“Туган җирем -Татарстан” темасын йомгаклау 9 нчы сыйныф (рус төркеме)
план-конспект урока (9 класс)

Ахметзянова Аида Бдертдиновна

Дәреснең максаты: Татарстан республикасы турында белемнәрне тирәнәйтү, системага салу, БСТҮ.

Бурычлар:

Белем бирү: Татарстан республикасы турында булган белемнәрне тирәнәйтү;  укучыларның диалогик, монологик, сөйләм телен , ишетеп - аңлау күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви: Туган илгә карата мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү;

Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әгерҗе районы Кичкетаң урта гомуми белем бирү мәктәбе

Дәреснең темасы: “Туган җирем -Татарстан” темасын йомгаклау

9 нчы сыйныф (рус төркеме)

Әгерҗе районы Кичкетаң урта гомуми белем

бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Әхмәтҗанова Аида Бәдертдин кызы.

e-mail :

Дәреснең план-конспекты

Дәрес темасы: “Туган җирем -Татарстан” темасын йомгаклау.

Дәреснең максаты: Татарстан республикасы турында белемнәрне тирәнәйтү, системага салу, БСТҮ.

Бурычлар:

Белем бирү: Татарстан республикасы турында булган белемнәрне тирәнәйтү; укучыларның диалогик, монологик, сөйләм телен , ишетеп - аңлау күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви: Туган илгә карата мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү;

Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү; Туган илебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү.

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Танып белү:

-тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау;

Коммуникатив:

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

Предметара бәйләнеш: география

Предмет дәреслек, карточкалар белән эшли белү.

Дәреснең тибы: кабатлау

Дәреслек : Р.З. Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова. Күңелле татар теле, 9 нчы сыйныф, Казан. “Татармультфильм” нәшрияты, 2014

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш

Техник җиһаз: компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү

Дәреснең технологик картасы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

- Исәнмесез!

-Хәерле көн!

-Кәефләрегез ничек? -

-Яхшы, укучылар, кәефләрегез яхшы булгач,бер-берегезгә уңышлар теләп,сәлам бирегез!

- Бүгенге дежурларны тыңлыйк .

Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

Кояшлы көннәр кебек.

Тукай теле- татар телен

Өйрәнергә дип килдек.

(Бер- берсенә уңышлар теләп елмаялар, кулларын сугалар)

-Тагир, бүген ничәнче число? Атнаның нинди көне? Класста кем юк? Бүген көн нинди? (Бүген көн җылы, яңгыр яумый, җил исә).

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)

II. Белемнәрне актуальләштерү. Ишетеп- аңлау күнегүләре.

Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

1. Послушайте и укажите количество слогов в словах: башкала, манара, Ватаным, шәһәр, халкым,Чаллыдан,тел.

2. Послушайте и повторите эти слова, добавляя к каждому из них местоимения минем, синең, аның, безнең, сезнең, аларның. Татарстан, тел, ил.

Баш-ка-ла,ма-на-ра,Ва-та-ным шә-һәр, Чал-лы-дан,тел.

Минем Татарстаным

Синең Татарстаның

Аның Татарстаны

Безнең Татарстаныбыз

Сезнең Татарстаныгыз

Аларның Татарстаннары

Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

- Ә хәзер видеоролик карап китәрбез, игътибар белән карагыз.

(Подумайте, о чем мы будем сегодня говорить?)

“Мин яратам сине Татарстан!”

Уйлагыз, бүгенге дәреснең темасы ничек?

- Димәк, дәрестә нишлибез?

- Димәк, дәреснең максаты нинди була инде?

- Чему должны научиться? цель урока какая?

Белемнәрне актуальләштерү.

Өй эшен карап китү

Татарстан турында

-Туган җирем - Татарстан

- Дәрестә Татарстан Республикасы турында сөйләшәбез, үткән темаларны кабатлыйбыз.

-Татарстан республикасы турында булган белемнәрне тирәнәйтәбез.

