Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.
план-конспект на тему

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r._minnullinnyn_tormysh_yuly_izhaty..doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Ачык дәрес.

Тема: Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Максат: 1. Р. Миңнуллинның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү, шигырьләрен уку, анализлый белергә өйрәтү; 2. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү; 3. Р. Миңнуллин иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Р. Миңнуллин портреты, китаплары, магнитофон, ат рәсеме.

Сыйныф: 3А ( татар төркеме ).

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  1. дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
  2.  Тынычландыру.
  1. Теманы хәбәр итү.

“ Сакчылар “ шигырен укытучы укуы ( 79 б. “ Алма бабай “.)

Бар бакчада кишер дә,

 Бар бакчада кыяр да.

Тик тәмлетамакларны

 Ничек кенә тыярга?

Кермәкче алар бик тә -

Капкасында юк бик тә.

Тик бакчадан аларның

Алына да котлары.

Көннәр буе бакчаны

Саклый шул бал кортлары.

  1. Укучылар, бу шигырьне укыганыгыз бармы? Кем язган аны?
  2. Әйе. Без бүген дәрестә Р. Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты буенча сәяхәт итәрбез.
  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
  1. Сәяхәткә без атка утырып барырбыз...

1 нче тукталыш “ Туган як” дип атала. Бу тукталышта без Р. Миңнуллинның тормыш юлы белән танышырбыз.

Р. Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районы Нәҗәде авылында туа. 1966 елда мәктәпне тәмамлагач, “ Маяк “ газетасы редакциясендә эшли. 1973 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Шагыйрьнең 26 китабы дөнья күрә. Ул популяр җырлар авторы да.

2 нче тукталыш “ Китап киштәсе “. “ Алма бабай” – шигырьләрнең барысы да балалар турында. “ Хәрефләр бәйрәме “- шигъри әлифба, татар әлифбасының һәрбер хәрефенә багышланган шигырьләр бирелгән. “ Дөньядагы иң зур алма “ – шагыйрьнең шигырьләре һәм әкиятләре кертелгән.

- Сәяхәтебезне дәвам итәбез.

3 нче тукталыш “ Шигъри тәлгәшләр”. Укучылар, сез сәяхәткә кузгалганчы шигырьләр ятлаган идегез. Әйдәгез, шул шигырьләрне сөйләп алыйк.

Кунакка килегез.

Алмаз.   Җирнең иң матур җирендә -

                Татарстанда торам мин.

                Малайлар һәм кызлар! Сезне

                 Кунакка чакырам мин.

     

               Йөртербез сезне утыртып

                Я КамАЗга, я атка.

                Ашыксагыз – үзебездә

                Ясалган самолетка.    

Айгөл.     Ни телисез бар да булыр -

                 Көньяк  та үзебездә.

                 Кирәк икән, котыбы да

                 Киләчәк үзе безгә.

                 Тундрасын да, джунглиен да,

                 Даласын да табарбыз.

               Әгәр тайга кирәк булса,

               Анысын да карарбыз.

Балачак бәйрәмнәре.

Артур.   Бәйрәмсез бик күңелсез бит.

               Күңелсездер сезгә дә.

               Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

               Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә.

               Кирәк һәммәбезгә дә!

               Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

               Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

               Бабай белән әбигә!

Марат.   Бәйрәм бетмәс берчакта да

               Балачаклар бар чакта.

               Зур бәйрәм – бишле алсак та,

               Кырларда эшләп арсак та.

               Зоопаркка барсак та!

               Зур бәйрәм җырлап алсак та,

               Җәйге кояшта янсак та,

               Походларга барсак та!

Ипекәй.

Рәмзия.   Ипекәйне әтием

                Минем өчен үстерә.

                Ипи безне үстерә,

                Рәхәтләнеп үс кенә!

                Бигрәк тәмле карасы,

                Бигрәк тәмле агы да.

                Күмәче дә - бары да.

                Бигрәк тәмле – аз гына

               Җитми калда тагы да.

Икесе дә мин үзем.

Инсар.   Вакыт табам мин көн дә

               Шаярырга, уйнарга.

               Кайчак ташлап эшемне,

               Чумам төрле уйларга.

               Өлгерәм тик йөрергә,

                Су керергә инештә.

               Әнием бик ярата

               Мине шушы килеш тә!

 

Сайрый торган агач.

Тимур.   Мин агач утырттым,

               Ул күккә чөелде.

                Үземнән дә бигрәк

               Кошларым сөенде.

4 нче тукталыш “ Тапкырлар иле “ булыр. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавапларын әйтеп тактадагы кроссвордка урнаштыра барырсыз. Әгәр дөрес чишсәгез, уртадагы кызыл шакмаклар эчендә бер малай исеме килеп чыгар. Һәр табышмак турында шигырьләр укырбыз, аларны анализларбыз.

1. Үзе ямь – яшел

Тәнеңне аннан яшер. ( кычыткан. “ талбишек”, 454 б.)

2.Кулы юк, балчык ташый

Балтасы юк, өй ясый. ( карлыгач. “ Алма бабай “, 93 б.)

3. Сумка тотып керәләр

Белем төяп чыгалар. ( мәктәп. “ Күчтәнәч”, 154б.)

  1. Һичберкайчан сөйләшми ул,

Ләкин һәркем аңлый телен,

 Олы дими, кече дими,

Бирә ул безгә белем. ( китап. “ күчтәнәч” 96 бит)

  1. Кешеләр нидән көлә? ( кызык. “ күчтәнәч” 121 бит)
  2. Вертикаль буенча. ( “ күчтәнәч 2 62 бит.)

Физкультминутка.

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык,

Башны иябез алга,

Ә аннары артка.

Уңга, сулга борабыз

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

3. Ныгыту.

- Сәяхәтне дәвам итәбез. Киләсе тукталыш “ җырлар мәйданчыгы”.

Тактада:

Илнар Сәйфиев “ Эрет мине”

Лилияр “ Карама миңа алай”

Зөфәр Билалов “ Әкияттәге үги кызга”

Фәрит Таишев “ Мин эзләгән ярдыр син”

  1. Әйдәгез, үзебез дә “ Әнкәмнең догалары” дигән җырны җырлап карыйк.
  2. Рәсим Низамов “ Теләче” җырын тыңлау.

5 нче тукталыш “ Мәктәп”

- Менә без мәктәпкә дә кайтып җиттек. Сәяхәт сезгә ошадымы?

5. Йомгаклау өлеше.

1. Нәтиҗә ясау.

- Без бүген нинди шагыйрь иҗаты белән таныштык?

- Р. Миңнуллин нәрсә турында шигырь яза? ( туган як, әниләр, балалар, мәхәббәт)

2. Билгеләр кую.

3. Өй эше: шигырьдәге 1 геройны рәсемгә төшерергә.  

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллин иҗаты

6 нчы сыйныфта Р.Миңнуллинның "Энекәш кирәк миңа", "Әни мин көчек күрдем" шигырьләрен өйрәнгәндә ярдәм итәрлек презентация...

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт)

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт) ...

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. (Дәрес-проект)

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты. (Дәрес-проект)....

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр образының бирелеше

Роберт Миңнуллинның әниләргә багышлап язган шигырьләренә күзәтү, аларга анализ....

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр образының бирелеше

Роберт Миңнуллинның әниләргә багышлап язган шигырьләренә күзәтү, аларга анализ....

Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау.

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф.Дәреснең темасы:  Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау....

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча КВЕСТ_УЕН

Роберт Миңнуллинның тууына 70 ел тулуга багышланганКВЕСТ-УЕН.Максат. 1. Укучыларда шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксыну уяту. 2. Логик фикер йөртүне үстерү.Бурычлар: Шәхси: 1. Уучылард...


 

Комментарии

Бик матур дәрес конспекты.