Хәсән Туфан шигырьләрендә мәхәббәт темасы бирелеше.
презентация к уроку (10 класс) по теме

 

Дәшсәләр дә

      Еллар, юллар мине

      Әкияттән дә ерак-еракка,

     Кармәт  офыклары киңлеге дә

     Җитә иде миңа ул чакта.

     Тик бер генә кочак бәхеткә дә

      Риза улың идем мин синең.

     (Исеңдәме, Ниса, исеңдәме?

     Ул “бер кочак бәхет” син идең.)

      (“Кайсы атта сиңа кайтып була?)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khsn_tufan.rar1.8 МБ

Подписи к слайдам:

Хәсән Туфан иҗатында мәхәббәт лирикасы
Башкаручы : Яр Чаллы шәһәре 60 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Попова Гөлниса Гаян кызы
Хәсән Туфан иҗатында мәхәббәт темасының тоткан урыны
Дәшсәләр дә Еллар, юллар мине Әкияттән дә ерак-еракка, Кармәт офыклары киңлеге дә Җитә иде миңа ул чакта. Тик бер генә кочак бәхеткә дә Риза улың идем мин синең. (Исеңдәме, Ниса, исеңдәме? Ул “бер кочак бәхет” син идең.) (“Кайсы атта сиңа кайтып була?)
Хәсән – “Галия” мәдрәсәсе шәкерте. 1916.
2. Туфан мәхәббәтендә Луиза Салиәскәрованың төп урынны алып торуы
Луиза Салиәскәрова. 1940 еллар.
Иҗатны “иң матур, көчле бәхет, җанның-күңелнең, йөрәк-бәгырьнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй һәм хисләрнең аерыла алмаслык булып кушылып, ташып торган чагы” дип игълан иткән Туфан мәхәббәтне дә нәкъ менә “шигъри яну, сискәндергеч иҗат, зур талпыну, газап һәм бәхет катнаш бер материягә әйләнү” дип кабул итә.
3. Гайникамал Туфанга гашыйк, ә Туфан – “сукыр”. Гадел Кутуйның Хәсән белән Луиза мөнәсәбәтенә йогынтысы.
Үз Уралын гына сөя бу дип Үпкәләмә, дөнья, тагы син. Күргәннәрне Ничек онытыйм соң? Күрмәгәнне ничек сагыныйм?
-Кая ашыгабыз, кая барабыз соң без? – ди аптыраган Луиза.-Өйләнешәбез без бүген, акыллым.
Һади Такташ
Гадел Кутуй
4. Луиза белән Туфанның фаҗигале мәхәббәте, бер – берсенә тугрылыгы (Дастаннар язарлык)
Кызы Гөлгенәгә бер яшь. 1937.
Татар дзүләт академия театрының яшләр труппасы. Беренче рәттә сулдан икенче – Луиза Салиәскәрова. 1930.
Төрмәгә иренә алып килгән төенчекне, үлем җәзасына хөкем ителгәннәргә передача бирелми, дип алмыйлар. Шушы хәбәрне ишеткән көнне ул сәхнәдә “Хуҗа Насретдин” комедиясендә күрше кызы ролен башкара. Халыкка спектакль бик ошый, алар егыла-егыла сәхнәдәге кызыктан көләләр. Уйларыннан арына алмый торганда, Луизаны Хәлил Әбҗәлилов көчле куллары белән эләктереп ала да, аркасына салып, сәхнә артына алып чыга. Ул аның кан биргәнен аңлап, шикәрле чәй тәкъдим итә. Ләкин аның күзләрендә яшь күреп тынып кала. Шушы спектакльдә Луиза яшь аралаш көләргә өйрәнә.
5 . Луизаның сөйгәнен көтеп җиткерә алмавы.
Усал телләр Луизага Казан төрмәсендә Хәсәннең ниндидер доктор кыз белән мавыгуын җиткерәләр. Ул чын дөреслекне белергә теләп доктор кызны эзләп карый. Ләкин доктор фронтка киткән була. Луиза аерылырга карар кыла. Халык дошманы гаиләләре өчен бернинди тоткарлык та юк. Табигый ки, аерылышулары хакында Луиза иренә үзе хәбәр итә алмый. Әлеге яңалыкны Туфанга туганнары ирештерә. “Димәк, Луиза үзләренә нинди куркыныч янавын төшенгән” , – дип уйлый шагыйрь. Әмма җанда әйтеп бетергесез моңсулык. Сөйгәненең сурәте хәзер аның күңелендә ерактагы якын кеше – өмет-хатирәләр белән бәйләнгән якты образ буларак җанлана. “Себер җилләре ишек какканда да, күңелдән чыкмаган Сак белән Сок кебек моңаябыз, арабызда Урал таулары”,-дип моңланган чакларында да шагыйрьең кыйбласы – Луиза. “Илдә ниләр бар икән?”, “Ай чыга Арча кырыннан”, “Агыла да болыт агыла” кебек үлемсез әсәрләрендә дә Луизаның моңлы йөзе, фәрештә канатлары, ул биргән илһам, энергия чагыла.
6. Сөйгәненең үлеме шагыйрь җанында “шигъри шартлау” барлыкка китерә.
“Кайт” дип хатлар килделәр...Юллар озын иделәр...Кайттым...Бусы – алкалары,Бусы –кабере ... – диделәр.Әгәр тагын килсәләр,“Сау!” дип хәбәр бирсәләр,Вулканнарга керер идем,Шундадыр ул... дисәләр. (“Кайсыгызның кулы җылы?”)
“Сагынып кайттым сине, Кармәтем .1976.
7. Хәсән Туфанның шигырь текстларының поэтик синтаксисы
Хәсән Туфан үз иҗатында һәм татар әдәбиятында беренче буларак “ Хафиз строфасы” дип исемләнә торган строфа һәм композициягә мөрәҗәгать иткән. Бу тип строфа биш юлдан тора. Беренче юл – строфаның азагында, бишенче юл булып кабатлана Мондый шигырьнең бер шарты бар: беренче строфаның һәр юлы, урнашу тәртипләре буенча, калган строфаларга беренче (һәм соңгы) юл итеп алына. Эх,матур ла, матур бу дөнья! Юлда синең уйчан күзләрең. Җырлар кебек җылы сүзләрең Юлдаш миңа йөргән юлымда Эх,матур ла, матур бу дөнья!
8. Тәнәкә һәм Искәндәр циклы. Сөю – мәңгелек.
1958 ел башында алар тагын очрашалар. Гыйнвар азагында Туфан бер төркем шагыйрьләр белән Әлмәткә килә. Шунда булган бер очрашудан соң Хәсән ага үзе тукталган кунакханәгә җәяүләп кайтырга була һәм Клараның үзен озатып куюын сорый. Шигырь укый-укый, Әлмәтнең карлы урамнары буйлап бик озак йөриләр алар. Шушы кичне Клара үзенең “Ә йөрәк соң, йөрәк нишләсен?” дигән шигырен укып күрсәтә. Бу Клараның Туфанны әсир иткән шигырьләренең берсе була. Ике шагыйрьнең юллары менә шулай кисешә. Тик яшь аермасы гына зур була. Кыз - Гөлгенәнең яшьтәше.Шулай итеп, “башландың син,роман, башландың”, Тәнәкә-Искәндәр циклы башлана.
Туфан Клараны беренче тапкыр 1957 елның декабрендә “Чаян” журналы үткәргән семинарда күрә.
“ Туфан үткәннәр белән яшәмәсә, бу мәхәббәтнең тарихы болай аяныч булмас та иде. Ярата иде бит ул Клараны. Алиһәгә тиңләп ярата иде.
Сизәсеңме, мин бит синең белән Күкләр аша хәзер сөйләшәм?.Син, теләсәң, аны дога диген,Сөю җыры диген, теләсәң. ( “Сизәсеңме, мин бит синең белән”)
Клара Булатова гомер иптәше Нәфис белән. 1980
Клара Булатова улы Марс белән. 1978
Планеталар арасына киттеСаубуллашып учак утларым.Мәңгелекнең берәр почмагында Очрашырбыз әле без тагын.
Хәсән Туфан оныгы Тимур, кызы Гөлгенә, абыйсының кызлары Мөнҗия һәм Фатыйма белән. 1970.
Кулланылган әдәбият.1. Хәсән Туфан. Сайланма әсәрләр. I том.20042. Хәсән Туфан. Сайланма әсәрләр. II том.20043.Туфан Хәсән. Әсәрләр: 5 томда.Казан.Татарстан китап нәшрияты. 2007. 4. Хәсән Туфан. Шагыйрьнең иҗат юлы турында. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 19765.М.Гайнетдинов.Давылларда, җилләрдә... Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1989. 139 бит.6.Татар әдәбияты тарихы.5 томда. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1989. 226 – 229 бит7. Рафаэль Мостафин. Җаваплылык тойгысы. Казан. Татарстан китап нәшрияты.19798.Тәлгат Галиуллин. Шәхесне гасырлар тудыра. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2003 9. Нил Юзиев. Шигърият дөньясында. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1981. 96 – 97 бит.10.Рафаэль Мостафин. Иң авыр елларда//Ак чәчәк атар иде. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1983. 77 бит.11. Туфан:шигырьләр, истәлекләр, Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2000 12. Равил Хәсәнша улы Садыйков. Хәсән Туфан шигъриятендә сәнгатьчә тасвир. Казан.200613. Газиз Кашаф –Үзиле. Киек каз юлы. Татарстан китап нәшрияты. 199214. Фән һәм мәктәп. 2005.№8. Каһәрләнгән мәхәббәт. (Х. Туфанның мәхәбббәт лирикасы).15. Хәсән Туфан . Кайсыгызның кулы җылы?... Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2000 16. Мәйдан №2 2006. Хәсән Туфан.17. Мәйдан №3 2006. Клара Булатова.18.М.Мортазин. Шигырьләрдә заман төсмере. Казан утлары. 1991. №6. 174 бит

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес темасы: Кичерде Туфан берүзе ... (Рус мәктәбендә укучы 7 сыйныф укучылары өчен әдәбият дәресе)

Максат.1.Укучыларны Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыруны дәвам итү;2.Шәхес культы чорын чагылдырган  шигырьләрен анализлау, ...

Зиннур Насыйбуллин шигырьләрендә сугыш темасы.

Использование регионального компонента во внеурочных занятиях....

Х.Туфанның тоткынлык елларындагы поэзиясендә сугыш темасы

Кеше эзләнү һәм көтү, юксыну һәм сагыну утларында янар өчен генә яратылган. Һәрвакыт каядыр,нәрсәгәдер җан тартыла,омтыла. Газабы да, ләззәте дә бергә кушылган шундый рухи халәткә кеше акылы – җаны ту...

Р. Харис шигырьләрендә тел-сурәтләү чаралары. Йомгаклау дәресе.

1шагыйрьнең иҗатын тагын бер мәртәбә күз алдына китереп анализлау,йомгаклау.2.Логик фикерләү,уйлау сәләтен,диалогик,монологик сөйләмне үстерү.3.Татар әдәбиятына карата игътирам,шагыйрь иҗатына кызыксы...

Фатих Кәрим шигырьләрендә “Туган илгә тугрылык” темасы.

Кадерле укучылар,  сез Бөек Ватан сугышында катнашып,тиңдәшсез батырлыклар кылган илебез каһарманнары турында күп беләсез.Шулар арасында башларын Ватан азатлыгы өчен яу кырында салган,гәүдәләре т...