"Язгы аҗаган"әсәренә лингвистик анализ
статья на тему

Шакирова Лейсан Мансуровна

 "Язгы аҗаган"әсәренә лингвистик анализ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yazgy_azhagan_microsoft_word_4.docx18.72 КБ

Предварительный просмотр:

М.Хәсәновның “Язгы аҗаган”романыннан алынган өзеккә лингвистик анализ.

Текст.

     Бик иртә иде әле.Шулай да таң атар –атмас юлга чыгуына Иргали сөенеп бетә алмады.Авыл сәер тынлыкка чумган.Күк гөмбәзендә ял итәргә туктаган каурый болытлар арасыннан чыккан тулы айның чак кына томанлырак яктысы каршы яктагы өйләрнең тәрәзәләренә төшкән,шунлыктан өй эчләрендә ут алганга охшаш балкыш чагылып киткәли.

     Иргали авыл кырыеннан үтә торган олы юлга чыкты.Ул төнге тынлыкка чумган туган авылы ягына күз салды.Йорт –каралтылар куе эңгер-меңгер аша,өй булудан бигрәк,печән яки салам чүмәләләрен хәтерләтәләр иде.Кайбер йортларның тәрәзәләрендәге утлар,читтән караганда ,бик сүрән,тычкан уты сыман гына җемелдиләр.

    Олы юлга чыгып  бераз китү белән,Чулман ягындагы күк чите сизелер-сизелмәс булып агара башлады.Димәк,таң атарга чамалый.

    Юл әйбәт,пычрак ерасы юк,каткалак.Андый юл турында халыкта :”Оекчан йөрерлек”,-диләр.Ат җиңел генә юырта.Хәрәкәтләре килбәтле,күз иярмәслек тизлек белән аяк алыштырулары бик тә килешле.

    Ялкынланып янып китә алмыйча газапланган мичне хәтерләтеп,теләр-теләмәс кенә таң ата башлады.Чулман елгасы буендагы өркәч таулар тезмәсе өстендә туктап калган ай да ,суга салынган шикәр кисәге сыман,күзгә күренеп төссезләнде.бераздан тәмам эреп беткән айның аксыл урыны гына калды.

    Ниһаять,кояш чыкты.Җиһан ачылды.Дөнья дәррәү яктырып китте.Һавада , сузылып,көмеш тоҗымнар очып үткәләде.Тирә-юньне кинәт ниндидер сафлык,җиңеллек биләде. Ачы әрем,камыл,сөреп ташлаган туфрак исе Иргалинең җанын айкап алгандай итте.Күкрәгенә тулган билгесез шатлык хисеннән күңеле канатланды.Тәне җиңеләеп киткәндәй булды.

     Әкренләп,күк йөзен авыр болытлар сарды.Кояш югалды. Басулар өстеннән аккан зәңгәрсу-каракучкыл болытлар Иргалинең күңелендә ямансу уйлар уяталар иде.Иргалинең баш очында торналар тавышы ишетелде.Әнә алар,тигез өчпочмак ясап,авыр болытлардан калышырга теләмәгәндәй,ифрат та авыр сәяхәткә чыкканнар.Очар кошларның сагышлы авазлары Иргали күңеленә  яңа җәрәхәт салгандай итте.Һай-й,көзнең  шушы ямансу көннәре!Искә төшкәндә генә дә йөрәкне яман чәнчеп-ачыттырып ала торган аянычлы истәлекләр өермәсе янә купты.

 

Гомуми күзәтү ,тарихи-мәдәни экскурс ясау

Бу әсәрне миңа берничә укырга һәм телеспектаклен карарга туры килде.Укыган саен мин аның үзем өчен яңа якларын ачтым.Үземчә ул чорга,һәр персонажга хас характер үзенчәлекләрен өйрәндем,хәзерге заман белән чагыштырып карадым.

“Язгы аҗаган” романы алынган тормыш материалының катлаулылыгы,сюжет җепләренең күптармаклылыгы  белән аерылып тора.Әсәрнең төп үзенчәлеге шунда-ул хатирәләр рәвешендә язылган.Ләкин искә төшерүләр табигый рәвештә бүгенге вакыйгалар белән үрелеп бара.1922 елдан башлап алып кителгән вакыйгалар тезмәсе 1957 елда өзелеп кала.Димәк,биредә утыз биш ел эчендә кешеләр кичергән язмыш гәүдәләнә.  Әсәрдә иң әһәмиятле образ дәрәҗәсенә күтәрелүче кеше – Гази.Вакыйгалар  аның аша искә төшерелә.Ул истәлекләрне өлкә газетасы хәбәрчесе Фәйзи туплый.

Романда ,мәрҗән-муенса җебе кебек,барлык вакыйгаларны бергә теркәп , туплап бара торган тагын бер кызыклы образ бар.Ул-Иргали.Иргали тырыш,эш сөючән халык вәкиле.Бер гаепсезгә кулак исеме тагылып Себергә озатылгач та,ул югалып калмый.Көчле рухлы,төпле акыллы кеше үзедәй күчеп килгәннәрнең таянычына әверелә.Ленин орденына лаек булырлык хезмәт күрсәтә.”Алтын кайда да кыйммәтен югалтмый ”дигән фикерне җиткерергә тели автор. Анализланасы өзеккә  дә мин Иргали белән бәйләнешле урынны алдым.Аны “Иргали кичерешләре” дип атадым.

Текстның мәгънәви-семантик кыры түбәндәге сүзләр белән белдерелә:Иргали  өзектә 5 тапкыр кабатлана.Авыл,тынлык,болытлар,кояш сүзләре берничә тапкыр кабатлана.Алар текстның үзәген тәшкил итәләр.

Өзектә Иргалинең авылдан шәһәргә баргандагы хис – кичерешләре сурәтләнә.Автор аларны табигать күренешләре белән бергә үреп бирә.

Өзек  7 абзацта бирелә.Диалогик сөйләм кулланылмаган.

Текстның лексик составы

1.Сүзләрнең килеп чыгышы,этимологиясе

Текстның төп лексикасын төрки-татар чыгышлы сүзләр тәшкил  итә,сирәк кенә гарәп чыгышлы сүзләр дә очрый(ниһаять,җиһан,балкыш).Рус сүзләре кулланылмаган. Берничә архаизм очрый(каткалак,тоҗым).

1)Ономастик элементлар

Антропоним:Иргали.Топоним:Чулман.

2)Синонимнар кулланылышы

Өзектә синонимнар шактый  очрый :иртә-таң атар-атмас;сүрән-тычкан уты сыман;килбәтле-килешле;сафлык-җиңеллек;канатланды-җиңеләеп киткәндәй булды;ямансу-сагышлы .Алар әсәрдә урынлы кулланганнар,аның телен баетучы чараларның бер өлеше булып торалар.

3)Антонимнар кулланылышы

Өзектә антонимнар очрый,ләкин сирәк.Мәсәлән:атар-атмас,сизелер-сизелмәс,теләр-теләмәс,авыр-җиңел.Бер оксюморон(томанлы якты).

4)Фразеологизмнар кулланылышы

Әсәрнең телен үтемле итүдә әлеге фразеологизмнар да ярдәмгә килгән,минемчә.Алар:ут алган,тынлыкка чуму,күз салу,тычкан уты сыман җемелдәү,таң ату,җанын айкап алу,күңел канатлану,уйларны уяту,җәрәхәт салу.

Сурәтләү чаралары түбәндәгеләр:

сәер тынлык,каурый болытлар,томанлы якты,ут алганга охшаш балкыш,күз иярмәслек тизлек,ялкынланып янып китә алмаган мичне хәтерләтү,суга салынган шикәр кисәге сыман,көмеш тоҗымнар,авыр болытлар,зәңгәрсу-каракучкыл болытлар.

Морфологик үзенчәлекләр

Исем,сыйфат,рәвеш,алмашлык сүз төркемнәре актив кулланылган.Исемнең барлык килешләре дә күзәтелә.Фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары кулланылган,әмма киләчәк заман формасы күренми.Шулай ук,шарт фигыль дә кулланылмаган.Фигыльнең кушма формалары күбрәк урынны алып тора.

Табигать күренешләрен сурәтләгән өзек булгач,әлбәттә,сыйфат,рәвешнең төрле формалары очрый.Шуның нәтиҗәсендә,җөмләләр җанлырак булып китә.Иргали барган юллар бөтен нечкәлекләре белән,тулы бер картина сыман, күз алдына  килеп баса.

Ярдәмче сүз төркемнәреннән бәйлекләр,кисәкчәләр,теркәгечләр кулланылган.Шунысы кызыклы ,без бик еш куллана торган һәм теркәгече бер җөмләдә дә күзәтелми.Кушымчаларда архаиклашкан формалар очрамый.

Синтаксик үзенчәлекләр

Өзектә күпчелекне гади җөмләләр алып тора.Кушма җөмләләр берничә генә.Шуңа да әсәр тиз укыла,аңлаешлы.

Пунктуацион үзенчәлекләр

Өзек хикәя җөмләләрдән генә төзелгән.Сорау җөмләләр юк.Тойгылы җөмлә дә берәү генә.Өтерләр тиңдәш кисәкләр, аерымланган хәлләр һәм теркәгечләр янында куелган.Туры сөйләм куштырнаклар эченә алынып бирелгән.

Текстның хисси- халәт кыры

Хисси-халәт кыр ,иң беренче чиратта,сыйфатларның күплегенә бәйле.Шулай ук”Һай-й,көзнең шушы ямансу көннәре!”-тойгылы җөмләсе Иргалиның күңел халәтен ачып сала.Бу көзге көннәр аңа тагын яңа җәрәхәт салган кебек була.

Йомгак

Әлеге өзеккә лингвистик анализ ясалды.Текстның сүзлек составы ачыкланды,морфологик,синтаксик,пунктуацион үзенчәлекләре тикшерелде.Хисси-халәт кыры билгеләнде.

Шакирова Ләйсән Мансуровна

Өчиле төп гомуми белем мәктәбе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"М. Хасанов. "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект. 11 класс, татар төркеме

" М. Хасанов "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект 11 сыйныф татар подгруппасы өчен....

М. Җәлилнең "Ана бәйрәме" әсәренә лингвистик анализ.

М. Җәлилнең "Ана бәйрәме" әсәренә лингвистик анализ....

“Язгы каникул” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

План-конспект урока татарского языка в 5 классе. Автор УМК Р.З. Хайдарова....

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе...

Сүз аша телгә мәхәббәт тәрбияләү (Татар теле дәресләрендә лингвистик анализ һәм контекст)

Татар теле дәресләрендә лингвистик анализ вакытында контексттан файдалану....

А.Гыйләҗевның "Язгы кәрваннар" әсәренә символик анализ

Аяз Гыйләҗевның "Язгы кәрваннар" әсәренә символик анализ ясау....