнә һәм аларга багышлап әсәр язарга уйлый. Роман беренче тапкыр “Казан утлары” журналының 1965 елгы 11 санында басыла. Соңрак Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып дөнья күрә.1989 елда 100 меңлек тираж белән басылып чыга. Соңгы тапкыр 2019 елда өч мең тираж белән басыла.) Роман буенча фильм 1970 елда төшерелә, ләкин ул сакланмый. 2015 елда “Татарстан – Яңа Гасыр” студиясендә яңадан төшерелә. Дәрес барышында, укучылар, без ул фильмнардан өзекләр карарбыз. 10 нчы слайд

3нче чүп Әсәрнең төзелеше. (Әсәр барлыгы 5 бүлектән тора, аларга исемнәр куелмаган.) 11 нче слайд

 4нче чүп Әсәрнең темасы. (Романда ак халатлы кешеләр – медицина хезмәткәрләре дөньясы һәм аларга өмет, ышаныч, хөрмәт бн караучы авырулар  дөньясы ачыла.) 12 нче слайд

5нче чүп Әсәрнең сюжет сызыгы. (Әсәр ике сюжет сызыгы тирәсенә жыела: бер сызык медицина эшчеләре тормышын яктыртып, аңа хас проблемалар күтәрә. Икенчесе Гөлшаһидә белән Мансурның мәхәббәт тарихы.) 13 нче слайд

6 нчы чүп Әсәрдә күтәрелгән проблемалар (Мәхәббәт хисе: аның тууы, матурлыгы һәм җаваплылык белән бәйле булуы; тормышта үз урыныңны табу, бәхетле булу һәм яшәү мәгънәсе; хезмәткә җаваплы караш) 14 нче слайд

7 нче чүп Әсәрнең идеясе. (врачлар тормышының никадәр катлаулы, авыр икәнлеген сурәтли. Алар арасында да төрлесе характерлы кешеләр бар икәнлеген күрсәтә) 15 нче слайд

8 нче чүп  Әсәрдә төп образлар  (Әбүзәр Гиреевич, Мансур, Гөлшаһидә) 16 нче слайд

-Укучылар, без сезнең белән әсәргә тулы анализ бирдек. 17 нче слайд

Блар нинди образлар? (уңай)

-Әсәр гел уңай образлардан гына тормый, ә тискәре образларга кемнәрне кертә алабыз? (ФазылҗанЯңгура, Сәлах Саматов, Илһамия) 18 нче слайд

-Әйдәгез, укучылар, хәзер образларга характеристика бирик.

-Әбүзәр Таһиров турында нәрсәләр белдек?

- Кешеләргә карата мөнәсәбәте нинди була?  Шул сорауга җавап бирү өчен, әйдәгез, әсәрдән “Профессор-Асия” диалогын сәхнәләштереп үтик.  (Диалог уку, сәхнәләштерү)

- Бу эпизодта аның авыруларга карата нинди мөнәсәбәте ачылды? (игтибарлы, мәрхәмәтле, миһербанлы, җор телле)

- Ә үз эшенә ни дәрәҗәдә тугрылыгын фильмдагы бер эпизодтан карыйк. (фильм карау) 19 нчы слайд (информатика дәресендә сез Мовави программасы белән фильмнарны кыскартырга өйрәндегез. Шуның нәтиҗәсен карап узабыз.)

- Больницадан шалтыратып Николай Максимовичның йөрәк приступы турында хәбәр килгәндә ул үзе үлем хәлендә  булуына карамастан, авыру янына ашыга. Һәм анарда яшәүгә көч уята. Димәк,  бу аны кайсы яктан ача? (Үз эшенә тугры, фидакарь)

- Укучылар, сезнең өстәлләрдә бүгенге геройларның характерларына хас сыйфатлар язылган битләр бар. Әбүзәр Гиреевичка туры килгәнен табып, тактага урнаштырыйк әле.(Һәр төркемнән бер кеше)

- Һәм менә шуңа да аны халык хөрмәт итә, үз итә

 -Ә Мансур кем ул? (Әбүзар Гиреевичның оныгы, асрамага алынган. Әбүзәр Гиреевичны “Дәү әти” дип атый)

- Аның турында нәрсәләр белдек?

-Мансур институтны тәмамлагач, Казанда каламы? (юк, ул Төньякка китә)

- Ни өчен? (Дәү әтисе аспирантурага кадәр берничә ел практик врач булып эшләвен тели. Мансур фикерне кабул итә)

- Төньяк аларны ничек каршы ала? (Дәреслктән уку 99 нчы бит)

-Ләкин Мансур төньяк табигатенең кырыслыгыннан һәм тормыш куйган авырлыклардан куркып каламы? (Юк,  ул килгән көнне үк төньяк бураны белән көрәшкә чыга.)

- Әйе, дөрес. Әйдәгез, пейзажны җанландыру алымы белән укучыбыз Илфар  тарафынан эшләнгән эпизодны карап үтик. (Информатика дәресендә өйрәнелгән озвучка алымын файдалану) 20 нче слайд

- Укучлар, Мансур 500 чакырым ераклыкта урнашкан поселокка самолет белән авыру янына ашыга...

- Бу эпизодта ул кайсы ягы белән ачыла? (Тәвәккәл, авырлыклардан куркып калмый.)

- Әйе, укучылар. Шундый авыр, кырыс шартларда да Мансур үз эшеннән тәм табып эшләвенә карамастан, ул күңеленә тынычлык таба алмый.

- Ничек уйлыйсыз, Мансурның җанын борчыган нәрсәнең сәбәбе нидә икән? (Ул Гөлшаһидәне оныта алмый, аның белән булган бәхетле вакытларны бик еш кына искә төшерә. Фильмнан өзек. Ак чәчәкләр биргән вакыты, икәү бәхетле чаклары)      21 нче слайд

- Укучылар, Мансурны характерлаган сыйфатларны табып, тактага урнаштырыйк әле.

- Хәзер әсәрнең 2 нче сюжет линиясе  Мансур-Гөлшаһидә мәхәббәт тарихына күз салыйк.

-Бу тарих тормыш агышында бик зур сынаулар аша үтә. Гөлшаһидә белән Мансур күңелендә хис белән акыл көрәшә. Гөлшаһидә дә 1 нче мәхәбәте Мансурны оныта алмый. Ул үзенең хисләрен чагылдырган җыр яза.  22 нче слайд (“Гөлшаһидә җыры” куела) 1 куплет, матур , моңсу мизгелләр

- Әсәрдән без Гөлшаһидә турында нәрсәләр белдек? (Институтны тәмамлагач, үз теләге белән туган авылы Акъярга кайта. Баш-аягы белән эшкә чума. Акъярда больница салдыра)

- Димәк, без Гөлшаһидәне нинди дип әйтә алабыз? (Уңган, эшлекле, максатчан)

- Ә авыруларга карата мөнәсәбәтен искә төшерү өчен, дәреслектә бирелгән  “Гөлшаһидә-Сәхибҗамал” өзеген сәхнәләштерик әле. (105 нче бит)

- Димәк, Гөлшаһидә нинда табиб? (игътибарлы, миһербанлы, мәрхәмәтле)

- Гөлшаһидәгә туры килгән сүзләрне тактага урнаштырыйк әле.

- Укучылар, сезнең дәреслектә тискәре геройлар сурәтләнгән өлешләр бирелмәгән. Сезгә әсәрне укырга, фильмны карарга тәкъдим ителгән иде. Шуңа күрә, тискәре образларга хас булган сыйфатларны  гомумиләштереп кенә әйтеп үтик әле. (сүзләр тактага куела)

-Яңгура, Сәлах, Илһамия әсәрдә кайсы яктан ачылалар? (Үз эшләренә салкын мөнәсәбәт, икейөзле, астыртын, хәйләкәр, эгоист, көнче, тар күңелле кешеләр)

- Укучылар, күргәнебезчә, романда геройлар капма-каршы 2 төркемгә җыелды.

-Уңай геройларның эш-гамәлләрендә дә, эчке дөньяларында да яхшылык кылу сыйфаты калкып чыга. Ә тискәре геройның гамәлләрен дә, күңелләрен дә яманлык әйдәп бара. Ләкин яхшылык җиңә!

- Укучылар, менә бу геройлардан тыш әсәрдә тагын бер матур образ бар. Я, кайсыгыз белде? Әйтегез әле!

- Ул әсәрнең исеменә үк чыгарылган.

- Әйе, бу образ вакыйгалар агышында күпмәгьнәле символ дәрәҗәсенә күтәрелә. (слайд. Ак чәчәкләр) 23 нче слайд

- Бу символны Әбүзәр Гиреевич үзенең шәкертләренә тапшыра. (фильм)

24 нче слайд

- Укучылар, Әбүзәр Гиреевич ак чәчәкләр символы белән бергә балаларына нинди васыятен җиткерә? (тормышыгыз ак, пакъ булсын, символны киләчәктә врач кешегә тапшырырга куша) Димәк, бу васыяте белән ул врач булып эшләүче балаларына гына түгел, барлык ак халатлы кешеләрне дә ак күңелле булырга чакыра. 25 нче слайд

-Гомере буе кешеләргә игелек кылып яшәгән ак күңелле профессор үз балаларына да, шәкертләренә дә рухи югарылыкка ирешү юлларын күрсәтә.

- Шуңа күрә дә романын “Ак чәчәкләр” дип атый да!

- Ничек уйлыйсыз, бүгенге көндә Әбүзәр Гиреевичнең бу васыяте үтәләме? (Әйе, табибларыбыз кешелек сау-сәламәт булсын өчен тырышалар. Пандемия китергән авырлыкларга каршы ялны белми көрәшәләр. Үз-үзләрен аямыйча гаиләләренә, балаларына бирәсе игътибарны авыруларга өләшәләр.) 26 нчы слайд

-  бик  еракта булган куркыныч вирус инде бүген күбебезнең ишекләрен шакыды. Сезнең дә, бәлки, әти-әниләрегез, якыннарыгыз чирләгәндер, бәли әле үзегез дә авырып алгансыздыр. Менә шундый авыр вакытларда ак халатлы кешеләр безгә ярдәм кулы суздылар. Яшәргә өмет, ышаныч уяттылар.

- Бөтен җир шарын каплап алган бу усал чирне юк итүдә табиблар үзләре генә җиңеп чыга алмаслар иде. Бу изге эшләрдә аларга кемнәр ярдәмгә килде? 27 нче слайд

- Укучылар, бүген бит без дә бу изге хәрәкәткә кушылдык. Ниләр эшләдек? (болыннарыбызны чүп үләннәреннән чистарту барышында әсәргә анализ ясадык, образларга характеристика бирдек.)

- Бу эш сезгә ошадымы? Бу матур башлангычны дәвам итик, барлык ак халатлы кешеләргә рәхмәтебезне җиткерик.

- Сезнең өстәлләрегездә “Ак чәчәкләр” фильмында һәм дәрес башында яңгыраган бик матур җырның сүзләре бар. 28 нче слайд Әйдәгез, бу җырны бергәләп врачлар хөрмәтенә башкарыйк. Такта янына рәхим итегез.

(бергәләшеп 1 куплет җыр башкарыла)

Ә хәзер “Рәхмәт Сезгә, ак халатлы, ак күңелле табибларыбыз!” сүзләре белән ак чәчәкләребезне аларга тапшырыйк. 29 нчы слайд

-Укучылар, дәрсебез тәмам.  Дәрестә бик актив катнаштыгыз. Мин сезнең барыгызга да бүген “5”леләр куям.

-Сау булыгыз!

 

Файдаланылган әдәбият:

  1. Әдәбият дәреслеге, 9нчы сыйныф - 1 кисәк;
  2. “Казан утлары” журналы -1960 елгы саннар;
  3. “Казан утлары” журналы -1968 ел 10 нчы сан;
  4. Г. Әпсәләмов “Ак чәчәкләр” Роман, 1989. — 510 бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....

Татар теле буенча ФГОСка нигезләнеп эшләнгән "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәрес 3Б сыйныфында бирелде.Дәрес үстерелешле укыту методикасына нигезләнеп төзелде.Дәрес проблемалы сорау белән башланып китә.Укучылар дәрестә анализлыйлар, чагыштыралар, иң мөһимен аерып чыгарала...

Дәрес эшкәртмәсе.Әдәби уку буенча ФГОСка нигезләнеп төзелгән "Тычкан беләнчыпчык" әкияте буенча татар төркемнәре өчен.

Бу дәрестә әдәби укудан татар төркемнәре өчен 3 сыйныфлар өчен төзелде. Дәрес проблемалы сораулар аркылы укучыларның фикерләү сәләтләрен ачуда ярдәм итә....

ГТукай"Карлыгач"шигыре буенча бәйләнешле сөйләм дәресе буенча презентация

Бу презентация "Карлыгач" шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе буенча төзелде....

6 класс - Вакланмасы буенча сан табу темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәрес планы.1.Оештыру моменты.2.Актуальләштерү.3.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.4.Яңа дәрес материалын аңлату.5.Яңа дәрес материалын ныгыту.6.Физкультминут.7.Мөстәкыйль эш.8.Дәресне йомгаклау.9.Өй эш...

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы....