"Талантлы син, кеше туганым" шигыре аша Х.Туфанның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү (дәрес эшкәртмәсе)
план-конспект урока (9 класс) по теме

Зайнуллина Эльвира Тимеряновна

Х.Туфанның тормыш юлын иҗаты белән бәйләп өйрәнү тәҗрибәсе, төркемнәрдә эш, иҗади биремнәр, сәнгатьнең төрле өлкәләрен бергә үреп, укучыларны кызыксындыру, гаҗәпләндерү аша укыту тәҗрибәсе (Осмысление биографии поэта Х.Туфана через его творчество)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kh.tufan_turynda_dres.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Талантлы син, Кеше туганым ( Х.Туфан иҗатына кереш)

Зәйнуллина Эльвира Тимерҗан кызы,

Алабуга шәһәре 10нчы урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: 1) Х.Туфанның тормыш һәм иҗат юлы турында кыскача мәгълүмат бирү, шигъриятенең үзенчәлеген аңлауга җирлек тудыру;

  1. укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, Туфан тормышы мисалында укучыларга әхлакый тәрбия бирү;
  2. укучыларда үз-үзләренә ышаныч, үзара хезмәттәшлек хисе тәрбияләргә булышу.

Дәрес төре: кереш дәрес

Үзенчәлек: шагыйрьнең тормыш юлын иҗаты аша бирү тәҗрибәсе.

Дәреснең тибы: яңа материалны үзләштерү дәресе.

Җиһаз:  мультимедиа чаралары, китапларыннан күргәзмә, таратма материаллар.

Эш төрләре: 1) презентация (кереш);

  1. портреты өстендә эш (шагыйрь белән танышуга әзерләү)
  2. Х.Туфан турында презентация һәм укытучы сөйләве;
  3. төркемнәрдә эш (иҗатын һәм тормыш юлын бәйләү, тормыш юлын белүнең иҗатын аңлау өчен кирәклеге);
  4. ял минуты (лирик күчеш);
  5. иҗади биремнәр чишү;
  6. видеовикторина;
  7. йомгаклау.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
  2. Актуальләштерү.

Ничек икән синең йөрәк дисәң,

Ничек үтә икән көннәрең?

Кулыңдагы китабымда, чордаш,

Шигырьләрдә минем йөрәгем,

- дип язган татар халкының яраткан шагыйре Х.Туфан. Әйе, укучылар, әдәбият дәресләрендә без сезнең белән инде шактый гына шигырьләр укыдык, аларны иҗат иткән шагыйрьләр белән таныштык. Ягез әле, аларны искә төшереп үтик (өйрәнгән шагыйрьләрнең портретлары күрсәтелә, укучыларның аларны белүләре ачыклана: Г.Тукай, А.Алиш, Ф.Кәрим, Ф.Яруллин, М.Җәлил, Һ.Такташ...)

- Укучылар, ә бүгенге дәресебездә “Шигырьләрдә минем йөрәгем” дип үзе үк искәрткән шагыйребез Х.Туфан белән танышырбыз (портреты күрсәтелә, портрет белән эш оештырыла)

- Укучылар, шагыйрь сезнең күз алдына нинди кеше буларак килеп баса? Аның турында ниләр әйтерсез? Портрет белән эшләгәндә кулланыр өчен, мин сезгә терәк сүзләр һәм аларның тәрҗемәләрен бирәм, алар сезгә ярдәм итәр.

(укучылар белән әңгәмә)

  • Әйе, Туфанның йөзе үк аның турында күп нәрсә сөйли. Безнең якташ шагыйребез Ф.Шәех аның турында “Туфан йөзе” дигән шигырь дә язган. Анда шундый юллар бар:

Тоткынлыкта җәберләнгән Туфан

Үз иленә кайтып нурланды.

Хәтерләтә иде аның йөзе

Үзе гизгән киртләч Уралны.

Шушы йөзгә гүя кайгыларны

Тау-тау итеп өйгән сабырлык.

Тик шагыйрьнең шаян күзләрендә

Чагыла иде шаян сабыйлык.

  • Чыннан да, шагыйрьнең йөзенә карауга ук аның кайгы-хәсрәтләрне җитәрлек кичкәнен дә, әмма шуңа карамастан самими, эчкерсез, киң күңелле булып калуын да аңлыйсың.
  1. Уку мәсьәләсен кую.

 “Азмы йөрдем

Илләр эчендә...

Каршы алып һәр җир, үз күреп,

Озатып калды изге дус кебек.

