Яна ел тамашасы
материал (7 класс) по теме

Шакирова Лейсан Мансуровна

Кичә "Зима в Простоквашино" мультфильмы белән башланып китә.Музыкаль тамашада төрле әкият геройлары катнаша.Җырларга,мультфильмнарга презентацияләр кулланылды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_microsoft_word_3.docx23.1 КБ

Предварительный просмотр:

Матроскин

Ну и ну,ну и ну! Нишләп карарга.Урамда 30 градус салкын.Ә безнең 3ебезгә бер киез итек.Ә Өчилегә кадәр ерак.Анда барып җиткәнче әнә теге башсызның аягы  өшеп өзелеп төшәчәк.Запаруй ватык.Дядя Федор запчасть җибәрми.

Печкин

Нигә сатып алмыйсыз,киез итек дип әйтүем.Җылы да ,йөрергә дә рәхәт.Почмак саен саталар бит аны.Акчагыз юкмы.

Матроскин

Акча җитәрлек.Баш эшләми.Беркөнне киез итек ал дип базарга җибәрдем.Ул нәрсә күтәреп кайткан дип беләсең?

Печкин

Нәрсә соң?

Матроскин

Ярты капчык сөяк һәм кеда.Өчиледә культуралы халык яши,киез итек кимиләр ди.

Печкин

Кияләр нинди кимәгән.Анда иң модный кием киез итек,анда хәтта студентлар да кеда кимиләр.

Матроскин

Әйдә бир бер кәгазь,мин Өчилегә гафу үтенеп хат җибәрәм.

Нинди бланк бирим?Простоенмы әллә открыткамы?

Матроскин

Котлавын бир.Өчиле мәктәбенә җәл түгел!

Шарик

Миннән дә сәлам яз.Җәй көне,кеда киеп йөри башлагач килербез диген.Матай алгач.

Матроскин

Шулай диярмен.(уйлый) Нәрсә язарга.Оялмыйча салкында кияргә аякка юк диеп язып булмый бит инде.Һич югы номерлар белән коллегаларны җибәрергә кирәк булыр.

Исәнмесез хөрмәтле укытучылар,кадерле укучылар........ Шарикның башы эшләмәү аркасында....

Шарик

Минем башым эшли,минем җегетләрски итеп крутой гына киенеп барасым  килә...

Матроскин

Утыр инде хәзер мич башында крутой итеп киенеп..

(ЯЗА)

Менә сиңа хат,Печкин Өчиле мәктәбенә илтеп тапшыр,барышлый урманга кереп барлык артистларга да әйт,концерт номерлары әзерләп барсыннар.Матроскин шулай кушты диген.

Шарик   (мич башыннан кычкыра)

Һәм Шарик!

Печкин

Ярый,сау булыгыз.Хәбәр алып кайтырмын.

Шарик

Минем кеда алганны әйт,алар да алсыннар.

_Тук-тук!

А.-Кем бар анда?

П.-Бу мин почтальон Печкин.Сезгә Матроскин белән Шариктан записка алып килдем!    Исәнмесез,исәнмесез! Күрәм бәйрәмегез башланып та киткән икән.Яңа еллар белән Сезне!Яңа ел шатлыклы яңалыклар,Яңа бәхетләр алып килсен!

И.-Рәхмәт,Печкин.Нигә соң алар үзләре килмәделәр.Без бит бәйрәмне башламыйча аларны көтеп тора идек.

П.-Шушы хатта барысы да язылган.

(Хатны ача,укый)  

-Хөрмәтле,Өчиле мәктәбе укытучылары,кадерле укучылар! Бик күп сәбәпләр аркасында бәйрәмегездә катнаша алмыйбыз.Шулай да сезнең бәйрәмгә үзебезне дус коллегаларны җибәрдек.Бәйрәм дәвамында алар һәрберсе килеп җитәрләр. Сезне ихлас йөрәктән Якынлашып килүче Яңа 2012 ел белән кайнар котлыйбыз.Яңа ел сезгә шатлыклы көннәр,тыныч төннәр,муллык,сәламәтлек тәүфыйк алып килсен.

                                                   Сезне яратып,Простаквашинодан Матроскин һәм Шарик.

А.-Кызганыч,әлбәттә.Печкин,син дә безне ташлап китмәссеңдер ич инде.

П.-Юк,юк,мин бүген сезнең белән калам.

И.-Алайса сиңа бер шабаш тәкъдим итәм   (колагына пышылдый

П.-Бик рәхәтләнеп. (Котлау открыткалары өләшә)

А.Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. һәм менә шул бер адымда - әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.

И.: Әй, кеше! Әле дә шул өмет бар. Бүгенге авыр көннәрдә ничек атлар идең? Әле дә туган телең бар . Өмет белән тулы хисләреңне дөньяга ничек белдерер идең?!.

Әй,   кеше!   Кара   тирә   ягыңа.   Яныңда   туганнарың,   дусларың,   якташларың, ватандашларың. Бәхет телә син аларга. һәр елмаюлы карашны шундый ук җылы   караш каршыласын. Бер-береңә изгелектән бөек эшләр башлана. Яңа елга  беренче  адым  -  изгелек булсын.

(Гөлназ

Нинди матур елга аяк басам,

Күңелем моңнарга үрелгән

Ак кар сыман сафлыкка төренгән

Җырым сезгә йөрәк түреннән.

(Гөлназ җырлый)   “Дусларга”

Папка кыстырган, бик ачулы булып бүре керә.

Бүре: Туктагыз, туктагыз! Булмый бүген бәйрәм.  Килми яңа ел һәм килмәячәк тә. Бүген менә 28 Декабрь, иртәгә 29 Декабрь, аннан 30 Декабрь, аннан 31 Декабрь, аннан 32 Декабрь...

И. туктатып:  Ярар, ярар, туктый гына күр. Ничек алай була инде ул, без бит әзерләндек, әнә укучылар ничек көтеп тора, сценариебыз да бар. Ни өчен син алай дисең?

Бүре: Мин бер дә белмичә генә сөйләмим, әле генә урман аланында булып кайттым, анда эшләр бик хөрти. Куян киресенә каткан бер дә посттан төшәргә теләми, китмим, әле эшлисе эшләрем бик күп калды ди.Әле сайлаулар 4 мартта гына була,шунда күз күрер ди.Һич җиңеп була торган түгел шул кылыйны.

И.. Ярар  Бүре дус. Син нәрсә дә булса уйлап тап инде. Безгә бәйрәмне башламыйча булмый. Ә син хәзер урман аланына кит, уртак бер фикергә килегез. Һәм бөтен урман җәнлекләрен монда бәйрәмгә җыеп алып кил, ярыймы. Бөтен ышаныч синдә генә.

Бүре җенләнеп чыгып китә.

А.  Ә без дәвам итәбез. Җиһанның барлык почмакларында Иске елга йомгак ясалып, Яңа елга яңа планнар корыла. Чөнки бөтен дөнья буйлап Яңа 2012 ел атлый.

Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, килгән кунаклар! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык телибез.

И.Өр яңа ел килә, өр яңа

   Чынлап яңа булсын ул

   Кояш кебек һәммә илләргә дә

    Тигез көлеп торсын ул.

А.Күз яшьләре онытылып торсын

Артка чиксен кайгы-борчулар

Элеккечә утлар янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршылар.

Үзбәк биюе

Куян машинада.Бүре этеп керә.

Куян.Эт инде тизрәк,мин килгәндә юлларны да чистартып куймагансың.Давай,давай,әз генә калды.

Бүре. Ну куян,ну постыңнан гына төш,ну погоди!

Куян.ТР,килеп җиттек. Хәерле кич ,дуслар!

И.йөгереп чыга.Хәерле кич, куян дус.

Куян.Барыгызны да яңа еллар белән котлыйм!Китәм инде,китмичә булмас!Шатлыкларым белән куандырган булсам,мин бик бәхетле.Борчулар алып килгәнмен икән,гафу итегез.Яңа ел Сезгә бары тынычлык,бәхетләр генә алып килә күрсен.   Бәйрәмне дәвам итик,дуслар!

И.Яңа елда насыйп булсын әйдә

Яңа хисләр белән янарга

Яңа елда инде онытылган

Хатирәләр кабат яңара.

АБерәүгә дә гомер ике килми

Булмый икән кабат яшьнәп тә

Теләк телик шушы гомерне

Ике гомер итеп яшәргә.

Лилия , Лилия җыр

Скетч.

К.калфак керә

Сәлам,сәлам ,дуслар!Яңа еллар белән!Соңга да калдым инде,әбидә чәй эчеп утырып.Бәйрәм белән Сезне!Яңа ел иминлек,муллык алып килсен!

А.Рәхмәт,Кызыл кафак.Яңа елга нинди күчтәнәчләр белән килдең?Кәрзинең сыгылып тора.

К.к.Кәрзинем тулы уеннар,дуслар.Әйдәгез,яңа ел кичендә рәхәтләнеп уйнап алыйк әле.Җиңүчеләргә бүләгем дә бар.Бик яхшылап тыңлап торыгыз,яме.

Уен

 Из.Карлар ява.

 Юк ла, карлар түгел

 Ак ландышлар җиргә түгелә

Ил. Җир бәйрәмгә әзерләнә бугай

 Баштан аяк актан киенә.

 Бизәнәләр.

 Бар да акны кия,
Бәйрәм килә илгә, күрәмсең?

 Ал.Ел алыша    

 Аның тантанасын

 Кайгы, газап бүлә күрмәсен.

Ал. Котлы булсын иркен табын

 Котлы булсын яңа ел

 Биредә бәхет хуҗа булсын

Яңгырап торсын дәртле җыр.

Бию

Бүре аҗдаһаны этеп керә.

Сөйләнә

Үләм,шушы начальcтвоны этеп йөреп.Башта тегесен китердем.Хәзер монысы.Ә берәү дә бүре елы да булсын әле дип уйлап карамаган.Монысы кылый кадәр үк түгел,җиңелрәк. 

Аҗдаһа

 Трр,килеп җиттек. Ял итеп ал,Бүре туган.Син яхшы юлдаш икән.Мин сине үземә шофер итеп алырмын поҗалуй.

Кая әле,яңа биләмәләремә күз төшерим әле.У,зур,матур.Кешеләр дә чибәр монда!

Кая,кемнәр бар биредә?  Җыелыгыз әйдәгез!.

Барысы да чыгалар.Куянны урындыкта күтәреп алып чыгалар.

Куян

Исәнме,Аҗдаһа дус!Түрдән уз,төкле аягың белән.Бүгеннән бу тәхет синеке.Уңышлар һәм зур ышанычыбыз Сиңа!

Аҗдаһа

Рәхмәт,Куянкай!Ышанычыгызны аклармын!Ямьле язлар,җылы шифалы яңгырлы матур җәйләр,мул көзләр,ап-ак карлы кышлар китерү өчен бар көчемне түгәрмен.Мин ышанам:Мин идарә иткәндә җир шарында тынычлык,муллык хөкем сөрер.Кайгы-борчуларга,күз яшьләренә юл куймам.Бәхетле яшик,дуслар!

И.Рәхмәт,Куян!Рәхмәт,аҗдаһа,амин шулай булсын.

Аҗдаһа

Ә хәзер ,әйдәгез бер рәхәтләнеп җырлап,биеп күңел ачыйк.

Илүсә

Яңа елны ничек каршыласаң,ел буе шулай булыр диләр бит халыкта.

Г  Әйе,Яңа 2012 ел  бүгенге кебек күңелле,җырлы-биюле,бәхетле үтсен!

 Җыр ”Яңа ел”(В.Сердючка.Татарчага тәрҗемә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ЯҢА ЕЛ ТАМАШАСЫ

ЯҢА ЕЛ ТАМАШАСЫ9 класс.Тема: Киләчәктә нинди юнәлешне сайлаганнар, һәм Шубан авылын ничек үзгәрткәннәр. Шуны хәзерге телетапшыруларга бәйләп, күңелле сценарий аша күрсәтергә...

Яңа ел тамашасы.

Яңа ел тамашасы. Югары сыйныфлар өчен....