Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау.
план-конспект урока (6 класс) на тему
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф.
Дәреснең темасы: Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 40.5 КБ |
Предварительный просмотр:
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф.
Дәреснең темасы: Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау.
Дәреснең максаты:
1. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау, шагыйрь иҗатының төп үзенчәлекләрен аерып чыгару өчен җирлек тудыру;
2. Укучыларның фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камиллләштерү;
3. Укучыларда Роберт Миңнуллинның иҗаты белән кызыксыну уяту.
Дәресне җиһазлау: Роберт Миңнуллинның портреты, фоторәсемнәре, китаплары, магнитофон, сәяхәт картасы, компьютер, шагыйрьнең иҗатын, тормыш юлын чагылдырган электрон презентация.
Дәрес барышы.
- Оештыру өлеше.
- Исәнләшү.
-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Бер – берегезгә карап елмаегыз. Сез бик матур. Шушы җылы мөгаләмәдә дәресне башлыйбыз.
2. Теманы хәбәр итү.
- Без Роберт Миңнуллинның тормыш юлы белән таныштык. Аның шигырьләрен өйрәндек. Ә бүген аның тормыш юлы һәм иҗаты буенча кабатлау дщресе.
Белемнәрне ныгыту.
IV. Йомгаклау.
1.Нәтиҗә ясау.
-Шулай итеп, укучылар, без балаларның яраткан шагыйре, өлкәннәрнең якын дусты, бик күп җырлар авторы Р.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Куандыра, көлдерә, уйландыра Роберт Миңнуллин үзенең укучысын. Сөйкемле, олылар кебек булырга, тизрәк үсәргә, олыгаерга, күбрәк белергә, булдырырга тырышып, дөнья белән танышып йөрүче геройлар яши Роберт Миңнуллин шигъриятендә. Шигырь юллары якты эз салып, күңелдә уелып калалар.
2.Билгеләр кую.
- Өй эше бирү.
- Проект төзергә.
- Р.Миңнуллинның үзеңә ошаган бер шигырен ятларга.
- Дәресебезне җыры белән тәмамлыйбыз.
