Яңа ел тамашасы.
материал на тему

Юзмиева Сурия Габидулловна

Яңа ел тамашасы. Югары сыйныфлар өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_tamashasy.docx39.95 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел тамашасы.

Музыка.

Алып баручы: Хәерле кич, хөрмәтле дуслар! Яңа еллар белән сезне! Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, мандарин тулы табын, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса.

   Яңа ел диюгә, күңелдә үткәннәр белән хушлашу сагышы һәм өметле киләчәк белән кавышу шатлыгы уяна.

   Яңа ел диюгә – уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә.

Яңа ел ул – дусларны, туганнарны бергә җыйган бәйрәм табыны.

Яңа ел – хыялларның канатланган чагы.

Яңа ел – үткәндә эшләгән эшләргә йомгак ясау чоры. Яңа елны мәктәбебез коллективы яңа якты мәктәптә зур уңышлар, матур эшләр белән каршылый. Бәйрәм кичәсен ачып җибәрү өчен сүзне  мәктәбебез директоры М.В.Хадиевка  бирәбез.

(Уку алдынгыларын котлау)

Музыка.

Карсылу:  Кая ясанасың син болай?

Карчәчәк:  Ничек кая булсын? Тиздән яңа ел җитә бит. Кыш бабай белән яңа ел котлаулары һәм күчтәнәчләре таратырга чыгабыз.

Карсылу:  Ник әле син бәйрәмгә үзеңне барасың дип уйлыйсың? Без бит икебез дә Кыш бабайның оныклары. Мин Карсылу -  өлкәне, ә син Карчәчәк - кечесе. Димәк, апа буларак мин барырга тиеш.

Карчәчәк:  Ничек инде син? Мин яшьрәк, чибәррәк, шулай булгач мин барырга тиеш түгелме соң? Синең кебек карт кызларга нәрсә калган ул бәйрәмдә.

Карсылу: Үзеңә кара син. Каян килгән “кукла – Барби”. Карга батып калсаң иде.

Карчәчәк:  Нәрсә мин кардан да начаррак мәллә? Кар эри бит, ә мин калам!

Карсылу:  Бу чаклы арык гәүдәң белән бәйрәмгә ничек барып җитмәкче  буласың?

Карчәчәк:  Беләсеңме, Апакаем минем! Карсылуым –ветераным. Борыныңны бик күтәрмә әле син. Менә Кыш бабай килер дә, үзе әйтер, бәйрәмгә кайсыбызны алып барачагын.

Карсылу:  Әйдә алайса, аны тизрәк чакырабыз!

Бергә: Кыш бабай, кил давай.

Музыка.

Кыш бабай: Исәнмесез, минем күз нурларым,

Сезне сагынып килдем мин менә.

Сезнең кебек матур балаларны

Күргән саен күңел сөенә.

Ел буена түгел мәңгелеккә

Сезнең яннан килми китәсем.

Килә минем сезгә бу дөньяның

Матурлыгын бүләк итәсем

Балакайларым, мине көтә-көтә зарыктыгызмы?

Ай кызларым – былбылларым, ничек яшәп ятасыз?

Бергә: Әйбәт. Үзең нихәл,  бабакай!

Кыш бабай: Озаграк йоклап җибәргәнмен. Эшем бик күп, балаларым. Бәйрәм белән котлап бүләкләр өләшәсем бар. Әйдәгез, кәефләрне күтәреп җибәрик, бер җырлап алыйк әле! Уеннар –кыш бабай бияләе, ансамбль.(Чыршы-чыршы без сине)җырлап әйләнү

Музыка.Яңа ел сценкасы 9,11кл.

Кыш бабай: Менә җырлап та алдык. Карап-карап торам да никтер сез бик боек?

Карсылу: Менә нәрсә, бабакай, кайберәүләр үзләрен гүзәлләрнең-гүзәле дип саный монда. Бәйрәм бүләгенә тиңлиләр үзләрен.

Кыш бабай: Ниткән бәйрәм бүләге? Менә, бүләкләрне бирделәр инде миңа. Күрдегезме, тулы бер капчык. ( Капчыкны куя) (Көзге белән мәзәк)

Карчәчәк: Эш шунда, бабакай, минемчә, бәйрәмгә синең белән бергә мин барырга тиеш, шулай бит. Чөнки мин  иң яше, иң чибәре.

Карсылу:  Ә минем күп гасырлык тәҗрибәм, стажым бар. Ник моны исәпкә алмыйсыз?

Карчәчәк:  Күптән пенсиягә вакыт инде сиңа. Яшьләргә, чибәрләргә  юл бирергә кирәк.

Карсылу: Тукта-тукта, ашыкма әле син. Сине бит балалар танымаячаклар һәм куркачаклар. Ә менә мин, бөтенләй бүтән инде!

Кыш бабай: Ай кызларым – былбылларым, ник болай талашасыз әле сез.

Карсылу:  Әйдә бабай киттек, бу ияргәнче (Әкрен генә капчыкны ала)

Карчәчәк:  Ничек инде, бабакай, Обидно бит! Мин ел буе көттем, ай буе котлаулар әзерләдем, киендем, ясандым, бизәндем.

Карсылу:  Ә мин, ә мин көннәр буе диетада утырдым.

Карчәчәк:  Ә син әле тагын көннәр буе макияж да ясадың, морщинкаларыңны капладың.

Карсылу: Минме, минме морщинкаларымны капладым. Ә син шулай мени әле? Хәзер мин сине!

(Капчык белән ялгыш Кыш бабайга суга)

Карчәчәк:   Ай аллам! Нәрсә ясадык без!

Кыш бабай: Харап булдым, харап  булдым. Барысын да оныттым. Бәйрәмгә кая барасымны оныттым. Хәтеремне югалттым бит!

Карсылу:  Нәрсә оныттың?

Карчәчәк: Ник югалттың?

Кыш бабай: Капчык төште башыма,

                    Акылым китте бит шуңа.

                    Бар нәрсәне оныттым,

                    Үләрмен дип курыктым.

                    Хәтеремне югалттым.

                   Кая барасыбызны оныттым

Карчәчәк:  Инде нишлик, бабакай?

Кыш бабай: Белмим, белмим, балалар.

Карсылу:  Нәрсә булса да эшләргә кирәк бит инде?

Карчәчәк: Нәрсә эшли алабыз соң без?

Карсылу:  Тынычлык, бары тик тынычлык кына. Минем тормыш тәҗрибәм шуны әйтә - әгәр дә берәр нәрсә югалтсаң, аны эзләргә кирәк.

Карчәчәк: Ну синдәге баш, апакаем! Точно! Әйдәгез, юлга алайса. Киттек, табыйк тизрәк без барасы бәйрәмне.

Кыш бабай: Тик менә кайсы якка барыйк соң? Кайсы илгә юл тотыйк икән? Бөтенесен оныттым бит. Шунысын хәтерлим, ул урын гади генә түгел, йөрәккә бик ятышлы, исеме дә ниндидер олылыкны,  якынлыкны хәтерләтә. Җылылык бөркелә ул урыннан.

Карчәчәк: Җылы дисең алайса. Белдем. Бу бит - Африка!

Карсылу: Нинди Африка! Якын ди бит ул. Ә Африка ерак бит. Бәлки Прибалтикадыр? Дөресме, бабакай?

Карчәчәк: Прибалтикага барганчы, әйдәгез Шотландиягә барыйк. Итәк киеп йөргән ир-егетләрне күрәсем килә минем.

Кыш бабай: Бәлки барырбыз да әле. Тик менә башта юлга кузгалганчы кәефне күтәреп алырга кирәк. Әйдәгез, кызларым-гүзәлләрем, тылсымлы биюегезне биеп, бабайның кәефен күтәрегез әле!

Кызлар биюе (  9нчы сыйныф биюе).

Карсылу: Бабакай, бәлки без Казан дәүләт федераль университетының физика факультетына барырга тиеш булганбыздыр. Анда менә дигән шәп егетләр күп.

Кыш бабай: Әйдәгез, карап карыйк соң, нишлиләр икән анда. Безне көтәләр микән, юк микән.

Музыка.

Имтихан сценкасы: 9нчы класс егетләре

Карчәчәк: Монда көтмиләр безне, бабакай. Экзаменнар вакыты икән монда. Без уйларында да юк боларның.

Кыш бабай: Уф, ардым мин, балалар!

Карсылу: Борчылма, бабакай, без инде килеп җиттек җылы һәм йөрәккә бик ятышлы илгә.

Кыш бабай: Кукшел түгелме соң бу, балалар?

Карсылу: Әйе, бабакай. Кара әле, нинди гүзәл кызлар биеп йөри монда.

(10нчы класс кызлары бию)

Кыш бабай: Юк, балалар, Кукшелгэ түгел иде безгә. Мондый чибәр кызлар янына яшь кыш бабайлар җибәрәме соң мине. Ләкин бу дәртле биюдән соң үзем дә яшәреп киткәндәй булдым. Бөтен арыганнарым бетте. Ягез әле, бер җырлап, биеп алыйк әле.

Кыш бабай белән түгәрәктә уеннар, биюләр

-“Утята” биюе,

-“Яблочко” биюе.

-Лоторея уены.

Карчәчәк: Бабакай, бәлки безне  берәр профессор  узенең эшчеләрен  котлау өчен үзенә кунакка дәшкәндер ә?

Кыш бабай: Бәлки шулайдыр, карап-карыйк соң.

Профессор һәм бухгалтер  сценкасы: 9 класс.

Музыка.

Карсылу: Монда да көтмиләр безне, бабакай.

Карчәчәк: Карагыз әле, тагын Америкага барасы килеп китте, әллә барып карыйбызмы ә?

Карсылу: Синең Америкада  булганың бармыни инде?

Карчәчәк: Юк, кичә дә барысы килгән иде.

Кыш бабай: Әйдәгез соң, кызларым-йолдызларым. Инглиз телен Альфия апагыз шәп укытты бит сезне. Музыка.

Алып баручы: Ә хәзер, дуслар, планетабызның башка почмакларында Яңа елны ничек каршылыйлар икән, шуңа күз салыйк әле.

Италиядә Яңа елда өйдәге барлык иске әйберләрне чыгарып ташлыйлар икән.

Ә Венгрия, Германия, Австрия кебек илләрдә Яңа ел табынына кечкенә дуңгыз кыздырып куялар. Ул илләрдә дуңгыз иң бәхетле хайван санала. Ә өстәлгә кош ите кую тыела – бәхетебез очып китмәсен, янәсе.

Болгария – розалар иле. Бу илдә Яңа ел төнендә кешеләр бер-берсенә ачылыр-ачылмас роза чәчәге бүләк итәләр. Бу – мәхәббәтегез ел буе тулып торсын дигәнне аңлата.

Бирмада Яңа ел – елның иң кызу чагына туры килә. Анда Яңа елда бер-берсен котлап су сибешәләр.

 Ә менә Япониядә табынга нык игътибар итәләр икән. Өстәлгә муллык билгесе итеп – дөгедән пешерелгән печенье, озын гомер билгесе итеп – озын макароннар, сәламәтлек билгесе итеп борчак ашы куялар. Көчле рухлылык билгесе итеп карп балыгы белән сыйлыйлар.

Нинди генә илдә булса да, Яңа ел символы булып яшел чыршы, нарат, яшел үсемлек, Кыш бабай яки Санта Клаус кала. Һәрбер илдә аерым-аерым теләгән теләкләрне без сезгә бөтенесен берьюлы телибез – Яңа елда бәхетегез тулып торсын, өстәлләрегез сый-хөрмәттән сыгылып торсын, мәхәббәтегез сүрелмәсен, сәламәт, көчле рухлы булыгыз.

Кыш бабай: Юк, кызлар, монда түгел безгә. Санта-Клаус үз биләмәләренә якын җибәрмәс мине.

Концерт номеры

Карсылу: Әллә соң Тукай Кырлайга барып карыйк микән.

Карчәчәк: Чыннан да,  кәҗә белән сарык дусны кунакка чакырырбыз.

Кыш бабай: Әнә үзләре дә киләләр түгелме соң?

Кәҗә белән сарык керәләр, җырлыйлар.

(Кәҗә белән сарыкның Яңа елда теләкләре)

Яңа елда сезнең иң матур теләкләрегез, уй-хыялларыгыз тормышка ашсын.

Кемнәргә акча чыккан- алар яңа елда мул табыш алачаклар;

Ачкыч ияләренә яңа фатир алу бәхете елмаячак;

Йөрәк рәсеме туры килгәннәр мәхәббәтләрен табачаклар;

Китап хуҗалары аң- белемнәрен арттырачак;

Кемгәдер кояш елмайган икән- сезне яңа елда һичшиксез уңыш көтәчәк;

Хат килү – сезнең тормышыгызда көтелмәгән яңалыкка;

Машина хуҗаларына имин юллар телим, хыялыгыз тормышка ашсын.

Күрәсезме икәү ничек матур итеп сөйләшеп утыра, бу яңа танышлыклар вәгъдә итә.

Врач һөнәре иң кирәкле һәм дәрәҗәле һөнәр.Хыялыгыз тормышка ашсын.

Ук - куелган максатларга ирешүне күрсәтүче. Сез дә үзегезнең максатларыгызга ирешәчәксез.

Сәгать ияләренең тормышларында да зур үзгәрешләр көтелә.  Барысы да яхшыга булсын.

Юл  рәсеме эләккән дусларга хәерле сәфәрләр насыйп булсын.

Кемнәргә бүләк чыккан- аларны ел дәвамында төрле сюрпризлар озатып барачак.

Бокал хуҗаларының тормышлары гел бәйрәмнәрдән генә торсын дип фаразлыйк.

Укытучы рәсеме туры килгән дусларга шуны әйтәсем килә: Сездән бик яхшы укытучы чыгачак.

Кемнәргә белем атрибутлары эләккән, сез һичшиксез югары уку йортына укырга керәчәксез.

Пальма, диңгез буе рәсеме хуҗаларын Кипр, Канар утраулары көтә. Сәяхәтегез күңелле үтсен.

Сезгә елмаю бик килешә. Гомер буе елмаю йөзегездән китмәсен.

Дуслар! Тагын бер кат барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз.

    Кәҗә: Без телибез бар яшьләргә саф, матур хисләр!

Беркайчан да керләнмәсен сезнең күңелләр!

Парлыларның мәхәббәте гомерлек булсын!

Парсызларга пар канатын табарга язсын!

           

Срык: Без телибез балаларга шатлыклы җәйләр,

Газиз әткәй-әнкәйләргә - озын гомерләр!

Без телибез илебезгә иминлек, байлык!

Без телибез hәммәбезгә исәнлек-саулык!

Карчәчәк: Бабай, башың эшләп китмәдеме?

Казан дәүләт сәнгать университетынамы? Энҗенең җырын тыңлап кара әле, кая барасың исеңә төшмәс микән, бабакай.

Энҗе җырлый.

Кыш бабай: Юк, балалар, монда да түгел. Үзләреннән дә менә дигән Кар кызлары, Кыш бабайлар чыга боларның.

Музыка.

Карчәчәк: Бабакай, сине случайно үзенә  “Театр юного зрителя” дәшмәдеме?

Кыш бабай: Әй-й, белсәм иде балалар, сезне болай газаплар идемме соң?

Музыка.

Сценка: 10 класс. Бәхет күкәе

Кыш бабай: Төште-төште, балалар!

Карсылу: Нәрсә төште, бабакай.

Карчәчәк: кая төште, бабакай

Кыш бабай: Кая барасыбыз исемә төште. Әйе, ул урын гади генә түгел, йөрәккә бик ятышлы, исеме дә ниндидер олылыкны,  якынлыкны хәтерләтә. Җылылык бөркелә ул урыннан.

Карсылу: Әйт инде тизрәк, кая барабыз соң без?

Кыш бабай: Татарстан Республикасының  Кукмара районы Мәчкәрә авылына барабыз без, оланнар.

Карчәчәк: Я, кайсыбызны бәйрәмгә үзең белә аласың инде? Минеме, әллә анымы?

Кыш бабай: Икегезне дә алам, балалар. Без бит һәрчак бергә, бергә башлаган эшне бергә төгәллик.

Бергә: Без риза, бабакай.

Музыка.

Кыш бабай:  Кадерле кунаклар, дуслар, туганнар! Быелгы яңа 2015нче ел сезгә бары тик уңышлар гына алып килсен. Юлларыгыз киң, көннәрегез якты булсын! Барлык  хыялларыгыз тормышка ашсын. Елмаеп, шатланып яшәгез, кардәшләр!

Карсылу:Фәрештәләр һәрчак юлдаш булсын,

Бәхет булсын һәрчак юлыгызда!

Үтәр елыгыз сикәлтәсез булсын,

Изге дога булсын уегызда.

Карчәчәк:

Күңелегезгә җыйган яхшылыклар,

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сезгә

Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар!

Җыр: Лилия,Зилә

1.Яңа ел чыршысы тирәли әйләнү.

2. Яңа ел почтасы өләшү.

3. Биюләр. 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яна ел тамашасы

Кичә "Зима в Простоквашино" мультфильмы белән башланып китә.Музыкаль тамашада төрле әкият геройлары катнаша.Җырларга,мультфильмнарга презентацияләр кулланылды....

ЯҢА ЕЛ ТАМАШАСЫ

ЯҢА ЕЛ ТАМАШАСЫ9 класс.Тема: Киләчәктә нинди юнәлешне сайлаганнар, һәм Шубан авылын ничек үзгәрткәннәр. Шуны хәзерге телетапшыруларга бәйләп, күңелле сценарий аша күрсәтергә...