“Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” темасына эссе
статья по теме

Асылова Лимуза Таеповна

Татарстан Республикасы

 Азнакай  муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем

 бирү учреждениесе

 “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Асылова Лимуза Таеп кызы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2esse_asylovoy_l.t.docx20.9 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

АЗНАКАЙ МУНИЦИПАЛЬ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль

 бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Азнакай шәһәре 4 нче лицее”

 “Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” темасына эссе

                                                              Татарстан Республикасы

                                                              Азнакай  муниципаль районы

                                                              муниципаль бюджет гомуми белем

                                                              бирү учреждениесе

                                                              “Азнакай шәһәре 4 нче лицее ” ның

                                                              I квалификацион категорияле

                                                              татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                              Асылова Лимуза Таеп кызы

Азнакай,  2013нче ел

Мин, Асылова Лимуза Таеп кызы, Азнакай шәһәре 4 нче лицееның I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Хәерле көн, хөрмәтле жюри әгъзалары, хөрмәтле коллегалар, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары! Бүгенге бәйге – тамашага һәрберебез үз хезмәтебезне хөрмәтләп, ана теле укытучысы буларак тәҗрибә уртаклашырга дип конкурска килдек.

Мин үземнең чыгышымны “Җидегән чишмә” тезмәсенә салынган Сабантуй мизгелләреннән башлап җибәрәм. Бүгенге конкурс бәйге генә булып калмасын, күңелләребездә бәйрәм – истәлек булып та саклансын иде.

Туган ягым – Идел йортның кояш чыгышы тарафында, чал Уралның соңгы дулкыннары таулар хасил иткән манзаралы як.

Түбәсендә кылганнар йөгергән Чатыр тауга менеп мин Тарих хәтерен уятам.

Бәхетем дә,  ләхетем дә син дә булсын, туган җирем...

Азнакай – “ак сакаллы” борынгы төбәкләр белән чагыштырганда бик яшь әле: ике гасырлык дәверен узып кына бара. Әмма хәтере, гореф-гадәте, холык-фигыле мең еллар буена чарланган, милләтнең бай телен саклаган халык яши монда.

Бу якларга фаҗигале гасырларда үзәктән күчеп килгән ата-бабаларыбыз нигез салган. Үҗәтлек, иреккә сусау, ихтыяр көче, тормышта үзен каһарман итеп тою – бу төбәк халкының холкын, йөз рәвешен билгели.

Азнакайның тау-үрләренә меник әле. Безнең як җирләре ут күршебез булган Башкортстанның Бакалы, Шаран, Татарстаныбызның Ютазы, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Сарман, Мөслим районнары белән чикләшә.

Азнакай – кара алтын чыгаручылар һәм сары алтын үстерүчеләр иле.

Республикабызның әдәбият һәм сәнгать тарихына кергән якташларыбыз Мәхмүт Хәсәнов, Әнәс Кари, Гариф Галиев, Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Флера Гыйззәтуллина, Илдус Гыйләҗев, Фәйрүзә Исмәгыйлева, Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова, Зәйнәп Фәрхетдинова, Миргаяз Шәрәфиев кебек шәхесләребез белән горурланам.

Мин Азнакай районының иң матур авылларының берсе булган, куе урман кочагына сыенып утырган Татшуган авылында туганмын.

Әйе, һәркемгә үзенең кендек каны тамган, беренче тапкыр тәпи атлап киткән, канат куеп еракларга очырган туган җиреннән дә матуррак, кадерлерәк җир юктыр.

Мәктәп еллары... Аның якты хатирәсе җанымны җылыта. Истә, барысы да истә...

Әле кайчан гына әтием белән әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Ул еллар инде еракта бик еракта калдылар.

Төпле белем биргән, укуга мәхәббәт уяткан беренче укытучым Роза Шакир кызы Гарипованың мавыктыргыч дәресләре, соңыннан Минзәлә педагогия училищесында белем алган яшьлек елларым, педагогия училищесының иркен, зур бинасы, герой шагыйребез Муса Җәлил эзләре калган заллары...

Тирән, ныклы белемле остазларым класс җитәкчем Павлов Николай Павлович, татар теле һәм әдәбияты укытучысы мәрхүм Һадиев Вәсил Һади улы  үзләренең үрнәгендә укытучы һөнәренә тагын да тирәнрәк мәхәббәт уяттылар.

Педагогик эшчәнлегемне 1986 нчы елны Баулы районы Бәйрәкә гомуми урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып башлап җибәрдем.  

Тынгысыз, эзләнүчән күңелем, югары белемгә омтылыш Алабуга дәүләт педагогия институтының татар теле бүлегенә илтте.

Туган якны сагыну мине Азнакай шәһәре 4 нче гомуми белем бирү мәктәбенә алып кайтты.

Мәктәбем коллективы шәһәрдә көчле укытучылары белән билгеле. Шуның өчен дә быелгы уку елыннан физика-математика юнәлешендә эшләүче лицей статусын алды.  Лицейда сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелә.

“...эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү –мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”, - дип язган Галимҗан Ибраһимов.

“Укытучы булсагыз, шәкертләрне кагыйдә буенча тәрбия итегез, холыкларны гүзәлләндерегез, хәлләренә яраклы гыйлемнәрне өйрәтегез, гомерләрен әрәм итмәгез, шәкертләр өчен җаваплы булачак кешеләрнең иң беренче дәрәҗәдә булганнары – мөгаллимнәр белән мөдәррисләр икәнлекне онытмагыз!”

Әйе, мең кат хаклы күренекле педагог Риза Фәхреддин.

Укытучы хезмәтенең никадәр авыр, җаваплы, шул ук вакытта серле, мавыктыргыч икәнлегенә мин шәһәр мәктәбендә эшли башлагач тагын бер кат инандым. Әгәр дә синдә балаҗанлылык һәм гыйлемлелек, тәрбиялелек һәм фидакарьлек, намуслылык һәм киң күңеллелек кебек сыйфатлар булмаса, белем йортыннан ерак тор.

 Бүгенге көндә мин “Укыту һәм тәрбия эшендә яңа технологияләр кулланып, төпле белем бирү, әхлаки шәхес тәрбияләү һәм укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү” дигән методик тема өстендә эшлим.

Әйе, мин - татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Академик Индус Таһировның “Милли горурлыгы булмаган халыкның киләчәге юк”, - дигән сүзләрен истә тотып, мин укучыларымда ана теленә мәхәббәт тәрбияли алам икән, димәк, алар киләчәктә башка халыклар арасында үз кадерләрен белеп, тарихи традицияләрне, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне хөрмәтләп, дин-иманын саклап яшәячәкләр.

Шул традицияләрне дәвам итеп, “Сөйкемле Шүрәле”, “Зирәк тиен”, “Олимпия уеннарыннан сәлам!”, драматург Кәрим Тинчуринның 125 ел тулу уңаеннан уздырылган иҗади эшләр конкурсы, “Сәхнә көзгесе”, Г.Тукай исемендәге III Бөтенроссия шигырь укучылары конкурсларында, Халыкара туган телләр атналыкларына багышланган район чараларында катнашып укучыларым җиңүче һәм призлы урыннарга лаек булдылар.

Класстан тыш үткәрелгән тәрбия эшенең әһәмияте шунда: үткәрелгән һәрбер эшнең, чараның файдалы булуы. Нинди генә эш башкармасын, нинди генә шөгыль тапмасын — укучы үз эшенең, үз шөгыленең файдалы, кирәкле икәнен тоярга тиеш дип уйлыйм мин. Үземнең укучыларымда шәфкатьлелек, киң күңеллелек, башкаларны ихтирам итү хисләре уятырга тырышам.

Туган телебезне үстерүгә без – татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзебездән лаеклы өлеш кертәбез. Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда туган ягыбыз язучыларының иҗатларын өйрәнәбез, алар белән очрашулар үткәрәбез, һәр табадан төшкән китапларына күзәтүләр ясыйбыз, укучылар үзләре дә илһамланып каләмгә үрелә.

Тәҗрибә уртаклашу уңаеннан мәктәп белән балалар бакчасы арасында дәвамчанлык алып барам. Шул уңайдан табигатьне саклау, сәламәт яшәү рәвеше, дуслык турында спектакльләр күрсәттек.

Укучыларда өлкәннәргә хөрмәт, ихтирам, Ватан пәрвәрлек тәрбияләү максатыннан “Өлкәннәр көне” нә багышланган кичәләр, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар үткәрәбез.

Хезмәтемдәге уңышлар өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Рәхмәт хатларына лаек булдым.

Минемчә, кеше бары туган җирендә генә үзе теләгән биеклеккә күтәрелә ала, чөнки аның һавасы да, суы да, туфрагы да тәңгә һәм җаңга көч-куәт бирә. Әллә никадәр читтә яшәсәң дә, туган җирдән кендек җебе мәңге өзелми. Юкса, чит җирләрдә гомер кичерүче әдипләр туган яклары турында искиткеч әсәрләр иҗат итә алмас иде!  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем

  Мин, Тинбакова Римма Варис кызы, Азнакай шәһәре 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә 1995 нче елдан бирле татар теле һәм әдәбиятын укытам....

«Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем»

Мин Хөсәенова Илсөя Илдус кызы, Татарстанның тау ягы булып торган, имәннәре белән дан тоткан Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылында дөньяга туганмын....

Туган җирем,мәктәбем,һөнәри эшчәнлегем

Туган җирем,мәктәбем,һөнәри эшчәнлегем...

Туган җирем, мәктәбем,һөнәри эшчәнлегем

Туган җирем, мәктәбем,һөнәри эшчәнлегем...

Туган җирем, мәктәбем һәм педагогик эшчәнлегем

Туган җирем, мәктәбем һәм педагогик эшчәнлегем...

Презентация. Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем

Презентация. Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем...

Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем

Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем...