ШИГЫРЬЛӘРЕМ – МИНЕМ ЙӨРӘГЕМ.
план-конспект урока на тему

Шарифуллина Энджекай Юнусовна

укучыларны Х.Туфанның тормышы белән таныштыру; шагыйрьнең туган якка, туган җиргә, аның табигатенә Һәм кешеләренә булган мәхәббәтен күрсәтү, шигырьләренең эчтәлегенә төшенү;              

   сәнгатьле сөйләү күнекмәләре үстерү, укучыларда туган якның табигатен, кешеләрен хөрмәт итү хисләре үстерү.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shigyrlrem_-_minem_yorgem._h.tufan_izhaty_buencha.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

              ШИГЫРЬЛӘРЕМ – МИНЕМ ЙӨРӘГЕМ.

МАКСАТ: укучыларны Х.Туфанның тормышы белән таныштыру;

               шагыйрьнең туган якка, туган җиргә, аның табигатенә

               Һәм кешеләренә булган мәхәббәтен күрсәтү,

               шигырьләренең эчтәлегенә төшенү;              

                сәнгатьле сөйләү күнекмәләре үстерү,

                укучыларда туган якның табигатен, кешеләрен

                хөрмәт итү хисләре үстерү.  

ЭПИГРАФ. “Менә шундый – яшәп туялмаслык

                 Гаҗәп нәрсә шул син, и Тормыш!”

                                                (Х.Туфан)

 

МАТЕРИАЛ.

  1. Ак чәчәк атар иде. Х.Туфан турында истәлекләр.
  2. Татар әдәбияты тарихы. 5 том.
  3. “Ватаным Татарстан” газетасы.
  4. Шигырь җыентыклары.

ҖИҺАЗЛАУ:

  1. Х.Туфанга багышланган газета.
  2. Төрле елларда төшкән фотографияләрдән күргәзмә.
  3. Ул үткән юлларны күрсәтә торган карта.
  4. Аудиокасета. “Синең нурың” Ф.Хатыйпова музыкасы.  “Әйткән идең”. “Парлылар йөри көймәдә”.

Дәрес З.Шәрифуллина башкаруында Ф.Хатыйпов музыкасы “Синең нурың” җырын тыңлау белән башланып китә.

Укытучы сүзе

“Шигырь ул – кеше җанының теле. Яхшы шигырь музыка кебек җырлата да, елата да, “- дигән иде әдәбият галиме Нил Юзиев.

Татар халкының зур тарихлы, бай хәзинәле шигъриятендә шундый көчкә ия булган шагыйрьләр дә күп. Бүген дәрестә без тирән мәгънәле һәм эчтәлекле шигырьләр, аларны иҗат иткән талант иясе Х.Туфан тормышы белән танышырбыз. Дәрес башында сез Х.Туфан шигыренә язылган җыр тыңлап киттегез.

Ә хәзер шагыйрьнең фотосурәтенә игътибар итегез әле. Аның йөзенә какрагыз, йөз-чалымнары: чал чәчле, маңгаенда тирән сырлар, тирән, уйчан күзләр. Аның тышкы кыяфәте, йөз чалымнары үк үзенең искиткеч аянычлы язмышы, тирән фикерле кеше булуы турында сөйләмиме икән?

Сүзебезне башлаганчы Х.Туфанның үз тавышын тыңлап үтик әле. Ни өчен грампластинкага яздыру өчен шул шигырен сайлап алды икән? Бәлки, дәрес ахырында сез бу сорауга җавап бирерсез.

Дәрестә ишеткән шигырь исемнәрен язып барыгыз, шагыйрьнең тормышына караган мәгълумәтләрне да теркәп барырга онытмагыз.

Алдан әзерләнгән укучы чыгыш ясый .

Х.Туфан Казан губернасының Кармәт авылында, әнисенең соңгы 10н чы баласы булып дөньяга килә. Аның һәм авылдашларының борынгы бабалары, алпавытлардан качып, урман арасына кереп утырган булганнар. Аларны эзләп тапканнар һәм төрлечә җәзалаганнар. Качкыннар алпавытлардан гына түгел, патша самодержавиясе тарафыннан да кыерсытылганнар. Өйләнешкәч, никахлашу өчен чиркәүгә бармасалар, балалары законсыз яки атасыз диеп саналган, фамилияләре әнисе исеме белән кушылган. Мәсәлән: Бибисарин, Зәйнәбин...

1905 елгы революциягә кадәр Х.Туфан һәм аның туганнарының да фамилиясе әнисе исеме белән Гөлзизин диеп йөртелә. Шагыйрь булып әсәрләре басылы башлагач кына, Хәсән бабасы Фәхретдиннең кушаматы “Дуфан” ны үзгәртеп “Туфан” фамилиясе ала.

