“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча лексик-грамматик күнекмәләр, 6нчы сыйныф
план-конспект урока (6 класс)

1.      Тема буенча алган белемнәрне системага салу һәм гомумиләштереп кабатлау.

2.      Аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру, парларда һәм күмәк эшли белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.

 Татарстан белән горурлану, туган якка ихтирам, кызыксыну уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_yagym-_tatarstan.doc66.5 КБ

Предварительный просмотр:

ФИО учителя:

 Гыйльмуллина Гөлия Рашат кызы

Класс:

 6 (рус төркеме)

Дата урока:

 20.03

Время урока:

 10.45

Предмет:

 Татар теле

Тема:

Туган җирем - Татарстан

Компетенция:

Инновационный практик

Зона роста:

Методы преподавания

Цели урока:

“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча лексик-грамматик күнекмәләр

Задачи урока:

  1. Тема буенча алган белемнәрне системага салу һәм гомумиләштереп кабатлау.
  2. Аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру, парларда һәм күмәк эшли белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.
  3.  Татарстан белән горурлану, туган якка ихтирам, кызыксыну уяту.

Время/
длительность

Этапы урока

Детальное описание этапов урока

Актуальность

Материалы/
IT ресурсы

 1-2 мин

Мотивлаштыру.

Уңай эмоциональ халәт тудыру. Исәнләшү. Энергизатор. Укучылар һәр сүз саен итшәләренең бармакларына тотыналар:

бөтен җирдә (баш бармак);

һәм бар эштә (имән бармак);

зур (урта бармак);

уңышлар (атсыз бармак);

телим (чәнти бармак)

Исәнмесез! (кулларны тоташтыру).

 Сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

 Дәрескә укытучы тарафыннан әзерләнгән презетация

 5-6  мин

Актуализация

     “Джот тотс” («Фикерләрегезне языгыз») структурасы ярдәмендә өй эше тикшерелә. “Татарстан республикасы нинди?”- дигән сорауга җавап. Тема буенча һәр кәгазь битенә бер сүз язалар. Төркемдәге укучылар ишетерлек әйтеп, битләрне өстәл уртасына куялар. Шулай итеп, өстәлнең уртасында барлыгы 16 кәгазь була. 2-3 укучының җаваплары тыңлана.

 Үз уңышларың (уңышсызлык-ларыңның)  сәбәпләре хакында фикер йөртү

 

 15-16 мин

Белем һәм күнекмәләрне кабатлау

  1. Өйрәнелгән сүзләрне  искә төшерү.

Укытучы.  Тактадагы сүзләрнең тәрҗемәсен искә төшерәбез ( бергәләп уку һәм тәрҗемә итү:

Дуслык-

Халык-

Милләт-

Ил-

Елга-

Чишмә-

Борынгы-

Аркылы-

Укытучы.  Димәк, нинди темага сөйләшкәндә бу сүзләрне кулланырга була?  Көтелгән җавап: Туган ил.Татарстан турында сөйләгәндә. 

2. “Плейсмэт консэнсус” («Ризалашу картасы») структурасы.

Моның өчен А3 форматындагы битләр кирәк була. Һәр төркемгә тема бирелә. Битләр әзер булгач, һәр укучы битнен үз өлешендә темага караган җөмләләр яза. Бирелгән вакыт тәмамлангач, укучылар чиратлашып җөмләләрен укыйлар, барлык укучыларга да ошаган җомләләрне бер укучы уртадагы шакмакка яза бара.

Укытучы. Укучылар, хәзер төркемнән берәр укучы хикәяләрегезне укый. Калган укучылар игътибар белән тыңлыйлар һәм үз фикерләрен әйтергә әзеләнәләр.

Хикәяләр укыла, укучылар үзләренә ошаган текстларны атыйлар, ни өчен ошаганлыгын дәлиллиләр.

