; классукучылары өчен тест сораулары
презентация урока для интерактивной доски по теме

Хайретдинова Фанзиля Табрисовна

Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен файдаланырга мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dya_4_klasslar_ukuchylaryna_test_soraulary.docx14.6 КБ

Предварительный просмотр:

ДЙАнә әзерләнү өчен IV сыйныфлар өчен татар теленнән тест сораулары .

1) Ике иҗекле сүзне тап:

а) кояш,

б) җәй,

в) кошларга,

г) корт.

2) Кайсы рәттә [w] авазы әйтелә:

а) ваза, Вакыйф, тавык,

б) савыт, вагон, һава,

в) бавыр, давыл, Вафа,

г) Кави, витрина, вал.

3) Кайсы сүздә нечкәлек ь аеру билгесе булып тора:

а) Яхья,

б) дөнья,

в) төньяк,

г) ямьле.

4) Иҗекләргә дөрес бүленгән рәтне күрсәт:

а) тәр-ә-зә, ише-гал-ды.

б) тәр-тип, кур-чак,

в) кил-еп, таш-ый,

г) үсте-рә, гөл-ләр-гә.

5) Капма-каршы мәгънәле сүзләрне туплаучы сүзлек:

а) синонимнар сүзлеге,

б) орфографик сүзлек,

в) антонимнар сүзлеге,

г) татарча-русча сүзлек.

6) Фигыль:

а) предметның билгесен белдерә,

б) предметны белдерә,

в) предметның  эшен белдерә,

г) предметның санын, исәбен белдерә.

7) Уртаклык исемнәр булган рәтне билгелә:

а) Мырауҗан, Актүш,

б) Казан, Мәскәү.

в) шәһәр, елга, сыер, кеше.

г) Идел, Кама.

8) Аның алмашлыгының килешен билгелә:

а) баш килештә,

б) иялек килештә,

в) юнәлеш килештә,

г) төшем килешендә.

9) Сыйфат:

а) предметның билгесен белдерә,

б) предметның эшен белдерә,

в) предметны белдерә,

г) предметның санын, исәбен белдерә.

10) Ямьле сүзендә ничә аваз бар:

а) 6,

б) 5,

в) 3,

г) 4.

11) Кушма сүзләрдән генә торган рәтне күрсәт:

а) көнбагыш, дөнья, алъяпкыч,

б) ашъяулык, көнбатыш, Алсу.

в) китапханә, алфавит, Казансу.

г) көньяк, дәрья, ашханә.

12) Җәенке җөмләне күрсәт:

а) Кар төшә.

б) Аш ашыйм.

в) Тиздән кар ява.

г) Яңгыр ява.

13) Ия белән хәбәрдән тыш сүзләрне ничек атыйлар:

а) иярчен кисәкләр,

б) сүз төркемнәре,

в) ярдәмче сүз төркемнәре,

г) ия белән хәбәр.

14) Бирелгән җөмләдә ничә сыйфат бар?

Зәңгәр күктә биек-биек йортлар арсыннан аксыл самолетлар очып уза.

а) 2.

б) 4.

в) 1.

г) 3.

15) Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар:

а) 3

б) 4

в) 5

г) 6

16) Озын, кыска сүзләре нинди сүзләр:

а) омоним,

б) антоним,

в) синоним,

г) тиңдәш.

17) Тамырдаш сүзләрне күрсәтегез:

а) Юл, юлдаш, юллар.

б) Эш, эшче, эшсез,

в) сөлге, сөрт, сөртенде.

г) карга, карлы, карсыз.

18) Ясагыч кушымчалы сүзләрне күрсәт:

а) сүзләр, кендек, бишлек,

б) чәйнек, кылыч, тозлы,

в) баллы, кырда, кешенең,

г) күзлек, эшче, тәмле.

19) Нечкә әйтелешле сүзне тап:

а) кошлар,

б) алар,

в) шәһәр,

г) авыл.

20) Бу сүздә ничә аваз:  ямьләнә

а) 6

б) 7

в) 5

г) 8

21) Үткән заман хикәя фигылен тап:

а) үтә,

б) кайтыр,

в) килде,

г) киләчәк.

Җаваплар:

  1. а                     10) б                 19) в
  2. в                     11) б                 20) б
  3. в                     12) в                 21) в
  4. б                     13) а
  5. в                     14) г
  6. в                     15) б
  7. в                     16) б
  8. б                     17) б
  9. а                     18) г


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 класс. Музыкадан тест сораулары

5 класста музыкадан кабатлау өчен тест сораулары...

4 классукучылары өчен тест сораулары

Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен файдаланырга мөмкин....

презентация -тест сораулары

"Мәңгелеккә китеп барышлый" (Н.Әхмәдиев иҗатына багышланган) дәрескә тест сораулары...

9класс(рус төркеме өчен) тест сораулары 2 чирек

сыйфат дәрәҗәләре, сан төркемчәләре, сан+ саналмыш, һөнәр белән бәйле сораулар...

Рус төркеме өчен татар теленнән тест сораулары

Бу тест Нигъматуллин дәреслегенә нигезләнеп 8 нче сыйныф укучыларыны ясалган. Тест  үтелгән дәрес материалларын кабатларга этәргеч бирә....

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлауга тест сораулары.

 ) тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу, практикада куллану. ...