“ Язгы тамчы” (Радиотапшыру).
план-конспект на тему

Шарифуллина Энджекай Юнусовна

Хөрмәтле радиотыңлаучылар!  Сезнең игътибарыгызга Йолдыз урта мәктәбе укучылары “Язгы тамчы “ тапшыруын тәкъдим итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon radiotapshyru_yazgy_tamchy.doc32 КБ

Предварительный просмотр:

                “ Язгы тамчы” (Радиотапшыру).

Хөрмәтле радиотыңлаучылар!  Сезнең игътибарыгызга Йолдыз урта мәктәбе укучылары “Язгы тамчы “ тапшыруын тәкъдим итә.

Курайда уйнаган көй ишетелә. Ахырдан – курайда : сыйныф укучысы Хисмәтуллин Рәмзил уйнады. Пианинода Миләүшә Сәгъдиева.

Бу дөньяда һәркем лаек ихтирамга

Раслый алса яшәвенең олылыгын.

Туган халкым, тарихларның давылында

Югалмыйча калуың – горурлыгым!

Матурлыкка, гаделлеккә, тынычлыкка

Хезмәт итсәң –намусың пакъ, иҗатың чын

Җиңүләрдә ныгаюың – таянычым !

Йолдызларга менгән кеше ялгышып та

Таптап китмәс шушы җирнең бер чәчәген,

 Туган халкым! Илен – телен саклый алган

 Игелекле балаларың – киләчәгең!

                                            ( Р.Фәйзуллин)

Җирдә миңа ни кирәк? Шәүкәт Галиев шигыре, укый 3 сыйныф укучысы Эмил Шәрифуллин.

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем,

Үз телем яктыртты юлны

Үз телем бирде белем.

Сандугач язын сагынып

Кайтса да туган илен,

Үз көен онытса әгәр,

Аны назламас идем.

“Туган тел” Рәмзил Хисмәтуллин Зиннур Насыйбуллин шигырен укый.

Апрель, апрель- бөек шагыйрь,

Шигырь синең һәр сулышың.

Гөрләвекләр белән Җиргә

Шигърият һәм җыр юллыйсың.

Җырлый 10 сыйныф укучысы Эльмира Шәрифуллина “Аккошлар”.

Язлар киләмени ташкыннарсыз,

Язлар буламени тургайсыз,

Мөлдерәмә безнең лирикабыз

Яшәгән юк безнең Тукайсыз.

5 сыйныф укучысы Гафурова Әлисә Г.Тукайның “Бәйрәм буген” шигырен укый.

Халкым күңеленә ак нур сиптең,

Кара төндә булдың якты ай,

Шаулы язның сүнмәс тургаедай

Мәңге дәртле җырчы син Тукай.

 Җамалетдинова Гөлфинә башкаруында шигырь ишетерсез.

Татар халкының моңы, хыяллары, тормышы җир, басу, иген кырлары белән                                      бәйләнгән. Бер телем икмәкнең күпме тир түгеп, хезмәт куеп, тырышлык белән табылганын һәркем белә микән?! Чын игенче генә беләдер аны.

Сезгә эшегездә уңышлар теләп Шәрифуллина Әлфинә башкаруында “Җиләкле җәй” җырын бүләк итәбез.

 

Гүзәл Гафурова Н.Дәүлинең “Икмәк” шигырен укый.

Һәр нигезнең, һәр авылның,

Һәр каланың үткәне бар...

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар.

Горур сүз әйт сорасалар:

Ни кавемнән, Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

Хәтерләүдән курыкма син!

Ил үткәнен онытма син!

Диләрә Сәгьдиева Р.Фәйзуллинның “Туган тел” шигырен укый.

Гөл тамыры җирдә булса,

Җырда була халык җаны.

Син бит аның өзгәләнеп

Упкыннардан калыкканы.

Илсезләргә ил булдың син,

Телсезләрнең теле булдың,

Илдә гөлләр беткән чакта

Йөрәкләрнең гөле булдың.

Шушындадыр бу дөньяның

Бәрәкәтләр ятар җире,

Уятадыр, уйлатадыр,

Юатадыр татр җыры...

Җырлый Гөлсинә Җамалетдинова “Карауҗа авылы” көе.

Мишин Вова “Туган телем” шигырен укый.

Шагыйрь дустым, сәяхәттән кайткач,

Әйткән иде, Татарстаным,

Картадагы синең сүрәтеңнең

Чабып барган атка охшавын.

Ничек кенәз әле чабасың син,

Томырылып, Татарстаным,

Ялларыңнан чытырдатып тотып

Синең белән мин дә очамын...

Без чабабыз еллар, чорлар аша,

Яңгыратып бөтен тарафгны...

Иле белгән кеше мәртәбәле,

Иле белгән кеше канатлы.

                                       (М.Әгъләмов).

“Йолдызчык” ансамбле “Татарстан” җырын башкара.

Таң калам мин тавышыңа, нинди тылсымлы тавыш?!

Нинди моң баскан тирән серле вә әфсенле тавыш...

Нинди һәм ялкынлы ул – салкын йөрәкне кыздыра,

Бер җылап, бер моңланып, бер сызгырып җан өрдерә.                                                                                                                              

                                                            ( Ш.Бабич)

 Тапшыруда Р.Фәйзуллин, Фәнис Яруллин, Мөдәрис Әгъләмов , Мөнәвәрә Аитова шигырьләре файдаланылды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Язгы аҗаган"әсәренә лингвистик анализ

"Язгы аҗаган"әсәренә лингвистик анализ...

"М. Хасанов. "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект. 11 класс, татар төркеме

" М. Хасанов "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект 11 сыйныф татар подгруппасы өчен....

«Халкым җәүһәрләре» Радиотапшыру (Сценарий мәктәп радиосы өчен әзерләнде) http://pedsovet.org/component/option,com_mtree/task,viewlink/link_id,99802/Itemid,6/

Бүгенге көн  татар теле һәм әдәбияты укытучысына таләпләр үскәннән -үсә бара. Хәзер безнеӊ эш арсеналында акбур белән кара такта гына түгел. Без инде проектлар төзибез, аерым төркемнәрдә эшлибез,...

“Язгы каникул” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

План-конспект урока татарского языка в 5 классе. Автор УМК Р.З. Хайдарова....

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе...

8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ”Кызлар – язгы чәчкәләр” исемле ярыш - кичә

8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган”Кызлар – язгы чәчкәләр”  исемле ярыш -  кичәМаксат: укучыларны  тапкырлык, зирәклек, уңганлыкта сынап карау; сәхнәдә үз-үзләрен...

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте. 8 нче сыйныфта әдәбият дәресе.

Традицион укыту системасыннан аер­малы буларак, коммуникатив технологияләр нигезендә (федераль дәүләт белем бирү стан­дартларына нигезләнеп ) Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәре буенча 8 сыйныфта т...