Тема: Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе.
план-конспект урока на тему

Хусаинова Гульназ Ильясовна

3 нче сыйныф өчен татар теле дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syyfat_k_seminaru.docx41.92 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе.

Максат: Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны өйрәнү.

Дидактик бурычлар:  чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар ясалашын аңлату;

-предмет һәм күренешләрне танып белүдә чагыштыру ,

-дәрәҗәсендәге сыйфатларның ролен аңлату ;

-практикада кулланырга өйрәтү,сөйләм телен үстерү.

 Үстерелеш бурычлары: иҗади сәләтне үстерү.

Тәрбияви бурычлар: игътибарлык һәм матурлыкка омтылыш тәрбияләү.

Дәреснең методы: тикшеренү-эзләнү.

Демонстрацион  материал: контроль өчен тест, таблица, ребус, мультимедиа, алгоритм.

Дәрес планы.

  1. Ориетнтлашу һәм уку максатын кую, этабы.
  2. Уку максатын чишү        

  1. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар ничек ясала?
  2. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар нәрсәне белдерәләр?
  3. К саңгырау тартыгының г яңгырау тартыгы белән чиратлашуы. Физкультминутка.
  4. Янәшә -рр- тартыклары барлыкка килү очрагы.
  5. Ныгытуга күнегүләр/

III. Рефлексия һәм өй эше.    

1.Уку әшчәнлегенә мотивлаштыру -ориентлаштыру:

Максат: эмоциональ һаләт тудырып, укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.

а) ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

- Хәерле көн, балалар!

- Хәерле көн!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек.

Гадәттәгечә без дәресебезне шигырьдән башлыйбыз (бергә кабатлау):

Слайд №1

Без русча да укыйбыз,
Татарча да укыйбыз.
Ике телне өйрәнгәнгә
Шатланып һич туймыйбыз!

- Рәхмәт. Утырыгыз.

б) Дежур чыгышы.

2. Актуальләштерү һәм проблема тудыру.

Максат: - яңа белемнәр алу өчен белемнәрне актуальләштерү;

              - фикер йөртү сәләтен, анализ, гомумиләштерү күнекмәләрен үстерү;

              - бүгенге теманы ачыклау.

Укучылар, хәзер нәрсә турында сөйләшкәнебезне белер өчен күзләрегезне йомып торыгыз әле.

 Такта янына бер баланы чакыру.

-Укучылар бу кем? ... нинди кыз? (матур, тәртипле, юмарт, яхшы...).

- Без нинди сүзләр кулландык? (сыйфатлар)

  • Слайд №3 

- Дөрес укучылар! Үткән дәрестә без сезнең белән сыйфат темасын өйрәнә башлаган идек. Өй эшенә мин сезгә сыйфатларны кабатларга, сүзлек диктантына әзерләнерә һәм кагыйдәне ятларга кушкан идем . Беренче итеп без сүзлек диктанты язарбыз.

                 Сүзлек диктант (Бер укучы тактада яза).

Акыллы, хәйләкәр, көчле, яшел, тәмле, сыек, йомшак, озын, тиз, тәртипле, кечкенә.

Тикшерәбез. “Укытучылы уены”.

- Укучылар, сүзлек диктантта нинди сүзләр яздык?

- Сыйфат нәрсә ул? (сүз төркеме)

- Сыйфат нәрсәне белдерә? (предметның билгесен белдерә)

- Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

                          - Нинди? (какой?)сорауларына җавап бирә.

 -Русча кагыйдәсен әйтегез.

-Имя прилагательное-часть речи,которая обозначает признак предмета                      и отвечает на вопросы- какой?

                   - Татарчасын кем әйтә алыр?

-Предметның билгесен белдереп,нинди? сорауларына җавап биргән сүз теркеме-сыйфат дип атала.                          

Сез өйгә бирелгән эшне бик әйбәт эшәләгәнсез икән. Сыйфатлар турында күп беләсез.

- Ничек уйлыйсыз, без әле сыйфат турында барысын да беләбезме? Яңа   белемнәр аласыгыз киләме?

