"Туган җирем -Татарстан" темасына дәрес эшкәртмәсе
план-конспект занятия (6 класс)

Фәсхиева Алисә Илфат кызы

6 сыйныфта "Туган җирем Татарстан" темасына план конспект

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytyy_1.docx16 КБ

Предварительный просмотр:

Максатлар: Татарстан урында алган белемнәрне ныгыту, белем һәм күнекмәлрне камилләштерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү; сүзлек запасын баету, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тугнан илгә, туган җиргә мәхәббәт, гуманлык хисләрен тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Регулятив: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирү; күнегү, биремнән чыгып, дөрес үтәү.

Танып-белү: өйрәнелгән темаларга караган сүзләрне таный белү, сөйләм формалаштыра алу.

Коммуникатив: тормыш тәҗрибәсе куллану.

Дәрес тибы: үткән теманы гомумиләштереп кабатлау.

Дәрес барышы:

I. Уңай психологик халәт тудыру.

-  Исәнмесез, укучылар!

Дәрес һәрчак шулай башлана.

Сез алырсыз бишле генә –

Күңелем минем ышана.

Welcome, everybody!

Welcome to all of you.

I’d like to welcome you all to this course.

Good morning, everybody.

Good afternoon, everybody.

Hello, everyone!

II . Уку мәсьәләсен кую

- Мин гади укытучы гына түгел. Мин Америкадан килгән кунак. Минем исемем Алиса Ильфатовна. my name is Alice ilfatovna. Минем Татарстан, аның шәһәрләре, табигате, милләтләре турында беләсем килә. Сез миңа булышырсыз дип ышанам.

(“Мин яратам сине Татарстан” җыры кушыла)

- Укучылар, бик матур җыр яңгырады. Бу җыр нәрсә турында? (Татарстан)  Әйдәгез без сезнең белән сәяхәткә китәбез. Сез миңа Татарстан турында күбрәк белергә ярдәм итәрсез. Окей? Һәм без сәяхәтебезне станция буенча ясыйбыз.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

Слайд 2 “Үзгәргән сүзне тап” тукталышы

- Укучылар без “Артык сүзне тап” тукталышында икән. Ләкин мин бу сүзләрне аңламыйм. Анда нинди сүзләр үзгәргән?

1) Казан зур шәһәр.

Казан борынгы шәһәр.

2) Мин Алабугадан Казанга барам.

Мин Алабугадан Мамадышка барам.

3) Казан – студентлар шәһәре.

Казан галимнәр шәһәре.

- Сез бик игътибарлы икән, укучылар. Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Алдагы тукталыш ничек атала? (“Кара-каршы” тукталышы)

- Аңлашылды. Мин сзгә веер алып килдем. Һәр төркем чыгып алыгыз әле. Һәр төркемдә веер бар. 1нче санлы укучы веердан бер сорау ала, 2нче санлы укучы 3нче санлы укучыга сорауны укый; 3 санлы укучы уйлый һәм җавап бирә;4нче санлы укучы тыңлый, дөрес булса мактый, төгәл булмаса өсти.

Карточкалардагы биремнәр:

1. Татарстанда дәүләт телләре нинди?

2. Татарстанда нинди милләт халыклары яши?

3. Татарстанның беренче презеденты кем?

4. Татарстан нинди республика?

5. Татарстанның зур шәһәрләрен әйт.

6. Татарстанның иң зур елгалары нинди?

7. Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

- Әфәрин, булдырдыгыз.  Ә хәзер нинди тукталыша җиттек, укучылар? (“Тапкырлар” тукталышы) Безгә бит бу тукталышка керер өчен җөмләләр төзергә кирәк икән. Миңа Татарстан турында һәрберегез 1шәр җөмлә төзеп әйтегез. (җөмләләр әйтәләр)

IV. Физминутка.  

- Укучылар, без “Ял итү” тукталышына да килеп җиткәнбез икән. Әйдәгез күзләрне ял иттереп алыйк әле. (Физминутка)

Сүзләр

-  “Мин илем белән горурланам”  тукталышына җиттек , укучылар. Ә хәзер мине Татарстанның табигате, шәһәрләре, милләтләре белән таныштырыгыз әле.

1 төркем: Татарстанның табигате.

2 төркем. Татарстанның табигате.

3 төркем. Татарстанның милләтләре.

- Рәхмәт, укучылар. Сез Татарстан турында бик яхшы беләсез икән, мин бик шат. Ә хәзер минем Түбән Кама шәһәренә барасы килә.

“Шәһәрләр буйлап” тукталышы.

1. Как правильно мне спросить на татарском, далеко ли Нижнекамск от города Елабуга?

2. На чем можно доехать ло Казани?

3. Как мне спросить на татарском, расскажите мне про Елабугу?

 “Иҗади тукталыш”

- Мин сезнең тапкырлыкны, белемнәрегезне белдем. Мин сезгә 1 уен алып килгән идем. Әйдәгез уйныйбыз. Уен синквейн дип атала. Мин сезгә 1 синквейн әйтәм, ә сез үзегез төзисез.

Татарстан

Зур, бай

Яшим, укыйм, яратам

Бу минем туган җирем

Ватаным

- Рәхмәт, укучылар, булдырдыгыз. Укучылар, ә сез тиз генә интернетта кроссворд төзи беләсезме? Мин сезгә тиз генә төзеп була торган кроссворд алып килдем. (аңлату)

V. Рефлексия.

- Уучылар, миңа сәяхәт бик ошады. Татарстан бик бай һәм гүзәл республика икән. Тагын бер кат әйтегез әле, Татарстанда нинди милләтләр яши? Аның табигате нинди? Нинди зур шәһәрләре бар? Нинди елгалары бар?

- Сезнең алдыгызда куллар бар. Әгәр дә теманы язшы аңладым, иптәшемә аңлата алам дисез икән, яшел кулларны; теманы аңладым, ләкин аңлата алмый дисез икән сары; теманы аңламагансыз икән кызыл кулларны күтәрегез.

- Яхшы, укучылар, мин сезнең белән килешәм.

- Сәяхәтегез өчен рәхмәт. Мин сезне Англиядә кунакка көтеп алам. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

"Васильево-туган җирем"

Проектная работа учащихся 4 класса (русскоязычная группа) о поселке, где они родились и живут. Материал собирался ребятами в виде фотографий, которые показаны презентацией. Васильево расположено в оче...

Туган җирем Татарстан.

Туган җирем Татарстан. Казан шәһәре....

Васильево-туган җирем

Проектная работа учащихся 4 класса "Васильево-туган җирем", где ребята собрали материал о родном посёлке Васильево. Васильево расположено в очень красивом месте,  на берегу реки Волги. Очень разн...

Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем

  Мин, Тинбакова Римма Варис кызы, Азнакай шәһәре 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә 1995 нче елдан бирле татар теле һәм әдәбиятын укытам....

“Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” темасына эссе

Татарстан Республикасы  Азнакай  муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәби...