БӨТЕНРОССИЯ "ТУГАН-ТЕЛ" МАСТЕР-КЛАСС БӘЙГЕСЕ 2020

Фәсхиева Алисә Илфат кызы

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Фәсхиева Алисә Илфат кызы

туган тел һәм

әдәбият укытучысы

“Адымнар-Алабуга” күптелле

белем бирү комплексы

Дәрес темасы: Сәгать ничә? (5сыйныф рус телле укучылар өчен)

Дәреснең максатлары:

1. Коммуникатив максат:

· сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү;

· сөйләм күнекмәләрен үстерү: өйрәнелә торган материал нигезендә җөмләләр төзеп әйтү.

2. Белем һәм күнекмәләрне үстерү максатлары:

· өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү;

· укучыларның хәтерен, игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү;

· парлап һәм төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен үстерү.

3. Тәрбияви максат:

укучыларда төгәллек, җаваплылык кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

 

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты:Уңай психологик халәт тудыру

1 слайд (тактада кояш)

-Исәнмесез укучылар. Укучылар, тактага карагыз әле. Бүген безгә кояш ничек елмая. Әйдәгез әле без дә бер-беребезгә матур итеп елмаеп, хәерле көннәр телик.

-Шушындый күтәрене рухта туган тел дәресен башлап җибәрик әле.

1. Фонетик зарядка.

- Алинә, әйт әле, бүген дәрестә кемнәр юк. Бүген ничәнче число? Атнаның нинди көне?

- Малик, әйт әле урамда нинди ел фасылы? Бүген һава торышы нинди?

- Алмира, без үткән дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нинди шигырен укыдык?

II.Актуальләштерү.

- Әйе, Укучылар, без узган дәрестә М. Җәлилнең тормыш юлы бн танышып киткән идек. Әйдәгез әле искә төшереп алыйк. Мин сезгә “Әйе - юк” уенын тәкъдим итәм. (әйе- кул күтәрәләр, юк-баш болгыйлар)

- М. Җәлил 1906 нчы елда туган.

- М. Җәлил бүген дә яши.

- М.. Җәлилнең әтисенең исеме – Мостафа.

- Туган авылының исеме – Мостафа.

- М. Җәлил Казанда үлгән.

- Кызының исеме – Чулпан.

- Күке урманда яшәми.

- Без М. Җәлилне беләбез.

III. Мотивлаштыру

- Укучылар, без бүген дә төркемнәрдә эшләрбез. Безгә ничек эшләргә кирәк? (дус, бергә, булышабыз, тыныч, тиз)

- Бүгенге дәреснең темасын аччыклар өчен, мин сезгә кроссворд тәкъдим итәм.

(кроссворд чишәләр) (тема, муса, җәлил, сәгать) Үзбәя

IV. Уку мәсьәләсен кую

- укучылар, безнең дәресебезнең темасы нинди була инде?

- Димәк, укучылар, без бүген нишлибез?

2 слайд (шигырь укыйбыз,өйрәнәбез)

- Укучылар, бу шигырь генә түгел, бу әле җыр да әле. Әйдәгез тыңлап алыйк. (җыр тыңлыйлар)

3 слайд. Фонетик зарядка.

- Укучылар, Ә хәзер экранга игътибар итегез. Сүзләрне дөрес укыйбыз. Без бүген (к), (г) авазларын кабатларбыз. (Сәгать, суга, соңга, карап, калган) (бергәләп укыйлар)

- Яхшы,укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер карагыз әле, сезнең алдыгызда шигырьләр бар. Хәзер һәрберегез бу шигырьне эчегездән укыйсыз.

- укучылар, текстта аңламаган сүзләрегез булдымы?

- Ә хәзер һәр төркемнән иң озын буйлы укучы 1 куплет укый.

Сәгать суга: «даң, даң!..»

Хәбәр бирә таңнан:

Бакчага барырга

Унбиш минут калган.

Сикереп торды марат,

Күрә — эшләр харап.

Тагын соңга калган,

Шул йокыга карап.