                 

  1. Яңа материалны өйрәнү.  З.Проблеманы чишү.

Максат:  -чагыштыру дәрәжәсенең ясалышын китереп чыгару

                Һәм үзләштерүне оештыру;

  -дәреснең темасын Һәм максатын билгеләү.

а) Проблема тудыру.   Слайд №3 

- Бу шигырьне укыгыз, сыйфатларны табыгыз (экранда): 

         Яз вакыты бик матур,

         Ямьле көннәре белән.

        Яз айлары күңелле,

        Ләкин җәй күңеллерәк.

- Гади дәрәжәдәге сыйфатларны әйтегез?

 Ә күңеллерәк сүзенә нинди кушымча ялганган? (төркемнәрдә тикшерү, -рәк), ә әгәр сүз калын сузыклардан торса нинди кушымча ялгар идек? (- рак) . Слайд №4

З.  А) Проблеманы чишү.

Максат:  -чагыштыру дәрәжәсенең ясалышын китереп чыгару

                Һәм үзләштерүне оештыру;

               -дәреснең темасын Һәм максатын билгеләү.

- Сыйныф бүлмәсендәге предметларның билгеләрен кырыйк әле.

Бу карандаш озын, ә бусы озынрак.

Бу гөл яшел, ә бусы яшелрәк.

Оляның чәче озын, ә Милананыкы озынрак.

Глеб матур яза, ә Аня матуррак.

-Без предметларны нишләттек? (чагыштырдык)

Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

(Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе турында)

Димәк дәреснең темасы:Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе. Слайд №5

-Молодцы!

- Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? (төркемнәрдә тикшерү:

 чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар төп дәрәҗәдәге сыйфатларга  –рак, -рәк кушымчалары ялгап ясала)

Модельне ачам. Проекторда чыга Слайд №6

Укучылар үзләренең моделенә язалар: чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар

-рак,

 -рәк.

1 Бирем . (Сыйфат дәрәҗәләрен  таблица буенча билгелә) Слайд №7

(Положительная степень – сравнительная степень)

Юмарт, яхшырак, саран, акыллырак, тәртипле, кечкенәрәк.

ГАДИ

ЧАГЫШТЫРУ

 

Тикшерәбез: Слайд №8

5. Яңа белемнәрне үзләштерү һәм беркетү.

Максат: -сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен ясау алгоритмын төзү;

              -терәк схема рәвешендә яңа белемнәрне беркетү.

Слайд №9 Тактада сүзләр язылган:

а)  җылы – җылырак

    кызыл - кызылрәк

    тәмле - тәмлерәк
   чиста - чистарәк

-Димәк, нинди нәтиҗә чыгарабыз? (нечкә-калын). Кагыйдә белән чагыштыру. Тикшерәбез: Слайд №10

Слайд №11 Модельне тутырабыз.

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар

-рак,

 -рәк.

калын,

 нечкә

Слайд №12 б) 5. К саңгырау тартыгының Г яңгырау тартыгы белән чиратлашуы.

- [K] →

- [Г]

- [КЪ] →

-  [ГЪ]

Тактадагы сүзләргә игътибар итегез. Чагыштыру дәрәҗәсенә куеп әйтеп карагыз.

Кызык –

Ак –

Биек –

- Балалар, тагын ниндидер бер сез белергә тиеш кагыйдә яшеренгән монда да. Эзләгез әле. Слайд №13

(Төркемнәрдә тикшерү: г дән соң ы, э (е) ишетелә, ләкин язылмый.)Проекторда чыга. Укучылар үзләренең моделенә язалар.

Слайд №14

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар

-рак,

 -рәк.

калын,

 нечкә

- [K] →

- [Г]

- [КЪ]→

-  [ГЪ]

           ы-

э(е)

Слайд №15 в)  Янәшә -рр- тартыклары барлыкка килү.

- Бу күлмәк нинди? (Матур)

- Ә монысы? (матуррак) Проекторда чыга.

- Матуррак сыйфатында нинди орфограмма бар? (-рр-) Ни өчен? Шулай, итеп –р гә беткән сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен ясаганда янәшә -рр- тартыклары барлыкка килә.

- Балалар, тагын ниндидер бер сез белергә тиеш кагыйдә яшеренгән монда да. Эзләгез әле. (Төркемнәрдә тикшерү: р- дан соң ы, э (е) ишетелә, ләкин язылмый.)

Слайд №16

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар

-рак,

 -рәк.

калын,

 нечкә

- [K] →

- [Г]

- [КЪ] →

-  [ГЪ]

           ы-э(е)

-рр-

ы-э(е)

Слайд №17 г) Алгоритм төзү. 

 Балалар нәтиҗә ясар өчен без сезнең белән алгоритм төзик . Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә ясар өчен нишләргә кирәк?

Сыйфатны табам.

Сүз калынмы, нечкәме

Сыйфатның соңгы херефенә карыйм

 ↓

Кагыйдәне кулланам

Бу сыйфатка туры килгән кушымчаны кулланам

- Балалар , бу  кагыйдәләр китапта юк. Сез аны үзегез уйлап таптыгыз.

 Слайд №18 Молодцы! Галим булырлык икән, сез!

Слайд №21

9.Физкультминут.  “Әпипә” көенә йөриләр. Музыка туктый.Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр. МИКС-ФРИЗ-ГРУП куллану (Буталабыз- туктап калабыз- төркемгә җыелабыз)«смешиваются-замирают-объединяются в группы» (обучающая структура, в которой ученики смешиваются под музыку, замирают, когда музыка прекращается, и объединяются в группы, количество участников в которых зависит от ответа на какой-либо вопрос.

- Сыйфат сүзендә ничә хәреф бар? (6 хәреф.  Музыка туктауга алтышарлап берләшәләр.)

-Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсендә ничә кушымча бар? (2 кушымча: -рак/-рәк.  Музыка туктауга икәүләп берләшәләр.)

-Модельне төзегәндә ничә кагыйдә таптык? (4 кагыйдә: -рак/-рәк; калын- нечкә; К-Г; -рр-. Музыка туктауга дүртәүләшеп берләшәләр.)

Дәреслек белән эш. - Укучылар дәреслекләрегезнең 75 битен ачыгыз 4 нче күнегүне эшлибез. (Сорауларга җавап бир.) 1 нче номелы укучы 2 нче номерлы укучыга сорау бирә. (1 өстәлдән башлыйбыз.)

  • Ә хәзер 77 биттәге 10 нчы күнегүне эшлибез. 4 нче номерлы укучылар җавап бирә. (1 өстәлдән башлыйбыз.)

Слайд №19    6. Сингапур структурасы: МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР эшләп алыйк.

Өстәлдәге ак битләрне алабыз, 2гә, аннан тагы 2гә бөклибез,йомык почмагын бөклибез. (3 нче номерлы укучы эшли).

Слайд №20    Ә хәзер килеп чыккан сызыкларны маркер белән кабатлап чыгабыз. Һәр килеп чыккан өлешкә номер сугабыз.Уртага һәркем “Сыйфатның  чагыштыру

дәрәҗәсе” дип язып куя.1нче өлешкә Нинди сорауга җавап бирә? ,2нче өлешкә Нинди сорауга җавап бирми?, 3нче өлешкә Мисал китерү ,4 нче өлешкә Туры килми торган мисаллар.

1.

2.

3.

4.

Беренче номердагы җавапны 1 нче номеры укучы әйтә, икенче номердагыны 2 нче укучы, Өченче номердагы җавапны 3 нче укучы һәм соңгысын 4 нче укучы җавап бирә.

Слайд №21

8. Сингапур структурасы: РАУНД ТЭЙБЛ эшләп алыйк . Группалы эш.

Максат: - группалы эшкә өйрәтү;

               - өйрәнгәннәрне практикада кулланырга өйрәтү,сөйләм телен үстерү.

1 нче группа (Сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итеп яз. 2 җөмлә төзе)

Красивое платье, белый снег, жадный мальчик, большой город.

2 группаТиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп яз.

Чистай шәһәре ... , ә Казан шәһәре ... . Безнең шәһәрдә йортлар ... , ә Казанда ... .

Сыйфатлар: кечерәк, зур, биек, биегрәк.

3  группа -“Артык сүзне тап”.
Алма, җиләк, тәмле. 
Яхшы, кыз, малай.
Җәй, кыш,
салкын.
Дәфтәр, китап, 
чиста. 
4 группа –сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен ясап язарга, орфограммага сызарга. 

Кечкенә-               Җылы-                      Зур-         Яхшы-                    

VII.Тест  биремнәре.

Максат: - дәрестә алган белемнәрне ныгыту, тикшерү;

              - үзлектән эшкә өйрәтү.

1.     Тәрҗемә  итегез - сыйфат:

А) существительное

Ә) прилагательное

Б) глагол

            2. Сыйфат  нәрсәне  белдерә?

                 А) предметны

                 Ә) предметның билгесен

             3. Сыйфат  нинди  сорауларга  җавап   бирә?

                  А) нишли?

                  Ә) кем? нәрсә?

                  Б) нинди?

              4.Сыйфатлар арасыннан чагыштыру дәрәҗәсен табыгыз.

                   А) кызыл

                   Ә) озынрак

                   Б) җилле

              5. Сыйфатларны  тап :

                   А) малай, куян,сыерчык

                   Ә) хәйләкәр, эшчән,язгы.

                    Б) эшли,елмая,йөгерә

Үзбәя: 5 сорауга дәрес җавап- 5; 4 соруга – 4; 3 сорауга -3.

6. Рефлексия. Слайд №21

Максат: - Дәрескә нәтиҗә ясау;

              - Сингапур структурасы буенча дәрескә бәя бирү;

              - Өй эшен аңлату.

а) Рефлексия. -Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?

- Сыйфатның нинди дәрәҗәсе белән таныштык?

- Барысы ничә дәрәҗәне беләбез?

Сыйфатлар безнең сөйләмебезне тагын да матурайтсыннар.Сезгә дәрес ошадымы? ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН –  (“бас - утыр”)«встать – сесть» (обучающая структура для получения информации о классе) :                                                                                                  

•        Кемгә дәрес ошады торып басыгыз;

•        Кемгә дәрес ошамады торып басыгыз;

•        Кем кагыйдәне аңлады торып басыгыз;

•        Кем кагыйдәне аңламады торып басыгыз;

б) Өй эше: Кагыйдәләрне ятларга.

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән 5- 6 җөмлә төзергә. (Билгеләр алдагы өй эшен тикшергәндә куелган иде. Дәрестә актив катнашкан балаларга да  куярга мөмкин.) Өстәлегездә яткан кар бөртегенә үзегезгә билге куегыз.

в)  Дәресебезне кызыклы шигырь белән тәмамлыйк.

Уен.

Без йөрибез әйләнеп

Без укыйбыз шатланып!

Минем кулмәгем матур,

Ә синеке? Матуррак.

Без йөрибез әйләнеп

Без укыйбыз шатланып!

Минем билгем яхшы

Ә синеке? Яхшырак.

- Дәресебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...

Унарлы вакланмаларны чагыштыру, кушу,алу

Теманы йомгаклауга КВН -дәресМаксат:1. Тема буенча алган белемнәрне системалаштыру,логик фикер йөртү эшчәнлеген үстерү2.Уеннар аша белем алуга омтылыш,алган белемнәрне мөстәкыйль рәвештә куллана белүн...

Ачк дәрес Сыйфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәләре.ppt

Сыйфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәләре...

Ачык дәрес планы Сайфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәсе

Ачык дәрес планы Сайфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәсе...

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе. The Comparative Degree

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.The Comparative DegreeТема: Имя прилагательноеЦели:1.                  Выявить сходств...