Р. Харис шигырьләрендә тел-сурәтләү чаралары. Йомгаклау дәресе.
учебно-методический материал (11 класс)

Ахмадуллова Зубарзят Масгутовна

1шагыйрьнең иҗатын тагын бер мәртәбә күз алдына китереп анализлау,йомгаклау.

2.Логик фикерләү,уйлау сәләтен,диалогик,монологик сөйләмне үстерү.

3.Татар әдәбиятына карата игътирам,шагыйрь иҗатына кызыксыну тәрбияләү.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                         

Татарстан Республикасы

Чүпрәле муниципаль районы

“Кече Чынлы гомумибелем мәктәбе”

муниципаль бюджет учреждениясенең гомуми белем бирү мәктәбе

Киләчәге бар милләт без,

Шәхесләргә бай милләт без”

исемендәге II республикакүләм  Р.Харис укулары

Мин туган якларыма – Буа якларына гашыйк булганга гына шагыйрь булдым. Р.Харис.(юнәлеше)

 

 Р. Харис шигырьләрендә тел-сурәтләү чаралары. Йомгаклау дәресе.

                                                               (11 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе)

                                                                    Башкарды:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

     Ахмадуллова Зөбәрҗәт Мәсгут  кызы.

2017 нче ел.

                                         

Тема: Р Харис шигырьләрендә тел-сурәтләү чаралары. Йомгаклау дәресе.

Максат: 1шагыйрьнең иҗатын тагын бер мәртәбә күз алдына китереп анализлау,йомгаклау,

2.Логик фикерләү,уйлау сәләтен,диалогик,монологик сөйләмне үстерү.

3.Татар әдәбиятына карата игътирам,шагыйрь иҗатына кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау:проектор,экран,ноутбук.

Дәреснең тибы:белемнәрен гомумиләштерү  һәм системалаштыру,ягъни кабатлау-йомгаклау.

Метод һәм алымнар:йомгаклау дәресе.

Кулланылган структуралар:

-МЭНЭДЖ МЭТ,

-КОНЭРС

-ТАЙМД-ПЭА-ШЭА-

-КОНТИНИУС РАУНД РОБИН

-Инсайд –аутсайд сёкл.

Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше.

Без бүген дәрестә Ринат Харисның иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез.( 1 нче слайд)

2.Актуальләштерү.

 1. Ә хәзер презентация карап үтәрбез.Игътибарлы булыйк. Аннан соң Р.Харисның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле тест тәкъдим итәм.(2-12 нче слайдлар).

2   Тест сораулары.( 13-14 нче слайд)

Сораулар.

1 Р.Харис белән бергә татар шигьриятенә килгән шагыйрьләр кемнәр?

А М.Җәлил,А.Алиш,Г Кутуй.

Б Х.ТҖуфан,И.Сәләхов,Г.Ибраһимов.

В Р.Фәйзуллин,Рәдиф Гатауллин,Р.Мингалим.

2 Иҗатының төп темалары

А.Мәхәббәт,

Б. Сугыш чоры кешеләренең сагышы.

В. Табигать образы аша кеше кичерешләрен тасвирлау.

3.Бу  шигырьләр кайсылары  Р. Харисныкы?

А “Туган тел”,”Гали белән кәҗә”  “Көз”

Б “Җырларым”,”Төрмә”,”Дустым”

В. ”Ак сөлге”,”Өянке”,”Җир чәчәк”.

4.Р Харис иҗат иткән әдәби төрләр?

В.Музыкаль  комедия,лирик комедия.

Б. Юлъязма,тарихи роман.

В. Публицистик лирика,поэма.

5.Р.Харисның туган ягы

А. Арча ягы

Б Буа

В. Мөслим.

Җаваплар.(15 нче слайд)

1 В,

2 .В

3 В

4. В.

5 Б

2.Дәресебезне дәвам итик.

3 Сез хәзер конэрс (почмаклар) структурасын ярдәмендә Р.Харисның тормыш юлы һәм эшчәнлеге хакында сөйләшербез.

Моның өчен сезгә түбәндәре юнәлешләр тәкъдим итәм.

  1. Р.Харис –кызыклы шәхес.
  2. Р.Харис-җәмәгать эшлеклесе.
  3. Р.Харис- шагыйрь.
  4. Р. Харис – җырлар авторы.

Укучылар үзләре сайлаган почмакка баралар.Үз фикерләре белән бүлешәләр.

 4 Монда ТАЙМД-ПЭА-ШЭА структурасы кулланам.

-Моны эшләү өчен 2 минут вакыт бирелә .

-Хәзер сез ни өчен шушы почмакны сайлаганыгызны аңлатасыз.Җаваплардән соң  бер-берегезгә мактау һәм рәхмәт сүзләре әйтергә онытмыйбыз.

 5 Инсайд-аутсайд сёкл (тышкы һәм эчке түгәрәкләр) структурасы белән дәресне дәвам итәрбез.

-Хәзер кызлар эчке түгәрәккә,егетләр тышкы түгәрәккә басабыз.Музыка башлану белән кара- каршы хәрәкәт итә башлыйбыз. Музыка бетүгә сорау бирелә,шул сорауга каршы партнер белән фикер алышына(.Укытучы сорый һәм җаваплар бирелә.)

-Р.Харис мәктәпне бетергән  якның исемен атагыз.( Буа)

 - Муса Җәлил исемендәге бүләк  кайчан тапшырыла?( “Кеше” ораториясен иҗат итә. Әсәргә көйне Мирсәет Яруллин яза. Бу әсәр өчен 1972нче елда аларның икесенә дә хөкүмәтебез тарафыннан Муса Җәлил исемендәге бүләк тапшырыла.)

-Р.Харисның күпкырлы талант икәнен санап үтәргә. (Ул шагыйрь һәм бик күп җырлар авторы , балалар шагыйре дә, публицист та, рәссам да, тәрҗемәче дә, дәүләт эшлеклесе дә, галим дә.)

-Тукай исемендәге Дәүләт премиясе кайчан тапшырыла?( Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 1997 елда)

-Татарстанның Республикасының  халык шагыйре дигән дәрәҗәле исем кайчан тапшырыла?

(Татарстан Республикасының халык шагыйре исеме  2004  нче елда бирелә)

-Р.Харис эшләгән вакытлы матбугатларны санап чыгарга. (Татарстан яшьләре”, “Яшь Ленинчы”( хәзерге “Сабантуй”) газеталарында әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркатип (1965-1971) вазифаларын башкара. )

-Рәхмәт,урыннарга утырабыз.

Хәзер укучылар, әдәбияттан  терминнарны искә төшерәбез.Ул безгә шагыйрьнең шигырьләрен анализлаганда кирәк булачак.(16,17,18 нче слайлар)

Эшне төркемнәрдә дәвам итәрбез. 1 нче  төркемнәргә  “Өянке” .2 нче төркемнәргә “Ак сөлге”,3 нче төркемнәргә ”Алтын төрән” шигырьләрен анализларга.Фикерләрегезне башта бер-берегез белән уртаклашасыз,аннан соң  3нче номерлы укучы башка укучыларны таныштыра.(Җаваплар тыңлана)

                  Укучылар,бүген дәрестә нәрсәләр белдегез?

                   Җаваплар тыңлана.

             Йомгаклау. Укытучы сүзе.

     Ренат Харис шигырьләре – чынлап та тормыш күренешләренең олы мәгънәсен ачучы әсәрләр. Бу иҗат дөньясында фикер һәрвакыт тирәнгә, фәлсәфи катламнарга кереп китә, кеше гомере, аның рухи яшәеше проблемаларына барып чыга. Шагыйрь иҗатының поэзия өчен төп кыйммәте дә шунда: ул бүгенге шигъри сүзнең көчен арттыруга зур өлеш кертә.

     Р.Харисның шигъри  әсәрләре заманча үткен яңгырашлы, интернациональ рухы, образлы фикерләүдәге яңача алымнары, кыю метафоралары һәм чагыштырулары белән җәлеп итә.

     Р.Харис иҗатыннан башка әдәбиятыбыз шактый көчсезләнеп, төссезләнеп калыр иде.

Өй эше 1.Р.Харис иҗаты буенча проект эше эшләп килергә.

2. Үзегезгә ошаган шигыренә анализ язып килергә.

Билгеләр кую.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Р Харис шигырьләрендә тел-сурәтләү чаралары. Йомгаклау дәресе.

Слайд 2

Ренат М ә гъс ү м улы Харис : Үземнең бар тырышканым чын Кеше булу …

Слайд 3

Ренат Харис әдәбиятка 60 нчы еллар башында Р. Фәйзуллин , Г. Рәхим , Р.Мингалим , Р.Гатауллиннар белән бер дулкында килә . Бу дәвердә әдәбиятка, сәнгатькә беркадәр иреклек бирелә, күп еллар дәвамында изелеп , кысылып яшәгән шигъри сүз, азатлык җилләренә битен куеп , халык күңеленә , рухына якыная төшә . Язучы фикерен өздереп, кичерешен ирекле калыпка салып бирү мөмкинлеген ала.