Хәсәннең әтисе Фәхри эшкә бик уңган була, иген игә, рамнар ясый, пыяла куя, сәгатьләр төзәтә. Кайвакытта үзе белән Хәсәнне дә ала. Улының оста куллылыгы әтисеннән кала.

“Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә әнием өйрәтте. Үтә дә нечкә күңелле, хискә бай кеше булгандыр. Мине ишек алдына, бәрәңге бакчасына алып чыгып, дөнья күрсәтә иде. Кыр казлары, торналар белән генә түгел, үсемлекләр, җилләр, йолдызлар белән дә сөйләшә башлый. Ул мине табигатьтәге барлык нәрсәнең дә җанлы булуына ышандырды” дип яза истәлекләрендә.

Бер укучы Х.Туфанның туган авылы Кармәткә багышланган “Үзеңә бүләк итәсе иде” шигырен укый.

Укытучы дәвам итә

1906 елда Кармәттә дә мәктәп салына. Х.Туфан мәктәпкә йөри: тарих, география, әдәбият, гарәп телләрен өйрәнә. 1914 елда Уралга абыйлары янына бакыр шахталарына эшкә китә.

Урал истәлекләренә быгышлап язылган “Уралдан үтешли” шигырен укый.

Абыйлары Хәсәнне бик укытасылары килә. Аны “Галия” мәдрәсәсенә җибәрәләр. Монда үзен ул бөтенләй яңа дөняга килеп кергән кебек хис итә. Татар, башкорт, төрек егетләре белән дуслаша.

Үзенең киләчәгенә юнәлеш бирәчәк остазы Галимҗан Ибраһимов белән очраша. Шаехзадә Бабич түгәрәгенә йөри. Әмма укуны тәмамлау өчен акча кирәк була, ул Уральскидагы Лысьва заводына эшкә керә.

Бераздан 1918-23 елларда мәктәпләрдә балалар укыта.

Икенче укучы чыгышын башлый.

1924 елда Казанга килә. Көнчыгыш педагогия институтына укырга керә. Бу елларда беренче шигырьләрен яза башлый. “Урал эскизлары”, “Ике чор арасында”, “Башлана башлады” кебек поэмалары шушы елларда языла. Алар “Кызыл Татарстан”, “Октябрь баласы” журналы битләрендә басылып чыга. Берничә ел эчендә Х.Туфан үзенчәлекле шагыйрь булып таныла. 1927 елгы күтәрелештән соң Туфанның иҗат активлыгы сүлпәнәя. Яңа күтәрелешкә көч туплау өчен тукталып калгандай була. Аның көч туплау чоры 10 елга сузыла. Тормыш тәҗрибәсе зур, иҗат материалы искиткеч бай. Берсеннән-берсе әйбәтрәк шигырьләрне коясы да торасы шикелле. Башка профессия кешесе өчен ул чыннан да шулай булыр иде, әмма язучылык эшендә бу мәсьәлә шактый катлаулы тора.

30 нчы елда Туфан үз юлын эзләү баскычына баса, үз тавышын эзләргә керешә. Инде булган тәҗрибәсе белән генә чикләнмичә, 1928 елда ул Кавказ һәм Урта Азия якларына ике еллык сәяхәткә чыгып китә. Йомшак вагоннарда түгел, Горький шикелле, кулына таяк тотып, аркасына биштәр асып җәяүләп йөри.Акчасы беткәч төрле эшкә яллана, йөк ташудан да, җир казуданда тартынып тормый. Эшләп бераз акча туплагач, тагын юлын дәвам иттерә. Поэма, роман яки очерклар язарлык материал бирмәсә дә, бу сәяхәт шагыйрь өчен эзсез калмый. Туфанның 30 еллардагы иҗатында без акрынлап яңа сыйфат үзгәрешләре туплана баруын – шагыйрьнең чынбарлыкны йөрәге белән тоеп, күңеле аша үткәреп, башка сүзләр белән әйткәндә, лирик күзлектән чыгып сурәтли башлавын күрәбез. Бу шагыйрьнең гади үсеше, осталыгы арттыру гына түгел, бу аның иҗатының яңа сыйфатка, кычкырып торган ачык буяулардан арынып баш тартып, сурәтләү чараларын бәрәкәтлерәк куллана башлауга килүе иде.

Укытучы сүзе.

Тарих татар милләте өчен шактый мәрхәмәтсез, ә халкыбыз язмышы катлаулы, фаҗигале булган. Россиядә барган сәясәттән иң зур зыян күрүче халыкларның берсе ил буйлап сибелгән татарлар булгандыр. ХХ гасырның 30-40 нчы елларындагы репрессияләрдә татар халкын читләтеп узмый. Аннан күбрәк җәбер-золымны алдынгы фикерле шәхесләр, зыялылыр, язучылар күрә. Ялган ялалар ягып, иң яхшы акыл ияләрен гаепсезгә кулга алулур башлана. Ә сез укучылар репрессиягә эләккән язучылардан кемнәрне беләсез? (Г.Ибраһимов, Г.Толымбайский, Фәтих Кәрим, Хәсән Туфан, Әхмәт Фәйзи, Кави Нәҗми, Ибраһим Сәлахов, Кәрим Тинчурин, Шамил Усманов, Аяз Гыйләҗев). Берничәсе турында сөйләп китмәссезме икән?

(Алдан әзерләнгән укучылар Г.Ибраһимов, Аяз Гыйләҗев, Фатих Кәрим турында сөйлиләр.) Алдан әзерләнгән укучы сөйли.

Репрессияләр Туфан иҗатына да йогынты ясамыйча калмыйлар. Аны “Совет әдәбияты” ңурналыннан эштән куалар, әсәрләрен бастырмыйлар. Туфанны 1940-елның 18 ноябрендә кулга алалар. Халык 16 ел буе шагыйрьнең исәнлеген белми. Кулга алынгач та, аны атарга хөкем итәләр, ул 2 ай үлем көтеп ята. Ләкин берникадәр төрмәдә утыргач, ату хөкеме – ун ел төрмә һәм 5 ел сөрген белән алмаштырыла. Шагыйрь төрле лагерьләрдә иң авыр эшләрдә эшли, ачлыктан шешенә, могҗиза белән генә үлемнән котылып кала. Ун елын тутырганнан соң, аны Себергә, гомерлек соргенгә җибәрәләр. Ул Төмән өлкәсендәге тагы алты ел үткәрә. 1956 елның җәендә генә Казанга кайта.

Менә шундый шартларда да Х.Туфан шигырь язудан туктамый. Һәм Туфан иҗатының иң актив чоры, иң югары ноктасы – нәкъ шул тоткынлык елларына туры килә. Шундый шартларда да ничек яза алдыгыз?-дигән сорауга ул:” Шигырьне язалармыни? Шигырь белән яшиләр, дөресрәге, ул үзе җаныңда бер изге зат булып яши”,- дигән.

Металлургия заводында эшләгәндә төнге сменага чыгып, башкалар черем иткәндә иптәшләренең күзлекләрен җыя да, 3-4 күзлек киеп, каты карандашны кыл очы сыман очлап, шигырҗләрен папирус кәгазенә яза. 20-30- бит кәгазь җыелгач, ул аларны түгәрәкләп төргән дә сохари эченә яшергән.

1укучы шагыйрьнең “Киек казлар” шигырен укый.

Бу шигырьне укыгач , сездә нинди фикерләр туды?

Язын күктә туган якларына кайтып килүче киек казларны, ә көзен китеп баручы кошларны күргәч, һәр кешенең күңелендә нәрсәдер кыймылдап куя, йөрәге ашкына башлый. Кош тавышлары йөрәкне телгәли, ә туган җирләреннән ерак кешенең сагышы, бигрәк тә көчле була.

Күңелнең иң тирән җиренә барып җитә, тел белән аңлатып та булмый торган матур хисләр уятучы музыка әсәрләре кебек үк Хәсән Туфанның шигырьләре дә сүзләрнең музыкасы, эмоциясе белән акылдан бигрәк йөрәккә тәэсир итәләр.

1 укучы “Аралагыз мине” шигырен укый.

Бу шигырьнең эчтәлеге нәрсәдән гыйбарәт?.

Йомгак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ .

Тема:   Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде  яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ . Максат:  1. Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын...

Аның йөрәге –шигырьләрдә. Х.Туфанга багышланган кичә.

Аның йөрәге –шигырьләрдә.Х.Туфанга багышланган кичә....

"ШИГЫРЬЛЕ КҮҢЕЛЛӘР" җыентыгы

Үземнең шигырьләремнән өзекләр...

Шигырьләр дөньясында

Конспект урока по теме М.Джалиль для русскоязычной группы...

Х. Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә “Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигырьләрдә минем йөрәгем”.

     Максат: 1.Х. Туфанның тормыш юлы, ачы язмыш сынавының шигъриятендә, җырларында чагылышын, һәр чорны иңләгән, тематикасы буенча гаять лирик эчтәлекле шигырьләрендәге төп...

Презентация на тему: "Минем төбәгем, минем мәктәбем, минем казанышларым"

Туган оясыннан аерылган кошКанатына мәңге ял тапмый.Туган телен яратмаган кеше,Башкаларның телен яратмый.Үзеңнең телеңне белгәндә һәм яратканда гына, башкаларның телен аңларга һәм хөрмәтләргә була....