Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ .
план-конспект по теме

 

 

Тема:   Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде  яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ .

 

Максат:  1. Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын үткән дәрестә алган белем һәм    

                   күнекмәләр нигезендә искә төшерү.Х.Туфанның тормыш юлы,ачы язмыш   

                   сынавының шигъриятендә чагылышын укучыларга төшендерү.

               2. Х.Туфанның татар шигъриятенә алып килгән яңалыгын, шигырь         

                  төзелешендәге үзенчәлекләрне ,төп идеяне укучыга җиткерү.

              3. Х.Туфан иҗатына карата мәхәббәт уяту.

 

Җиһазлау:  Х.Туфан портреты. Плакат:”Туфан искиткеч,намуслы,иманлы, кешелекле шагыйрьләрнең берсе иде”(С.Хәким).Тест,компьютер,дисклар, магнитофон.

Әдәбият.Татар урта гомуми белем мәктәбе 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек-

хрестоматия.Ф.Ә.Ганиева,И.Г.Гыйләҗев,Ф.Ф.Исламов-Казан:Мәгариф,2006

Х.Туфан.Сайланма әсәрләр.Казан:Татарстан Республикасы”Хәтер “нәшрияты

(Тарих),2002.

Х.Туфан.  Лирик шигырьләр.Казан. Татарстан китап нәшрияты,1985.

Х.Туфан.Гүзәл гамь.Казан.Татарстан китап нәшрияты.1990.

 

Дәреснең тибы: яңа теманы аңлату.

 

Методы: әңгәмә.

 

Җиһазлау: Шагыйрьнең портреты; китаплар күргәзмәсе; аудиоязма; М.Кәрим, Г.Рәхим,    

К.Сибгатуллин сүзләре язылган плакатлар; компьюторга кертелгән тест, әдипнең һәм  

аның якыннарының фотосурәтләреннән төзелгән слайдлар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес планы

I.  Дәресне оештыру. Укучыларның  дәрескә әзерлеген барлау.

II.Узган дәрестә алган белем һәм  күнекмәләрне ныгыту.

III . Х.Туфан шигырьләрендә тормыш фәлсәфәсенең чагылышы.

lV. “ “Иртәләрем – кичләрем”?(Шигырен сәнгатьле уку).

V. “Гөлләр инде яфрак яралар” шигырен укыр алдыннан зиһенгә алу эше

Vl.  Белемнәрне тикшерү

Vl l.Йомгаклау.

VIIl. Дәрескә йомгак ясау.

IX. Билгеләр кую.

X. Өйгә эш бирү.

 

 

Дәрес барышы

 

l.Дәресне оештыру.Укучыларның  дәрескә әзерлеген барлау.

 

ll.Узган дәрестә алган белем һәм  күнекмәләрне ныгыту.

-Укучылар,бүгенге дәресебез Х.Туфанның тормыш һәм иҗат юлына , аның шигъриятенә багышлана.”Туфан искиткеч, намуслы, иманлы, кешелекле шагыйрьләрнең берсе иде”,-дип язды аның турында С.Хәким. Нәкъ Тукайча-халыкның язмышын уртаклашкан, аны чын мәгънәсендә йөрәге аша үткәргән Туфан.Нәкъ Такташча -яңа хисләр белән рухланган, аның якын дусты булган Туфан. Әйтерсең язмыш аны үзе сайлап алган. Шагыйрь йөрәген тулырак аңлар өчен,аның биографиясен, бала чагын, ул кичергән әһәмиятле вакыйгаларны белү кирәк.

-Укучылар,әйдәгез әле аның балачак тормышын искә төшереп үтик.

Х.Туфан Казан губернасы Аксубай волосте, Иске Кармәт авылында дөньяга килә.

1900 елның 27 ноябрендә крестьян гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга аваз

сала.(Компьютерда Х.Туфанның тормыш һәм иҗат юлын сурәтләгән фотосурәтләр күрсәтелә).

-Х.Туфанга шигъри илһам чыганагы бирүче, аны иҗатка этәрүче кем дип уйлыйсыз?

-“Әни минем гәрчә язу белмәсә дә, халыкның бер баласы буларак, ифрат шигъри

җанлы кеше иде. Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине. Белеп, максат итеп куеп түгелдер, әлбәттә, тумыштан ук нечкә - күңелле, хискә бай кеше булгандыр...”,-дип яза ул истәлекләрендә.

- Әйе, Х.Туфан”Бәлки шагыйрь булмас та идем...” дигән истәлегендә шигърияткә килүенең тәэсирләрен, әнисе, табигать, тормыш, дөнья биргән сабаклар турында

менә шулай яза. Х.Туфан кайда белем ала?

- Х.Туфан “Галия” мәдрәсәсендә белем ала.Анда ул яшьлек,әдәбият дөньясында яши.Галимҗан Ибраһимов дәресләрен тыңлый.Соңыннан ул Казанга кайта һәм”Совет әдәбияты” журналы редакциясендә эшли.Биредә  ул Һ.Такташ,Г.Тукай,М.Җәлил кебек язучылар белән иҗади дуслыкта яши һәм иҗат итә.Олы мәхәббәте-артистка Луиза Салигаскаровнаны очрата һәм аның белән тормыш корып җибәрә.

- Дөрес. Ләкин ил язмышының кара җилләре Х.Туфанга да килеп кагыла.Ул 16 ел гомерен тоткынлыкта үткәрергә тиеш була .Х.Туфанның язмышында өлеге чоры турында сез нәрсәләр беләсез?

(Укучыларның җаваплары).

-“Ант”  поэмасында сурәтләүләре өчен,сәяси гаепләр ташлана һәм1942 елның 7 мартында аны атып үтерергә дигән хөкем чыгарыла.Ләкин төрмәдә утырганда да Х. Туфан иҗат эшен туктатмый.

Ниһаять,үлем карарын ун еллык төрмә белән алыштыралар.Шагыйрь1950 елда 10 елга хөкем итү вакытын тутыра,азатлыкка чыгам дип уйлый.Әмма хыялы тормышка ашмый,аныНовосибирск өлкәсенең Устарка районындагы Покровка дигән рус авылында көн күрергә рөхсәт бирәләр.

-Биредә дә ул җан дусты-поэзиядән аерылмый-тоткын шагыйрьнең кичерешләре сурәтләнгән шигырьләр иҗат итә.

-Сталин  үлеп ,1956 елда Х.Туфан  Казанга кайтып төшә.СССР Югары суды аның тулысынча акланганлыгы турында хәбәр итә .

-Әйе, укучылар, шуңа күрә без Х.Туфан иҗаты турында сөйләгәндә аның тормыш юлын белергә тиешбез,  чөнки Туфан иҗаты аның тормыш юлы ,хәсрәтле язмышы  белән аваздаш.Ләкин тормышы никадәр аяныч булмасын Х.Туфан тормышны бөтен тулылыгы белән ярата,кешенең уй-кичерешләре,теләк –омтылышларын,  эчке дөньясын шигърияте аша укучысына җиткерә.

lll.Х.Туфан шигырьләрендә тормыш фәлсәфәсенең чагылышы.                           Укучылар, бүген сезнең белән дәрестә Х.Туфан шигырьләрендә кешенең  күңел кичерешләре, шагыйрь шәхесенең, аның дөньяга, тормышка мөнәсәбәте,үзенең шәхси тоткан иманлы,гадел кыйбласына тугры калган шигърияте белән танышырбыз һәм һәр шигырендә чагылган төп фикерне,язучының  әйтергә теләгән хәзерге көндә дә актуальлелеген югалтмаган, бүгенге көнебезгә, яшәешебезгә аваздаш шигъриятен өйрәнербез.

“Каеннар сары иде”

Шигырьне сәнгатьле уку.

-Укучылар ,әлеге шигырь беренче карашка,сугышның кырыс каршылыгын сурәтләгән шигырь булып күренә .Әмма шигырьнең эчке мәгънәләренә игътибарны юнәлтсәк, шагыйрьнең үз тормыш юлы белән чагыштырсак, сез  нәрсәләр сиземләр идегез?

- Шигырьдә сабый бала һәм сабыйның хәлен аңлап,үзәге өзелеп,аны кызганган  шагыйрь тасвирлана.Әтисен сугышта йөри диләр,ләкин сәлам-хат китерми -ләр.Китап шкафы да пичәтле;анда да ниндидер бүтән йозак.Зурлар аннан нидер яшерәләр,әйтмиләр кебек.

-Бик дөрес.Укучылар шигырьнең язылу вакытына игътибар итик әле.

-Туфан бу елларда себер далаларында  тоткынлыкта.

-Әйе,шагыйрьнең йөрәге бик яралы:ул туган Ватанын саклап сугышта катнаша алмый һәм бердәнбер кызы-сабые ни хәлдә икән? Юатучысы бар микән? Ул аны белми.Менә шушы сагыш ,ярдәм итеп, юатып булмый торган үкенечле хәл тетрәндерә укучы күңелен.Әлеге фикерләрне сез ничек дәвам итәр идегез?

(Укучылардан көтелгән җаваплар).

-Х.Туфан әлеге шигырендә үзе һәм сабые турында  яза икән ләбаса! Шундый ук язмыш кичергән сабыйлар бик күп булгандыр дип уйлый мин әлеге чорда.

-Барлык дөнья кайгылары шагыйрь,йөрәге аша уза дигән әйтем бар,шул бит инде шагыйрьлекнең  чын билгесе.

-Туфанның хәлен җиңеләйтергә тырышып,аны исән калдыру өчен үз гомерен аямаган тугырылыклы хатыны турында да гүзәл шигырьләр яза шагыйрь.Шундый шигырьләрнең берсе-“Иртәләрем – кичләрем”?(Шигырьне сәнгатьле уку).

-Шигырьдә сүз кем турында бара дип уйлыйсыз?

-Әлеге шигырен Х.Туфан хатыны-Луизага багышлап яза.

-Үзара  нәрсәләр чагыштырыла,нинди сүзләр кабатлана?

-“Иртәләрем – кичләрем” сүзләре кабатлана һәм “иртәләр”, “кичләр” сүзләре чагыштырыла. Иртә-ул кешелек тормышы өчен  таң-яңа көн туу, яңа көнгә кешеләр якты өмет хыяллар баглыйлар. Иртә  һәм кич сүзләре шигырьдә капма -каршы мәгънәдә кулланыла.

Әйе,шагыйрь илдәге вакыйгаларны яза,ул тоткынлыкта һәм илдә ниләр бар икән дип уйлана.

- Укучылар, ничек уйлыйсыз, биредә язучы нинди теманы яктырткан?

-          ( Мәхәббәттемасын)

-          Шигырьдә  нинди хисләр күрсәтелгән?

-          ( Ирегеннән мәхрүм ителгән кешенең яраткан кешесен сагынуы, сагыш хисе)

- Язучы нинди табигать образларын куллана?

(Гөлләр)

-          Язучы халык җырыннан нинди сүзләрне алган?

(Исле гөлләр исе булып

Исләремә төшәсең)

 

lV.“Гөлләр инде яфрак яралар” шигырен укыр алдыннан зиһенгә алу эше.

Сүзлек өстендә эш.

Аждаһа-әкият образы.

“Сугыш алласы”-сугыш коралы.

Җәлладны-палач,үтерүче.

Шигырьне магнитофон язмасында А.Арсланов башкаруында тыңлау.

-Бу шигырьдә нинди сабый балалар турында сүз бара?

-Сугыш беткәнен зарыгып көтеп утыра торган сабыйлар турында сүз бара.

 

V.Шигырь төзелешен һәм шигырьләрне чагыштырып аңлату.

-Шигырьнең  интонациясен, яңгырашын билгеләп карагыз һәм алдагы шигырь белән чагыштырыгыз.

-“Иртәләрем – кичләрем ”шигырендә моңсулык ,сагыш, моң чагыла, ә”Гөлләр инде яфрак яралар”шигыре күтәренке рухта,шатлык,сөенеч төсмерләре белән укыла.

-“Гөлләр”,”яз”,”кояш”,”хәбәр” сүзләре нинди хис тудыра?Кайсы яз турында сүз бара?

-1945нче елның язы турында сүз бара.Кояш-җылылык,яктылык,иминлек билгесе;җиңү көнен хәбәр итәргә дә күп вакыт калмавы турында сүз бара шигырьдә.

-“Аждаһа”,”җәллад”сүзләрен ничек аңлыйсыз?Алар халык иҗатының кайсы жанрында кулланыла?

-Әлеге сүзләр татар халык авыз иҗатының әкият жанрында еш кулланыла.

-Димәк, Х.Туфан халык авыз иҗатына, хикмәтле сүзләргә, мәкаль-әйтемнәргә охшаш гыйбарәләргә шигърияте аркылы еш мөрәҗәгать  итә.

-Укучылар,”Илдә ниләр бар икән?”,”Гөлләр инде яфрак яралар”шигыренең төзелешенә игътибар итик әле Х Туфанның  шигърият дөньясына алып килгән,яңалыгы нидән гыйбарәт?

(Укучыларның җаваплары).

-Шигырьләрне игътибар белән карасак, аларны өлешләргә,кисәкләргә бүленгән икәнен күрербез.”Каеннар сары иде”шигырендә һәр строфа 4 юлдан, ягъни тезмәдән тора,”Илдә ниләр бар икән?”шигырендә исә строфалар бишәр  юлны тезмәне берләштерә.5нче юлы-беренче юлның игезәге.Ул кабатлауга корылган.Менә,шул рәвешчә,кайбер шигырләрендә Х.Туфан,бишенче юл өстәп,строфаны көчәйтеп матур итеп йомгаклап куя.Бу шигърияткә Туфан алып килгәняңалык,аны башка шагыйрьләр дә яратып кулланалар.

-Дөрес. Х.Туфан шигъриятнең чын остасы,күп кенә шагыйрьләрнең остазы булганга,аның иҗатыннан иң матур  үрнәкләрне  табарга мөмкин.

-Әлбәттә,Туфанның язмышы үз чоры белән тыгыз бәйләнгән,аның аянычлы тормышы шигъриятендә ачык чагыла.Шигырь Х.Туфан азат ителгән 1956 нчы елда язылган.Туфан илен сагына,аның Иделләрен, елга-күлләрен юксына, ша-гыйрьгә хәтта газиз җиренең усагы, имәне,каены да бик кадерле.

 

Vl. Туфан иҗаты буенча тест.

1) Туфанның  туган авылы.

а)Мостафа

б)Кушлавыч

в)Иске Кармәт

г)Чыршылы

2) Туфанның туган көне кайчан?

а)27ноябрь1900

б)26 апрель1886

в)15 февраль1906

3)Туфан кайсы мәдрәсәдә белем ала?

а)Хөсәения

б)Галия

в)Касыймия

г)Иҗ-Буби

4) Туфан шигыре булмаганын күрсәтегез.

а)”Кайсыгызның кулы җылы?”.

б)”Каеннар сары иде”

в)”Кичер илем”

г)“Илдә ниләр бар икән?”

5)Туфан ничәнче елда аклана?

а)1990

б)1956

в)1966

г)2005

6)”Кайгының ни сүз икәнен белмәгән сабый бала” әлеге шигырь юллары кайсы шигырьдән алынган?

а)”Илдә ниләр бар икән?”

б)”Каеннар сары иде”.

в)”Гөлләр инде яфрак яралар”.

