«Һич картаймый шагыйрь иҗаты» Г. Тукай иҗатын йомгаклау дәресе, 10 нчы сыйныф, татар әдәбияты
материал (10 класс) на тему

10 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан  Г. Тукай иҗатын өйрәнүне йомгаклау дәресе. Дәрестә муьтимедиа проектор, компьютер, презентация кулланылды. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbiyat_10.doc38.5 КБ
Office presentation icon dbiyat_10_.ppt288 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе

Шәяхмәтова Сиринә Фәгыйль кызы

                       I категорияле татар теле  һәм  әдәбияты укытучысы

10 нчы сыйныфта әдәбият дәрес

Тема:  «Һич картаймый шагыйрь иҗаты»

Максат: Тукай иҗаты турындагы белемнәрне  гомумиләш-

                 тереп кабатлау;

                Укучыларның сөйләм һәм фикерләү сәләтен үстерү;

                Тукай иҗатына һәм шәхесенә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Компьютер, проектор

                     « Power Point »та слайдлар

                     Дәреслек-хрестоматияләр

                     Г.Тукай китаплары күргәзмәсе

                     Г.Тукай «Тормыш юлы һәм иҗаты»(интерактив китал)

                     Тест «Белемеңне тикшер».

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

II. Өй эшләренә күзәтү ясау.

III. Төп өлеш.

  1. Әйдәгез әле укучылар, игътибарыбызны тактага юнәлтик.

Талгын музыка астында Тукайның тормыш юлын сурәтләгән видеоролик күрсәтелә , “ Туган тел “ шигыре яңгырый.

Габдулла Тукай иҗаты бала туу белән аның йөрәгенә кереп урнаша. Чөнки туган тел- ана теле, ул инде нәкъ менә Тукай теле  дә. Әйе, Габдулла Тукай иҗаты 120 еллык вакыт аралыгында да иң популяр, иң кызыклы иҗатларның берсе  булып санала. Ни өчен  соң шагыйрь иҗаты белән кызыксыну сүнми, сүрелми? Әйдәгез менә шуның турында  уйлап карыйк әле.

  1. Чөнки ул үз тормышын, үз язмышын, үзенең бөтен барлыгын халыкка багышлый.

Ә хәзер слайдлар белән танышыйк.

I слайд   «Салдың безне ак юлга...»

 - Габдулла Тукай татар халкын дөрес һәм туры юлга бастыруда зур роль уйнаган шагыйрьләрнең берсе. Әйдәгез,  Тукайның сикәлтәле тормыш юлын искә төшереп алыйк.

 - Тукай иҗатын өйрәнгәндә  без быел  нинди яңалыклар белән очраштык?

 - Габдулланың тормыш юлында өч Газизә очрый. Алар шагыйрь белән ничек бәйләнгәннәр?

II слайд   «Шагыйрьлеккә юллар такыр түгел…»

Г.Тукайга иҗат итү өчен язмыш тарафынннан бары сигез ел вакыт бирелгән булып чыкты. 1905-1913 еллар . Зур талантларның гомер озынлыгы еш кына аның ничә ел каләм тибрәтүе белән түгел, бәлки нинди мирас калдыруы белән билгеләнә.

- Г.Тукайның татар әдәбияты тарихындагы урыны нәрсәләр белән билгеләнә?

- Ул ни өчен үзенең әсәрләрендә иҗтимагый тормыш мәсьәләләрен күтәрә?

- “ И каләм!” шигырендә шагыйрь каләмгә нинди өметләр баглый?

III слайд. «Җандай күрәм мин искеләрнең җырларын»

Әйе, Тукайның шигырьләре үзеннән- үзе ниндидер моңга салынган җырлап тора.

  1. Тукай һәм татар халык авыз иҗаты ничек бәйләнгән?
  2. Әкияти образлар кергән әсәрләрне санап чыгыйк әле бергәләп.

IV слайд  «Дөрес сүз күзгә кылчык булып кадалыр», - ди татар халкы.

Тукай да шагыйрьлеккә югары бәя бирә, аны “ сәмави сүз” (“ күк сүзен”) сөйләүче итеп күз алдына китерә. Ләкин мондый кешегә яшәве авыр булыр. Чөнки :

Явыр өстңә нахак сүзләр, көнчелек,

Корылыр юлыңда һәртөрле каршылыклар. ( “ Шагыйрьгә”)

  1. Г.Тукай шагыйрьлекне ничек итеп күз алдына китерә? Һәм ул нинди булырга тиеш?

     -   «Ачы хәсрәт көен көйләү тиеш» дип, шагыйрь үзенең бурычын ничек итеп билгели?

  1. Ә хәзер әйдәгез “ Китмибез” шигырен искә төшерик әле.
  2. Шагыйрь татар милләтенең тарихы, ул вакыттагы хәле һәм киләчәге турында уйлана?
  3. Бу шигырьдә шагыйрьнең нинди шәхси сыйфатлары ачыла?

V слайд  «Тәнкыйть- кирәкле шәйдер»

     -    Шагыйрь , шигъри әсәрләр язудан тыш, иҗатның тагын кайсы өлкәләрендә каләм тибрәткән?

     -   Г.Тукай аңлатуынча , тәнкыйть ни өчен кирәк?

     - «Тукайның мәкаләсендә шагыйрьләрне уйландыра торган нәрсәләр күп. Тукай, моңа хәтле язганнарын тәнкыйть аша үткәреп, яхшыларын начарларыннан аера...Менә үз- үзеңә тәнкыйть нинди була икән.

 Тукайдан өйрән дә өйрән ... »  Сибгать Хәким бу сүзләре белән нәрсә әйтергә тели?  

VI  слайд « Тукай  халык рухында мәңге яши »

  1. Тукай иҗаты үзе исән чагында да, соңыннан да әдәбият әһелләренең игътибарын даими җәлеп итә. Ни өчен?
  2. Шагыйрь иҗатын өйрәнә башлагач ук мин сезгә, Тукай турындагы кызыклы мәгълүматлар , истәлекләр язып алырга кушкан идем. Әйдәгез , рәхим итегез.

 - Истәлекләр уку

IV. Тест биремнәрен үтәү.

V.  Дәресне йомгаклау.

  1. Ни өчен Г.Тукай иҗаты мирас буларак саклана онытылмый? Һәрберегез бу сорауга үз фикерен җиткерсә бик әйбәт булыр иде(фикерләр тыңлана).
  2. Өй эше:I вариант - «Китмибез» шигырен ятларга.

                   II вариант - «Каләм» шигырен ятларга.

  1. Билгеләр кую.
  2. Саубуллашу.

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

«Салды ң безне ак юлга»

Слайд 2

«Шагыйрлекк ә юллар такыр түгел »

Слайд 3

Җандай күрәм мин искеләрнең җырларын

Слайд 4

«Дөрес сүз күзгә кылчык булып кадала»

Слайд 5

«Т әнкыйт ь - кирәкле шәйдер »

Слайд 6

Тукай халык рухында мәңге яши


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 нче сыйныф татар әдәбияты буенча эш программасы

                    Календарь – тематик планлаштыру         ...

4 сыйныф. Рус төркемендә татар әдәбияты дәресе."Татарстан - туган җирем"

Дәрес план-конспекты Дәрес темасы: Татарстан – Туган җиремМаксатлар:Фәнни максат (Яңа материалны аңлату): Укучыларның Татарстан, туган җир, гореф-гадәтләр темасына бәйле мәгълүмат бирү, бел...

9 нчы а сыйныфы. Татар әдәбияты (рус төркеме) Дәрес темасы: “Бу кызык”.

ҮЗАНАЛИЗУкытучы: Исмәгыйлова Наилә Әнәс кызыСез 9 нчы а сыйныфының  рус төркемендә дәрес карадыгыз. Мин 9 нчы а сыйныфының класс җитәкчесе дә булам. Төркемдә 8 укучы – 6 кыз һәм 2 малай. Бу балал...

Электрон китап. 5нче сыйныф. Татар әдәбияты. 2 нче кисәк.

5 нче сыйныф.Татар әдәбияты дәреслегенең электрон варианты...

Электрон китап. 6 нчы сыйныф. Татар әдәбияты. 2 нче кисәк

Татар әдәбиятыннан электрон китап. 2 нче кисәк....

Презентация 6 сыйныф, татар әдәбияты Г.Зәйнашева "Кем булырга?" шигыре

Презентация 6 сыйныф,  татар әдәбияты Г.Зәйнашева "Кем булырга?" шигыре...