“Туган җирем – Татарстан” бүлеген йомгаклау.
план-конспект урока (6 класс) на тему

Татар теленнән 6нчы сыйныфның рус төркеме өчен дәрес конспекты (Сингапур методы кулланып үткәрелгән дәрес)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytyy_urok_po_tatarskomu_yazyku_po_metodike_singapura.docx666.91 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.        “Туган җирем – Татарстан” бүлеген  йомгаклау.

Максат.     1. Өйрәнгән сүзләрне, сүзтезмәләрне, грамматик структураларны кабатлау, аларны сөйләмдә  куллана алу   күнекмәлрен камилләштерү.  

2. Укучыларның диалогик, монологик сөйләм телен үстерү.

3. Туган җиргә мәхәббәт, хөрмәт, ярату хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек (Татар теле. 6нчы сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен (татар телен өйрәнүче укучылар өчен), эш дәфтәре, компьютер, Татарстан картасы.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моментыПсихологик уңай халәт тудыру.

1) -Исәнмесез, укучылар.

-Исәнмесез.

-Әйдәгез әле, бер-берегезне сәламләгез(каршыдагы партнерга кул болгыйлар, яндагы партнерга кул бирәләр).

2) Дежур укучы белән әңгәмә кору.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.
  1. Өйрәнгән сүзләрне, сүзтезмәләрне искә төшерү (дәүләт, милләт, башкала, халык, туган җир, дәүләт теле, рус һәм татар хлкы).
  • Ә хәзер шушы сүзләр һһәм сүзтезмәләр белән җөмлә төзегез.
  1. Кроссворд чишү (Татарстан сүзе килеп чыга).

  1. “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләре авторы (Тукай)
  2. Татар халык уен коралы (курай)
  3. Ил башлыгы (президент)
  4. Яр Чаллы нинди елга буена урнашкан (Чулман)
  5. Татарстан гимнының композиторы, исеме кирәк (Рөстәм)
  6. Татар халкының милли бәйрәме (Сабантуй)
  7. Милләт (татар)
  8. “Моабит дәфтәрләре” китабының авторы , исеме кирәк (Муса)
  9. Вятка елгасының татарча атамасы (Нократ)
  1. Дәрескә максат кую.
  • Димәк, укучылар, бүген без нинди темага сөйләшәбез?
  • Татарстан турында сөйләшәбез.
  • Дөресрәге, “Туган җирем – Татарстан” темасын йомгаклау.

       IV.Төп өлеш. 

  1. Татарстан турында сез нәрсәләр белдегез?  План буенча исегезгә төшерегез һәм сөйләп карагыз.(Континиус раунд робин структурасы)

Татарстанның табигате.

Татарстан халкы.

Татарстан Республикасының дәүләт символлары.

  • Булдырдыгыз, афәрин!
  • Әйтегез әле, Татарстанда ничә район бар.
  • 43.
  • Сез нинди зур шәһәрләрне беләсез?
  •  Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Мамадыш һ.б.(картада күрсәтү).
  • Ә бу шәһәрләрдә нәрсәләр бар?
  • Яр Чаллыда “Камаз” заводы, Казанда Кремль, музейлар, Алабуга тарихи шәһәр һ.б.
  • Афәрин, бик яхшы беләсез икән.
  1. КОННЕРС структурасы.(Алабуга, Казан, Мамадыш, Яр Чаллы)

- Сез туристлар. Почмакларда шәһәр исемнәре язылган. Кайсы шәһәргә барырга телисез шул почмакка барыгыз. Мин сезгә 30 сек вакыт бирәм. Сез шул вакыт эчендә ни өчен бу шәһәрне сайлавыгыз турында сөйлисез. Аннан соң икенче укучыга 30 сек. Башлый чәче кара укучы.

  • Һәр төркемнән берничә укучының фикере тыңлана.
  1. – Без сезнең белән Ч.к. һәм кадәр сүзе  кергән грамматик структураны өйрәндек. Слайдка карап, уйлагыз әле, сез нинди җөмләләр төзи аласыз.

                             

-Мамадыштан Кукмарага кадәр 60 километр.

  1. Физкультминутка (МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы).

- Сез басасыз һәм музыка уйный башлауга биисез. Музыка туктагач, мин сезгә сорау әйтәм, җавабы сан була. Сез шул сан буенча төркемнәргә җыеласыз.

Татарстанда ничә дәүләт теле? (2)

Татарстан аша ничә зур елга ага? (4)

Рөстәм Нургалиевич  Миннеханов ничәнче президент? (2)

Казанда ничә театр бар? (7)

  • Булдырдыгыз, афәрин. Сез бүген бик яхшы эшлисез!