 Тема буенча алган белемнәре искә төшереп, дөрес итеп куллану

Тактадагы сүзләр

 2-3 мин

Ял минуты

“Микс-Фриз-Груп” («Буташтыру – урыннарда калу-төркемнәргә берләшү»)

Төркем оештыру өчен сораулар:

  1. Бүген сезнең ничәнче дәрес? (2)
  2. Сыйныфта ничә кыз? (6)
  3. Бер атнада ничә көн? (7)
  4. Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз? (8)
  5. Сез ничәнче мәктәптә укыйсыз? (14)

Укучылардан  бер-берсенә рәхмәт әйттерү.

 Иптәшең белән хезмәттәшлек итү.

 Татарча музыка

10-12 мин

Материалны ныгыту

Укытучы. Без Татарстан республикасының иң матур, яшеллеккә күмелеп утырган Түбән Кама шәһәрендә яшибез. Шәһәребез турында нәрсә беләсез икән, без моны моны тикшереп китәрбез.

“Конэрс” структурасы  (Почмаклар).

Сыйныфның 3 почмагына  “Шәһәребезнең тарихы”, “Истәлекле урыннар”, “Шәһәребезнең геройлары” дигән темалар язылган плакатлар эленгән, укучылар бирелгән теманың берсен сайлап, 3 төркемгә берләшәләр.

“800 сум Сэмэри” структурасы.  

Укытучы. Укучылар, “Туган як” газетасына шәһәребез турында мәкалә язарга кирәк. Бу эшне сезгә тапшырдылар. Мәкалә Түбән Кама шәһәренең тарихы, истәлекле урыннары , геройлары турында һәм 30сүздән торырга тиеш.

Һәр төркем үзләре сайлаган темага мәкалә яза. Укучыларның эшләре укыла, нәтиҗә ясала.  

Үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү. Үзеңнең белем системасында ориентлаша белү.

 1-2 мин

Өй эше

“Тейкэвей Хоумворк” (“Меню”). Үзеңә өй эшен менюдан сайлап алырга.

 Үз максат кую.

Өй эше язылган меню

 3-4 мин

Рефлексия

“Своп Ток” структурасы. Мин дәрестә ... белдем дигән җөмләне дәвам итеп языгыз. Басыгыз, үзегезгә партнер табыгыз һәм фикерегез белән уртаклашыгыз. Карточкаларны алышабыз, алга таба башка партнер белән эшлисез. Мин “вакыт чыкты”, - дигәнгә кадәр дәвам итәсез.

 Укытучы белән бергәләп, үз эшен һәм иптәшләренең җавапларын бәяләү.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем Татарстан.

Туган җирем Татарстан. Казан шәһәре....

"Туган җирем - Татарстан" (КВН-дәрес)

Тема: Туган җирем - Татарстан. (КВН-дәрес)Максатлар:1.  Укучыларны Татарстан, аның дәүләт символлары, табигате, халкы, шәһәр-районнары белән таныштыру.2.  Укучыларның сөйләм телен баету, дөн...

«Татарстанның дәүләт символлары» темасы буенча лексик-грамматик күнегүләр.

Иҗади үсеш технологиясенә корылган рус төркемендә лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү (ЛГКК) дәресенең үрнәк планы...

5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест по теме «Татарстан».)

5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест  по теме «Татарстан».)...

“Табигать” темасы буенча лексик-грамматик материал.

УкытучыКаюмова Ләйсән Фирдәүс кызыСыйныф 6ПредметТатар теле Тема“Табигать”  темасы буенча лексик-грамматик материал.Планлаштырылган нәтиҗәләр Шәхескә кагылышлы:   Туган...

татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. «Минем дустым» темасы буенча лексик-грамматик материал.

laquo;Минем дустым» темасы буенча лексик-грамматик материал....

“Туган җирем -Татарстан” темасын йомгаклау 9 нчы сыйныф (рус төркеме)

Дәреснең максаты: Татарстан республикасы турында белемнәрне тирәнәйтү, системага салу, БСТҮ.Бурычлар: Белем бирү: Татарстан республикасы турында булган белемнәрне тирәнәйтү;  укучыларның диалогик...