«Татарстанның дәүләт символлары» темасы буенча лексик-грамматик күнегүләр.
план-конспект урока на тему

Бадгиева Эльза Даниязовна

Иҗади үсеш технологиясенә корылган рус төркемендә

 лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү (ЛГКК) дәресенең үрнәк планы

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Иҗади үсеш технологиясенә корылган рус төркемендә

 лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү (ЛГКК) дәресенең үрнәк планы

Тема: «Татарстанның дәүләт символлары» темасы буенча лексик-грамматик күнегүләр.

Дәрес тибы: ЛГКК

Дәрес максатлары:

 Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

«Татарстанның шәһәрләре, табигате» темаларына караган лексик-грамматик материалны камилләштерү.

«Татарстанның дәүләт символлары» темасына караган лексик-грамматик материалны үзләштерү.

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

төркемнәрдә эшли белү, үзбәя кую күнекмәләрен камилләштерү.

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

“Туган ил” төшенчәсен кабул итү.  Туган якка караган материалны татар телендә өйрәнүгә кызыксыну. Дәүләт символлары белән горурлану.

Җиһазлау: укучыларның сүзлек һәм эш дәфтәрләре, цикл моделе, Татарстанның символлары, Р.Миңнеханов, М. Шәймиев портретлары.

Дәрес барышының технологик картасы

Дәреснең дидактик этаплары

Дәрес этапларының төп максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Дәрес этапларының нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗә

Метапредмет нәтиҗәсе

Танып белү, коммуникатив, регулятив (универсаль уку гамәлләрен формалаштыру)

Предмет нәтиҗәсе

I.Ориентлашу-мотивлаштыру этабы.

1. Исәнләшү, хәлләр сорашу.

Уңай психологик халәт тудыру, дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү.

Татар теле дәресенә әзерлекне оештыра.

Исәнләшә

ләр, хәлләр сорашалар

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлаша белү  

Әңгәмәдәшең белән коммуникациягә керә белү.  

Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту.  

2. Уку максатын кую.

Уку максатын куярга өйрәтү

1.Модель буенча эш оештыра:

-“Татарстан республикасы” (Т.Р.) темасының нинди разделларын яхшы сөйләшә беләбез? Нинди разделны бүген өйрәнәбез? Дәреснең темасы нинди?

2.В каком порядке будем изучать новую тему?

1.Модельга карап Татарстанның шәһәрләре (Ш), Татарстанның табигате (Т)темаларын үзләштергәннәрен

Татарстанның дәүләт символлары. (Д.С.) темасын бүген өйрәнәчәкләрен әйтәләр.

2.- Сначала лексика с грамматикой, потом диалоги и монологи

“Туган ил”  төшенчәсен кабул итү.  Туган якка караган материалны татар телендә өйрәнүгә кызыксыну

Модельлгә таянып эш итә белү.

уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;

Иялек килешендәге исем +тартымлы исем тезмәсен әйтә белү

3. Белемнәрне тигезләү.

1.Тема буенча  грамматик   белемнәрен бер старт позициясенә кую.

- Прежде чем перейти к новому нужно убедиться, что предыдущую все усовили на одном уровне. Русча әйтә:

Лес

Леса

Его леса

В его лесах

В лесах Татарстана

Какие деревья растут в лесах Татарстана

Огород

Огороды

Его огороды

В его огородах

В огородах Татарстана

Что растёт в огородах Татарстана?

Поле

Поля

Его поля

На его полях

На полях Татарстана

Что растёт на полях Татарстана?

Татарча әйтәләр: Урман

Урманнар

Урманнары

Урманнарында

Татарстанның урманнарында

Татарстанның урманнарында нинди агачлар үсә?

Бакча

Бакчалар

Бакчалары

Бакчаларында

Татарстанның бакчаларында

Татарстанның бакчаларында нәрсә үсә?

Кыр

Кырлар

Кырлары

Кырларында

Татарстанның кырларында

Татарстанның кырларында нинди яшелчәләр үсә?

Объектларны  чагыштыра белү.

“Татарстанның табигате” темасына караган лексик-грамматик конструкияләрне куллана белү.

Грмматика: исемнәрнең күплек сан, тартым, килеш белән төрләнүен куллана белү. Сорау җөмләләр дөрес төзи белү.

2.Укучыларның белемнәрен бер старт позициясенә кую.

“Өч урындык” уены аша шәһәр, елга, үсемлек (агач, яшелчә), җәнлек исемнәрен актуальләштерүне оештыра.

Төркемнәргә бүленеп уен барышында лексканы актуальләштерәләр

Уен барышында бер-береңә юл бирү

Төркемнәрдә эшли, уйный белү. Коммуникациягә керә белү.

Шәһәр, елга, үсемлек (агач, яшелчә), җәнлек исемнәрен белү

4.Үзбәя

Үзбәя куярга өйрәтү

Эшләрен бәяләргә куша

Үзләренә билге куялар (нормалары белән таныш булырга тиеш)

Үзе турында объектив булу

Үз эшләренә дөрес бәя куя белү.

II.        Уку максатын адымлап чишү этабы.

 1. Татарча әйттерә:

Герб Татарстана

Государственный герб Татарстана

На государственном гербе Татарстана изображен белый барс.

Что изображено на государственном гербе Татарстана?

Флаг Татарстана

Государственный флаг Татарстана

На государственном флаге Татарстана 3 цвета.

Сколько цветов на государственном флаге Татарстана?

Гимн Татарстана

Государственный гимн Татарстана

Автор государственного гимна Татарстана Рустам Яхин.

Кто автор государственного гимна Татарстана?

Президент Татарстана

Президент Татарстана Рустам Минниханов.

Первый президент Татарстана Минтимер Шаймиев.

Кто президент Татарстана?

Кто первый президент Татарстана?

Татарча әйтәләр

Татарстанның гербы

Татарстанның дәүләт гербы

Татарстанның дәүләт гербында

Татарстанның дәүләт гербында акбарс.

Татарстанның дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгән?

Татарстанның флагы

Татарстанның дәүләт флагы

Татарстанның дәүләт флагында

Татарстанның дәүләт флагында өч төс.

Татарстанның дәүләт флагында ничә төс? Татарстанның гимны

Татарстанның дәүләт гимны

Татарстанның дәүләт гимны авторы Рөстәм Яхин.

Татарстанның дәүләт гимны авторы кем.

Татарстан президенты

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Туган якка караган материалны татар телендә өйрәнүгә кызыксыну.

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру.

Илебезнең дәүләт символларына хөрмәт.

Чагыштыру алымнарын кулланып, үрнәккә карап индуктив, дедуктив фикерли белү.

 Алдан өйрәнелгән объектларны  яңа объектлар белән чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

 

“Татарстанның дәүләт символикасы” темасына караган лексик-грамматик конструкцияләрне төзи белү.

5. Диалогик сөйләм.

Өйрәнелгән сөйләм конструкцияләрне сөйләмдә куллануны камилләштерү.

Парларда “Журналистлар” уенын оештыра

Түбәндәге темаларга сөйләшәләр: Татарстанның шәһәрләре, Татарстанның елгалары, Татарстанның урманнары, Татарстанның җәнлекләре, Татарстанның кырлары, Татарстанның табигате, Татарстанның үсемлекләре, Татарстанның бакчалары

Татар телендә аралашуга омтылыш

Индуктив, дедуктив фикерли белү.

Парларда эшли белү.

Коммуникациягә керә белү.

Бер-береңнең хаталарын күреп төзәтә белү.

Әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белү;

әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү.

Темага караган лексиканы, грамматик конструкцияләрне сөйләмдә куллана белү

6. Үзбәя.

Үзбәя куя белү

Критерийларны искә төшереп үзбәя куярга куша

Үзбәя куялар, парда эшләгән сыйныфташының куйган үзбәясенә ризалык яки ризасызлык белдерәләр.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

Билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

         III.Рефлексия.

1.Рефлексив синтез-анализ.

1.Чему мы научились на уроке?

2.Скажите в паре:

На государственном гербе Татарстана изображен белый барс.

На государственном флаге Татарстана три цвета.

Автор государственного гимна Татарстана Рустам Яхин.

Президент Татарстана Рустам Минниханов.

Нәрсәгә өйрәнгәннәрен әйтәләр.

Парларда татарча әйтәләр.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеге буенча рефлексив анализ башкара алу, нәтиҗә чыгара белү.

2. Дәрескә үзбәя.

Үзбәя куя белү

Дәрестә үзләренә куйган барлык билгеләрен күздә тотып дәрестә эш сыйфатын бәя бирергә куша.

Билге куялар, Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлаталар.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

Билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

3. Өй эше.

Өйрәнгән конструкцияләрне ныгыту

1 вариант: прописать в тетради новые словосочетания: герб Т-на, флаг Т-на, гимн Т-на, президент Т-на.

2 вариант: повторить составленные предложения.

Үрнәк буенча, чагыштуру, синтез-анализ алымнарын кулланып эш итә белү.

Өйрәнгән конструкцияләрне язуда терки белү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1нче сыйныф укучылары өчен "Татарстан шәһәрләре" темасы буенча кулланма.

1 нче  сыйныфтагы  рус  төркемнәре  белән  Татарстан  шәһәрләрен  өйрәнү өчен  укыту  материалы (презентация)...

4нче сыйныфның рус төркемнәрендә "Татарстан шәһәрләре" темасы буенча үткәрелгән дәрескә технологик карта

4нче сыйныфның рус төркемнәрендә "Татарстан шәһәрләре" темасы буенча үткәрелгән дәрескә технологик карта...

“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча лексик-грамматик күнекмәләр, 6нчы сыйныф

1.      Тема буенча алган белемнәрне системага салу һәм гомумиләштереп кабатлау.2.      Аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру, парларда һәм күмәк эшл...

5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест по теме «Татарстан».)

5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест  по теме «Татарстан».)...

“Табигать” темасы буенча лексик-грамматик материал.

УкытучыКаюмова Ләйсән Фирдәүс кызыСыйныф 6ПредметТатар теле Тема“Табигать”  темасы буенча лексик-грамматик материал.Планлаштырылган нәтиҗәләр Шәхескә кагылышлы:   Туган...

татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. «Минем дустым» темасы буенча лексик-грамматик материал.

laquo;Минем дустым» темасы буенча лексик-грамматик материал....