Сәгать йөри: «келт, келт!..»

— Тиз бакчага кит, кит!..

Марат аңа дәшә:

— Тукта, мине көт, көт!..

Сәгать җырлый: «диң, диң!..»

— Мин бит туктый белмим.

Моннан ары: «зиң, зиң!»

Миңа карап йөр син!..

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы

- Ә хәзер мин сезгә “6 эшләпә” уенын тәкъдим итәм.

1) ак - план төзи

2) кара – негатив (нәрсә ошамады)

3) яшел – иҗади (киңәшләр бирә)

4) кызыл – шигырь сезгә ошаымы, ни өчен? Үзбәя

Физкульминутка

- Укучылар, бу шигырь нәрсәгә өйрәтә?

(соңга калмаска, режим сакларга)

- Ә соңга калмас өчен нәрсә эшләргә кирәк? (режим сакларга)

- Әйдәгез әле, көндәлек реңимыбызны төзеп карыйк.

- Укучылар нинди проблема бар? (какая проблема возникла)

- Без вакытны дөрес әйтә беләбезме? Вакытны әйтер өчен безгә нәрсәне белергә кирәк. Әйдәгез әле мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын әйтә алсагыз, сорауның җавабы шул булыр.

4 слайд. Нәкъ 12 күзем бар

Сиңа әйтер сүзем бар.

Колагымны бор гына

Уятырмын, тор гына.

- әйдәгез әле вакытны кабатлап карыйк. Как мы скажем :

7 часов – сәг. 7

В 7 часов- сәг. 7 дә

7 часов 15 минут- 7 сәг. 15 минут

В 7 ч. 15 мин – 7 сәг. 15 минутта

7 ч.30 мин – пол 8

В 7 ч. 30 мин – 8 нче яртыды

- Яхшы, искә төшердек. Ә хәзер көндәлек режимны төзик.

Презентация

- Әгәр 7:30 мәктәпкә китсәк, соңга калмабызмы?

- Димәк, укучылар, соңга калмас өчен безгә иртәрәк торырга кирәк.

Үзбәя.

V. Рефлексия.

1)- Укучылар әйдәгез хәзер нәтиҗә ясап алыйк инде? Бу дәрескә кадәр нәрсәләр белә идек? (М. Җәлил, “Маэмай” шигырен)

- Нишләргә өйрәндек? (режим төзергә)

- Яңа сүзләр белдекме? Нинди сүзләр белдек? (суга, соңга, калган,харап)

- Дәрес сезгә ошадымы?

- Ә хәзер үзегезгә билге куегыз. Ставим общую оценку. Кемнәр үзләренә “5” (“4”, “3”) билгеләре куйды, кулларыгызны күтәрегез әле. Киләсе дәрестә мин сезнең белемнәрне тагын бер кат тикшереп алырмын.

VI. Өй эше.

1) Шигырьне сәнгатьле укырга.

2) көндәлек режимны төзеп бетерергә.



Предварительный просмотр:

Фәсхиева Алисә Илфат кызы

туган тел һәм

әдәбият укытучысы

“Адымнар-Алабуга” күптелле

белем бирү комплексы

                      Безнең күңелләрдә син, Тукай!

                           (Әдәби-музыкаль кичә)

 

Максат: Тукай иҗаты буенча мәгълүмат бирү; сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен, артистлык сәләтен, сөйләм телен үстерү; Тукай шәхесе белән горурлану; туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

 

         

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Уртада Габдулла Тукай портреты, китаплар күргәзмәсе, Тукайга багышлап язылган сүзләр.

(Әкрен генә “Туган тел” көе яңгырый.

Габидуллина Гөлназ башкара.)

Алып баручылар чыга.

1.  Алып баручы. Исәнмесез, мөхтәрәм милләттәшләр!

Бүген без сезнең белән халкыбызның яраткан шагыйре- бөек Тукаебызның туган көненә багышланган “ Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичәгә җыелдык. Хөрмәтле милләттәшләр, кичәбезне ачып җибәрергә рөхсәт итегез.

2.Алып баручы. Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,

                              Җылы яктан кошлар кайтканда.

                              Туган көнең синең, бөек Тукай,

                              Тугры халкың итә тантана.

                            

                              Туган җирең, халкың турындагы

                              Шигырьләрең мәңге яшь синең,

                              Син үзең дә безнең күңелләрдә

                              Япь-яшь Тукай булып яшисең.

 

                              Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,

                             Син мәңгегә безнең арада.

                             Мәңге колач, шат шигырьләреңнән

                             Туган халкың көдрәт көч ала.

 

1.А.б. Бүген шагыйребезнең туган көне! Бүген бәйрәм.

( Бәйрәм бүген” җыры уйнатыла)

 2.А.б. Габдулла Тукай бик аз яшәгән. Ләкин ул безгә гаҗәеп зур байлык-шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр калдырган.

1.А.б. Кадерле дуслар, сезнең игътибарга Габдулла Тукайның берничә шигырен тәкъдим итәбез.

2.А.б. Г.Тукай “Өмидсезлек”. 8 нче сыйныф укучысы Хәйруллин Руслан сөйли

1.А.б.Г.Тукай “Милли моңнар”.8 нчы сыйныф укучысы Вәгыйзова Гүзәл сөйли.

(“Улыбка” хореографик  ансамбле башкаруында “Бәхетле чаклар”  биюе.)

2.А.б. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала.Татар халкының каһарманнары  безнең  күңелләрдә мәңге онытылмас.

(7 нче  А сыйныфы  укучысы Ихсанова  Камилә  Дибәҗә Каюмованың “Цинк табут” шигырен сөйли.)

1.А.б. Туган көннән алып гомеребезнең ахырына чаклы Г.Тукай безне озата килә. Сабый вакытта күңелләргә су анасы шом сала, төштә Шүрәлесе кытыклап теңкәгә тия.

2.А.б. Су анасы, шүрәлеләр белән

          Әкият дөньясында югалдым.

          Укый-укый синең шигырьләрне

          Олы тормышка мин юл алдым.

1.А.б. Иң матур җир кайда дисез,

           Билгеле Кырлай җире,

           Барча әкият геройлары

           Кырлайда туган инде.

           Су анасы, шүрәлеләр

           Ел да җыела бире.

(8 нчы А сыйныфы укучысы Латфуллин Фаил “Төшләремдә күрәм” шигырен сөйли)

 

2.А.б. Шагыйрьнең күп әсәрләре  туган халкына, туган җиренә чиксез хөрмәтен чагылдыра торган гимн булып яңгырый.

 Тау башына салынгандыр безнең авыл

 Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул,

 Авылыбызның ямен, суы, тәмен беләм,

 Шуңа күрә, сөям җаным-тәнем белән.

(“Туган авыл” җыры, 8 нчы Б сыйныфы укучысы Гаптраупова Алинә  башкара)

          

Тукай балаларның матур, мул тормышта яшәүләрен күрергә тели, аның гүзәл шигырьләре балаларны батыр, кыю, тугрылыклы булырга, хезмәт сөяргә, тырышып укырга чакыралар.

 

(5 нче Д  сыйныфы укучылары башкаруында сәхнәләштерелгән күренеш  “Кәҗә белән сарык”әкияте.)

1.А.б. Телсез идек, Тукай безне телле итте,

           Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,

           Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

           Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

2.А.б. Бүген бу телдә кошлар сайрый сыман, бүген бу телдә чишмәләр чылтырый сыман. Бүген без шушы илаһи телдә сөйләшәбез. Аралашабыз, җырлыйбыз!

 

( Җыр.   Габидуллина Гөлназ башкара.)

 

Көй уйный, күбәләк булып киенгән бер кыз биеп йөри. Бер малай чыга.

(Сәхнәләштерелгән күренеш, 2 нче сыйныф укучылары  башкаруында “ Бала белән күбәләк”.

1.А.б. Габдулла Тукай һәр күзәнәге, бөтен асылы белән татар шагыйре, халык шагыйре. Халык моңлы көй җырлый, бу көйдә аның бөтен тормышы чагыла.

 

(Әллүки  көе уйнатыла)

1.А.б. Ал кирәк, дип, пакъ кирәк, дип.

           Җырлады, язды Тукай.

           Дәрт уятырга кешедә

           Уянды, янды Тукай.

           Халкына бәхет эзләде

           Авыр заманда Тукай.

           Өмет бәйләде туачак.

           Яңа көннәргә Тукай.

(5 нче сыйныф укучылары  Мөхәмәтҗанова Алсу, Фәхретдинова София  башкаруында  татар халык биюе)

2.А.б. Тукай исән, Тукай йөрәкләрдә

           Аның шигырьләре дан алган.

           Шуңа күрә халкым күңелендә ул

           Мәңгелек булып калган.

           Ярата сине халкым,Тукай,

           Һәм онытмас мәңгегә.

1.А.б. Халык моңы синең җырың булды,

          Халык күңеле –синең күңелең.

          Ил гомере, халык гомере кебек,

          Озын булыр, шагыйрь гомерең!

(Тамашачылар  белән  бергә “Туган тел” җыры башкарыла.)



Предварительный просмотр:

Минем методик табышларым

(эссе)

Фәсхиева Алисә Илфат кызы, Алабуга муниципаль районы

«Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга»

гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесенең

 туган тел һәм әдәбият укытучысы

Мин – Укытучы. Шушы гади сүзгә барысы да сыйган: һәрчак эзләнүләргә, яңалыкка омтылган акыл да, тормыш юлына аяк атлаучы һәр бала язмышы өчен бурычлучы йөрәк тә, һәрчак яшь булып, балаларча самими булып кала алучы күңел дә.

Мин – Укытучы. Кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Мәктәп тормышы минем һөнәрем генә түгел, ә яшәү рәвешем дә. Педагогика фәненә нигез салучы А.Дистерверг: “Мәгърифәт һәм алгарыш бер генә кешегә дә алдан бирелә алмый. Аларны үзеңдә булдырырга теләгән һәркем моңа үз эшчәнлеге, үз көче, үз теләге белән ирешергә тиеш”, - дигән сүзләре минем тормыш фәлсәфәм.

Укучыларда эшләү һәм үз эшчәнлеге нәтиҗәсендә бүгенге тиз үзгәрүчән җәмгыятьтә уңышка ирешү сәләте формалаштыру – заман мәкәбенең бурычы. Шушы бурычны үтәр өчен, укытучы, иң беренче чиратта, уку процессын нәтиҗәле итү, белемнәрне мөстәкыйль үзләштерә һәм тормышта куллана, тәнкыйди фикер йөртә һәм килеп туган проблемаларны заманча технологияләр кулланып хәл итә алырлык иҗади,теләсә кайсы өлкәдә аралаша алу осталыгы булган, әхлакый һәм физик яктан сәламәт шәхес тәбияләү өстендә эшләргә тиеш.  Ә моның өчен укытучыдан һәрчак эзләнүләргә, яңалыкка омтылган акыл да, тормыш юлына аяк атлаучы һәр бала язмышы өчен борчылучы йөрәк тә, һәрчак яшь булып,балаларча самими, эчкерсез булып кала алучы күңел дә таләп ителә.

“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”, - дип яза бөек мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин. Шушы хакыйкатьне истә тотып, дәресләремдә укучыларның үз эшчәнлегенә зур игътибар бирәм, белем алуга уңай караш формалаштыру өчен шартлар тудырырга, шәхескә юнәлтелгән алым һәм технологияләр кулланып, белем сыйфатын яхшыртырга тырышам.

Туган тел өйрәтүнең өп принциплары: укытуның төп принциплары: укытуда проблемалылык; фәнни фикерләүне формалаштыру; укучыларның психологик үзенчәлекләрен исәпкә алу; укучының уку эшчәнлегендә акив катнашуы; укучыда укуга теләк уяту; укытуны дифференсияльләштерү һәм шәхси үзенчәекне исәпкә алу, катлаулы биремнәрне дә чишәргә өйрәтү.

Рус телле аудиториядә туган телне укыту нигезендә коммуникатив юнәлеш алып барырга тиеш. Коммуникатив-ситуатив күнегүләрнең төрле дәрәҗәдә, әмма аерым бер дәрес кысаларында барысының да өйрәнелә торган темага юнәлтелән булуы укучыларның шәхси мөмкинлекләрен искә алырга, үстерергә, куелган максатка ирешергә мөмкинлек бирә, укучыларның сөйләен үстерә.   Укучыга һәрвакыт эш, активлык кирәк, дәрестә темп югары булганда, укучының башка нәрсә уйларга вакыты калмый, шуңа күрә мин укучы белән хезмәттәшлек итәргә, әңгәмә үткәрергә, укучының иҗади үсешен тәэмин итәрлек биремнәр бирергә, гади генә итеп әйткәндә, дәрестә үз эшемне генә түгел, шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, сыйныфтагы һәр укучының эшен дә планлаштырырга тырышам. Иҗади эшләрнең күп төрләрен кулланам. Мәсәлән, хикәя, шигырь, әкият язу; әсәрләрне сәхнәләштерү, иллюстрацияләр ясау; сүзләр белән портрет тудыру; сочинениеләр бәйгесе, викториналар үткәрү;тапкырлар һәм шаяннар клубы; шигырь сөйләүчеләр фестивале; олимпиадалар һ.б.

      Әлбәттә, бүгенге заман дәресләрен компьютер һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Укучылар белән проектлар төзү, презентацияләр ясау, веб-квестлар үтү дәресләрне төрләндерергә, нәтиҗәлелеген арттырырга, зур мәгълүматны кыска вакыт эчендә бирергә мөмкинлек тудыра, укучыларның үз эшчәнлеген, активлыгын, иҗади кызыксынучанлыгын үстерә.

      4 нче сыйныф укучыларым белән атнаның 2 дәресен, татар теленнән интерактив дәреслекне файдаланып, компьютер классында  укыйбыз. Балалар бу дәресләрне көтеп ала, биремнәрне яратып, ярыша-ярыша эшли, материалны тиз үзләштерә, нәтиҗәдә, иҗади эшләргә дә вакыт күбрәк кала. Укучылар үзләре тестлар төзиләр, төрле уеннар уйлап чыгаралар һәм дәреснең бер өлешендә  укытучы роленә керү аларга бик ошый.

      Кечкенә сыйныфларда алдынгылыкка омтылу, үзеңне күрсәтү теләге көчле булса, югары сыйныфларда аралашу, үзеңне коллективта тою   ихтыяҗы беренче планга чыга. Шуны истә тотып, мин А.Яхин системасын иҗади үсеш технологиясенә “салдым”, ягъни укытуны төркемнәрдә алып барам, чөнки болай эшләгәндә, укучылар активрак, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр, бәхәсләшәләр, уртак нәтиҗәгә киләләр. Ә болар - тормышта бик кирәкле сыйфатлар. Минем уйлавымча, укыту ул - укучыны белемнәр белән коралландыру гына түгел, ә алган белемне тормышның төрле очракларында файдаланырга да өйрәтү.

 Иҗат – үсеш өчен иң көчле этәргеч. Һәр балада ниндидер сәләт бар һәм укытучының бурычы – шуны кечкенәдән күреп алып, алга таба үстерү. Акыл, ихтыяр көче, хыял һәм фараз итү, уңай эмоцияләр, үзеңне һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белергә омтылу – боларның барысына да иҗади эш нәтиҗәсендә ирешелә. Укучыларымның иҗади бәйгеләрдә, татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә  еш катнашуы һәм җиңүе, газета-журналларда язмалары басылу – сайлаган юнәлешемнең дәрес булуы турында сөйли.

      Мин -туган теле һәм әдәбият укытучысы. Укучыларымда халкыбызның данлы үткәненә, гореф-гадәтләренә хөрмәт, бүгенге һәм киләчәк көннәренә ышаныч, туган җиргә,туган телгә мәхәббәт тәрбияләүне үземнең гражданлык бурычым дип саныйм. Дәресләрдә генә түгел, сыйныфтан тыш чаралар, сыйныф сәгатьләре аша да укучыларымда милли үзаң формалаштырырга, милләтемә хезмәт итәрлек шәхесләр тәрбияләргә тырышам. Татар теле көннәре, күренекле шәхесләребезнең туган көннәрен билгеләп үтү, татарча концертлар, спектакльләр кую, олимпиадалар, төрле бәйгеләр, атналыклар үткәрү аша укучыларда татар рухын саклап калырга тырышам.

Мин – Укытучы. Ана теле һәм әдәбияты укытучысы! Уйлап карасаң, никадәр җаваплы да, кирәкле дә минем хезмәтем.  Мин һәр дәресем, һәр сүзем белән милләтемә, туган халкыма хезмәт итәм. Мин укучыларыма халкым мирасын, Тукай, Җәлил, Туфан сүзләрен ирештерәм, татар телендә сөйләшергә өйрәтәм.  Милләтемнең гореф-гадәтләре, горурланырлык тарихы, күренекле шәхесләре турында  һәр укучымның йөрәгенә җиткерергә, горурлык хисләре уятырга тырышам.  Киләчәктә дә шулай эшләргә язсын.



Предварительный просмотр:

         Сәер хатын (хикәя).

          Бу хәл бер авылда була. Яшәгән, ди, бер сәер хатын. Аны кешеләр бик яратып бетермәгәннәр, чөнки ул гел дөресен сөйли икән, уйлаганын күзгә бәреп әйтә, хәтта  кешеләрнең ни уйлаганын да сөйләп бирә ала, ди. Авыл кешеләре аның белән сөйләшмәгәннәр, хәтта аның исемен дә бемәгәннәр.                Шулай бик күп еллар бу хатын ялгыз, беркем белән дә сөйләшмичә, аралашмыйча яшәгән булыр иде.....  Бервакыт авыл кешеләренең маллары  югала башлаган. Кемнең тавыгы, кемнең сарыгы юкка чыга, ди. Бер кеше дә кем урлаганын ачыклый алмый икән. Авыл халкы тәмам хәлдән тайган.Төнлә чиратлап сакта торып караганнар, ләкин файдасы тимәгән, барыбер маллар югалуы дәвам итә, ди.                                                                                         Кешеләр нишләргә белмәгәннәр һәм дөресен сөйләргә яратучы  хатын янына барырга уйлаганнар. Ләкин аның белән киңәшергә курыкканнар. Җыелышып торганда , әлеге хатын алар янына үзе килеп чыккан һәм әкрен генә   сорап куйган:                                                                                        -Сезгә,-дигән ул,- минем киңәш кирәк булган икән. Ник килергә курыктыгыз? Мин сезгә ярдәм итәрмен. Сез бер дә курыкмагыз, ул сезнең малларыгызны ташучы хәйләкәр төлке,- дигән.                                                        Җыелган халык:                                                                                        -Ничек инде кечкенә генә төлке бөтен авылны талап ята икән?! –дип аптырап кала.                                                                                                Кешеләр төлкегә капкыннар куярга киңәшләшә башлыйлар. Ләкин әлеге хатын төлкегә тимәскә кирәклеген әйтә, үтермәскә куша, жәлли, чөнки бу төлкенең 4 баласы барлыгын белә. Ул төлкене куарга өйрәтә, үзе дә ниндидер сүзләр әйтеп, юлга ипи валчыклары сибә. Ләкин шунысы кызык: шул көннән башлап, төлке авылга килми башлый, авыл халкының да маллары югалудан туктый. Бу хәлләрдән соң   авыл кешеләре бу “сәер”  хатын белән сөйләшә, хәтта аңа киңәшкә килә башлыйлар.Чынмы икән, уйдырмамы, белмим, менә  шундый хәлне әбием сөйләгән иде.

Нәҗмиева Алинә, 8 сыйныф


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр: