ЯҢА ЕЛ ТАМАШАСЫ
материал (9 класс) по теме

Салахутдинов Инсаф Исрафилович

ЯҢА ЕЛ ТАМАШАСЫ

9 класс.

Тема: Киләчәктә нинди юнәлешне сайлаганнар, һәм Шубан авылын ничек үзгәрткәннәр. Шуны хәзерге телетапшыруларга бәйләп, күңелле сценарий аша күрсәтергә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el.docx43.28 КБ
Файл yana_el.docx43.28 КБ

Предварительный просмотр:

ЯҢА ЕЛ ТАМАШАСЫ

9 класс.

Тема: Киләчәктә нинди юнәлешне сайлаганнар, һәм Шубан авылын ничек үзгәрткәннәр. Шуны хәзерге телетапшыруларга бәйләп, күңелле сценарий аша күрсәтергә

Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар!

Шубанград ТВ се үз эшен дәвам иттерә. Әле берничә ел гына авыл булып көн күргән Шубан хәзер Шубанградка әйләнде. Яңа көн туган саен,бездә тормыш гел алга бара. Әнә балалар бакчасын гына алыйк. 90 урынга исәпләнеп салынган балалар бакчасына су буе чират сузылган. Путинның миллионнарына кызыгып, һәркем итәк тутырып бала алып кайта. Ә хәзер балалар бакчасындагы хәлләргә күз салыйк. Монда 1 әни белән детсад мөдире ни турында кызып-кызып сөйләшәләр икән.

Әни кеше:

-Минем балама 4 яшь тулды. Әле дә детсадка урын юк дисез.

Дедсад мөдире:

-Әйе, балалар бик күп туа шул Шубанградта. Безнең шәһәрдә детсад 1 әү генә булгач, чират бик акрын бара.

-Менә бу конвертны өстәл тартмагызга салып куйыгыз әле. (Конвертка тыгып ришвәт бирә).

-Юк, юк, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Бу бит статья! Минем бу акчага сатылып, бер дә рәшәткә артына утырасым килми.

Ә хәзер, әйдәгез, балаларның балалар бакчасында ниләр белән шөгыльләнүен дә карап китик.

Тәрбияче апалары артыннан сәхнәгә балалар чыгалар.

 Тәрбияче апалары:

-Әйдәгез, өйрәнгән шигырьләрегезне тагын бер кабатлап алыйк әле.

 I  бала.Яңа еллар котлы булсын

Шигырь булсын сезгә- бүләккә.

Борчу күрмәгез, сәламәтек сезгә

Бездән сезгә шушы теләкләр.

II бала Дөнья дилбегәсе безнең кулда

Һәрчак тырыш, уңган булырбыз.

Туган илнең киләчәген аңлап,

Без бик матур тормыш корырбыз

III бала.Аягыңдагы итегең

 Әмирикәнский икән,

Сикереп-сикереп биюләрең

Саескан төсле икән.

IV бала.Син бит безнең өчен кояш

Синнән нурлар алып яши без

Озак яшә, мәңге картайма

Иң кадерле якын кешебез!

V бала.Кибетче апа кибеттә

Тәмле нәрсәләр сата

Су буенда 1 бака

Ботын күтәреп ята.Вәт!

VI бала.Җырларны да без җырлыйбыз

Тормыйбыз ялындырып,

Бәлеш ашарга чакырды

Туган көн сагындырып.

( Күмәк җыр. “Ай җаный, вай җаный”)

Ә хәзер тапшыруыбызны дәвам итәбез Шубан төп гомуми белем мәктәбен 2014 елда тәмамлаган егетләребез-кызларыбызның тормыш юлына күз салыйк. Алмаз Җамалиев зур капиталл туплап, берничә спорт корылмасы төзетте. Тренажер залларыннан кеше өзелми, бигрәк тә кышларын йөзү бассейнына халык яратып йөри. Суда йөзү сәламәтлеккә зур файда: остеохондроз, көзән җыеруларга дәва, сызлануларның эзе дә калмый- момент юк итә!

Ә хәзер сүзебез икенче баебыз- атлар бароны- Рәмзил Хәсбиуллин турында. Рәмзил рысаклар үрчетү б-н шөгыльләнә башлады. Аның чабышкы атларын хәтта Путин б-н Медведев та аукционнан сатып алдылар.

Ә хәзер шул аукционнан 1 күренеш.

Претензия кушаматлы ат аукционга куела. Башлангыч бәясе 1 млн. евро.

  • 1 млн. еврога үзем алам.
  • 1 млн. 100 евро
  • 1 млн. да 100 евро
  • 2 млн. евро.
  • 2 млн. евро 1; 2 млн. евро 2; 2 млн. евро 3; продано- Атны Владимир Владимирович Путин алды.

Рәсим Галимуллин турында да сөйләп китик әле. Ул Мүкле чишмәдә су заводы төзетеп, хәзер “Шубанградское” д-н су чыгарып ята. Плотина суы да хәзер Рәсим карамагында. Анда төрле ял итү корылмалары төзетте. Суда йөзәргә теләсәгез,  сезнең карамакка катерлар да тәкъдим ителә. Су асты патшалыгы б-н хозурланырга теләсәгез, водолазлар костюмын да прокатка ала аласыз.Ләкин кибетләр булса да, монда исерткеч эчемлекләр, тәмәке кебек агулар сатылмый. Белегез: җәмәгать урынында таркан өчен зур  штраф каралган!

( Полиция киемен кигән берәү 1 егетне тәмәке тарткан өчен кулын артка каерып алып чыгып китәләр)

Ә безнең Хәйдәр Гафетдинов – шәһәр меры булды. Әйдәгез, аның да хәлен белеп чыгыйк әле. Менә ул әле генә вертолетан төште. Эшлекле сәфәр б-н чит илдән кайтуы. ахры. Аны басып каршы алыйк әле. (Корсагы зур үскән түрә өстәлгә чыгып утыра. Кулында телефон. )

Эш сорап килүче 1 әү:

-Хәйдәр Ягъфарович, миңа эш кирәк иде.

- Нинди эш эшли беләсең?

-Сыер сава алам, көрәк, сәнәк белән эшли алам.

- Юк, хәзерге заманда андый эшчеләр кирәкми. Бар нәрсә компьютерлаштырылган, бөтен эшне компьютерлар эшли.Сыерын да сава, элек кул эше белән башкарылган барлык төр хезмәтне дә компьютерлаштырылган машиналар башкара.  Ә Сез компьютерда эшли беләсезме соң?

- Юк шул, Хәйдәр Ягъфарович.

- Хәзер  барлык авыл хуҗалыгы машиналары да, завод фабрикадагы станоклар да компьтер программасына корылган. Сезне эшкә алып булмый. Хушыгыз.  

Кайсы гына кыз модель булырга теләми икән! Эшләргә кирәкми- акча бик җиңел керә бит!  Безнең Кызларыбыз безнең мәктәптә укыганда ниләр турында хыялландылар икән? Мөгаен, уйларында шул булгандыр. Менә подиумнан кыска итәк , күз явын алырлык кәттә күлмәкләр,ялтыравыклы шак-шок түфлиләр кигән чибәркәйләр үтә. Һәркемнең күзе аларда. Һәркем сокланып та, көнләшеп тә аларны күзли.

Мода журналлары тышлыгында да, эчендә дә аларның фотосурәтләре. Кибет витриналарында да аларның сурәтләре урын алган. Ләкин, әйдәгез, хыялларга бирелмик, җиргә төшик.

Безнең Айсылу Гыйльмуллинабыз үзенең эшен сәүдәгә багышлады. Аның кул астында хәзер берничә кибетләр челтәре. Тәмлүшкәләр, матур-матур кием салымнар кызыксындырса, Айсылу Рафиловна ачкан супермаркетларга рәхим итегез. Бизнес-леди Айсылу Рафиловна- уңышлар сиңа!

Илсөя Камалиева берничә ресторан, кафелар ачып җибәрде. Кафеларда иң үтемле-спрослы  ризык булып, шаурма тора. Шубанградка килә калсагыз, сезне Илсөя Илнаровна ачкан кафе-рестораннарда көтеп калабыз.

Эльвира Шиһапова матурлык салоннары ачып җибәрде. Иң яхшы пидикюр-миникюрлар монда, белегез! Кемгә чәч кистерәсе, кемгә химия кирәк керегез. Бер бүлмәсендә массаж кабинеты да эшли. Рәхим итегез.

Гөлдания Шәфигуллина эш кәгазьләре конторасын ачып җибәрде. Кемгә загран паспорт ихтыяҗы туды, кайсыгызга, машина страховкасы кирәк, кемгә адвокатлар белән киңәшләшәсе бар- барысы да бу конторада.    

Әйе, Шубанград шәһәре гөрләп яшәп ята. Шәһәр ыгы-зыгысында тормыш үткәне сизелми дә. Киләчәктә дә матур хыяллар, тормышка гел яхшы күзлектән генә карап, зур өметләр б-н яшәргә язсын. “Хыялсыз кеше-канатсыз кош” дип, юкка әйтмәгәннәрдер борынгылар.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яна ел тамашасы

Кичә "Зима в Простоквашино" мультфильмы белән башланып китә.Музыкаль тамашада төрле әкият геройлары катнаша.Җырларга,мультфильмнарга презентацияләр кулланылды....

Яңа ел тамашасы.

Яңа ел тамашасы. Югары сыйныфлар өчен....