6 класс - Вакланмасы буенча сан табу темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока по математике (6 класс) на тему

Губайдуллина Магизуря Сабирзяновна

Дәрес планы.

1.Оештыру моменты.

2.Актуальләштерү.

3.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.

4.Яңа дәрес материалын аңлату.

5.Яңа дәрес материалын ныгыту.

6.Физкультминут.

7.Мөстәкыйль эш.

8.Дәресне йомгаклау.

9.Өй эше.

10.Рефлексия.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6_klass.doc56.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Вакланмасы буенча сан табу.

Дәрес планы.

1.Оештыру моменты.

2.Актуальләштерү.

3.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.

4.Яңа дәрес материалын аңлату.

5.Яңа дәрес материалын ныгыту.

6.Физкультминут.

7.Мөстәкыйль эш.

8.Дәресне йомгаклау.

9.Өй эше.

10.Рефлексия.

Максат:

  • Вакланмасы буенча сан табуга карата мәсьәләләр чишүне карау.
  • Әлеге мәсьәләләрдән “вакланмасы буенча сан табу” кагыйдәсен чыгару.
  • Логик фикерләү сәләтен үстерү, игътибарлылык тәрбияләү.
  • Математика фәненә карата кызыксыну уяту.

Көтелгән нәтиҗә: вакланмасы буенча сан табу төшенчәсен белергә ирешү, аны күнегүләр эшләгәндә куллана белү.

Дәрес тибы:яңа дәрес материалын аңлату;

Җиһазлау:компьютер,проектор, такта, акбур, дид.материал һ.б.

Класс белән эш:фронталь эш, индивидуаль эш, парлап эш, төркемнәрдә эш.

Дәрес барышы.

Үткәрү технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре

I этап.Оештыру өлеше.

Максат: укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру.

Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру.

Укытучы: укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыра, дәрескә әзерлекләрен тикшерә.

Укучылар барысы да дәрескә әзер.

Коммуникатив эшчәнлек:тыңлый, ишетә, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыра, дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү;

II этап. Белемнәрне актуальләштерү. Максат: телдән исәпләү күнекмәләре булдыру.

Көтелгән нәтиҗә: телдән исәпләү ярдәмендә вакланмаларны тапкырлау,бүлү кагыйдәләрен әйтүгә ирешү; логик фикерләүләрен үстерү.

  • Контроль эшкә анализ

       - Телдән исәпләү.

Регулятив эшчәнлек:

Укучылар тара-фыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

Танып – белү эшчәнлеге: контроль эш тәге ялгышларны төзәтү

Коммуникатив эшчәнлек:фикерләрен әйтә белү.

III этап.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.

Максат:

вакланмасы буенча сан табу кагыйдәсен аңлау;

вакланмасы буенча сан табу карата мәсьәләләр чишәргә өйрәтү.

Тема: Вакланмасы буенча сан табу.

Тактада дәрес темасы һәм число язылып куела. Укучылар дәфтәрләренә дәрес темасын, числоны язып куялар.

Регулятив эшчәнлек:

алдан фаразлау, контроль

Танып – белү эшчәнлеге: логик, проблема кую һәм чишү.

Коммуникатив эшчәнлек:фикерләрен әйтә белү.

IV этап. Яңа дәрес материалын аңлату.

Максат: яңадәрес материалын аңлату;

Укучылар төзегән мәсьәләләр белән таныштыру.

Көтелгән нәтиҗә: дәрес темасын аңлау, мәсьәләләр чишәргә өйрәнү.

1 нче бирем .

Катокның 2/5 сен кардан чистарталар, бу 800 кв.м мәйданны тәшкил итә. Барлык катокның мәйданын табыгыз.

Чишү:

800 : 2 *  5 = 2000 (кв.м)

Вакланманың бирелгән кыйммәте буенча санны табу өчен, бу кыйммәтне вакланмага бүлергә кирәк.

Регулятив эшчәнлек:

алдан фаразлау, контроль

Танып – белү эшчәнлеге: төшенчәләрне формалаштыру, проблема кую һәм чишү.

Коммуникатив эшчәнлек:фикерләрен әйтә белү.

V этап. Яңа дәрес материалын ныгыту.

Максат: алган белемнәрне ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә:мәсьәләләрне аңлап чишәргә өйрәнү; укучыларга әти – әниләренең эш урыныннан чыгып мәсьәлә төзетү.

№647; №648-№651

 (Мәсьәләләрне чишкәннән соң укучылар белән физкультминут үткәрәбез.)

Регулятив эшчәнлек:

алдан фаразлау, контроль

Танып – белү эшчәнлеге: логик проблема кую һәм чишү.

Коммуникатив эшчәнлек:фикерләрен әйтә белү.

VI этап. Мөстәкыйль эш.

Максат: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

Көтелгән нәтиҗә:парлап эшләргә өйрәнү.

5 нче бирем. Мөстәкыйль эш. (парлап)

Киптергәндә бәрәңге үз массасының 85,7% ын югалта. 71,5 т кипкән бәрәңге чыксын өчен, күпме чи бәрәңге алырга кирәк?

Парлап эшләү кагыйдәсе:

  • Мәсьәләне укыгыз.
  • Әлеге мәсьәлә нинди төргә керә?
  • Иптәшегезгә вакланмасы буенча сан табу кагыйдәсен әйтегез.
  • Һәр укучы мәсьәләнең чишелешен мөстәкыйль яза.
  • Чишелешләрегезне чагыштырыгыз.
  • Хаталар китсә, төзәтегез.
  • Әгәр уртак фикергә килә алмасагыз, ярдәмгә укытучыныч акырыгыз.

Чишү.

  1. 100-85,7=14,3%
  2. 14,3%=0,143
  3. 71,5 : 0,143=500(т)

Җавап:  500т.

Регулятив эшчәнлек:

алдан фаразлау, контроль

Танып – белү эшчәнлеге: логик проблема кую һәм чишү.

VII этап. Дәресне йомгаклау.

Максат: дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау.

Көтелгән нәтиҗә: вакланмасы буенча сан табу белү күнекмәсе булдыру; алган белемнәрнең куллану өлкәсен күзаллый белү.

-  « Вакланмасы буенча сан табу»кагыйдәсен аңладыгызмы?

-  « Вакланмасы буенча сан табу »га карата мәсьәләләр чишүне аңладыгызмы?

-  Вакланмаларны тапкырлау , бүлүисегезгә төштеме?

-  Процентларны унарлы вакланма рәвешендә күрсәтүне исегезгә төшердегезме?

 

Танып – белү эшчәнлеге: “Вакланмасы буенча сан табу” кагыйдәсен аңлау.

VIII этап. Өй эше. Рефлекция.

П18; №680;681;682;683;

- Мин яңа теманы яхшы үзләштердем.

- Мин аңлапбетерә алмадым, хаталарымч ыкты.

- Мин гел аңламадым.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....

Әйләнә-тирә дөньядан 1 сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча мастер-класс

1 сыйныфта " Йорт хайваннары" темасына мастер- класс күрсәтелә. Йорт хайваннарының  башка төр хайваннардан аермалы яклары таптырыла....

Татар теле буенча ФГОСка нигезләнеп эшләнгән "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәрес 3Б сыйныфында бирелде.Дәрес үстерелешле укыту методикасына нигезләнеп төзелде.Дәрес проблемалы сорау белән башланып китә.Укучылар дәрестә анализлыйлар, чагыштыралар, иң мөһимен аерып чыгарала...

6 нчы класс. Хайдарова Р.З. дәреслеге буенча "Сорау алмашлыклары" темасы

Дәрес тулысынча укытучы өчен белем бирү максаты, тәрбия бирү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе), тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе) һәм дәреснең белем бирү максатлары белән төзелгән. Д...

"Урман тиңсез хәзинә" темасы буенча презентация, 7 класс, рус төркеме

"Урман тиңсез хәзинә" темасы буенча презентация, 7 класс, рус төркеме...

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы....

2 нче сыйныф буенча татар теленнән "Тамырдаш сүзләр " темасы буенча презентация

Тамырдаш сүзләр темасы буенча презентация. Укучылар өчен файдалы тест....