г)”Аралагыз мине”.

7)Туфанга “сайланма әсәрләре”өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт  премиясе ничәнче елда бирелә?

а)1966

б)1970

в)2006

г)1956

8)”Туфан искиткеч,намуслы, иманлы,кешелекле шагыйрьләрнең берсе иде”,-дигән сүзләрне кем язган ?

а)Сибгат Хәким

б)Мөхәммәт Мәһдиев

г)Аяз Гыйләҗев

 

VIII. Йомгаклау.

-Укучылар, без бүген сезнең белән Х.Туфан иҗаты белән таныштык.Аның иҗатын күзаллап,сез кыскача ниләр әйтә аласыз?

-Х.Туфанга үз тормышында күп авырлыклар,хәсрәтләр күрергә туры килә.Ул Сталин сәясәтенең шаукымына бәйле рәвештә 16 ел тоткынлыкта, иленнән,гаиләсеннән аерылып яшәргә мәҗбүр була.

-Бик дөрес. Ул язмышның авыр сынауларына бирешмичә,рухи ныклыгын,иленә тугрылыгын саклап кала алган шагыйрь.Тормыш юлы белән шигъриятенең аваздаш икәнлеген нинди шигырьләрендә күрә алабыз?

-“Каеннар сары иде”,”Кайсыгызның кулы җылы?”,”Илдә ниләр бар икән?”.

-Язмыш аңа нинди генә авыр сынаулар әзерләмәсен,без Х.Туфанны-бәхетле шагыйрь дип әйтә алабыз.Сез шушы фикер белән килешәсезме,фикерегезне дәлилләгез.

-Әйе,мин Х.Туфанны –бәхетле шагыйрь дип уйлыйм.Нинди генә авырлыклар кичерсә дә,ул исән калып,озын гомер иткән олпат шагыйрьләребезнең берсе.Бәхетле дип,әйтүемнең нигезе тагын шунда-Х.Туфан шигърияте бүген дә укучыларын сокландыра,поэзиянең иң матур,кабатланмас үрнәкләре белән танышырга мөмкинлек бирә.

-Әйе,Х.Туфан турында бик җылы,матур фикерләр әйтелде.Х.Туфан-татар әдәбиятының горурлыгы.”Хәсән Туфан-инде беркайчан да кабатланмас шагыйрь,

уникальшәхес”,-дип язды аның турында С.Хәким.

IХ.  Билгеләр кую.

Өй эше.

1 төркем –Х.Туфанның берәр шигырен мөстәкыйль рәвештә укып,анализлап килергә.

2төркем-Х.Туфанның берәр шигыренә рәсем ясап килергә.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Х. Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә “Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигырьләрдә минем йөрәгем”.

     Максат: 1.Х. Туфанның тормыш юлы, ачы язмыш сынавының шигъриятендә, җырларында чагылышын, һәр чорны иңләгән, тематикасы буенча гаять лирик эчтәлекле шигырьләрендәге төп...

"Талантлы син, кеше туганым" шигыре аша Х.Туфанның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү (дәрес эшкәртмәсе)

Х.Туфанның тормыш юлын иҗаты белән бәйләп өйрәнү тәҗрибәсе, төркемнәрдә эш, иҗади биремнәр, сәнгатьнең төрле өлкәләрен бергә үреп, укучыларны кызыксындыру, гаҗәпләндерү аша укыту тәҗрибәсе (Осмысление...

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

9 нчы сыйныф (татар төркеме) әдәбияттән Хәсән Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

9 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен әдәбияттан Х .Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Х.Туфанның тормыш һәм иҗат юлы.

Укучыларга Хәсән Туфанның тормышы, иҗаты турында өстәмә мәгълүматлар бирү, иҗат юлын өйрәнү....


 

Комментарии

Х.Туфанның татар шигъриятенә алып килгән яңалыгын, шигырь төзелешендәге үзенчәлекләрне ,төп идеяне укучыга җиткерү.