Слайд 4

Сынландыру , янәшә кую, бер күренешнең мәгънәсен икенчесеннән табу, өченчесе ярдәмендә ачу – Р.Харисның фикерләү үзенчәлеге. Шул алымнар ярдәмендә шагыйрь кешенең рухи халәтен ача , шәхеснең чын-барлык белән мөнәсәбәте катлаулы һәм каршылыклы булуын күрсәтә. Шигъриятенең бу сыйфатлары “Дөньям кызыксындырса ...”, “ Яфрак ”, “Көтелмәгән көн”, “ Чын җылы чак җитте исә” кебек шигъри бәйләмнәрендә ачык төсмерләнә. “Сабантуй”, “ Йола ”, “ Ак сөлге ” шигырь-ләрендә ул татар халкының милли йолалары , кабатланмас үзенчәлекләре турында уйлана , һәр күренештә эчке мәгънә таба

Слайд 5

Нинди сыйфат үзенчәлекләре белән Р.Харис замандашларыннан аерылып тора? Р.Харисның иҗаты өчен кешенең фикерләү рәвешенә, уйлану дөньясына үтеп керүгә омтылыш хас. Ул – шарт-лаулы, көтелмәгән алымнар, кыю метафоралар шагыйре. Лирик герое көчле - нык ихтыярлы шәхес. Аның каләме тудырган Мулланур Вахитов, Муса Җәлил, Фатих Кәрим кебек тарихи шәхесләр образлары шуңа мисал

Слайд 6

Р.Харис иҗатының төп темалары: 1. Шагыйрьнең күпчелек әсәрләре туган илгә, аның ямьле табигатен, шул хозурлыкның бердәнбер хуҗасы – кешене олылауга багышланган. Шагыйрь хисенең нигезендә туган илнең мәңгелегенә иман, ышаныч ята. 2. Р.Харисның татар халкына, аның тарихына, аның ачы язмышына багышлап язылган шигырьләре бик күп. «Җил», «Сәйях», «Татар иле», «Татар бәйрәме», «Төрки телләр» шигырьләре шундыйлардан. Бу шигырьләрне укыганнан соң үз халкың өчен горурлык тойгылары кичерәсең .

Слайд 7

.3. Кеше һәм табигать, аларның үзара мөнәсәбәте дә – Р.Харис иҗатындагы төп темаларның берсе. «Яфракларың гәрәбә...», «Коела яшел яфрак», «Җир – чәчәк», – дигәч...», «Яктылык төшә», «Өянке» һ.б. әсәрләрендә табигатьтә җәмгыять өчен, кешеләр өчен гыйбрәтле хәлләрне күп таба әдип. 4. Шагыйрьнең халык әхлагында, аның көнкүре-шендә, гадәт-йолаларындагы якты якларга багышланган әсәрләре: «Сабантуй», «Чулпы», «Ак сөлге» шигырьләре. «Ак сөлге» – күчерелмә мәгънәдә кешенең тормыш-күңелен күрсәтә.

Слайд 8

Ренат Харис иҗатының идеясе: «Кешеләрнең күңеле «ак сөлге» кебек чиста булсын!». Шагыйрь әсәрләренең лирик каһар-маны Җирнең иминлеге, халыкларның, милләтләрнең хөр яшәве турында кайгыртып уйлана, дөньяның, табигатьнең, КҮҢЕЛ МАТУРЛЫГЫН күреп соклана һәм ул матурлыкның мәңге дәвам итәчәгенә зур өмет баглый, аны сакларга, аның кадерен белергә чакыра.

Слайд 9

“Матурлык хисе тәрбияләү, ләззәт бирү, уйлату, фикер уяту, яратырга һәм нәфрәтләнергә өйрәтү кебек мәңгелек проблемаларга чишелеш эзләүдә поэзияне иң тәэсирле рухи көч дип танырга була. Поэзиянең эчтәлеге гармония турында сөйләү түгел, поэзия ул – үзе гармония”, - дип саный Р.Харис.

Слайд 10

Шагыйрь күп шигырьләрендә үз халкының вәкаләтле илчесе булып фикер йөртә. Ул – халыкның нәрсәгә бай, нәрсәгә мохтаҗ булуын ачык төшенә, йөрәге белән кичерә Шагыйрь үзенең шигырь , поэма-ларында һәм күпсанлы әдәби тәнкыйть әсәрләрендә татар халкының тарихи яшәеше , КЕШЕ ШӘХЕСЕНЕҢ ТОРМЫШТАГЫ УРЫНЫ, аның табигать , җәмгыять, хакимият белән мөнәсәбәте, буыннар дәвамлылыгы турында уйлана , заманның ӘХЛАКЫЙ, РУХИ, иҗтимагый күренешләренә үзенең фәлсәфи һәм гражданлык карашын белдерә

Слайд 11

Р.Харис – кырыктан артык поэма, дистәгә якын шигъри цикллар , йөз илледән артык җыр, романслар , кантаталар , ораторияләр авторы. Ул – композитор М.Яруллин белән берлектә татар милли сәнгатендә оратория жанрына нигез салучы . Аның поэмалары буенча опералар («Идегәй», Р.Гобәйдуллин; «Тукай мәхәббәте », Р.Ахиярова ) языла , балет (« Йосыф кыйссасы », Л.Любовский ) куела , телефильмнар (« Камил Якуб », « Сәйдәш яры», « Шашкын мәхәббәт ») экранлаштырыла , эфирда радиоспектакльләр («Сабантуй», « Гармунчы », «Чехов базары», « Бүре күзе », «Худяков») яңгырый . Шагыйрьнең « Серле алан» әсәре курчак театрлары өчен иң яхшы татар пьесалары антологиясендә урын ала. Р.Харис сценариесе буенча Г.Тукайга багышланган «Озари мне душу песней» исемле музыкаль кинофильмы куела , республика тормышына нисбәтле «Дорога на Сабантуй» дигән документаль фильм дөнья күрә . Р.Харис – Бөтендөнья татар конгрессы һәм Ф.Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале идеяләре авторы.

Слайд 12

Синдә бармы бу сыйфатлар? Игелеклелек, эшчәнлек, файдалы булу Көчле рухлы, тормышны ярата, түзем Изге күңеллелек, сабырлык Нечкә күңеллелек Изге күңеллелек, хөрмәт, ярату Тугрылык Яхшылык, изгелек Рәхимлелек Бер-береңә игътибарлы булу

Слайд 13

Сораулар. 1 Р.Харис белән бергә татар шигьриятенә килгән шагыйрьләр кемнәр? А М.Җәлил,А.Алиш,Г Кутуй. Б Х.ТҖуфан,И.Сәләхов,Г.Ибраһимов. В Р.Фәйзуллин,Рәдиф Гатауллин,Р.Мингалим. 2 Иҗатының төп темалары А.Мәхәббәт, Б. Сугыш чоры кешеләренең сагышы В. Табигать образы аша кеше кичерешләрен тасвирлау

Слайд 14

3 .Бу шигырьләр кайсылары Р Харисныкы? А “Туган тел”,”Гали белән кәҗә” “Көз” Б “Җырларым”,”Төрмә”,”Дустым” В. ”Ак сөлге”,”Өянке”,”Җир чәчәк”. 4. Р Харис иҗат иткән әдәби төрләр? В.Музыкаль комедия,лирик комедия Б. Юлъязма,тарихи роман. В. Публицистик лирика,поэма. 5. Р.Харисның туган ягы А. Арча ягы Б .Буа В. Мөслим.

Слайд 15

Җаваплар. 1. В. 2 .В 3. В 4. В. 5. Б

Слайд 16

. Риторик сорау, риторик өндәү, риторик эндәш – лирик геройның укучыга, әсәрдә сурәтләнгән образга эндәшүе. Метонимия – бер күренеш, әйбер, кешегә хас сыйфат, билге белән атау ярдәмендә барлыкка килә торган сурәтләү чарасы.

Слайд 17

Инверсия – сүзләрне сөйләмдәге гадәти тәртибен үзгәртү ярдәмендә яңа эмоциональ төсмер бирү. Метафоралар Метафоралар Чагыштыру – нинди дә булса күренешне башка күренешкә охшату ярдәмендә барлыкка килгән сурәтләү чарасы - мәгънәне күчереп кую, яшерен чагыштыру .

Слайд 18

Сынландыру – җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү. Сынландыру – җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү. Инверсия – сүзләрне сөйләмдәге гадәти тәртибен үзгәртү ярдәмендә яңа эмоциональ төсмер бирү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

«Һич картаймый шагыйрь иҗаты» Г. Тукай иҗатын йомгаклау дәресе, 10 нчы сыйныф, татар әдәбияты

10 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан  Г. Тукай иҗатын өйрәнүне йомгаклау дәресе. Дәрестә муьтимедиа проектор, компьютер, презентация кулланылды....

Хәсән Туфан шигырьләрендә мәхәббәт темасы бирелеше.

Дәшсәләр дә      Еллар, юллар мине      Әкияттән дә ерак-еракка,     Кармәт  офыклары киңлеге дә...

Зиннур Насыйбуллин шигырьләрендә сугыш темасы.

Использование регионального компонента во внеурочных занятиях....

Фатих Кәрим шигырьләрендә “Туган илгә тугрылык” темасы.

Кадерле укучылар,  сез Бөек Ватан сугышында катнашып,тиңдәшсез батырлыклар кылган илебез каһарманнары турында күп беләсез.Шулар арасында башларын Ватан азатлыгы өчен яу кырында салган,гәүдәләре т...