Тест сораулары
тест на тему

Шарифуллина Энджекай Юнусовна

Йомгаклау дәресләрендә куллану өчен, имтиханга әзерләнү өчен сораулар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon test_soraulary.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

                                    Фонетика.

                       

1. Татар язуы тарихында нинди алфавитлар кулланылган?                                                                                                                                                                  .      а) рун, гарәп, кириллица(рус алфавиты);

  б) рун, уйгур, гарәп, латин, кириллица;

  в) гарәп, уйгур,латин, кириллица.

2. Акрын- әкрен, аз- әз, чылтырый- челтери. Бу сингармоник парларны кайсы вариантларын куллану дөрес була?

 а) әдәби телдә әлеге сингармоник парларның нечкә варианты гына  кулла-

ныла ала;

 б) калын һәм нечкә вариантларның икесендә кулланырга мөмкин;

 в) калын вариантларны гына куллану дөрес була.

             

3. Өмет, кояш, болытлы, төлкене, көрәк, корыч, көмеш сүзләрендә ирен                                                  

 гормрниясе бармы?

 а) әлеге сүзләрнең барысында да ирен гормониясе чагылыш тапкан;

 б) бер сүздә ирен гормониясе күзәтелми;

 в) ике сүздә ирен гормониясе юк.

4. “Гарәп” сүзендә а хәрефе ни өчен язылган?

 а) (а) авазын белдергәнгә күрә;

 б) (г) авазының калын (гъ) булып әйтелүен күрсәтә;

 в) бары тик традиция буенча языла.

5. Әлеге тезмә сүздә баш хәрефләр кайсы очракта дөрес кулланылган?

 а) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы;

 б) Татарстан республикасы Дәүләт советы;

 в) Татарстан республикасы дәүләт советы.

6. Түбәндәге җөмләдә ничә сүз сингармонизм законына буйсынмаган?

 Исламгали агай, тирән сулап, секунд эчендә үзенең сугыш алды һәм

 Сугыштан соңгы еллардагы тормышын баш яше аркылы уздырды.

 ( М. Мәһдиев.)

 а) бу җөмләдә бер сүз сингармонизмга ( рәт гармониясенә ) буйсынмаган;

 б) ике сүз рәт гармониясенә буйсынмаган;

 в) өч сүз рәт гармониясенә буйсынмаган.

7. Төнбоек, әнкәй, борынгы, унбиш сүзләрендә тартык авазларның әйтелеше

 үзгәрәме?

 а) бу сүзләрдәге тартык авазларның язылышы бнлән әйтелеше арасында аерма юк;

 б) аккомодация нәтиҗәсендә тартыклар әйтелеше үзгәрә;

 в) тартыклар ассимиляциясе нәтиҗәсендә тартык авазлар үзгәртелеп әйтелә.

8) Әниләргә , картлач, кулъяулык сүзләре иҗекләргә түбәндәгечә бүленә:

 а) (ә-ни-ләр-гә), (къарт-лач), (къул-йаw- лыкъ);

 б) (ә-ни-ләр-гә),(къарт-лач),(къул-йау-лыкъ);

 в)(әни-ләр-гә),(къарт-лач),(къул-йаw-лыкъ).

9. Бу сезнең кайсы язылышы орфографик нормаларга туры килә?

 а)”пакъ” сүзендә калынлык билгесе языла;

 б) “пакь” сүзендә нечкәлек билгесе языла;

 в)”пак” сүзендә калынлык билгесе дә, нечкәлек тә язылмый.

10. Рус алфавитын ( кириллицаны ) татар халкы кайчан кабул иткән?

  а) 1917 елда;

  б) Казан ханлыгы Рус дәүләтенә  буйсындырылгач (16 гасыр);

  в) 1939 елда.

 

        Морфологиядән  тестлар.

 

1. Рәвеш  сүз төркеме буларак нәрсәне белдерә?

  а) эш яки хәлнең билгесен белдерә;

  б) предметның билгесен белдерә;

  в) эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерә.

2. Сөенү, шатлану, дулкынлану фигыльләре нәрсәне белдерә?

  а) хәрәкәтне;

  б) фикерләүне;

  в) хис-кичерешне.

3. Бик  азга төшенгәнсең. Ә мин аларга гына түгел, кичә Имәли әйткән сүзләргә дә                          

   төшендем.(Ш. Әмир.) Азга нинди сүз төркеме була?

  а) рәвеш;

  б) хәбәрлек сүз;

  в) исем.

4. Сыйфат фигыль, фигыль кебек, нәрсә белән төрләнә?

  а) зат-сан, заман;

  б) заман. Тартым;

  в) барлык-юклык, заман, юнәлеш.

5. Алар ярым чувашча, ярым татарча чөкердәшеп чәй эчәргә тотындылар.

   ( Г. Бәширов.) Ярым сүзе санның кайсы төркемчәсенә керә?

  а) төп сан;

  б) бүлем саны;

  в) чама саны.

6. Әти үзе, “укыган” кеше булгач, мине надан калдырасы килмәгән, күрәсең.

  (М.Гафури.) Бу җөмләдә булгач хәл филыле нинди мәгьнә белдерә?

  а) төп эшнең сәбәбен белдерә;

  б) төп эшнең вакытын белдерә;

  в) төп эшнең шартын белдерә.

7. –ынкы,-енке кушымчалары кайсы сүз төркемен ясый?

  а) исем;

  б) фигыль;

  в) сыйфат.  

8. Рәвеш җөмләдә кайсы сүз төркемен ачыклап килә?

 а) Фигылҗне;

 б) фигыльне, сыйфатны, рәвешне;

 в) фигылне, рәвешне, исемне.

9. Чистартылган аяк киеме кешенең пөхтәлеге турында сөйли.

 а) чиста –р(ф. яс. куш.), -т ( йөкл. юн.) –ыл (т. Юн.), -ган (билгесез үт. Заман хикәя     ф.) ;

 б) чиста –р (ф. яс. куш.), -т ( йөкл.юнәлеш.), -ыл(т.юн.),-ган (үтк.зам.сыйф.ф.);

 в) чиста –р(ф.яс.куш.), -т(боер.ф.куш.), -ыл.(к.юн.), -ган (билгесез үтк.з.х.ф.).

10. Гаҗәпләнү хисен белдергәндә, пәрәмәч, әкәмәт кебек сүзләрне кайсы сүз төркеменә кертәбез?

 а) исемнәргә;

 б) аваз ияртемнәренә;

 в) ымлыкларга.

        Лексикология.Тестлар

1. Этноним дип без нәрсәне атыйбыз?

  А) кабилә, ыру, милләт, төрле этник группаларның исеме;

  б) кабилә, ыру, милләт атамаларын өйрәнүче фәнне;

  в) сүзнең тарихын, килеп чыгышын өйрәнә торган тармакны.

2. Түбәндәге сүзләрнең килеп чыгышын билгеләгез: дус, радио, энҗе, гигиена, азык,          

    уҗым.

  А) гарәп, латин, кытай, грек, төрки-татар, урыс;

  б) фарсы, латин, төрки-татар, урыс, төрки-татар, грек;

  в) гарәп, грек, кытай, латин, төрки-татар, фин-угор.

3. Әлеге җөмләдә асларына сызылган синонимнарның төрен билгеләгез.

     Мине мокыт, юләр дип уйлаучылар байтак булгандыр, ләкин мин нык тордым:              

     аңлатуыгызны көтәм, дидем. (М. Иәһдиев.)

  а) мәгънәви синоним;

  б) тулы синоним;

  в) стилистик синоним.

4. Топонимика фәне:

  а) барлык төр ялгызлык исемнәрен өйрәнә;

  б) географик атамаларны тарихи – лингвистик яктан өйрәнә;

  в) күк җисемнәре, атамаларын өйрәнә.

5. Барлык тәңкәсе, тәңкә чыңы диләр. Тәңкә сүзе:

  а) омоним ;

  б) сүзнең бер үк мәгънәсе;

  в) күчерелмә мәгнәдә.

6. Ике көн инде авызыма бер тәгам капканым юк. (Г. Камал.) Бу җөмләдәге тәгам                                       сүзенең мәгнәсен аңлатыгыз:

  а) валчык;

  б) икмәк;

  в) азык.

7. Гомумкулланылыш сүзләре дип:

  а) аерым бер төбәктә яшәүче барлык кешеләргә аңлашыла торган сүзләрне

    атыйлар;

  б) билгеле бер телдә сөйләтүчеләрнең күпчелеге куллана һәм аларга аңлашыла   торган сүзләр;

  в) төрле төбәктә яшәүче аерым бер төркем кешеләргә генә аңлашыла торган

      сүзләрне атыйлар.

8. Кул – аяк җитү фразеологизмының мәгнәсен аңлатыгыз:

  а) җитешеп өлгерә алу;

  б) теләсә нинди эшкә катнашып йөрү;

  в)эшкә башкару.

9. Түбәндәге вариантларның кайсысы тарихи сүзләр була?

   а) тархан, ярлык, имана.;

   б) җөмһүрият, сәясәт, шәкерт;

   в) түбәләү, олагу, кабарыну.

10. Когда густо, когда и пусто дигән мәкалнең татарча варианты:

   а) ни чәчсәң, шуны урырсың;

   б) бар чагында бүредәй, юк чагында шүредәй;

   в) бөкрене кабер генә төзәтә.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 класс. Музыкадан тест сораулары

5 класста музыкадан кабатлау өчен тест сораулары...

; классукучылары өчен тест сораулары

Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен файдаланырга мөмкин....

4 классукучылары өчен тест сораулары

Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен файдаланырга мөмкин....

презентация -тест сораулары

"Мәңгелеккә китеп барышлый" (Н.Әхмәдиев иҗатына багышланган) дәрескә тест сораулары...

9класс(рус төркеме өчен) тест сораулары 2 чирек

сыйфат дәрәҗәләре, сан төркемчәләре, сан+ саналмыш, һөнәр белән бәйле сораулар...

Рус төркеме өчен татар теленнән тест сораулары

Бу тест Нигъматуллин дәреслегенә нигезләнеп 8 нче сыйныф укучыларыны ясалган. Тест  үтелгән дәрес материалларын кабатларга этәргеч бирә....