Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем
статья по теме

Тинбакова Римма Варисовна

        Мин, Тинбакова Римма Варис кызы, Азнакай шәһәре 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә 1995 нче елдан бирле татар теле һәм әдәбиятын укытам.

        Мәктәп...Кечкенәдән үк үзенә тартып торучы бер кыйбла бит ул. Көн тудымы, мин мәктәбемә ашыгам. Юлым таныш урамнар аша үтә. Күңелем туган як  күренешләрен барлый.

                                                 Туган җир!

                                                 Синдә таптым бәхетемне :

                                                 Укытучы дигән һөнәрем бар.

                                                 Килеп керсәм мәктәбемә,

                                                 Кызыксынучан укучым бар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon vystuplenie.tugan_zhirem_mktbem_honri_eshchnlegem.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты

мәгариф бүлеге

Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем

                                                      Район татар теле һәм әдәбияты  

                                                              укытучылары  арасында үткәрелгән  

                                                                  “Мастер-класс” конкурсы  өчен

                                       Азнакай шәһәре 3 нче

                                                               гомуми урта белем бирү мәктәбенең

                                  икенче категорияле

                                                              татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                    Тинбакова Римма Варис кызы  

                                                       тарафыннан  әзерләнгән чыгыш

Азнакай, 2010нчы ел.

       

       

     

        Мин, Тинбакова Римма Варис кызы, Азнакай шәһәре 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә 1995 нче елдан бирле татар теле һәм әдәбиятын укытам.

        Мәктәп...Кечкенәдән үк үзенә тартып торучы бер кыйбла бит ул. Көн тудымы, мин мәктәбемә ашыгам. Юлым таныш урамнар аша үтә. Күңелем туган як  күренешләрен барлый.

                                                 Туган җир!

                                                 Синдә таптым бәхетемне :

                                                 Укытучы дигән һөнәрем бар.

                                                 Килеп керсәм мәктәбемә,

                                                 Кызыксынучан укучым бар.

      Балаларга белем бирүдә Ә.З. Рәхимовның укучыларның коммуникатив активлыгын үстерүгә юнәлтелгән үстерелешле укыту системасын кулланам. Методик темам “ Үстерелешле укыту нигезендә укучыларның иҗади сәләтен үстерү ” дип атала.

      Эшемдә укучыларда булган иҗат башлангычларын үстерүгә аерым игътибар бирәм. Әлеге проблеманы хәл итүдә балалар белән фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру, милли-төбәк компонентын куллану, иҗади эшләү метод һәм алымнарыннан файдаланам.

      Заман үзгәрү белән укыту системасында да үзгәрешләр туа тора. Заман яңа таләпләр куя, яңа технологияләр килә. Мин дә заман кешесе, димәк, мин дә заман белән бергә атларга тиеш. Шул уңайдан, үз тәҗрибәмдә укытуның яңа технологияләрен кулланам: шәхескә юнәлтелгән укыту, компьютер технологичсе, алга китеп укыту, проблемалы укыту һ.б. Бүгенге көн укучысына белем әзер килеш җиткерелергә тиеш түгел, ә мин аны эзләнергә, табарга, төрле чыганаклардан белем үзләштерергә өйрәтергә тиеш.

       Эшләгән классларымда контроль эш һәм укытуның сыйфаты татар теленнән – 67, әдәбиятыннан – 75% тәшкил итә, район күрсәткечләре белән тәңгәл килә.

       Дәресләрнең төрле типлары: дәрес-конкурс, дәрес-сәяхәт, дәрес-диспут, укучыларның телгә һәм әдәбиятыбызга булган кызыксынуын арттыра. Аларны иҗатка рухландыра.

       Балалардагы табигый сәләтне үстерү максатыннан дәрестә һәм класстан тыш эшләремдә иҗади алымнарны кулланам. Үзем шигырь язарга, рәсем ясарга, төбәгебезнең үзенчәлекле, матур почмакларын фотога төшерергә яратам. Аларны эшемдә рәхәтләнеп кулланам.

      (Игътибарыгызга дәресемнең кечкенә өзеген тәкъдим итәм).

       Туган ягыбызның искиткеч гүзәллегенә мәхәббәт, лаеклы хезмәт ияләренә хөрмәт хисе уятасы килү теләге шигырь юллары булып туа:

     

       Кояш көлә бүген,

       Җил дә

       Нигәдер тынып калган.

       Түбә кыегыннан бары

       “Тып та тып” тамчы тама.

       Яз җитүенең беренче

       Хәбәре бу – беләмсең.

       Шуңа күрә шатлыгыңнан

       Нурлар чәчеп көләсең.

       Шуңа йөзләр көләч синең,

       Күзләреңдә нур уйный.

       Назга сусаган күңелең

       Дөньяны сөеп туймый...

     

       Шигырьләрем “Татнефть” җәмгыятенең “Рухият” яңарыш фонды тарафыннан чыгарылган “Яңа дулкын” дип  исемләнгән җыентыкта урын алды (Казан”РУХИЯТ” нәшрияты, 2006). Язучы Галимҗан Гыйльмановның шигыремне сәхнәдән укуы – минем өчен көтелмәгән куаныч, олы бүләк булды. ( Биредә - аның белән төшкән рәсем).

       Туган төбәгебезнең гүзәллеген, тауларының биеклеген, суларының матурлыгын тасвирлаган картиналарым  2008 нче елда Азнакай шәһәренең “Мизгел” күргәзмә залында үткәрелгән  “ Табигать бизәкләре” дип исемләнгән күргәзмәгә куелды.

        Үзем генә түгел , укучыларны да иҗатка рухландыра , эзләнүчән булырга өйрәтә алуым һәм аларның да уңышка ирешеп, нәтиҗәләрен күрү – зур шатлык. Күпләре үз эшләре белән төрле бәйгеләрдә катнашалар; район, республика конкурслары дипломантлары һәм призёрлары.

       Мәсәлән, 11нче сыйныф укучысы Харисова Диләрә “Азнакай тургайлары” исемле район конкурсының “Әдәби сүз” номинациясендә 3нче, рәсемнәр конкурсында 1нче урын алды (2007).

        Гаилә елы уңаеннан республикада үткәрелгән сочинениеләр конкурсында “Әнием – якын дустым” исемле эше белән 10 нчы сыйныф укучысы Алдыбаева Нурия районда 2 нче, “Иң якын кешеләрем” эше белән 5 нче сыйныф укучысы Хисаметдинова Диләрә 3 нче урын алды.

        Республика “Татарстан – туган йортыбыз” сочинениеләр конкурсында да катнашып, бу ике укучы рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Шул исем астында уздырылган район шигырь конкурсында Алдыбаева Нурия исә 1 нче урын алды. Ул Гаилә елы уңаеннан үткәрелгән VI республика нәфис сүз осталары бәйгесендә дә катнашып, диплом яулады.

       

     

        Республика “Парклар маршы” конкурсында укучыларым үзләре ясаган рәсемнәре, Ык, Чатыр тау турында язган әкиятләре, төшергән фотосурәтләре белән катнашып, диплом белән билгеләп үтелделәр. Ә Харисова Диләрәнең

“Яз галәмәтләре” исемле туган якта яз күренешен сурәтләгән рәсеме “Заман” нәшрияты тарафыннан чыгарылган  “Күңеле белән гүзәл туган җирем” (“Добротой земля моя прекрасна”, Казан, 2008) исемле җыентыкта урын алды. Шигырьләре һәм мәкаләләре “Ялкын”(2006, июль, ноябрь саннары) журналы, “Маяк”(2007, № 39-43, № 103-107) газеталарында басылды.

       Быел 8 нче сыйныфта укучым, Кашапова Чулпан “Озын толым” район конкурсында катнашып, “Иң оста биюче” дипломына лаек булды... Санап китсәң, алар шактый, әлбәттә.

       Мондый җиңүләр балаларны тагын да иҗатка рухландыра, үз көчләренә ышанычларын арттыра. Алар өчен бу – зур эш, ә минем өчен - шатлык, эшемнең нәтиҗәсен күрү шатлыгы. Мин алар белән чын-чынлап горурланам.

       Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү буенча эш тәҗрибәм төрле газета һәм методик кулланмаларда басылды. “Риза Фәхретдин нәсыйхәтләрен татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану”, “Кеше дуссыз тора алмый исемле хезмәтләрем “Ни чәчсәң, шуны урырсың” (Казан, РИЦ нәшрияты, 2008) исемле методик җыентыкта, “Гаяз Исхакыйның “Сөннәтче бабай”әсәре” исемле ачык дәрес эшкәртмәсе Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге, Информацион Методик Үзәк тарафыннан чыгарылган “Укыту-тәрбия процессының сыйфатын күтәрү факторы буларак педагогик мониторинг” җыентыгында (Азнакай,2009) урын алды. “Мәгърифәт” газетасында (2006, № 16) “Сәгатебез дөресме?” рубрикасында “Тукай - замандашыбыз” исемле очеркым басылды. Районда үткәрелгән семинар һәм киңәшмәләрдә “Мәктәптә укучыларның фәнни-тикшеренү эшен камилләштерү юллары”, “Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүдә милли гореф-гадәтләребезнең роле”, “Җиде буыныңны бел” дигән үз тәҗрибәмнән чыгып язылган чыгышларым белән катнашам.

       Г.Тукайның иҗатына багышлап, укучылар белән бергә чыгарган “Тукай дөньясы”,  “Тукай безнең күңелләрдә” исемле газеталар районда 1нче һәм 2 нче урыннарны яуладылар (2007, 2009).

       Кечкенә генә уңышлар да зур эшләргә әйди. Алга таба да яңа үрләр булыр дип өметләнәм. Үзебезнең мәктәп администрациясенә бик зур рәхмәтемне әйтәсем килә: алар тәкъдиме белән исемем  Россиядә чыга торган “Лучшие люди России” энциклопедиясенә тәкъдим ителде.

       Мин – укытучы! Һәр яңа дәресем балалар өчен ачыш алып килергә, белем алуга теләк уятырга, аларны иҗатка этәрергә тиеш. Мәктәп – иҗат мастерское бит ул.

     

        Әгәр дә укучым  фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә, эзләнергә, белемне үзлектән табарга өйрәнә икән; туган ягы, халкы, теле, гореф-гадәтләре белән горурлана икән, димәк, мин, аның укытучысы, үз бурычымны үтим дигән сүз.

        Мәктәп...Мин мәктәпсез бер генә көн дә яши алмамдыр төсле. Шимбә җитсә, атна башын көтәм. Нинди яңа табышлар китерер яңа көннәр?!

       

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” темасына эссе

Татарстан Республикасы  Азнакай  муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәби...

«Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем»

Мин Хөсәенова Илсөя Илдус кызы, Татарстанның тау ягы булып торган, имәннәре белән дан тоткан Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылында дөньяга туганмын....

Туган җирем,мәктәбем,һөнәри эшчәнлегем

Туган җирем,мәктәбем,һөнәри эшчәнлегем...

Туган җирем, мәктәбем,һөнәри эшчәнлегем

Туган җирем, мәктәбем,һөнәри эшчәнлегем...

Туган җирем, мәктәбем һәм педагогик эшчәнлегем

Туган җирем, мәктәбем һәм педагогик эшчәнлегем...

Презентация. Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем

Презентация. Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем...

Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем

Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем...