Акмулла шигырьләрендә тоткынлык темасының мәгърифәтчелек реалистларындагыча гәүдәләнүе
статья (9 класс) по теме

Гильманов Дамир Шарифзянович

Акмулла иҗатында тоткынлык темасының яктыртылышы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

 Акмулла  шигырьләрендә тоткынлык темасының мәгърифәтчелек реалистларындагыча гәүдәләнүе

Д.Ш.Гыйльманов, Казан шәһәре Яңа-Савин районы 31 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татар, башкорт, казакъ халыкларының уртак шагыйре, төрки поэзиядә яңа реалистик дәверне башлап җибәрүче һәм төрле уяну хәрәкәтенә зур өлеш кертүче Мифтахетдин Акмулла (1831-1895) иҗатында да төрмә темасы зур урын алып тора.

Акмулланың тормышы һәм иҗаты үткән гасыр башында ук күпләрне кызыксындыра башлый. Беренчеләрдән булып, бу темага Ризаэтдин Фәхретди-нов, Гали Хәсән кебек күренекле татар зыялылары мөрәҗәгать итәләр.

1910 нчы елларда бу эш тагын да җанланып китә. Акмулланың шәкерте, казакъ укымышлысы Дусмаил Качкынбаев шагыйрь иҗатына кагылышлы яңа материаллар таба, аның әсәрләрен барлый һәм туплый, кайберләрен вакытлы матбугатта да бастырып чыгара.

Совет чорында Г.Газиз, Г.Рәхимов, Г.Сәгъди, С.Мирасов, Д.Юлтый, Г.Вильданов, З.Шакиров, М.Гали, М.Гайнуллин кебек күренекле татар галимнәре һәм башкорт әдипләре дә шагыйрь әсәрләрен барларга, өйрәнүгә үзләреннән күп көч кертәләр.

Фәндә Акмулланың тормыш юлы һәм иҗаты галимнәребез тарафыннан тикшерелсә дә, ачыкланасы әйберләр әле байтак. Шагыйрьнең төрмәдә утыруы мәгълүм булса да, аның  ирегеннән мәхрүм ителү сәбәпләре әле бүгенгә кадәр ачыкланып бетмәгән. Бу хакта галимнәр төрле фаразлар әйтәләр. Берәүләр Акмулланың төрмәгә салынуын Исәнгилде исемле казак бае белән шәхси бәрелешүдә күрәләр. Исәнгилде белән Акмулла арасындагы конфликт түбәндәгедән гыйбарәт булган: «Бервакыт Акмулла Троицк шәһәреннән йөз чакрымдагы Карагыз аймагының Карасу авылына барып чыга һәм казакъ бае Батучның балаларын укытырга яллана. Көннәрнең берендә Акмулла мәет җирләргә чакырыла. Шул чакта… Исәнгилде исемле бер бай мәет күмгән җир-гә килеп чыга. Акмуллага чыбыркы белән төртеп, ул: «Безнең казакъта «Үләнле җирдә үгез симерә, үлекле җирдә мулла симерә» дигән мәкаль бар. Карагызчы, шушы муллага, ничек симергән!» дип көлә.  «Дөрес әйтәсеңез, – ди шагыйрь, – үләнле җирдә үгез, үлекле җирдә мулла, даулы җирдә түрә симерә, сахрада безнең кебек муллалар булмаса, сезнең кебек җаһилләрнең башын эт кимерә!» [3, 446].      

Исәнгилде байның мәкаленә сүз остасы  Акмулла бик тә үткен җавап бирә. Акын буларак, ул Исәнгилдене бик тә артта калдыра, аның авырткан җиренә тия.  Акмулла аның җаһиллегенә басым ясый, казах бае Исәнгилде өчен бу  зур хурлык була, өстәвенә, ул казах далаларындагы байлар, биләр, түрәләр, идарәчеләр арасындагы дауларга, талашларга да тел–теш тидерә. Шунлыктан, Исәнгилде байның Акмулла өстеннән, «ул гаскәри хезмәттән качып йөрүче нугай» дип, әләк–донос язуы да, шагыйрьне зинданга салуга сәбәпче булуы да күпмедер дәрәҗәдә ышандыра. Әдәбиятчы Мөхәммәт  Гали да : «Акмулланың казакъ арасында йөрүенең төп сәбәбе дә солдаттан качу була» [4,71], – дип, бу фикерне куәтли. Акмулланың төрмәгә утыртылуы хакындагы бу сәбәп тә киләчәктә ачыклауны сорый. Дусларына язган хатларының эчтәлегенә караган-да, төрмәдә утырганда, шагыйрьгә кимендә 30–40 яшьләр тирәсе булган. Әдәбиятчы Мәсгуд Гайнетдинов  Акмулла Көнчыгыш (Урал арты) районна-рында 1861 елгы реформа тәэсирендә башланган чуалышларда, җирле хакимияткә каршы хәрәкәткә катнашуы аркасында кулга алынган, дигән өченче бер фикерне әйтеп чыга.  

           Кызганычка каршы, шагыйрьнең төрмә чорын ачыклый торган рәсми документларның әлегә табылганы юк. Шуңа күрә дә бердәнбер чыганак вазифасын фәкать Акмулланың бу чорда язылган шигырьләре һәм хатлары гына үти ала. Аларда төрмәгә ябылуның чын сәбәпләренә ишарәли торган юллар да шактый. Мәсәлән, шигырьләренең берсендә:

Бәгъдәссәлам мин мосафир Акмулладан,

Тугъры әйтеп, халыкка җазган хак мулладан,

Сахрауи эчләренә бездән сәлам,

Дошманның җаласыннан пакъ мулладан… [1, 108],

– дип яза.

           Чыннан да, Акмулланың язган шигырьләренә караганда, аның төрмәгә ябылуында дошманнары зур роль уйнаган. Шагыйрь  шигырьләрендә турыдан-туры төрмәгә утыруның сәбәбен үзенә яла ягучы, астыртын эш йөртүче  дошман кешеләрнең гамәлләреннән күрә. Ә аларның явыз адымнары Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән язмыш—тәкъдир кушуы буенча эшләнә. Моны түбәндәге шигъри юллардан да ачык күрергә мөмкин:

Кеше мәхбүс булыр тәкъдир эшендән,

Сәбәп булган исә дә кылмышындан.

Сәбәп булыр дәхи дошман кешедән,

Тәҗәссос әйләюп мәстур эшедән  [1, 135 ].

           Кайбер шигъри хатларында Акмулла дошманнарының исемнәрен дә атый.  Аларны кылган явызлыклары өчен гаепләгәндә, Акмулла, мәгърифәтче шагыйрьләрчә, натуралистик образ–сурәтләр кулланудан да баш тартмый.  Батуч белән Исәнгилде байны «саескан шикелле, авызы нәҗес, түбән җаннар» дип атый.  Аларның йөрәкләре кылган явызлыкларыннан карамай–дегет белән капланган, ди.  Шагыйрь үзенең дошманнарына карата үпкә, рәнҗү дә белдерә.

           Явызлык кылганнары өчен, шагыйрьнең дошманнарына күңеле катса да, гомумән алганда, ул бөтен казакъ халкын Батуч һәм Исәнгилде кебек яман эшләрдә гаепләргә җыенмый. Казакъ халкы арасында батыр, кыю, укымышлы асыл–затлар да күп. Шуңа күрә ул:

Разыймын сезнең ата–бабаңызга,

Күкрәге фирасәтле данаңызга…, –ди  [1, 142 ].

 

           Белгәнебезчә, мәгърифәтчеләр акыл культын бик тә югары куйганнар. Шагыйрь Акмулла да казакъ халкының Батуч белән Исәнгилде кебек җаһилләрен аның укымышлы даналарына каршы куя.

           Шагыйрь «Кыпчак эче карабалык карагызлар…» дип башланган шигырендә үзенең тоткынлык газапларын кайда үткәргәнен дә күрсәтә:

Кятибен сорасаңыз – мин бер тоткын,

Акмулла Труйски калаңызда…      [1, 142]

           Акмулла  төрмәнең тышкы һәм эчке күренешләрен реалистларча тасвир-лап бирә:

Тимермән кадакланган тирәзәсе,

Кара тас кабатланган кирәгәсе…

Мылтыкды салдат җөрер урай–урай…    [1, 110]

           Аның шигырьләреннән шул чор төрмәләрендә хөкем сөргән тәртипләрне (режимны) дә күзалларга мөмкин:

Солдатлар кич булганда куйдай камай,

Җабады малдай кылып, санай–санай…    [1, 113]

           Шагыйрь  тоткыннарның сагыштан (госса) акылларына зыян килү турында да яза.  Төрмәдәге шакшылыкны, пычраклыкны да натуралистик детальләр ярдәмендә ассызыклый:

Саргаеп, төн йокламай таңасамыз,

Гакылдан госса мәнән адасамыз;

Ау корып, чебен тоткан үрмәкүчдәй,

Кандала, бөрчә менән таласамыз.       [1, 109 ]

           Мәхбүсләр тар, караңгы бүлмәләрдә тотыла; кояш яктылыгын күрмәгәнлектән, аларның йөзләре саргайган;  ашаган ашлары да — итсез, катыксыз шулпа гына; күпләренең гәүдәләре тире белән сөяккә генә калган.  Төрмәдә төрле кешеләр утыра, ләкин аларның күпчелеге — яла ягу корбаннары.

           Акмулланың  реалист шагыйрь булы шунда да күренә: ул Рәсәйдәге суд системасының бюрократизмга корылуына, хөкемгә тартылган кешеләрнең эшләре дистә еллар дәвамында  каралмавына, асыл зат ирләрнең бер дә гаепсезгә төрмәләрдә интегүенә игътибар итә:

Кей адәм ун җыл җатыр, озак калган,

Эшләре Питербургка озап калган.

Хикмәтле кандай ирләр заигъ булып,

Аякы кесән менән тозакланган.       [1, 110]

Акмулланың  үзенең «эшен» тикшерү дә дүрт елга сузыла.

Заманында урыс суды системасының бюрократизмга корылуы, тикшерү эшләренең озак елларга сузылуы турында «Саран маҗаралары» исемле комедиясендә атаклы әзербәйҗан мәгърифәтчесе М.Ф.Ахундов болай (1812–1878) язган иде:

          «Хаджи – Кара.  … Я бежал от следствия и все же попал под него. Теперь начнут расспрашивать про все: от мошек до блошек. Поди-ка отвечай на пустые вопросы и жди, когда им будет конец.

           Один из армян.   … Кто знает, когда мы избавимся теперь от следствия! Русское следствие и за пять лет не кончится…»[2, 260]

           Әләккә, доноска нигезләнеп кенә  хөкем карарлары чыгарылу Россия судларында элек–электән киң кулланылган. Гомумән, хөр фикер ияләреннән бу рәвешчә үч алу кешелек  тарихында киң таралган алым булган. Бу хакта Акмулла да «Бәгъдәссәлам мин мөсафир Акмулладан» дип башланган шигырендә язып үтә:

Бу эшдә мөбтәлядер (дучар булу) канча әхъяр (дус кеше),

Асыл фетнәгә мәншаэ тәгъны әгъяр.

Кәзаликә мөбтәля канча мөшаһир

Мөгаллиме Санидәк хикмәтдә маһияр;

Шифа, шиддәт күрә килгән галиләр,

Әфазыйльдә пәйгамбәрләр, вәлиләр.

        Акмулла фикеренчә, тарихта мөселман дөньясының бик күп акыл ияләре — әл-Фәрабилар,  Ибн Синалар,  Хәлиф Мансурлар, имам Әгъзамнәр, гүзәл Йосыфлар төрмә аша үткәннәр.  Акмулла дошманнары аркасында төрмәдә  күп җәфа кичерсә дә, бу бәла-казаларның якын киләчәктә үтәчәгенә ышана, чөнки «Коръәндә залимлектән тыйган Ходай».

           Шагыйрьнең төрмәдәге  эчке кичерешләре дә реалистик эчтәлектә бирелгән:

Карагым, нә сорыйсыз– хәлем кыен,

Күп җәфа тарта–тарта киткән көем;

Саргаеп тар җирләрдә ваем менән,

Оксайды таусылганга минең мием.     [1, 188]

«Кайгы–хәсрәт тарта–тарта башында һуш калмаган» Акмулла:

Таусылды (таушалды) кайгы менән гакыл, хәтер,

Эчемдә кайгы–хәсрәт тулып җатыр, –    [1, 112]

дип зарлана.

          «Акрын гына кыйсса кылып сулкылдаткан» шагыйрьнең күңелен «залимнәр кыйнай», йөрәген «каскырлар» (бүреләр) җаралый». Шагыйрьнең хаксызлыкка яраланган, рәнҗетелгән йөрәге тоташ ут булып яна:

           Сызылды көйә–көйә йөрәк маем [1, 150] /  Бары гомрем көя–көя, йөздә нурым калмады [1, 144]  / Назыймне (шагыйрьне) сорсаңыз, әй яр, мәкяне (урыны, торган җире)–хар, эчендә–нар (ут) [1, 134]   / Йөрәгем җанады утдай, дәрманым юк [1, 111].

           Акмулла менә шулай үз шәхесен бичара, гаҗиз хәленә калган кеше итеп тасвирлый һәм үзен «бер дәрдемәнд диуанәмен…» [1, 63] дип атый. Аерым очракларда ул үзен кайгы–хәсрәттән аң–зиһенен җуйган дивана, гарип, байгыш рәвешендә дә укучыга тәкъдим итә.

        Шулай итеп, Мифтахетдин Акмулла иҗатында төрмә темасы төрле төсмерләрдә яктыртыла. Бер яктан, бу теманы яктыртканда, ул Шәрекъ романтизмы белән бәйле традицияләрдән дә баш тартмый, илаһият фәлсәфәсенә дә тугъры шагыйрь булып кала. Үзенең тәхәллүсенә мөселман мәдәнияте өчен бик тә кадерле кыйммәт булган «гадел»,   «тугъры» дигән төшенчәләрне салган. Әмма яңа тарихи-иҗтимагый шартларга бәйле рәвештә, Акмулла сәнгатьчә фикерләүдә реализмга таба борыла. Төрмәнең эчке һәм тышкы тормышы, тоткыннарның яшәү рәвеше, Рәсәйдәге суд системасының торгынлык кичерүе һ.б. — барысы да реализм әдәбиятына тартымлык күрсәтә. Бер яктан, шагыйрьнең  реализмы җәмгыяви яшәеш белән бәйләнгән, икенче яктан, Акмулла мәхбүслек мотивларын үгет-нәсыйхәт белән үреп бирә. Ул үзенең дошманнарының аңа яла ягуын да аларның наданлыгы белән бәйләп аңлата; еш кына ул төрмәләрнең кешене акылдан яздыру урыны булганлыгына да басым ясый. Төрмә темасына язылган шигырьләрдәге бу сыйфатлар, күпчелек әдәбият галимнәре язганча, Акмулланы мәгърифәтчелек реализмы принциплары белән бәйли.

Әдәбият исемлеге:

1. Акмулла. Шигырьләр / Акмулла. – Казан: Татар. кит. нәшр., –1981. – 271 б.

2. Ахундов М.Ф. Приключения скряги: комедия /М.Ф.Ахундов //Обманутые звезды. Избронное. – М.: Гос. изд-во худ. лит., 1963. – С. 260.

3. Әхмәтов Р. Мифтахетдин Акмулла / Р.Әхмәтов // Татар әдәбияты тарихы. 6 томда.  2 том. XIX йөз татар әдәбияты. – Казан: Татар. кит. нәшр., – 1985. – 440-462 б.

4. Гали М. Шагыйрь Акмулла / М.Гали // Совет әдәбияты. – 1941. – №3. – 70-72 б.

Дини-суфичыл шигарьләрне милли-колониаль изүгә каршы юнәлткән Баһаветдин Вәисев фаҗигасе

Батыршалар хәрәкәте тар-мар ителеп,  аның  җитәкчесе һәлак булгач та, Идел-Урал арасында яшәгән татар һәм башкортларның дини һәм милли азатлык хәрәкәте туктатылмый. Дини шигарьләргә (лозунг) төрелгән милли азатлык хәрәкәте әле ХIX йөз һәм ХХ йөз башында да дәвам итә. Моңа мисал  итеп Баһаветдин Вәисев (1804-1893/1894) һәм аның улы Гайнан Вәисевләр (1878-1917) җитәкләгән чыгышларны атарга мөмкин.

        1861 елда патша хөкүмәте крестьяннарны алпавытлардан, җирбиләү-челәрдән азат итте. Күпмедер иркенлекләр алып килгән бу реформа татар җәмәгатьчелеген дә, аның зыялылары булган дин әһелләрен дә уятып җибәрә, кайчандыр тарихта дәүләтле халык булуларын искә төшерә.

        1862 елда Баһаветдин ишан тарафыннан Вәисевчеләр хәрәкәтенә нигез салына. Б.Вәисев үзенең чыгышы белән хәзерге Яшел Үзән районы Мулла Иле авылыннан. Аның дини, милли азатлык хәрәкәтенә тартылуында  ике дистә елга кадәр Шәрекъ мөселман дөньясында яшәгән, аннары Иске Кулаткыга кайтып мөдәррис булган  Җәгъфәр Салиховның роле бик тә зур була. Ул Җ.Салихов җитәкләгән мәдрәсәдә байтак еллар укый. Остазы үлгәнчегә кадәр (1862) аның белән мөнәсәбәтләрен өзми  [3, 174].

        Б.Вәисев төзегән «Фиркаи наҗия» («Котылу оешмасы») мәзһәбе патша Россиясендәге дини изүне, Мөхәммәт пәйгамбәр заманындагы саф дин кануннарын бозуны тәнкыйтьләп чыга. Үзенең дингә карата сәләфчелеге белән Б.Вәисев күпмедер дәрәҗәдә Утыз Имәни эшчәнлеген хәтерләтә. Борынгы «сәләфиләр»чә Ислам динен замана яңалыкларыннан сакларга тырышкан Б.Вәисев галим-голәмәләр тарафыннан өнәп бетерелми, аның эшчәнлегенә карата күп шикаятьләр язылуга сәбәпче була. З.И.Левин язганча: «Ваисов требовал «полного подчинения букве Корана и полного отказа от сношений с государственными  властями» [5, 194].  Патша хөкүмәтенә карата Б.Вәисевнең карашы каршылыклы. Берьяктан, ул Империядә яшәүче татарларның коточкыч изелүен күрсәтә һәм аны диндәшләре яшәгән шәһәрләр кысаларыннан чыгарып, гипербола алымына  мөрәҗәгать итеп, романтик шагыйрьләрчә галәм киңлекләренә чыгара:

Яна Казан, Сембер, Уфа, Рымбур,

Дәрдмәндләрнең аһы-ваһы илән!

Нә бонлар гына яна — көлле Рәсәй вә Галәм!

        Икенче яктан, Коръән тәгълиматына, Шәрекъ фәлсәфәсенә, иҗтимагый әдәби-эстетик фикеренә хас булганча, Б.Вәисев кайнар рәвештә гаделлек идеалларын яклый, аны тормышка ашыруда Аллаһы Тәгаләгә («Бух»), гадел патшага («сар») зур өмет баглый:

Признаю — Отечество, нуждаю Бух и царю,

Не подчиняю(сь) укруме Бух, сар, не изменщикам, никому.

        Б.Вәисев тарафыннан язылган  һәм шау-шулар тудырган хезмәтләрнең берсе — «Җәваһирел-хикмәте дәрвишан»  («Дәрвишләрнең хикмәт җәүһәрлә-ре»). Бу китап болгарчылык идеяләре белән сугарылган. Б.Вәисев үзенең нәсел-нәсәбен дә болгар ханнарына алып барып тоташтыра. Рәсми хакимиятләрнең әмерләрен үтәмичә (салым түләмәү, армиягә бармау һ.б.), элгәрге болгар җирләрендә югалган дәүләтчелегебезне торгызуны да күздә тота. Б.Вәисев идеяләрен пропагандалаучылар, Казан губернасыннан тыш, Урта Азиядә, Себердә актив эш алып баралар. М.Гайнетдинов фикеренчә, аларның эшчән-леге ХIX гасырның икенче яртысында рус иҗтимагый хәрәкәтендә  җанланып киткән народниклар эшчәнлеген искә төшерә: «Вәисовчеләр хәрәкәтен, — ди ул, — «татар народниклыгы», «народниклыкның милли-азатлык хәрәкәте төсмерләрен нык сиздергән татарча варианты» дип атарга мөмкин» [3, 188]. Рус халыкчанлыклары кебек,  Б.Вәисевнең  «Фиркаи наҗия» әһелләре дә һәркайда эзәрлекләнәләр, кыйналалар, төрмәләргә ыргытылалар:

Тәхкыйк,тәдкыйк йөзеннән нәсыйхат кылса,

Ул гарибе тәкъригъ кылырлар.

Нә тәкъригъ, тәшнигъ, мәгъюб кылып,

Аны приговор илә Себер куырлар.

Ничә вә ничә боның кебиләр

Еглай-еглай йиредин киттеләр.

Вәисевчеләр хәрәкәте самодержавиегә, хаклыкны оныткан икейөзле муллаларга юнәлдерелгән көчле тәнкыйте белән аерылып тора. Б.Вәисев мәзһәбендәге дәрвишләр суфичылыкның «нәкышбәндия» юнәлешенең  радикаль тармагын тәшкил итәләр. Яшәп килүче тәртипләргә көчле оппозициядә булган суфилар Урта гасырларда гарәпләрдә дә, фарсыларда да,  Һиндстанда да, Урта Азиядә дә, Кавказда да яшәгән һәм хәрәкәт иткән. Гаделсезлеккә карата гыйсъян игълан иткән мондый радикаль суфилар ХIX гасыр азагында Россиядәге татарлар  арасында эшчәнлекләрен активлаштырып җибәрәләр.

        Б.Вәисев — иҗтимагый һәм рухи яшәештә гаделлек эзләүче шәхес һәм шагыйрь. Гаделлек исә, олы бер кыйммәт буларак, Коръән тәгълиматының, мөселман мәдәниятенең үзәген тәшкил итә. Сәлам Алишев белән Марат Мөлеков язганча, «Вәисев явызлык һәм гаделсезлекне, бигрәк тә ислам диненең бозык әһелләрен, надан муллаларны фаш итеп шигырьләр дә яза» [2, 166], суфи шагыйрь буларак, Б.Вәисев үзенең зөһедлеккә (аскетлыкка) омтылучы дәрвишләрен — Аллаһы Тәгалә гашыйклары дип атый.  Бу гашыйклар җир патшалары тәхетенең дә терәге — аягы  булып тора:

Бу эшләрә Галәм тотармы тәкать,

Әгәр гашыйклары улмаса.

Чыдамас — галәмнәр, чыдайды — гашыйклар!

        Авторның еш «хаклык» төшенчәсенә мөрәҗәгать итүе, Аллаһы Тәгалә урынына Хак Тәгалә образын яратып куллануы шулай ук, аның иҗатының  суфичылык тәрикате  белән бәйле булуы турында сөйли. Б.Вәисев эшчәнлеген тикшерүче француз М.Кемпер һәм татар Д.Усманова  бу шәхеснең суфичылык  тарикатенә, аның да  мөҗәддид (яңалыкка өндәүче; рус. муджадиддия) дигән канатына каравы турында язалар [4, 86].

Хакимият органнарына буйсынмаганы, Александр II үтерүдә рухани-ларны, җирле чиновникларны гаепләп хатлар язганы  өчен, Б.Вәисев бертуктау-сыз кисәтелеп, куркытылып тора, ахыр чиктә, төрмәгә салына һәм җүләрләр йортына ябыла. Шундый эзәрлекләнүләренең берсендә Вәисевнең йортына ике меңләп кеше ябырыла, йорты сүтелә, туздырыла, хатыны — Бибифәизә үтерелә; үзе, кулга алынып, акылдан язган дип, җүләрләр йортына ябыла һәм 1893 (1894?)  елда шунда вафат була.

        Бу очракта без самодержавиенең дошманнарына карата икенче бер җәза куллануын, кешеләрне төрмәдә черетүе урынына юләрләр йортына ябу күренеше белән очрашабыз. Галимнәребез язганча, юләрләр йортына ябылу төрмәгә утыруга караганда да куркыныч. Кеше төрмәгә билгеле бер вакыт аралыгына ябыла, ә юләрләр йортыннан котылу, иреккә чыгу юллары ябык. Еш кына ул кешенең сары йорттагы фаҗигале яшәеше, үлеме белән тәмамлана.

        ХХ гасыр башында Баһаветдин ишан башлаган дини-милли азатлык хәрәкәте аның улы Гайнан Вәисев (Сәрдар) тарафыннан дәвам иттерелә. Ул да «дини нигездә Болгар дәүләтен торгызу планыннан кире кайтмаган». Гайнан да 16 яше тулыр-тулмас кулга алына, Казан, Мәскәү төрмәләренә утыртыла, ыргытыла, Себер җибәрелә, каторжаннар белән Сахалинда да тоткынлыкта була.  Б.Вәисев заманындагы кебек, Г.Вәисев тарафдарлары, Хак динне —Исламны, гаделлек идеяләрен яклаган өчен, бертуктаусыз судларга һәм җәзага тартылалар. Айрат Алимбәкнең язуына караганда, Г.Вәисев большевик-провокаторлар тарафыннан җәзалап үтерелә [1].

        Баһаветдин һәм Гайнан Вәисевләр эшчәнлегенә карата В.И.Ленинның түбәндәге сүзләре бүген дә көчендә кала: «Крестьяннар арасында сектантлык һәм рационализм үсү факты билгеле, ә дини кабык астында политик протест чыгышы — бер Россиягә генә хас түгел, бәлки үсешләренең билгеле стадиясендә барлык халыкларга хас булган күренеш ул» [2, 168].

 

        Әдәбият исемлеге:

1. Алимбәк А.  Ерак тарих, якын шәхесләр / А.Алимбәк // Таң йолдызы. – 1998. – 14-21 март.

2. Алишев С. Вәисевчеләр тарихыннан / С.Алишев, М.Мөлеков // Казан утлары. – 1989. - №7. – Б.166.

3. Гайнетдин М.В. Баһаветдин Вәисев / М.В.Гайнетдин // Хакыйкать юлыннан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 319 б.

4. Кемпер М. Ваисовское движение в зеркале собственных прошений и поэм / М.Кемпер, Д.Усманова // Эхо веков. – 2004. - №3-4. – С. 86-122.

5. Левин З.И. Реформа в исламе. Быть или не быть? / З.И.Левин. – М.: Ин-т востоковедения РАН: Крафт+, 2005. – С. 194.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Хисаметдин менла" әсәрендә мәгърифәтчелек бирелеше

М.Акъегетнең "Хисаметдин менла" әсәрендә  мәгърифәтчелек идеяләрен ачыклау;Укучыларның бәйләнешле сөйләмен, фикер йөртү активлыгын, игътибар координациясен үстерү күнекмәсен ныгыту;Белемгә омтылы...

Хәсән Туфан шигырьләрендә мәхәббәт темасы бирелеше.

Дәшсәләр дә      Еллар, юллар мине      Әкияттән дә ерак-еракка,     Кармәт  офыклары киңлеге дә...

Зиннур Насыйбуллин шигырьләрендә сугыш темасы.

Использование регионального компонента во внеурочных занятиях....

Ризаэддин Фәхреддиннең проза әсәрләрендә мәгърифәтчелек карашлары

Дәрес эшкәртмәсе күренекле мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин иҗатына багышлана....

К. Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы.

К.Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы...

Р. Харис шигырьләрендә тел-сурәтләү чаралары. Йомгаклау дәресе.

1шагыйрьнең иҗатын тагын бер мәртәбә күз алдына китереп анализлау,йомгаклау.2.Логик фикерләү,уйлау сәләтен,диалогик,монологик сөйләмне үстерү.3.Татар әдәбиятына карата игътирам,шагыйрь иҗатына кызыксы...

Фатих Кәрим шигырьләрендә “Туган илгә тугрылык” темасы.

Кадерле укучылар,  сез Бөек Ватан сугышында катнашып,тиңдәшсез батырлыклар кылган илебез каһарманнары турында күп беләсез.Шулар арасында башларын Ватан азатлыгы өчен яу кырында салган,гәүдәләре т...