Гомер итеп юллар өстендә,

Азмы гиздем илләр эчендә”, - дип башлый шагыйрь үзенең “Талатлы син, Кеше туганым” шигырен. Ни өчен шулай әйтә? Бу сорауга җавап бирер өчен, без шагыйрьнең нәрсәсен өйрәнергә тиеш, укучылар?

- Әйе, шагыйрь иҗатын тулырак аңлау өчен, без аның тормыш юлына күз салырга тиеш.

4. Уку мәсьәләсен чишү.

а) презентация карау һәм укытучы сөйләве;

б) “Очрый һаман миңа юлларда

      Илһам белән тулы йөрәкләр.

      Йөрәк катнашмаган хезмәтләр

                  Юлыкмады миңа юлларда,

                  Илләр аша үткән елларда”, - дип дәвам итә Туфан үзенең шигырендә. Ягез, без дә бераз илһамланып алыйк әле, төркемнәрдә иҗади бирем башкарабыз, кроссвордлар чишәбез. Ә аның өчен безгә дәреслек материалына мөрәҗәгать итәргә һәм дәрестә ишеткәннәребезне искә төшерергә кирәк булыр. (кроссвордлар чишү):

1)әтисенең исеме, әнисенең исеме, ул туган район исеме, кем анда шигриятькә мәхәббәт тәрбияли, 1981 елның кайсы аенда үлә? “Хәсән” сүзе чыга.

2) шагыйрьнең туган авылы, хатынының исеме, әтисенең исеме, ул туган район исеме, 1940нчы елның кайсы аенда аны кулга алалар? “Туфан” сүзе килеп чыга.

  1. кайсы шәһәрдә мәдрәсәдә укый, беренче укытучысы, чын исеме, чәчәк исеме белән аталган шигыре, ул укыган мәдрәсә исеме, “Фәхри” сүзе чыга.
  1. ял минуты. Чишмә агышын тыңлау. Шигърият белән бәйләнеш, моң көчен тою.
  2. “Талантлы син, Кеше туганым,

Сәләтле син һәрбер иҗатка.

Дөнья дигән бөек китапка

Языла бара хезмәт юлларың,

Талантлы син, Кеше туганым”, - дип төгәлли шагыйрь үзенең без әле өйрәнәчәк шигырен. Әйдәгез әле, шагыйрьнең иҗатын тормыш юлы белән бәйләп карыйк. (һәр төркемгә 1-2 строфалык шигырь юллары бирелә. Укучылар шигырьдә Туфан тормышындагы кайсы чор турында барганын әйтәләр: җавап вариантлары бирелә: 1924-1940, ягъни төрмәгә утырганчы; 1940-1956, ягъни төрмә һәм сөргенлек чоры; 1956-1981, ягъни төрмәдән соң) :

а) Тышта ниләр бар икән?

    Яңгыр микән, кар микән?

     Боз тәрәзә алсулана,

    Пожар микән, таң микән?

    Тышта ниләр бар икән?

б) ...Кайт!..- дип хатлар килделәр...

    Юллар... озын иделәр...

    Кайттым.

   - Бусы – алкалары,

   - Бусы – кабере...- диделәр.

в)

  1. Рефлексия. Видеовикторина (Туфан тормышы һәм иҗаты турында )
  2. Алдагы дәрескә проблема кую. Алдагы дәрестә без “Талантлы син, Кеше туганым” дигән шигырьне өйрәнүне дәвам итәрбез. Бүген без аны Туфан тормышы белән бәйләдек. Уйлап килегез әле, сез шигырь юлларын кемнәр хезмәте белән бәйләр идегез?

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ .

Тема:   Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде  яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ . Максат:  1. Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын...

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт)

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт) ...

Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичә.

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗат юлы аша үз халкына , милләтенә хезмәт итүен, якты үрнәген бирү; шагыйрь иҗатына хөрмәт, сөю уяту,укучыларда шигьрият белән кызыксыну тәрбияләү, сәнгатьле укырга өй...

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

9 нчы сыйныф (татар төркеме) әдәбияттән Хәсән Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Гасырларны кичкән бу шәхес (Г.Бәшировның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичә) Рамазанова Розалия Гарифулла кызы

Без бүген татар халкының озак гасырлар тупланган бай һәм катлаулы юлында онытылмас урын алган,якты янучы йолдызларыбызның берсе- әдәбиятыбызның йөзек кашы,олуг әдибебез,фикер иясе, аксакал язучыбыз Го...

Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау.

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф.Дәреснең темасы:  Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау....