Фәсхиева Алисә Илфат кызы

Туган тел һәм әдәбият укытучысы сайты

“Һәрвакыт алга барырга, утырган арбадан төшеп калмаска!”

Профессия: Укытучы

Профессиональные интересы: Укучыларда туган (татар) телгә кызыксыну уяту

Увлечения: Китап уку, сәхнәдә чыгыш ясау, машина йөртү

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Алабуга шәһәре

Место работы: ТР Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесе

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/fashieva1993
"Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала ала"
К.Д. Ушинский

Хөрмәтле коллегалар!

Сезне үземнең сайтымда күрүемә бик шатмын.

 

Туган телем - татар теле аша

Тормыш серләренә өйрәтәм,

Авыр булуына карамастан,

Хезмәтемнән табам бары тәм.

О себе

     Мин, Фәсхиева Алисә Илфат кызы 1994нче елның 6 августында Татарстанның иң ямьле төбәге булган Мамадыш районы Түбән Сон авылында дөньяга килгәнмен. Балачагым тигез канатлы, тырыш, хезмәт сөючән гаиләдә, әти-әниемнең туган телебезгә, туган төбәгебезгә булган мәхәббәтен тоеп үтте.
     2001нче елда Түбән Сон авылы урта мәктәбенә укырга кердем. Кечкенәдән сәхнәгә гашыйкмын. Мәктәптә уку дәверендә, мәктәп һәм авыл мәдәният йортында үткәрелгән мәдәни чараларның берсе дә миннән башка үтми иде. 11 ел дәвамында төрле бәйгеләрдә катнашып, "5"-"4" билгеләренә генә укыдым. Аеруча ихласлык белән татар язучыларының әсәрләрен укый идем. Мәктәп елларым күңелле кичәләр, дус-сыйныфташлар, эчкерсез укытучылар белән узып та китте.
     2012нче елны мәктәпне тәмамлап, балачагымнан ук хыялланган максатымны тормышка ашыру өчен 1000 еллык тарихы булган Алабуга шәһәренә юл тоттым.
Ниһаять, Мин
 – даны еракларга таралган Казан Федераль университеты Алабуга институтының татар теле һәм чагыштырма филология факультеты талибәсе! 5 ел дәверендә укытучы дигән бөек һөнәрнең серләренә төшендем: татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле белгечлеген үзләштердем.

     Татар теленә, Халкыма хөрмәтем, яратуым мине "Татар кызы", "Сабан туе гүзәле", "Мамадыш чибәре" бәйгеләрендә катнашып, 1 нче урыннар алырга этәрде.
     Алабуга шәһәренең 1000 еллык тарихы, гүзәл табигате мине үзенә гашыйк итте. Инде кулыма диплом алып, "Безнең яшь укытучы" грантын отып, хезмәт юлымны да нәкъ менә Алабуга шәһәренең иң зурларыннан булган, 10 нчы санлы мәктәптә башлап җибәрдем.
     Үз чиратымда, укучыларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбиялим. Туган тел 
– буыннан-буынга күчеп килгән, саклау һәм варисларыбызга тапшыру өчен бирелгән аманәт. "Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк", - ди безнең халык. Әнә шушы хакыйкатьне дөрес аңларга өйрәтергә тырышам.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

"Китап минем кулымда, сердәшем ул барыр юлымда"  С.Хәким

 

Г.Бәширов "Туган ягым - яшел бишек"

Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр" һ.б.

Мой взгляд на мир

"...Язмыш синең тез астына китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ кебек төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага кутәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса-йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек".

Ф.Яруллин

Мои достижения

1. «Безнең яңа укытучы» гранты иясе 2017-2020.

2. "Татар кызы - 2016" конкурсы җиңүчесе.

3. "Сабантуй гүзәле - 2017" конкурсы җиңүчесе.

4. "Красавица Мамадыша 2019" конкурсының "Изящество Мамадыша - 2019" номинациясендә җиңүче.

5. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең муниципаль туры җиңүчесе.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: