Фатих Кәрим шигырьләрендә “Туган илгә тугрылык” темасы.
план-конспект урока (7 класс)

Габидуллина Гульназ Фаритовна

Кадерле укучылар,  сез Бөек Ватан сугышында катнашып,тиңдәшсез батырлыклар кылган илебез каһарманнары турында күп беләсез.Шулар арасында башларын Ватан азатлыгы өчен яу кырында салган,гәүдәләре туган туфрактан еракта,чит җирләрдә ятып калган язучыларыбыз да бар. Сез шул батырларыбыздан, бөек шәхесләрдән кемнәрне беләсез? Г.Кутуй, М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим, Нур Баян, Хәйретдин Мөҗәй, Хабра Рахман, Рәхим Саттар һ.б.

Укытучы.Әйе,укучылар. Алар күп, аларның батырлыгы сокланырлык һәм күпкырлы батырлык. Аеруча М.Җәлил, Г.Кутуй, А.Алиш, Ф.Кәримнәр безгә якын һәм таныш. Алар иҗаты аша без сугыш афәтен, фашизмның ерткычлыгын, вәхшилеген тоябыз. Чөнки алар сугыш фаҗигасен үз күзләре белән күргән, үз йорәкләре аша үткәргән һәм кәгазь битләренә уеп калдырганнар. Укучылар,без бүгенге дәрестә шуларның берсе  һәм аның иҗаты хакында сөйләшербез. Ул – Фатих Кәрим. Ә, хәзер Фатих Кәрим турында булган белемнәрегезне барлыйк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_konspekty_f.krim_.doc96.03 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Фатих Кәрим шигырьләрендә “Туган илгә тугрылык” темасы.

Дәреснең максаты:

 1. Белем бирү максаты - укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән белән таныштыру, шигырьләре турында фикер йөртә белергә өйрәтү, аның туган иленә тугрылыклы, патриот- шагыйрь булуына басым ясау.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - шагыйрьнең татар халкы күңелендә онытылмавы, батырлыгы мәңгелек булуы, патриотик шигырьләренең халыкка тугрылык хисе тәрбияләү өчен хезмәт итүләрен күрсәтү.

3. Тәрбияви максат - укучыларда кыюлык, батырлык, туган илгә бирелгәнлек, аны саклый белү сыйфатлары тәрбияләү.

ТБУУГ: үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм информацияне бәяли белү.

ШУУГ: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ булдыру.

РУУГ: укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләр арасында бәйләнеш булдыру.

КУУГ: фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: Ф.Кәрим әсәрләре, таблица- плакат,әсәрләренә рәсемнәр, “Мәгариф”, “Мирас” журналлары,күренекле шәхесләрнең фикерләре,техник чаралар һ.б.

Дәреснең тибы. Яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.

                                 Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар!

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә

Ярты ул алган белем.

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.

Укытучы: Бер-беребезгә матур итеп елмаеп куллар бирешеп алыйк та   татар теле дәресен башлыйбыз! Укучылар белән һава торышы, табигать турында әңгәмә.

II. Өй эше тикшерү.

III. Актуальләштерү.

Укытучы. Кадерле укучылар,  сез Бөек Ватан сугышында катнашып,тиңдәшсез батырлыклар кылган илебез каһарманнары турында күп беләсез.Шулар арасында башларын Ватан азатлыгы өчен яу кырында салган,гәүдәләре туган туфрактан еракта,чит җирләрдә ятып калган язучыларыбыз да бар. Сез шул батырларыбыздан, бөек шәхесләрдән кемнәрне беләсез?

Укучы. Г.Кутуй, М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим, Нур Баян, Хәйретдин Мөҗәй, Хабра Рахман, Рәхим Саттар һ.б.

Укытучы.Әйе,укучылар. Алар күп, аларның батырлыгы сокланырлык һәм күпкырлы батырлык. Аеруча М.Җәлил, Г.Кутуй, А.Алиш, Ф.Кәримнәр безгә якын һәм таныш. Алар иҗаты аша без сугыш афәтен, фашизмның ерткычлыгын, вәхшилеген тоябыз. Чөнки алар сугыш фаҗигасен үз күзләре белән күргән, үз йорәкләре аша үткәргән һәм кәгазь битләренә уеп калдырганнар. Укучылар,без бүгенге дәрестә шуларның берсе  һәм аның иҗаты хакында сөйләшербез. Ул – Фатих Кәрим. Ә, хәзер Фатих Кәрим турында булган белемнәрегезне барлыйк.

Фатих Кәримнең тормыш юлына күзәтү, презентация өстендә эш.

Эпиграф:

                                               Матурлыгы өчен бу көннәрнең

                                               Кемнәр генә корбан булмаган.

                                               Исемнәрен тарих безгә үзе

                                               Саклап килә ерак еллардан.

-  Ф.Кәримнең портреты, туган йорт рәсеме, балачагы, яшьлек еллары белән бәйле истәлекле моментлар, фотосурәтләр.

Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туган. Ямьле Дим буйлары, шау чәчәкле болыннар, балыкка бай елгалар, яшел урманнар Туган илнең гүзәл бер почмагы булып күңеленә кереп кала.

Кәрим кече яшьтән үк белемгә омтыла, поэзиягә булган мәхәббәте дә ата-ана нигезендә үк сиземләнә башлый. Шагыйрь үзе дә бу хакта болай дип язган:  «Әдәби әсәрләр язу теләге бала чагымнан ук йөрәгемә кереп урнашты. Егет чагыннан ук тома сукыр әтиемнең үзе өчен язган шигырьләрен безгә укыштырганын ишетү, апам Мәрьямның үз дәфтәренә Дим буе табигатен тасвирлап язган күп кенә шигырьләрен башкалардан яшереп кенә миңа укуы, абыем Ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку – иҗат эшемә төп этәргеч булдылар.»

  Ф.Кәримнең әдәбият белән кызыксынуы әтисе үлгәч башлана. Ул һәр көнне, әнисен елата-елата,аңа «Сак-Сок бәете»н укый.Ә Бәләбәй педагогия техникумында укыганда исә шигырьләрен кулъязма журналга кертә. 1924 елны Казанга килгәч, аларның кайберләрен балалар матбу-гатында бастыра. Тора-бара бөтенләй газета-журналларда эшләүгә күчә.

 Ләкин 1937 елда Ф.Кәрим кулга алына, Мулла улы буларак, имеш, ул сыйнфый көрәшкә зыян китергән: үзенең нинди катлам кешесе икәнен яшереп, комсомолга кергән. Бу вакытта аңа әле 30 яшь тә тулмаган була.

                Төрмәдә утырганда да ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый. Мөмкинлек булу белән папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием җөйләрендә яшереп тота. Бу шигырьләрдә тоткын хәле бик ачык чагыла. Алай гына да түгел, шигърият аңа яшәү көче бирә, кешелеген сакларга,сыгылып төшмәскә ярдәм итә.

- Кәримнең хатыны Кадрия белән төшкән фотосы.    «Кадрия» шигыреннән өзек. Бер укучы сәнгатьле итеп укый.

-Кызлары Ада, Ләйлә.

- Ф.Кәримнең фронттагы тормышы.

Фронтта ул - сапёр, разведчик һәм взвод командиры була. Мәскәүдән алып Көнчыгыш Пруссиягә кадәр араны солдат булып, җиңеп үтә, зур батырлыклар күрсәтә. Ул ике тапкыр каты яралана, шуңа карамастан, яңадан сугышка омтыла. Ватанны дошманнан азат итү аның намус эшенә әверелә.

Сугыш елларында Фатих Кәрим кебек бай әдәби мирас калдырган башка каләм остасын табу кыендыр. Ул үзенә яшәү өчен бирелгән елларның санаулы икәнен белә, күңелендәгесен тиз-тиз язып калырга тырыша. «Гөлсем», «Идел егете», «Тирән күл», «Партизан хатыны» «Өмет йолдызы»  поэмаларында илебез кешеләренең сугыш чорындагы батыр-лыгын, шул ук вакытта фашистларның канечкеч вәхшилеген гәүдәләндерә.

Бөек Ватан сугышы елларында язылган «Разведчик язмалары» һәм «Язгы төндә» повестьлары проза әсәрләре арасында аеруча әһәмиятле урын алып тора. Аларда сугышчыларның җиңүебезгә олы ышаныч белән яшәүләре, шушы изге максат өчен бөтен көч-ихтыярларын туплаулары сурәтләнә.

    Ул  балалар өчен дә шигырьләр. Поэмалар, хикәяләр язган. «Гармунчы аю белән җырчы маймыл», «Пионерка Гөлчәчәккә хат»»Үлем уены», «Тирән күл» һ.б. әсәрләре- балалар әдәбиятының гүзәл үрнәкләре.

Кызганыч, Ф.Кәримгә җиңү шатлыгын кичерергә туры килми. Ул 1945 елның 19 нчы февралендә Көнчыгыш Пруссиядә һәлак була. Ләкин шагыйрьнең йөрәк ялкыны сугыш кырында сүнеп калмады. аның батырлыгы онытылмый.

Ял минуты

Дүшәмбе су коендым.

Сишәмбе рәсем ясадым.

Чәршәмбе озаклап юындым.

Пәнҗешәмбе йөгердем, сикердем.

Җомга футбол уйнадым.

Шимбә рәхәтләнеп биедем.

Якшәмбе йокым туйганчы йокладым.

III.Яңа теманы аңлату.

  1. Сүзлек өстендә эш.

а) патриот-

б) ант-

в) Ватан-

2) “Ант” һәм “Ватаным өчен” шигырьләрен сәнгатьле уку үрнәге бирү.

3) Укучылар укый.

4) Сүз сәнгате остасы- Фоат Галимуллин язмасын тыңлау.

5) Әсәрләрен анализлау.

а) “Ант” шигыре. Андагы лирик герой хисләрен ачу:

- Лирик герой?

Әсәрнең  фронт дәфтәрендәге иң беренче,иң уңышлы шигырь икәнлеген әйтү.

б) Ант сүзе ике тапкыр кабатлана. 2 нче hәм 4нче строфада син һәм бала сүзләренең урыннары алмашына. Соңгы строфада хиснең дәрәҗәсе арта.

Лирик геройның хисе нинди хис?

Укучы. Лирик геройның хисе - җаваплылык хисе.

Укытучы. Бу хис аеруча кемнәргә хас?

Укучы. Ир-атка хас. Чөнки ир кешенең яшәү фәлсәфәсе, мәгънәсе – үзеннән соң исем калдыру.Шуңа күрә дә җаваплылык арта.

Укытучы. Ә ант нилектән барлыкка килә дип уйлыйсыз?

Укучы.Ант илгә мәхәббәт хисе, дошманга нәфрәт хисе аркасында туа, барлыкка киләдер.

Укытучы.Хиснең сәбәбе нәрсә?

 Укучы.Хиснең сәбәбе- яшәү мәгънәсе- ир-атның туган ил алдындагы бурычы.

Укытучы.Лирик герой үз-үзен ни белән юата соң?

Укучы.Анты белән,үз антына тугыры булачагына ышанычы белән юата.

Укытучы.Хиснең иң югары дәрәҗәсе кайсы юлларда?

Укучы. “Бәлки соңгы тапкыр,...” юлында. Монда лирик геройның аерылу,

үлемнең котылгысыз икәнлеген белүе күренә. Лирик герой яшәп калырга, яхшылык эшләп калырга ашыга.

Укытучы. Димәк, әсәрдә нәрсә хакында сүз барганы ачыкланды. Ир-атның Туган Ил  алдындагы җаваплылыгы, яшәү мәгънәсен тоюы,үзеннән соң исем калдырырга  тиешлеге.Әйе, исем калдыру, данлы исем белән яшәү, үлемсезлек –татар халкына хас сыйфатлар (үз сүзләрен шигырь юллары белән ныгыта). Ә хәзер икенче әсәрне дә өлешчә анализлап үтик. ”Ватаным өчен” шигыре саубуллашу турында , яшәү һәм тормыш турында. Лирик геройның үзеннән соң исеме калуына  ышанган сүзләре кайсы строфаларда күренә?

Укучы.”Үзем үлсәм, балаларым кала...” -бу өметем кала дигән сүз.Ул үз-үзен юата, үлемсез булуына ышана.

Укытучы.Ә үз-үзе белән горурлануы кайсы строфаларда?

Укучы. ”Дошманымның йөрәгенә төзәп атамын,” ди. Шушы горурлануы ышаныч тудыра. Лирик геройның хисе котылгысызлык ,чарасызлык. Шагыйрь бу әсәрдә үлемне горур итеп җиңү фәлсәфәсен үткәрә.

IV.Белем - күнекмәләрне ныгыту.

  1. Лирик геройның хисләрен җыйнап әйтү , билгеле бер эзлеклелектә сөйләү.
  2. Лирик геройның хисләрен,уйларын, теләкләрен Ф.Кәримнең драма әсәре аша (“Шакир Шигаев”) тирәнәйтү һәм ныгыту (өзек күрсәтелә).
  3. Кире элемтә урнаштыру.

а) Нәрсә белдек?Нәрсәгә өйрәндек?

б) Нинди сыйныфларга ия булдык?

V. Йомгаклау. Рефлексия.

Укытучы. Бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя?Тырышлык булса, уңышлар да булыр!

Укучы сүзе:

Мин бу дәрестә  кешенең , аеруча ир-атның Ватан алдындагы бурычының ни дәрәҗәдә җаваплы булуын тойдым һәм яшәүнең мәгънәсе кайсы очракта әһәмиятле, яшәү  белән яшәү арасында нинди зур аерма барлыгына ышандым .

Димәк,”Тормышта шундый итеп яшәргә кирәк :

Үлгәннән соң да үлмәслек булсын!”Бу сүзләрдә хаклык зур минемчә . Патриот сүзенең дә төп асылын аңладык.Ватаныңа бирелгәнлек хисе- иң бөек ,иң изге хис.Мин дә Ватан алдындагы изге бурычымны  теләп үтәрмен ,тырышып укырмын ,  Ф.Кәримнәргә лаеклы алмашчы булырмын.һ.б...

(Патриот,намуслы,кешелекле,тырыш,кыю,ярдәмчел булырбыз.)  

VI. Өй эше бирү.

1 нче төркем- Фатих Кәримнең “Сөйләр сүзләр”  шигырен сәнгатьле укырга, сорауларга җавап.

2 нче төркем* шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйли өйрәнергә, анализ тәртибен бер эзлеклелектә дәфтәргә язарга һәм сүзлекне өйрәнергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәсән Туфан шигырьләрендә мәхәббәт темасы бирелеше.

Дәшсәләр дә      Еллар, юллар мине      Әкияттән дә ерак-еракка,     Кармәт  офыклары киңлеге дә...

Зиннур Насыйбуллин шигырьләрендә сугыш темасы.

Использование регионального компонента во внеурочных занятиях....

Р. Харис шигырьләрендә тел-сурәтләү чаралары. Йомгаклау дәресе.

1шагыйрьнең иҗатын тагын бер мәртәбә күз алдына китереп анализлау,йомгаклау.2.Логик фикерләү,уйлау сәләтен,диалогик,монологик сөйләмне үстерү.3.Татар әдәбиятына карата игътирам,шагыйрь иҗатына кызыксы...

“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча лексик-грамматик күнекмәләр, 6нчы сыйныф

1.      Тема буенча алган белемнәрне системага салу һәм гомумиләштереп кабатлау.2.      Аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру, парларда һәм күмәк эшл...

"Минем туган көнем" темасы буенча дәрес планы

7 нче сыйныфта "Минем туган көнем" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....