Укытучы укый

Татарстан - минем республикам!

Россиянең матур җирендә.

Халык аңа үзе исем кушкан

Бәхет теләп гомер-гомергә.

Карлары бар аның, язлары бар-

Ташкыннары аның ни тора?

Еракларга киткән тургайлар да.

Сагынып кайта туган йортына.

  • Сез Татарстанны яратасыңмы? Нәрсә өчен яратасыз?

(Ал таңнары өчен, горур халкы өчен, җәйләүләрең өчен, яңгырларың, карларың өчен, гүзәлләрең өчен, әнкәм телең өчен, уңган игенчеләрең өчен, кара алтының өчен, Тукайларың, Җәлилләрең, Сәйдәшләрең өчен яратам.)

Безнең үз Татарстаныбыз бар. Мин Татарстанны шундый матур итеп таң атуы өчен яратам. Җылы яңгырлары өчен яратам. Татарстанда бик күп күренекле кешеләр яши. Алардан бигрәк тә Тукай, Җәлил, Сәйдәшләр белән горурланам. Мин үзем татар милләтеннән һәм безнең җан эретерлек әнкәбезнең теле татар теле бар. Кырларында арыш, бодай, һ.б.лар үсә.

Безнең Татарстаныбызның тарихы истәлекле даталарга бик бай. 1990 елның 30нчы августы – Тататрстан Республикасының дәүләт суверенинитеты турында Декларация кабул ителгән.

Бу Декларациядә Татарстанда татар һәм рус телләре – дәүләт телләре дип игълан ителде. Шуңа күрә ике тел дә бертигез дәрәҗәдә кулланырга тиеш. Бу турыда Ш.Маннурның бик матур шигъри юллары бар. Бу шигырь юллары безнең дәресебезнең девизы булыр.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

Укучылар үзләре әзерләп килгән чыганаклар буенча чыгыш ясыйлар, презентацияләрне карау. Чыгыш ясаган укучы картадан үз шәһәрен күрсәтә.

Уен “Танып әйт” (Татар костюмнарын кигән рәсемнәргә карап кайсы милләттән икәннәрен билгеләү)

  • 2023 нче ел Татарстанда нинди ел дип игълан ителде?

(Милли мәдәничтләр һәм гореф – гадәтләр елы)

  • 2023 нче ел Рәсәйдә нинди ел дип игълан ителде?

(Педагог һәм остаз елы)

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)

Максат кую (Танып белү УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)

VI. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту. Мөстәкыйль эш. Үрнәк буенча иптәшеңне тикшерү.

Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү

#1048;ндивидуаль эш. Ак битләрне алыгыз. Сүзләрнең парларын табыгыз. Битләрдә сызык белән тоташтырыгыз (слова потеряли свои пары, поможем им найти правильный перевод.)

- Экранга карагыз, тәрҗемәләр дөресме?

СЛАЙД № 1 - Күршеңнең эшен тикшер, билге куй (бәя бирү) (взаимопроверка)

1. Бу сүзләр белән җөмләләр төзегез (2 минут вакыт)

#1055;арларда эш.

Укучылар парлашалар

Ситуатив күнегүләр аша алган белемнәрне тикшерү.(1пар)

Спроси у друга:

-знает ли он государственные символы Татарстана?

-какие национальности живут в Татарстане?

(2 пар)

Спроси у друга:

- что изображено на гербе Татарстана?

- кто первый президент Татарстана?

(3 пар)

Спроси у друга:

- какие цвета есть на флаге Татарстана?

- как зовут президента Татарстана?

4 (пар)

Как скажете о том,что:

-Татарстан – самая большая и богатая Республика.

-Вы в школе изучаете два государственных языка;

-Вы любите природу Татарстана;

Ватан – Родина

Дәүләт – государство

Милләт – национальность

Тел – язык

Шәһәр- город

Башкала – столица

Халык- народ

Ил-страна

Туган җир-родная земля

Фоат Галимуллин башкаруында Голшат Зәнәшева “Туган җирем – Татарстан шигырен тынлап үтү, шигырь юлларында аталган топ сүзләр ярдәмендә парларга бүленешеп тукталышларга барып басалар. (Татарстан, Казан, Туган җирем, Иделем таңнары)

-..., син Татарстан дәүләт символларын беләсеңме?

(Әйе, беләм. Татарстанның дәүләт символлары: герб, флаг һәм гимн.)

  • ...., Татарстанда нинди милләтләр яши?

(Татарстанда руслар, татарлар, чуашлар, марилар, удмуртлар һ.б. яши.)

-..., Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?

- ...

(Татарстан гербында канатлы ак барс сурәтләнгән)

, Татарстанның беренче рәисе кем?

(Татарстанның беренче рәисе Минтимер Шәрипович Шәймиев)

–..., Татарстан флагында нинди төсләр бар?

(Татарстан флагында яшел, ак, кызыл төсләр бар.)

, Татарстан рәисенең исеме ничек?

(Татарстан рәисе – Рөстәм Нургалиевич Миннеханов)

-Татарстан- иң зур һәм бай республика.

- Без мәктәптә ике дәүләт теле өйрәнәбез.

- Без Татарстанның табигатен яратабыз.

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)

Үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ)

Физкультминутка.

3. Укучыларны тәрәзә каршына чакыру

Урыннарга утырышу

4. - Ә хәзер видеоролик карап китәрбез, игътибар белән карагыз.

5. Кроссворд чишү.

6 Текст белән эш

Ял итү.

  • Игътибар белән карагыз әле, без беренче планда нәрсә күрәбез?

( Беренче планда Татарстаныбызның иң матур төбәгенә урнашкан Кичкетаң авылының күренешен күрәбез)

  • Икенче планда нәрсә күрәбез?

(Икенче планда гүзәл табигатебез кочагына урнашкан сихри урман буйларын, Кичкетаң авылының табигатен күрәбез)

  • Арткы планда нәрсә күрәбез?

(Арткы планда Иж елгасын күрәбез)

Якташыбыз Динар Шәймарданов башкаруында җырдан өзек карау

- Иж елгасы кайсы елгага коя?

(Иж елгасы Кама елгасына коя)

Татарстан елгалары турында сөйләү.

Слайд 3

Кроссворд чишү.

1) Һәрбер илнең баш шәһәре. ( Башкала )

2) Татар халкының бөек шагыйре. ( Г.Тукай )

3) Бу бинада төрле тарихи экспонатлар була. ( Музей )

4) Татарстанда аларның барысы 43. ( Район )

5) Иң борынгы уку йорты. ( Университет ).

  • Нинди сүз килеп чыкты?
  • Казан.

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү (Танып-белү УУГ)

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы,укучы- укучы) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

VII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

- Без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Нинди максат иде?

- Максатка ирештекме?

Әйе, балалар, чыннан да, Татарстаныбыз дөньяда иң матур республикаларның берсе. Татарстан – ул дуслык дәүләте, тынычлык дәүләте, кунакчыл дәүләт. Без- барыбызда, Татарстан Республикасын яратабыз.

-Үзегезгә төсле кәгазьләрегезне алыгыз.

-Кемгә дәрес ошады, дәрестә җиңел булды?(кызыл йолдызларны күтәрә)

-Ә кемгәдер авырырак булгандыр,бәлки? (алар яшел йолдызларны күтәрә)

( Кто встретил трудности? В чем? Почему?)

ӨЙ ЭШЕ

нчы бит,6 нчы күнегү;

#1048;нтернет аша ”Татарстанның кошлар дөньясы”,

”Татарстанның хайваннар дөньясы” темаларына материаллар тупларга.

- Сау булыгыз. Рәхмәт.

- Татарстан турында сөйләштек

- Татарстан минем Ватаным

“Туган җирем – Татарстан”

Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

Укучылар дәрестә ничек эшләүләренә карап, үзләренә билге куялар, аңлаталар.

Өй эшен көндәлеккә язалар.

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

Татарстан

1

Казан

2

Туган җирем

3

Иделем таңнары

4

Спроси у друга:

-знает ли он государственные символы Татарстана?

-какие национальности живут в Татарстане?

(2 пар)

Спроси у друга:

- что изображено на гербе Татарстана?

- кто первый президент Татарстана?

(3 пар)

Спроси у друга:

- какие цвета есть на флаге Татарстана?

- как зовут президента Татарстана?

4 (пар)

Как скажете о том,что:

-Татарстан – самая большая и богатая Республика.

-Вы в школе изучаете два государственных языка;

-Вы любите природу Татарстана;

-..., син Татарстан дәүләт символларын беләсеңме?

(Әйе, беләм. Татарстанның дәүләт символлары: герб, флаг һәм гимн.)

  • ...., Татарстанда нинди милләтләр яши?

(Татарстанда руслар, татарлар, чуашлар, марилар, удмуртлар һ.б. яши.)

-..., Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?

- ...

(Татарстан гербында канатлы ак барс сурәтләнгән)

, Татарстанның беренче рәисе кем?

(Татарстанның беренче рәисе Минтимер Шәрипович Шәймиев)

–..., Татарстан флагында нинди төсләр бар?

(Татарстан флагында яшел, ак, кызыл төсләр бар.)

, Татарстан рәисенең исеме ничек?

(Татарстан рәисе – Рөстәм Нургалиевич Миннеханов)

-Татарстан- иң зур һәм бай республика.

- Без мәктәптә ике дәүләт теле өйрәнәбез.

- Без Татарстанның табигатен яратабыз.

1

Спроси у друга:

-знает ли он государственные символы Татарстана?

-какие национальности живут в Татарстане?

-..., син Татарстан дәүләт символларын беләсеңме?

(Әйе, беләм. Татарстанның дәүләт символлары: ....................)

  • ...., Татарстанда нинди милләтләр яши?

(Татарстанда ........................ һ.б. яши)

2

Спроси у друга:

- что изображено на гербе Татарстана?

- кто первый президент Татарстана?

-..., Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?

- ...

(Татарстан гербында ..................)

, Татарстанның беренче рәисе кем?

(Татарстанның беренче рәисе ...........)

3

Спроси у друга:

- какие цвета есть на флаге Татарстана?

- как зовут президента Татарстана?

–..., Татарстан флагында нинди төсләр бар?

(Татарстан флагында ........... төсләр бар.)

, Татарстан рәисенең исеме ничек?

(Татарстан рәисе – ................................)

4

-Татарстан – самая большая и богатая Республика.

-Вы в школе изучаете два государственных языка;

-Вы любите природу Татарстана;

Татарстан- иң .....................

- Без мәктәптә ...........................

- Без....................................................


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем Татарстан.

Туган җирем Татарстан. Казан шәһәре....

"Туган җирем - Татарстан" (КВН-дәрес)

Тема: Туган җирем - Татарстан. (КВН-дәрес)Максатлар:1.  Укучыларны Татарстан, аның дәүләт символлары, табигате, халкы, шәһәр-районнары белән таныштыру.2.  Укучыларның сөйләм телен баету, дөн...

Разработка урока на тему "Туган җирем - Татарстан"

Разработка урока на тему "Туган җирем - Татарстан"...

“Туган җирем – Татарстан” бүлеген йомгаклау.

Татар теленнән 6нчы сыйныфның рус төркеме өчен дәрес конспекты (Сингапур методы кулланып үткәрелгән дәрес)...

“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча лексик-грамматик күнекмәләр, 6нчы сыйныф

1.      Тема буенча алган белемнәрне системага салу һәм гомумиләштереп кабатлау.2.      Аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру, парларда һәм күмәк эшл...

"Туган җирем -Татарстан" темасына дәрес эшкәртмәсе

6 сыйныфта "Туган җирем Татарстан" темасына план конспект...