Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе
план-конспект урока на тему

Гильмуллина Гульфина Ильгизовна

"Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" ачык дәрес материалы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syyfat_chagyshtyru_drzhse_seminar.doc62 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

Максат:

1. Укучыларга сыйфат турында төшенчә бирү, рус теле аша чагыштырып, охшаш һәм аермалы якларын билгеләү, предмет билгеләрен чагыштыру;

 2. Логик фикер йөртүне үстерү; сыйфатларны сөйләмдә активлаштыру.

 3. Укучыларда аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру; табигатькә сак караш тәрбияләү.

Шәхси үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү; уку эшчәнлегендә уңышка ирешүнең сәбәпләрен аңлау (дисциплиналы булу, игътибарлы, җаваплы булу, үз көчеңә ышану).

Универсаль уку гамәлләре:

Регулятив: дәрестәге эшнең максатын укытучы ярдәмендә ачыклау.

Танып-белү: укучының һәм укытучының уртак эше буенча нәтиҗәләр ясау.

Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау, сыйныфташлар белән уртак фикергә килергә кирәклеген аңлау.

Предмет дәреслек белән эшли белү, логик фикерләү сәләте һәм сөйләм телен үстерү; чагыштыру дәрәҗәсенең кушымчасын дөрес ялгау.

Метапредмет бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

Укучылар белән эш формалары: коллективта һәм төркемнәрдә эш

Җиһаз: компьютер (слайдлар), проектор, карточкалар.

Материал: дәреслек

Дәрес төре: катнаш

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү.

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, балалар!

-

-Хәерле көн.

-

- Хәлләрегез яхшымы?

-

- Әйбәт, рәхмәт.

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-

  • Яхшы, рәхмәт! Укучылар, бүген һава торышы нинди?

I. Актуальләштерү.

- Хәзер мин табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.

Алгы тәпие кыска, 
Йөгерә ул бик оста, 
Соры тунын сала да 
Ак тунын кия кышка. 

  • Куян.
  • Куян нинди?
  • матур, зур, ак, соры
  • Матур, зур, ак, соры сүзләре нинди сорауга җавап бирә?
  • нинди?какой?
  • Без узган дәрестә нинди тема үттек?
  • Сыйфат. Прилагательное
  • Сыйфат нәрсә ул, нәрсәне белдерә? Что обозначает?
  • Прилагательное – это часть речи, которая обозначает признак предмета. Отвечает на вопросы какой, какая?
  • Молодцы! Хәзер экраннарга карыйк.

  Исем+сыйфат

Куян                ак, озын колаклы

Төлке              хәйләкәр, йомшак

Аю                  зур, матур

Бүре                усал, соры

Тиен               зур койрыклы, җитез

2. Балалар, ә сез нинди җәнлекләр яратасыз?

-

- Хәзер күршегез белән диалог төзеп карагыз. Күршегез нинди җәнлек ярата, сорагыз.

- диалог

-Кемнең диалогы матуррак, ничек уйлыйсыз ?

II. Яңа материлны үзләштерү

Проблемалы сорау кую.

- Ребята, давайте прогуляемся в лесу.

- Бу нинди агач?

- Бу чыршы.

- Бу нинди чыршы?

  • Бу зур чыршы.
  • Ә бу чыршы нинди?
  • Бу чыршы зуррак.
  • Бу куян ниди?
  • Кечкенә
  • Ә бу куян нинди?
  • Кечкенәрәк.
  • Что мы сейчас сделали?
  • - Мы сравнивали предметы.

 зуррак

  кечкенәрәк

  • Для того, чтобы сравнить признаки предметов, мы используем сравнительную степень прилагательного. Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе. Степень – дәрәҗә. Хәзер дәреслекләрне ачабыз, 90 бит 1 нче күнегү. Кагыйдәне укы әле, Арина.

  • Димәк, нинди кушымча ялганды?
  • рак/рәк
  • Кайчан –рак, кайчан -рәк?
  • калын/нечкә
  • Игътибар белән тыңлагыз әле. Мы эти окончания добавляем к корню слова. Матуррак, озынрак, чистарак, кызылрак.

Хәзер мин сүзләр әйтәм, сез дөрес итеп чагыштыру дәрәҗәсен ясагыз. Образуйте прилагательные в сравнительной степени.

матур, кызыл, кара, озын, чиста, җитез, хәйләкәр, яшел, усал.

  • Хәзер дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге числоны язабыз.
  • Мультфильм карау. “Куян кызы” Куян нинди? Таблица тутыру.

гади                  чагыштыру

җавап чыга.

III. Физкультминутка

1) Углы. Конерс структурасы.

матур, кызыл, кара, озын, чиста, җитез, хәйләкәр, яшел, усал, җылы, салкын, зур.

2) немая таблица

- перед вами “немая” таблица. Я предлагаю вам сделать так, чтобы таблица заговорила. Для этого надо написать, что вы запомнили о степенях сравнения.

Название степени

Как образуется

Примеры

гади дәрәҗә

чагыштыру дәрәҗәсе

V. Рефлексия

- Димәк, балалар, без бүген нәрсәләргә өйрәндек? Чему научились?

- Как образуется сравнительная степень прилагательных.

     - Для чего нужны сравнительная степень прилагательных.

Кем теманы бик яхшы аңлады. Кем т. яхшы аңлады. Кем аңлап җиткермәде

5 – бик яхшы аңладым

4 – аңлап җиткермәдем

3 –башкалардан ярдәм көтәм

Өй эше:

* Сары

1) 90 бит №1 кагыйдә.

2) Чагыштыру дәрәҗәсенә куеп языгыз. Спишите, добавляя окончание сравнительной степени прилагательного.

матур, кызыл, кара, озын, чиста, җитез, хәйләкәр, яшел, усал, җылы, салкын, зур.

  • Ал

1) 90 бит №1 кагыйдә.

2)  Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзегез. Составьте предложения с данными словами.

матур, кызылрак, озын, чистарак, хәйләкәр, яшелрәк, җылырак, салкын.

  • Зәңгәр

1) 90 бит №1 кагыйдә.

2)  “Яз” темасына сыйфатлар кертеп хикәя языгыз. Напишите рассказ с прилагательными на тему “Кыш”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Унарлы вакланмаларны чагыштыру, кушу,алу

Теманы йомгаклауга КВН -дәресМаксат:1. Тема буенча алган белемнәрне системалаштыру,логик фикер йөртү эшчәнлеген үстерү2.Уеннар аша белем алуга омтылыш,алган белемнәрне мөстәкыйль рәвештә куллана белүн...

Ачк дәрес Сыйфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәләре.ppt

Сыйфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәләре...

Ачык дәрес планы Сайфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәсе

Ачык дәрес планы Сайфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәсе...

Тема: Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе.

3 нче сыйныф өчен татар теле дәресе...

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе. The Comparative Degree

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.The Comparative DegreeТема: Имя прилагательноеЦели:1.                  Выявить сходств...

"Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасына дәрес эшкәртмәсе

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе темасына план-конспект...