  1. ТИК-ТЭК-ТОУ структурасы.
  • Без сезнең белән крестики – нолики уены уйныйбыз.
  • 1 нче номерлы укучылар, партадашларыгызга 4әр бит таратыгыз Сез һәрберегез Татарстан темасына караган исем, сыйфат, сан, фигыль һәм башка сүз төркеменә караган берәр сүз язып өстәлегезнең уртасына куеп барасыз. Моның өчен мин сезгә

1 минут вакыт бирәм.

  • 2нче номерлы укучылар килеп чыккан 16 битне бутыйсыз һәм шуннан 9 карточка аерып аласыз. 3нче номерлы укучылар карточкаларга номерлар куеп чыгасыз. Хәзер һәр укучы вертикаль, горизонталь яки диагональ буенча җөмләләр төзисез. Моның өчен 2 минут вакыт бирелә.(Берничә укучыдан җөмләләр укытыла).

  1. Дәфтәрдә эшләү.
  • Дәреслекләрнең 110 нчы битен ачыгыз, 4нче күнегүне табыгыз.

Биремен укыйбыз. Дәфтәргә число язабыз һәм бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп, дәфтәрдә эшлибез.(Берничә укучыдан җөмләләр укытылы, класстан фикерләр тыңлана. Дөрес яки дөрес түгел).

  1. ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН структурасы (сесть-встать).Укытучы җөмләләр укый, укучылар дөрес булса басалар, дөрес булмаса утыралар.

Минтимер Шәймиев 2нче президент.

Иң озын елга Чулман.

Флагта 3 төс бар.

Гербта канатлы ак барс сурәтләнгән.

Татарстан гимнын Рөстәм Яхин язган.

Татарстанда татарлар һәм руслар гына яши.

  1. Диалог төзү. Сез чит илдән килгән кунаклар белән очраштыгыз. Уйлап карагыз әле,дәреснең темасы буенча сез нинди диалог төзер идегез? Янда утырган укучы белән диалог төзегез.(Укучыларның җавабы тыңлана)
  2. “Мин яратам сине, Татарстан” җырын тыңлау. Җырның сүзләрен Роберт Рәкыйпов, ә музыкасын Роберт Андреев язган. Җырны Татарстанның халык җырчсы Салават Фәтхетдинов башкара.Аудиоязмада җыр тыңлана.

        - Автор Татарстанны ни өчен яратырга кирәк ди? Җавапларыгызны    битләргә язып барыгыз.(Берничә укучыдан җаваплар тыңлана).

-Тагын нәрсәләр өстәр идегез?

V. Йомгклау. Рефлексия.

1) Нәтиҗә ясау.

-Димәк, укучылар, без нинди зур теманы йомгакладык?

-Туган җирем – Татарстан.

- Элек белми идем, ә хәзер белдем дигән нинди яңа материал белән таныштыгыз?

-Татарстанда 43 район һәм шәһәр бар. Татарстан аша 4 зур елга ага. Татарстан иң зур республика һ.б.

- Димәк, укчылар, без гүзәл табигатьле, тыныч, бай республикада яшәвебез белән бик бәхетле. Киләчәктә дә шулай матур, тыныч яшәргә язсын.

2) Билгеләр кую.

VI. Өй эше бирү.

  1. РАФТ ясарга

Р – реклама агенты

А – туристлар

Ф –буклет, плакат

Т – Татарсстан

  1. 111 нче бит, 5нче күнегү
  2. Чит ил туристына Татарстан турында нәрсә сөйләр идең?

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем Татарстан.

Туган җирем Татарстан. Казан шәһәре....

"Туган җирем - Татарстан" (КВН-дәрес)

Тема: Туган җирем - Татарстан. (КВН-дәрес)Максатлар:1.  Укучыларны Татарстан, аның дәүләт символлары, табигате, халкы, шәһәр-районнары белән таныштыру.2.  Укучыларның сөйләм телен баету, дөн...

Разработка урока на тему "Туган җирем - Татарстан"

Разработка урока на тему "Туган җирем - Татарстан"...

“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча лексик-грамматик күнекмәләр, 6нчы сыйныф

1.      Тема буенча алган белемнәрне системага салу һәм гомумиләштереп кабатлау.2.      Аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру, парларда һәм күмәк эшл...

"Туган җирем -Татарстан" темасына дәрес эшкәртмәсе

6 сыйныфта "Туган җирем Татарстан" темасына план конспект...

Туган җирем-Татарстан

Презентация для 8 класса по теме "Родной край- Татарстан"....