Шакирова Лейсан Мансуровна

учитель татарского языка и литературы

На нас смотрит наше будущее. Сделаем его лучше!

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: чтение книг,компьютер

Увлечения: спорт,музыка,рукоделие

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Татарстан,Арский район,Учили,ул.Тукая,77

Место работы: Училинская ООШ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/leysana
Всякий человек — кузнец своей судьбы.
Саллюстий (1в. до н.э)

Аралашып,фикерләр алмашып эшлик һәм яшик!

О себе

1979 елның 2 июлендә Арча районы Югары Бирәзә авылында туганмын.1986 елда башлангыч мәктәпне,1996 елда Өчиле урта мәктәбен,2001 елда КДПУ ның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладым.2001елдан 2002 елның август аена кадәр  Кырлайда Г.Тукай музеенда әдәби хезмәткәр булып эшләдем.2002елдан Күкчә башлангыч мәктәбендә,2009 елдан Өчиле урта мәктәбендә эшли башладым.Хәзерге вакытта шул ук мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барам."Оста куллар","Яшь актерлар мәктәбе","Иҗат"түгәрәкләрен җитәклим.7 сыйныф белән җитәкчелек итәм.классымда 16 укучы укый.Шуларның 10сы кызлар,6сы малайлар.Алар үзара дус,тату.Барысы да сәләтле,активлар,яхшы билгеләренә генә укыйлар.Конкурсларда катнашып,призлы урыннарга лаек булалар. Алар барысы да - минем уң кулым.

Үзем гаиләмне,туганнарымны,дусларымны,коллегаларымны,укучыларымны хөрмәт итәм,яратам.

Мой взгляд на мир

Тормышны,эшемне яратам.Һәр кешегә дә бәхет телим.

Моё портфолио

Абажурлы зәңгәр лампасыннан
Өстәленә якты сибелгән.
Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән,
Планнар да күптән төзелгән.
Ә ул һаман йокламаган,
Төн йокысын нәрсә алган соң?
Клара Булатова
Мин - укытучы. Укытучы... Кем соң ул?  Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы.
Мин үз гомеремне балаларны укытырга багышладым. Бу һөнәрне сайлавыма  үкенмим дә.
Әлбәттә,укытучы һөнәре җиңел дип әйтмәс идем мин.Ләкин балаларны яратсаң,аның авырлыгы күзгә дә чалынмый.Алар янына килеп керешкә,борчуларың да,проблемаларың да юып алгандай юкка чыга.
 
Үз эшеңне яратып башкару  зур бәхет бит. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше дип саныйм.

Добавить грамоту в портфолио