"Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасына дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (6 класс)

Фәсхиева Алисә Илфат кызы

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе темасына план-конспект

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе59.08 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес барышы.

I. Ориентлашу этабы.

1. Уңай психологик халәт тудыру

(музыка)

Исәнмесез балалар!

Дәрес һәрчак шулай башлана.

Сез алырсыз бишле генә -

Күңелем минем моңа ышана.

1 слайд. - Укучылар, слайдка (урамга) карагыз эле. Хәзер елның кайсы вакыты? Әйе, табигатьтә матур , алтын көз. Сез дә слайдтагы кояш кебек, дәрестә уңышлар теләп иптәшегезгә матур итеп елмаегыз әле. Рәхмәт, укучылар. Шушындый яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйбыз.

2. Актуальләштерү.

- Укучылар, игътибар итегез әле, сезгә кроссворд бирелгән. Бу кроссвордны чишеп, без дәресебездә нәрсә турында сөйләшәчәгебезне ачыкларбыз.

м                                                             1. Көз көне көннәр нинди?                                                                                                                                                                                                                                               2                                                         2. Миләш нинди төстә?                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                    3333333333                                 3. Көз нинди ай?                                                                                                          4                                                                   4. Кишер нинди яшелчә?                                                                                                                                4                                                                   5. Көзен яфраклар нинди төстә?                                                                                                           5                                                                   6. Алма нинди?                                                                                                                        .                                                                                                                                            6                                                                                              

- Укучылар, нинди сүз чыкты? Без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

- Укучылар, ә нәрсә соң ул сыйфат? Нинди сорауга җавап бирә? Кроссвордтагы сүзоәргә игътибар итегез. Салкын сүзе  нинди сорауга җавап бирә? (нинди?).  бу нәрсә   икән димәк? (сыйфат). Кызыл сүзенә сорау куегыз әле. (нинди? Бу да сыйфат сүз төркеме)

- Укучылар, бу сүзләр барысы да сыйфат сүз төркеменә караган сүзләр булды. Димәк, без дәрестә нинди теманы өйрәнүне дәвам итәрбез икән? (сыйфат)                                                        

3. Яңа теманы аңлату.

- Укучылар, минем кулымдагы алмаларга игътибар итегез әле. Бу алмалар бер-берсеннән нәрсәләр белән аерыла? Карточкалар күтәрелә.

- Без бу 2 предметның нәрсәләрен чагыштырдык? (төсләрен) Ә төсләр предметның нәрсәсен белдерә? (билгесен). Килешәсезме?

- Ә бу ике китап турында нәрсә әйтә алырсыз? (яфрак) - Укучылар, без нишләдек? (сравнивали). Әйе, укучылар, без чагыштырдык. Бу сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе дип атала.  Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә. А на татарском языке как вы это (зеленее, больше, меньше) скажете?

- Менә, укучылар, проблема килеп туды.  Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшербез? (про сравнителҗную степенҗ прилагателҗных). Дөрес, укучылар, без бүген сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе турында сөйләшербез. Слайдта тема чыгарыла.Үзебезгә нинди максатлар куярбыз? (сыйфат турында белемнәрне ныгытырга, чагыштыру дәрәҗәсе турында өйрәнергә, сөйләмдә куллана белергә)

- Укучылар, ә бу нәрсә? (рак). Ни өчен кирәк икән ул безгә, ничек уйлыйсыз? Нәкъ менә рак бүген безнең проблеманы чишәргә килгән.

- Бер предметны икенчесе белән чагыштырган вакытта , безгә ярдәмгә рак килә. Ул узенең кыскычларына ничек тә булса күбрәк информаөия эләктерергә тырыша. .....................................................................................................................................

(слайд: кызыл + рак = кызылрак            кечкенә+рәк= кечкенәрәк)

- Укучылар, -рак үзе генә түгел. Аның иптәш кызы-подружкасы -рәк тә бар .    (Слайдта мисаллар)

- Ә хәзер, укучылар, мин сезне сыйфатлар патшалыгына кунакка чакырам. Ләкин , бу патшалыктагы сыйфатлар адашкан. Аларны үзләренең өйләренә без озатырбыз.  (слайдта 2 өй рәсеме)

Тәмлерәк   катырак   яшьрәк    баллырак

зәңгәррәк матуррак озынрак кечкенәрәк

         - Значит, к какому выводу мы пришли? (-рак калын әйтелешле сүзләргә кушылса, -рәк нечкә әйтелешле сүзләргә кушыла (яшел + рәк = яшелрәк)

- Әфәрин, булдырдыгыз. Укучылар, бу йортлардагы матуррак, кечкенәрәк сыйфатларында нинди орфограмма бар? (-рр-)  

- Шулай, итеп –р гә беткән сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен ясаганда янәшә -рр- тартыклары барлыкка килә. Килешәсезме? (карточкалар күтәрелә)

- Балалар, сезнең алдыгызда биремле карточкалар бар. Хәзер сез шул сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен ясап язарсыз, орфограммага сызарсыз.

Зәңгәр –

Кайнар –

Чуар –

Тапкыр –

Сабыр –

Батыр –

Елгыр –

Өлгер –

Тар –

Хәйләкәр –

Тапкыр –

Матур-                                                                                            (Үзбәя)

-Рәхмәт, укучылар. Дәресебезне дәвам итик.  кроссвордтагы сүзләргә әйләнеп кайтып, андагы сүзләрне чагыштыру дәрәҗәсенә куеп карыйк әле.  (салкын - салкынрак, кызыл - кызылрак, файдалы - файдалырак, сары - сарырак)

К һәм г хәрефләренең чиратлашуын аңлату.

- Ә хәзер киләсе слайдка карыйк әле. Сез нинди үзгәрешләр күрәсез? Ак - аграк, кечкенә - кечкенәрәк. (укучылар үзләре кагыйдә чыгара): В слове , который заканчивается на букву -к, при добавлении  окончания -рак/-рәк, буква к чередуется с буквой г. К тартыгына тәмамланган сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен ясаганда к саңгырау тартыгы г яңгырау тартыгы белән чиратлаша.

4. Физкульминутка. Укучылар “Яфраклар бәйрәме ”җырына бииләр. Музыка туктый, сорау бирелә.

- Хәзер музыканы кушам, сез биисез, музыка туктагач, туктап минем сорауны тыңлыйсыз.

- Кемнең буе озынрак уртага бас.

- Чәче кыскарак кеше уртага баса.

- Киеменең төсе карарак укучы уртага чыга.

- Кемнең чалбары чистарак

Инде бер-берегезгә карап елмаегыз әле. Кемнең елмаюы барыгызныкыннан да матуррак булыр икән. Афәрин! Барыгызның елмаюы матуррак. Инде урыннарыгызга утырыгыз

5. Ныгыту.

- Укучылар, слайдта сезгә сүзләр һәм сүзтезмәләр бирелгән. Бу сүзтезмәләр белән җөмләләр төзеп карыйк әле.

1. Тәмлерәк   -    алмадан тәмлерәк

Сарырак    -    яфрактан сарырак

Озын      -     миннән озынрак                                    (Үзбәя)

- Булдырдыгыз, укучылар. Үзегезгә бәя куярга онытмагыз.

2. - Как вы скажете, что:

        - яблоко больше ягода;

        - день теплее ночи;

        - папа старше меня;

        - заяц трусливее кошки;

        - мамины волосы длиннее моих?                ( Үзбәя)

4. - Рәхмәт, укучылар. Ә хәзер мин сезгә карточкалар таратам. (карточкаларда рәсемнәр)  Сез бу предметларның билгеләрен чагыштырып җөмләләр төзеп языгыз. Төркемнәрдә эшлибез.

 1 төркем: җиләк-карбыз, чыпчык-әтәч, төлке-аю.

2 төркем: каз-үрдәк, 2 өстәл, кыш-җәй.

3 төркем: 2 чәчәк, көн-төн, суган-җиләк.                        (Үзбәя)

5. - Ә хәзер мин сезгә “Адашкан сыйфатлар” уенын тәкъбим итәм. Бу сыйфатлар парларын югалткан, аларны табып бер-берсе белән тоташтырырга кирәк. (Һәр укучы дөрес итеп тоташтырып куя)

Яфрак сары, көзге шомарак.

Боз шома, бал тәмлерәк.

Шикәр тәмле, лимон сарырак.

(Һәр укучыга да таратыла).Тикшерү.                         (Үзбәя)

-Бу күнегү буенча нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? (Төркемнәрдә тикшерү: предметларның бер үк билгеләрен генә чагыштырып була).

6. - Ә хәзер парларда эшлибез. Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе турында нәрсәләр белдегез, иптәшегезгә сөйләгез. Соңыннан бер-берегезгә билге куярсыз.                                                         (Үзбәя)

             

6. Рефлексия.

- Укучылар,  без дәрескә нинди уку максаты куйган идек әле?

- Әйе, чагыштуру дәрәҗәсендәге сыйфатларны тирәнрәк өйрәнү. Әйдәгез, нәрсәләр белдек, шуларны тиз генә кабатлап китик.

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар төп дәрәҗәдәге сыйфатларга

–рак, рәк кушымчалары ялгау юлы белән ясала;

-предметларның бер үк билгеләре генә чагыштырыла;

-төп дәрәҗәдә Р гә тәмамланган сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен ясаганда янәшә -рр- тартыклары барлыкка килә.

-төп дәрәҗәдә К гә беткән сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен ясаганда к тартыгы г белән чиратлаша, ягъни к хәрефе урынына г языла.

- Ә хәзер дәрескә үзегезгә билге куегыз.

- Кем «5» куйды, басыгыз, кем «4» куйды – басыгыз. Афәрин!

7. Өйгә эше бирү.

1. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән  5 җөмлә төзергә.

2.  Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән  кроссворд төзергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Унарлы вакланмаларны чагыштыру, кушу,алу

Теманы йомгаклауга КВН -дәресМаксат:1. Тема буенча алган белемнәрне системалаштыру,логик фикер йөртү эшчәнлеген үстерү2.Уеннар аша белем алуга омтылыш,алган белемнәрне мөстәкыйль рәвештә куллана белүн...

Ачк дәрес Сыйфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәләре.ppt

Сыйфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәләре...

Ачык дәрес планы Сайфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәсе

Ачык дәрес планы Сайфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәсе...

Тема: Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе.

3 нче сыйныф өчен татар теле дәресе...

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе. The Comparative Degree

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.The Comparative DegreeТема: Имя прилагательноеЦели:1.                  Выявить сходств...

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе

quot;Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" ачык дәрес материалы...